Дамир әфәнде, Шәймиевкә ни сәбәпле кинәттән генә Барс кирәк булып чыкты? Бу турыда алдан сөйләшү булмаган иде.
Барс скульптурасын кую мәсьәләсе кинәттән килеп чыкты. Иҗтимагый фикерне әзерләү, алдан сөйләшү булмады. Шәймиевнең башына бу фикер килеп, карар кабул ителгән дә һәм моны җәмәгатьчелеккә “мәгез, алыгыз!” дип кинәт чыгарып бирделәр. Каршылыкның сәбәбе шул.
Барсның тирәнрәк яклары да бар. Татарстан гербын әзерләү эшләрендә катнашкан кеше буларак, шуны әйтәм, анда төрле эшче төркемнәр булды. Мин үзем Татарстанга герб итеп зилант рәсемен алырга тәкъдим иткән идем. Шуңа күрә мин Татарстанга гербның каян килеп чыкканын яхшы беләм. Чынлыкта Барсның Болгарга катнашы булу турында бернинди мәгълүмат юк, гәрчә аны борынгы төркиләргә бәйләп аңлатырга тырышсалар да. Бары Болгардагы бер кабиләнең йә барсил, йә бирсил булуы билгеле. Кавказда ул территорияне бирзили дип атаганнар. Хәтта тамырында Барс исеме ятуы билгеле түгел. Барс – ул миф. Чөнки Татарстан гербына Барс сайлап алынгач, бу миф үстерелде. Болгарга Барс кую шул мифның дәвамы гына, чөнки фәнни яктан бу нигезсез. Дөрес, татарда ау барслары булган. Мисал өчен, Кырым ханының Казан ханыннан ау барсы җибәрүне сорап язган хаты сакланган. Әмма татарда барс символик җанвар түгел.
Минтимер Шәймиевкә миф белән яшәү нигә кирәк?
Бу бик катлаулы мәсьәлә. Күзләрен ныграк ачып караган кешеләр шуны күрә: Татарстан гербы белән “ТАИФ” компаниясе арасында туганлык бар. “ТАИФ” билгеле бер банкның гербыннан алынган. Ул банк хәзер юк. Аның гербын эшләүдә мин дә катнашкан идем. Шуңа Шәймиевкә Барс гаилә эмблемасын хәтерләткәнгә ошаган дигән фикерләр дә бар. Моның артында дөреслек бар. Мисал өчен, Кол Шәриф мәчете сәет Шәриф һәм Минтимер Шәймиевнең әтисе Шәриф исеме белән дә аталырга мөмкин. Шуңа Барсның безгә яшерен яклары да бар. Чөнки логик яктан бу җанварның килеп чыгуын аңлату кыен.
Даши Намдаков Барсында эстетик яктан татарларның холкы искә алынмаган. Беренчедән, татарлар - начармы-яхшымы, барыбер мөселманнар. Исламда җанвар рәсемнәре ясау киң таралмаган. Хәлбуки, Иранда бу әйберләр бар. Аннан соң татарлар, бәлки, озак еллар басылып яшәгәнгә, зур әйберләрне яратмыйлар. Чөнки Барс 12 метр, бу коточкыч биек. Татарлар, гомумән, сыннарга ияләшмәгән. Ә монда кисәк кенә җанвар сынын уйлап чыгаралар. Шуңа халык бу яңалыкны кабул итмәде. Аннан соң бу сынга катнаш гаиләләр негатив карый. Чөнки бу хайванда ерткычлык бар һәм аның шәүләсендә автоматик рәвештә ерткыч татар образы килеп чыга. Катнаш гаилә баласы моны кабул итә алмый. Бигрәк тә, татар-урыс балалары. Чөнки татар тыныч халык буларак танылды. Дөрес, урыс язмаларында канечкеч татар образы бар. Ләкин соңгы берничә йөз ел эчендә бу беткән иде.
Барс сынын кую алдыннан тагын бер проблема турында уйлап бетермәделәр. Ул да булса, Болгар – ул халыкны ислам нигезендә консалидацияләү урыны. Башкача да эшләп була иде. Ләкин аны Алтын Урда башкаласы итеп күрсәтә алмадык, шуңа Болгар Ислам кабул ителгән урын булып кына калды. Игътибар итсәк, татар милләте төрле төркемнәрдән тора. Беренче чиратта мәхәллә нигезендә мөселман өммәте булып мишәрләр оешты. Чөнки аларның яшәү шартлары шундый: этник культура аз, мәктәпләр чамалы, шуңа алар ислам юлына басып, сакланып калдылар. Аннан соң мишәрләр Болгарны җыелу урыны итеп сайлап алып, аны дини үзәк иттеләр. Шуңа аларның мөселман холкы барсны кабул итмәде һәм беренче ризасызлыкны алар белдерде. Алар төбәкләре белән ныклап күтәрелделәр. Гомумән, мишәрләрнең мөселман холкында бу җанварга урын юк.
Хәзер Шәймиевне ничек коткарып була?
Барс янына Татарстан байрагын беркетеп, астына “Идел буенда татар дәүләтчелеге башланган урын” дип язып куеп була. Бу эшнең мәгънәсе булыр иде. Әмма дәүләт һәм ислам символикасын бутарга ярамый. Шуңа әле Минтимер Шәймиевне коткарып була. Һәрхәлдә, сазлыктан пычранмыйча ерып чыгып була. Ә болай автоматик куюның мәгънәсе юк. Ләкин соңгарак калынды, чөнки түрәләр галимнәр белән киңәшми. Гадәттә археологлар белән генә сөйләшәләр. Монда этнограф, культурологлар да катнашырга тиеш. Әмма киңәшү даирәсе тар була. Аннан проблемалар килеп чыккач, киңәшләшүне бөтенләй кирәк санамыйлар. Хәзер Барс идеясен рәткә кертү авыррак.
Барс сыны куелса да, аны халык кабул итмәячәк. Мисал өчен, Уфада Салават Юлай атын ел саен буйыйлар. Монда да шул хәл булырга мөмкин. Бу очракта Барсны сакларга көн-төн полиция тотарга туры киләчәк. Гомумән, татар халкы китап халкы. Бездә биналар сакланмаган, ә китап мирасы күп. Татар китап идеяләре буенча яши. Шуңа татарга яңа образлар тагу урынсыз. Гомумиләштереп әйткәндә, Барсны Болгарга түгел, башка урынга куярга кирәк. Әмма Барсны сайлап алучыларның психологиясен аңлап булмый. Барсны бит теләсә кем сайлап алмый. Мәсәлән, миңа ул бөтенләй ят әйбер.
Мишәр төбәкләре дәррәү күтәрелеп Барска каршы чыкты. Ни өчен Себер ягы дәшми?Аларга бу якынрак әйбер, чөнки аларда аучылык психологиясе бар. Алар җанварлар белән эш иткән. Ә Казан татарлары гербта Барс булганга дәшми. Чөнки бездә этник культура зур урын тота. Мишәрләр исә принципиаль эш итә. Ләкин мишәрләргә каршы чыгучы сәясәтче куркыныч адым ясый. Гомумән, күпчелекне алып торган мөселман факторын исәпкә алмау начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Ни өчен Минтимер Шәймиев чигенми?
Шәймиев өчен чигенү авыр әйбер. Шәхси мәсьәлә генә булса, күз йомып булыр иде, ләкин Барс сыны сәяси һәм гомуммилли проблемага әйләнде. Җырда әйтелгәнчә, үз тамагыңны баса белергә кирәк.
Дамир Исхаков белән Александр Долгов сөйләште