Татарны интернетта “Facebook” берләштерә

Ни өчен «Vkontakte», ә «Facebook» түгел? Ни өчен «Одноклассники», ә «Мой мир» түгел? Социаль челтәрләр арасында үзеңә ошаганны ничек табарга? Иң яхшысы нинди? Бу

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 04

Ни өчен «Vkontakte», ә «Facebook» түгел? Ни өчен «Одноклассники», ә «Мой мир» түгел? Социаль челтәрләр арасында үзеңә ошаганны ничек табарга? Иң яхшысы нинди?

Бу бәхәсләр, беркайчан да тынмас, мөгаен. Һәр кеше үзенә ошаганын куллана. Ә менә журналист Раил Өметбаев — «Facebook» фанаты. Әлеге социаль челтәр турында аннан да яхшырак белүче юк сыман.

Раиль, ни өчен «Facebook», ә башкасы түгел?

Әүвәл мин «В контакте» сайтында утыра идем. Бер өч ел элек ул миңа бик уңайлы булды. Узган елны бер ай Төркиядә яшәгән арада «В контакте»га кереп булмады, «Facebook»ка керергә туры килде. Берничә көнемне бу сайтның ничек эшләгәнен өйрәнүгә багышладым. Моңа кадәр кереп теркәлгәнем бар иде, ләкин ул миңа ошамады.

Ни өчен нәкъ «Facebook»ны сайладым? Беренчедән, анда «В контакте»дан аермалы буларак башка контингент, даирә кешеләре утыра. Алар Русия һәм республикабыздан ерак. Анда Америкадан, башка илләрдән дә дусларга өстәргә теләүчеләр булганын күрдем. Ун ел элек танышкан, Америкада яшәүче дусларым белән табыштым. Алар «В контакте»да юк. Бу сайтта утыра торган укытучыларым белән дә аралашам.

Икенчедән, мин дусларыма кумирым — Марси Уолкер дигән актрисаны өстәдем. Шоу-бизнестан китүенә 10 ел узган, хәзер тормышын христиан диненә багышлаган. Американың бер кечкенә шәһәренең чиркәвендә балалар белән эшли. Дөньяга булган карашы, аңа бәйле фикерләрне сайтта бәян итеп бара. Аның белән аралашып, дөньякүләм йолдызлар, атаклы шәхесләр дә социаль челтәрдә утыруына ышандым.

Өченчедән, «Facebook»ны мин «акыллырак», функцияләре күбрәк, системы җиңелрәк, дип саныйм. Ә «В контакте» — бу сайтның чып-чын плагиаты, анда күп кенә әйберләр «Facebook»ка ияреп эшләнә. Америкада берничә атна элек «Социаль челтәр» дигән фильм чыкты әле: анда «Facebook»ның барлыкка килүе, үсүе хакында сүз бара. Шуны карарга җыенам.

Ә беренче кергәндә ошамады дисең. Кайсы ягы куркыткан иде?

Мин аны аңламадым. «В контакте»да җиңел, ә монда катлаулы булып тоелды. Бу беренче карашка гына икән. Берничә кулланып караганнан соң, ул шулкадәр ошый башлый! Әйтергә кирәк, «В контакте»да авторлык хокуклары дигән әйбер юк: теләсә нинди видеоны карый, музыканы тыңлың аласың. Ә «Facebook»та болар уйланылган. Музыканы сатып алу мөмкинлеге бар.

Димәк, бу очракта ул «В контакте»дан бераз калыша?

Фотоларны карарга була. Ләкин ике мөмкинлектән ул чыннан да мәхрүм: видео һәм музыкадан.

Синеңчә, социаль челтәрләр башка сайт аудиторияләрен үзенә тартамы?

Әлбәттә! Андый статистика белән мин таныш: социаль челтәр барлыкка килгәнче, анда утыручыларның күбесе порносайтларда булган. Ә хәзер ничектер порносайтлар икенче планга күчте. Ни өчен? Кеше аралашырга тели. Игътибар иткәнсездер, хәзер күп кенә әйдәп баручы мәгълүмат чаралары «Facebook», «Twitter», «Vkontakte» аша үз каналларын булдыра.

Бу үз аудиториясен югалтмас өчен эшләнә. Чөнки интернетта үткәргән күп вакытын кеше социаль челтәргә багышлый. Әмма шул ук вакытта башка сайтлар юкка чыгар, дип уйламыйм. Тегесе дә, монысы да калыр дип уйлыйм: ихтыяҗ икесенә дә зур бит. Тарихтан күренгәнчә, кино барлыкка килгәч, күпләр театр бетәр дип уйлаган, ә чынлыкта исә икесе дә калды. Бу табигый процесс.

Белүемчә, син чит илдәге дусларың белән аралашып кына калмыйча, алар янына төрле илләргә кунакка да барасың. Интернетның бу эштә никадәр ярдәме бар?

Чыннан да, мөмкинлек чыккан саен сәяхәткә чыгарга тырышам. Бу минем хобби. Сәфәрне интернетсыз күз алдына да китерә алмыйм. Беренчедән, иң арзан билетны алырга тырышам. Аны Momondo.comда табырга була. Ул үзе билетлар сату белән шөгыльләнми, төрле агентлык, компания сайтларының арадашчысы булып, иң арзан билет, турны сайлап тәкъдим итә, сылтама бирә.

Икенчедән, сәяхәт иткәндә мин кунакханәдә калырга тырышмыйм: ул өстәмә чыгым таләп итә. Аннары, чит илгә баргач аның мәдәнияте, халкы белән танышырга тырышасың. Моның өчен дә бер дигән сайт бар: Couchsurfing.org. Анда 2 миллион чамасы кеше утыра. Һәрберсенең сайтта анкетасы бар. Мәсәлән, кеше сәяхәткә җыенды, ди. Кая җыенганын, шунда яшәүчегә «Мин иртәгә сезгә киләм, син мине кунак итә аласыңмы?», дип язарга мөмкин. Бу бушлай һәм куркыныч түгел.

Беренче тапкыр мондый тәҗрибәм Парижга баргач булды. Дустым белән кунакханәдә кунасыбыз килмәде һәм мин бу сайттагы берничә кешегә «Иртәгә Парижга киләм. Синдә кунарга мөмкинме?» дип хат җибәрдем. Бер француз кызы «Әйе, әлбәттә, миңа кил!», дип җавап бирде. Без аның шәһәр үзәгендәге фатирында кундык. Бик дуслашып киттек: ул безгә Париж турында сөйләгәндә, без аңа татарлар хакында бәян иттек.

Шулчак ул миңа «җәй көне ирем белән дөнья тирәли сәяхәткә чыгарга уйлыйбыз. Русиягә дә керәбез. Ләкин Казан аша үтмибез», дигән иде. Казанга керми китмәгез, дидем. Әле дә исемдә: эшкә килеп электрон почтамны ачсам, бу кыздан хат килгән: «Без Казанга киләбез. Башка шәһәрләр аша билетлар кыйммәт. Тугызынчы яртыда Казанда булабыз. Кич белән Новосибирскига кузгалабыз», дип язган.

Хат укыганда нәкъ тугызынчы ярты иде! Без очраштык. Мин аны кунак иттем, Зөя утравына алып бардым. Бер яһүд, бер алман егетләрен дә кунак иткәнем бар. Әле киләсе атнада Төркиядән бер егет килергә тора. Шуңа күрә Казанны артта калган шәһәр дип әйтмәс идем, гел килеп торалар.

Хәзер күп кенә байлар, олигархлар тарафыннан зур ресурсларны сатып алып, аны үзгәртеп кору модага керде. Мәсәлән, «icq», «livejournal.com». «Facebook»ны да сатып алып, бозып куярлар дип курыкмыйсыңмы?

Сайт Америка территориясендә урнашканга күрә анда авторлык хокукларын бозу кебек әйбер булмас. Сатып алган очракта да. Күп компанияләр хәзер Көнбатыш кануннары нигезендә эшли. Шуңа Русия ягына үзгәреш булыр дип уйламыйм.

Социаль челтәрләр татарга нәрсә бирә?

Мин чит илдә яшәүче милләттәшләрем белән аралашам. Татар хәрефләре «Vkontakte», «Facebook»та да бар. Беренчесе аша күбесенчә якын-тирәдәге татарлар белән аралашсаң, икенчесендә теләсә кайсы илдәгеләре белән сөйләшү мөмкин. «Facebook»та татар, урыс булсак та, 90 процент аралашу — инглиз телендә. Статусларны да инглиз телендә язабыз, чөнки татарча аңламаучы кешеләр дә укый. Анда глобальләшү бик нык сизелә.

Татар — бөтен дөньяга сибелгән халык. Бүген аны интернетта «Facebook» берләштерә. Чөнки башка сайтлар чит илдә популяр түгел. Милләттәшләребез арасында телебезне белмәүчеләр дә шактый. Икенче яктан, татарны дөньяга таныту кебек омтылыш бар. «Одноклассники», «Мой мир», «Вконтакте» бу яктан көчсез. Ә «Facebook» — бөтен җир шары өчен виртуаль мөнбәр. Шуңа да әлеге ресурсны социаль генә түгел, ә милли мәнфәгатьләрдә дә кулланыйк!

Данил СӘФӘРОВ

"Азатлык Радиосы"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе