Айрат Шәрипов:

Мине Аллаһка ышану һәм якыннарымның ярдәме коткарды

БӘЙЛЕ
2010 Июн 21

Мине Аллаһка ышану һәм якыннарымның ярдәме коткарды

 Кинәт кенә язмыш тез астыңа, дөресрәге, умыртка баганаңа китереп сукса нишләргә? Хәрәкәтсез калган чагыңда, тормыш утың сүнеп барганда адәм баласын нинди өмет яшәтә?
Узган елның май аенда Казансу елгасында умыртка баганасын сындырган Татарстандагы мәгълүм эшмәкәр Айрат Шаһит улы Шәрипов белән 16 июньдә Б. Матюшинодагы тернәкләндерү үзәгендә корган әңгәмәбез әнә шул хакта.
Айрат Шәрипов – Татарстанда танылган җәмәгать эшлеклесе, «Созидание» берләшмәсен җитәкләде, туган авылында (Бөгелмә районы, Карабаш авылы) мәчет төзүдә төп химаячеләрнең берсе булды.

- Бу бәхетсезлек килеп чыккач, күңелдә бер генә уй бар иде: нигә дип мин исән калдым икән?! Үлеп киткән булсам, һәркемгә әйбәт булыр иде, - дип башлады ул үзенең сүзен һәм болай дип дәвам итте: - Әйе, умыртка баганасын сындыргач, мин ярты ел, хәтта аннан да күбрәк вакыт бик каты сызландым, хәрәкәтсез яттым. Начар уйларны күпме генә куарга тырышсаң да ул барыбер керә икән. Хезмәт сөючән, мөстәкыйль кеше булгач, чабып эшләп йөрергә яраткач һәм көтмәгәндә ятакка яткач, теләсәң дә, теләмәсәң дә күңелеңә начар уйлар да килә икән. Дөресен әйтим, кулларың, аякларың селкенмәгәч, нинди авыр хәлгә төшкәнеңне аңлый башлыйсың ул. Ул чакларда яшисем килмәде бу фани дөньяда. Гарип кеше булып яшәү – ул тормыш түгел инде. Җитмәсә, баш миенең бер почмагында бу хәл болай гына килеп чыкмаган дигән уй да яшеренеп тора иде. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы белән эшләнде ул дигән уй да бар иде күңелдә.

- Ә бит сез исән калдыгыз. Бүгенге көндә хәтта үз аякларыгыз белән йөрү бәхетенә ирешкәнсез. Хак Тәгалә Үзенең яраткан бәндәләрен күбрәк сыный диләр.

- Әйе, Аллагка шөкер минем бүгенге хәлем. Бәлага таруымның беренче мизгелләрендә үк мин Раббыбызның ярдәм кулын сиздем. Дөресен генә әйткәндә, үлемнән Аллаһ коткарды, дип уйлыйм. Мин спорт белән күп шөгыльләнгән кеше. Даими рәвештә салкын су белән дә чыныктым. Алдагы елларда Казансуда су күп иде, ә бу юлы, минем бәхетсезлегемәдер инде, су шактый чигенгән булган  «Шүрәле» паркы артындагы өлешендә су коенганда башым белән комга кадалдым. Шул тирәдә йөрүче ике егет мине комлы судан тартып чыгарды, әле ярый “Коткарыгыз” дип кычкырырга өлгердем. Аллаһы боерса, терелеп беткәч, ул егетләрне эзләп табармын һәм үземнең олуг рәхмәтләремне белдерермен дигән уй белән яшим.

- Кулларыгыз селкенә башлагач, шатлангансыздыр инде.

- Ничек куанмыйсың ди инде! Миңа узган елда операция ясаган табиблар: “Бу кеше барыбер аякка басмаячак”, - дигән искитмәле начар хөкем карары чыгардылар. Аллаһының рәхмәте белән узган елның ноябрь аенда тәүге тапкыр кул бармакларым селкенә башлады. Әни белән икебез дә бу хәлгә чиксез сөендек. Мин күңелемнән: “Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр!” – дип кабатларга керештем. Шок хәлендә идем бу минутларда. Шул рәвешле Раббыбызның ихтыяры белән мин терелә башладым. Кем белә, бәлки Казанда инвалидларны тернәкләндерү максатыннан, фитнес үзәкне ачып җибәрү өчен Хак Тәгалә миңа шушы афәтне җибәргәндер?!

- Сез хастаханәдә ятканда да зур эшләр майтару турында уйлыйсыз икән.

- Язмышның шаяруы кебегрәк килеп чыкты ул. Мин элек кешеләрнең умыртка баганасы сәламәт булсын өчен аларга күнегүләр ясарга булыштым. Һәм умыртка баганасын сындырып, үзем дә шундый хәлгә калырмын, мохтаҗлык кичерермен дип уйламадым. Ә хастаханәдә ятканда башка төрле фикерләр килә. Терелергә теләге булган мескен кешеләр биредә бихисап. Бөтен Россиядән киләләр монда. Дагыстаннан бер малай бар иде. Абыйсы Казанга җибәргән аны. Ул: «Татарстанда аякка бастыра беләләр», - дигән аңа. Мәскәүдән дә, башка төбәкләрдән дә инвалидлар килә тернәкләнү үзәгенә. Әмма бу үзәк барлык теләге булган кешеләрне дә кабул итә алмый, чөнки биредә урын аз аларга. Кайберәүләр хәтта үзләренә чират җиткәнне 5-6 ел көтеп торырга мәҗбүр. Гадәттә, инвалидлар көне буена өйдә хәрәкәтсез тик яталар. Ә бит алар бу үзәккә килә алган булсалар, әллә кайчан аякка басырлар иде. Кеше бит ул даими рәвештә хәрәкәтләнергә, үзе өстендә эшләргә, нәрсә белән булса да шөгыльләнергә тиеш. Мин бу хакта табиблар белән дә сөйләштем. Аллаһы боерса, моннан чыккач, фитнес үзәк төзү турында хөкүмәттәге таныш кешеләрем белән дә сөйләшеп алырмын. Тагын шунысы бар: биредә төп дәвалану дарулар кабул итү белән генә бармый, ә хәрәкәт, күнегүләр ясау аша бара. Аннары Б. Матюшинодагы үзәккә килү өчен кешенең акчасы да җитми. Әгәр инвалид 1 айга монда килеп ятыйм, дәваланыйм дисә, 50 мең сум акча кирәк. Ә гади кеше моның кадәр акчаны каян алсын. Шуңа күрә дә күбесенчә пенсионерлар бирегә килү өчен чират тора. Инвалид кеше күбрәк әти-әни җилкәсенә төшә. Күп кенә әти-әнинең үз хәле хәл. Кайбер хатын-кызлар ирләрен биредә калдырып китә. Гадәттә, гади кешеләр елына 2 тапкыр бирегә килеп дәвалана. Алар 20шәр көн шөгыльләнә. Ә калган вакытта алар өйдә тик утыра.

- Айрат әфәнде, ә сез биредә 1 елдан артык инде дәваланасыз дип ишеттем. Димәк, сезгә бу мәсьәләдә бәхет шактый елмайды булып чыга түгелме? Беренче чиратта, сезгә кемнәр булышты?

- Әйе, миңа гел уңай килеп торды. Дөрес, элекке дусларымның кайберләре югалды, ә чын дусларым минем янда калды. Алар булмаса, мин монда ел буена яши алмас идем. Рөхсәт итсәгез, сезгә мин бу бәхетсезлек килеп чыкканчы булган бер гыйбрәтле вакыйганы сөйлим әле. Эшмәкәр булган чагымда миңа матди яктан күп кешеләргә булышырга туры килде. Шулай яһүд милләтеннән булган бер кешегә, бик үтенеп сорагач, шактый зур күләмдәге акчаны бурычка биреп тордым. Ә ул кеше кинәт кенә юкка чыкты. Соңрак шул мәгълүм булды: бик күп акчалар алып, чит илгә качкан икән. Алдалап алган акчаларын туздырып бетергән. Соңгы вакытларда гаиләсе белән Бельгиядә яши икән. Беркөнне минем офиска кешеләр килеп керде дә: «Нишләтик без аны? Сезнең сүзегезне, карарыгызны көтәбез», - диде. Әйе, миңа күп күңелсезлекләр тудырган кешенең язмышы хәзер минем кулда иде. Җитмәсә, кайчандыр аның белән дуслашып та йөрдек. Өстәлемдә Коръән китабы ята иде. Дөресрәге, аның русчага тәфсире иде ул. Ни булса булыр дип, шуның бер битен ачтым. Ә анда Аллаһы Тәгаләнең: «Сиңа начарлык кылган кешене кичерә алсаң, үзеңнең дә гөнаһларың кичерелер», - дип язылган иде. Мин аларга ул бәндәне тынычлыкта калдыруларын сорадым. Ә миңа иң беренче ярдәм иткән кеше ул “Ярдәм” ислам милли хәйрия фонды җитәкчесе Илһам Исмәгыйлев булды. Ул шунда ук интернет аша “Айрат Шәриповка салу өчен кан кирәк” дигән хәбәрне җибәрде. Шунысы кызык: миңа кан бирергә дип килгән кешеләрнең бөтенесе мөселманнар иде. Илһамның тәкъдиме буенча “Эфир” журналистлары килеп, репортаж ясап киттеләр. Ул вакытта бу зур ярдәм булды, чөнки кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү өчен әнием Саимәнең дә, минем дә матди хәлебез беткән иде. Ә югыйсә, Илһамны күптән күргәнем дә юк, аңа үземнең ярдәм итә алганым да булмады.

- Ә үзегез ярдәм иткән кешеләр булышамы соң сезгә бүгенге көндә? Тернәкләндерү үзәгендә дәвалану шактый кыйммәткә төшәдер дип беләм.

- Мин биредә 1 ел ятам бит инде. Ә монда дәвалану һәм дарулар алу өчен аена кайдадыр 100 мең сум акча кирәк. Мин беркөнне санап утырдым: теге вакытларда, ягъни эшмәкәр булганда мин кемгә машиналар, фатирлар алырга булыштым, алар хәзер юкка чыкты. Ә кемгә мин бөтенләй дә ярдәм итмәгән, яисә бераз гына булышкан, андыйлар минем янда калдылар. Миңа, мәсәлән, “Кол Шәриф” мәчете имамы Рамил хәзрәт Юныс, “Йөрәктән-йөрәккә” дигән оешма җитәкчесе Тереза Камалова һәм башкалар гел булышып тора. Үземнең “Созидание” дигән иҗтимагый оешма вәкилләре дә гел ярдәм итә. Аллаһының рәхмәтләре яусын барчасына да.

- Сезгә гел мөселманнар ярдәм иткән икән. Бүгенге көндә үзегезне ислам кешесе дип хис итәсезме?

- Икейөзле була алмыйм. Әле үземне чын мөселман дип исәпләмим. Тулысынча исламга да кереп киткәнем юк. Дөрес, мин Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышанам. Тик әле намаз укымыйм. Хәзергә минем өчен иң мөһиме – Раббыбызга ышанучы чын кеше булып калырга кирәк. Аллаһыдан вакыт җиткәч, намазга да басырмын дип уйлыйм. Ә аны ясалма рәвештә ашыктырудан файда юк. Динле, иманлы булуның орлыгы миңа бабай Хәлилрахманнан, әбием Миңнебәяннан һәм әнием Саимәдән салынган инде. Алар миндә хезмәткә мәхәббәт уяттылар. Операция өстәленә ятар алдыннан мин әбиемне төштә күрдем. Ул төштә: “Мин улымны үзем карыйм”, - диде. «Ул безне балачакта да гел тәрбияләде, теге дөньяда да һаман безнең өчен борчылып тора», - дип әни белән көлештек тә әле.

- Айрат әфәнде, әле сез киләчәктә, Аллаһы боерса, мөэмин мөселман да булып китәрсез дип уйлыйм.

- Мине барлык яктан да мөселманнар чолгап алгач, бер кая да китеп булмас, дигән фикердә торам (әңгәмә барышында А. Шәрипов тәүге тапкыр елмайды). Ә хәзергә минем максат шул: үз кулларыма тотып ашыйсым, кеше ярдәменнән башка киенәсем килә...

Бу көнне әле без Айрат Шәрипов белән күп нәрсәләр хакында сөйләштек. Шушы бер сәгать әңгәмә барышында мин аның ныклы ихтыяр көчен, һәр нәрсәгә аек фикерен белеп сокландым. Аллаһыдан аның сәламәтләнүен сорап дога кылдым.

Әңгәмәдәш – Хатыйп Гәрәй


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе