Гакыйл хәзрәт Гаязов: «Эксперт булу зур җаваплылык таләп итә»

Татарстан республикасы Диния нәзарәте «Хәләл» стандарт Комитетының һәрчак күзәтчелек итеп торыр өчен үз экспертлары бар. Әлеге әңгәмә «Казан кошчылык

БӘЙЛЕ
2011 Окт 19

Татарстан республикасы Диния нәзарәте «Хәләл» стандарт Комитетының һәрчак күзәтчелек итеп торыр өчен үз экспертлары бар. Әлеге әңгәмә «Казан кошчылык фабрикасын» һәрдаим тикшереп торучы, Усаклы бистәсе мәчете имам-хатыйбы Гакыйл хәзрәт Гаязов белән оештырылды.

- Гакыйл хәзрәт, фабрикада күзәтчелек итү, ягъни аны контрольдә тоту ни рәвешле башкарыла? Үзегезнең эш рәте хакында сөйләп китегез әле.

- Мин күп еллар инде әлеге фабрикада эшләдем. Башта суючы хезмәтен башкара идем. Мөселманнарга дини кануннарга нигезләнеп суелган хәләл ит ашатасы килү теләге зур булды. Хәзер менә Комитет үземне фабрикада эксперт итеп билгеләде. Бу минем өчен зур җаваплылык. Чөнки кеше безгә ышанып, хәләл ризык бу, дип ашаячак. Минем һәр көнем әлеге фабрикага килеп, эшләр ни рәвешле барганын, бар да тәртиптәме икәнен тикшерүдән башлана. Биредә мин һәрбер савыт-сабаны, итне саклау урыннарын, кисә торган пычакларның ни дәрәҗәдә булуларына да игътибар бирәм. Билгеле, әлеге фабрикада бары хәләл ит кенә җитештерелми. Монда дини кануннарга туры килмәгән ит белән дә эш итәләр. Шуңа да андый итләрне эшкәрткәннән соң бар савыт-сабаның, җитештерү кирәк-яракларының яхшылап юылуы бик мөһим. Мин исә монысын да күздә тотып, биредә эшләүчеләр кимчелекләр җибәрмәсен өчен тырышам. Хәзрәтлек хезмәтен дә кулланам. Фабрикада һәрберсен вәгазьләп, хәләл ризык булу мөселманнар өчен ни дәрәҗәдә мөһим икәнлегенә төшендерәм. Әйтергә кирәк, алар минем кисәтүләргә битараф түгел. Эшләрен намуслы рәвештә, җиренә җиткереп башкара. Биредә эшләүчеләр бар яктан да хәләл булган ризык хакында танышларына хәбәр итә. Күзәтчелек итү фабрика кысаларында гына калмый. Без сату итү үзәкләрен дә тикшереп торабыз. Киштәләрдә хәләл колбасаларның хәләл булмаганнары белән янәшә куелмавы мөһим. Хәләл колбасаны кисәр өчен аерым пычак, суыткычта да мөселман кануннары буенча әзерләнгән иткә аерым киштә булырга тиеш.

Фабрикада «Меңъеллык мәдрәсәсе»н төгәлләгән әфәндебез хезмәт күрсәтә. Кешеләребез ышанычлы, ә иң мөһиме зур җаваплылык тоеп эшли. Шуңа да күңел тыныч. Питрәч районының кошларны үрчетү фермасында да аерым бер экспертыбыз күзәтчелек итә. Димәк бу яктан да контрольлек башкарыла дигән сүз. Ә ниндидер яңалыклар булганда аеруча да игътибарлы булырга тырышабыз. Мәсәлән «Рамазан» колбасасы җитештерелә башлагач аңа кушылган тәмләткечләр тикшерелә, күзәтелә башлады. Гомумән, һәрбер ризык белән шул рәвешле эшлибез.

- Хәләл ризыкның дини кануннарга нигезләнеп әзерләнүдән бигрәк, башка өстенлеге дә бар. Бу нидә чагыла?

- Моннан берничә еллар элек миңа хәләл булмаган тавыкларны җитештерү цехы җитәкчесе килеп, ни өчен мөселманча суйган тавыкның ите тәмлерәк, дип сорады. Мин аңа: «Чөнки сез тавыкларны үтерәсез, ә без аларны суябыз», — дип җавап бирдем.

Шунысын игътибарга алу бик тә мөһим: суйган вакытта хайванның, кош-кортның каны бугазыннан агып бетә, тәнендә берниндә дә пычрак калмый һәм итенә дә сеңми. Аш пешерә башлаганда күбеге күп җыелмау да чисталык билгесе. Ә үлгән тавыкның каны чыкмау сәбәпле бар пычрагы эчендә кала. Ток белән бәргәндә шок кичергән хайванның каны чыкмый, шуңа итенең тәме үзгәрә. Каны чыгып бетмәгән итне ашау ни дәрәҗәдә зыянлы икәнен күз алдына да китерергә куркыныч. Чөнки ул пычрак кан хәрам ризык белән тукланучының организмына керә. Һәм анда күп кенә начар авырулар барлыкка килә башлый. Хәләл итне әзерләгәндә чисталык, пөхтәлек, тәртипнең югары дәрәҗәдә булуы да бик мөһим. Бар эшкәртү әсбаплары да яхшылап юылып эшкә тотынуы хәләл ризыкның күпкә өстен булуын ассызыклый.

- Эксперт булу җаваплы эш икәнен аңладык. Ә менә бу вазифаны үтәүче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

- Без мөселманнар өчен хәрам булмаган ризык җитештерүләрен тикшерү белән мәшгуль. Шуңа да биредә эксперт беренче чиратта Аллахтан куркып, хәләллеккә кимчелек килмәсен өчен бар көчен биреп эш итәргә тиеш. Шулай ук кирәкле әдәбиятны да белү мөһим. Эксперт булырга алынгач та, күп кенә китапларны укып чыктып. Шунсыз эшне тиешенчә башкару авыр булыр иде. Эксперт эше җаваплы да, күп көч тә таләп итә. Менә бу көннәрдә Марий Элдан бер кеше киләргә тиеш. Безгә аңа экспертлык вазифаларын ничек башкарырга икәнен аңлатырга кирәк булачак. Үземдә күптән түгел Комлы Кәвәли авылында булып кайттым. Анда үрдәк итен җитештерү фабрикасына эксперт буларак бардым. Үзем цехта хәләл җитештерүне тикшергәндә барын да блокнотыма беркетеп барам. Бу мәгълүматны Комитетта сорасалар да тиешенчә җавап бирерлек булсын өчен шулай эшлим. Экспертларның үзләре өчен дә Комитетта җыелышлар үткәрелеп тора. Менә ноябрь аенда Комитетта экспертлар киңәшмәсе үткәреләчәге мәгълүм булды.

Әңгәмәне Айсылу Юлдашева оештырды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе