Идел-Урал тарихын төркиләр бергәләп өйрәнде

10-12 октябрь көннәрендә Төркия башкаласы Әнкарада «Идел-Урал тарихы» дигән конференция оештырылды. Өч көн барган җыелышта Татарстаннан ике дистәләп галим катнашты. Татар һәм

БӘЙЛЕ
2011 Окт 18

10-12 октябрь көннәрендә Төркия башкаласы Әнкарада «Идел-Урал тарихы» дигән конференция оештырылды. Өч көн барган җыелышта Татарстаннан ике дистәләп галим катнашты. Татар һәм төрек галимнәре Идел-Урал тарихында аерым чорларны күзалларга тырышты.

«Идел-Урал тарихы» конференциясендә Татарстан делегациясен җитәкләгән Татарстан Фәннәр академиясенең гыйльми сәркатибе, филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина белән әңгәмә кордык.

– Дания ханым, әлеге конференциядә ниләр сөйләшенде?

– Монда бик күп проблемнар тикшерелде. Ләкин аңа кадәр мин бу конференциянең оештырылуы хакында берничә сүз әйтәсем килә. Барыбызга да яхшы мәгълүм, Русиядә демократик үзгәрешләр башлангач, Татарстан белән Төркия арасында гыйльми бәйләнешләр күпкә ныгыды.

Төркиядәге конференцияләргә татар галимнәре, Казандагыларга исә төрек галимнәре катнаша башлады. Шул ук вакытта Төркиядә һәм Татарстанда галимнәрнең китаплары басылып чыга башлады.

Бу өлкәдә конкрет мисалга килгәндә, узган елның октябрендә татар җәмәгатьчелегендә зур канәгатьлелек хисе уяткан бер зур вакыйганы да искә төшереп китәсем килә: ул да булса Истанбулда инглиз телендә «Татар тарихы һәм цивилизациясе» дигән китап басылып чыкты. Бу беренче тапкыр татар тарихын иңләп алып, аны инглиз телендә инглиз телле укучыларга тәкъдим итү булды.

Аннан соң шушы 20 ел эчендә Татарстаннан барган кешеләргә Төркия архивларында эшләү мөмкинлеге ачылды. Һәм шулай ук Татарстан архив һәм китапханәләрендә дә төрек галимнәре килеп эзләнә башлады.

– Шушындый конференцияләрне әлеге эшчәнлекнең бер нәтиҗәсе дип әйтеп буламы, сезнеңчә?

– Әйе, мин моны ниндидер үргә менеп бара торган баскычлы бер юл итеп күз алдына китерәм. Төркиядә әлеге конференцияне уздыру ике арадагы бәйләнешләрнең тагын да биегрәк бер баскычка күтәрелүе турында сөйли.

Бу бит әле гомумтөрки мәдәнияткә багышланган бер конференциягә барып катнашу гына түгел, ә төрек җирендә иң беренче чиратта татар тарихын тәкъдим итү дә. Бу Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты белән Төрек Тарих оешмасы арасындагы уртак проект. Димәк, без шушы еллар дәвамында уртак проектлар эшләүгә өлгереп җиттек. Һәм мин уйлыйм, әлеге конференциянең нәтиҗәләрен бераз вакыт үткәч күрербез.

– Дания ханым, бу конференциядә нинди темаларга чыгышлар яңгырады?

– Гомумән алганда әлеге конференция татарларның тарихын һәм мәдәниятен тикшерүне үз эченә алды. Андагы эшләү тәртибе хронологик яктан чорларга бүленгән иде. Шулай ук археологик эш, тарих, мәдәнияткә кагылышлылары да булды.

Аерым бер чыгышлар Казан ханлыгы, аның тарихын, мәдәниятен өйрәнү мәсьәләләренә багышланды. Һәм бу сөйләшү бүгенге көн күзлегеннән, бүгенге фән күзлегеннән чыгып алып барылды. Без үзебездә булган мәгълүматларны алмаштык һәм бергәләп алга таба тикшеренү юлларын да билгеләдек.

Һәрхәлдә мондый җыелышларның уздырылуы һәм Төркия белән Татарстан арасындагы бәйләнешләрнең ныгуы һәр кешенең күңелендә хуплау таба. Мин моны әлеге чарага килгән бар кешенең күзеннән дә күрә алдым.

Аннан соң монда Төркия архивларына, китапханәләренә килеп эшләү мөмкинлеге тудыру турында да сүз алып барылды. Ниндидер фәнни чыганакларны Татарстанга кайтару турында да сөйләшенде. Без шулай ук ТӨРКСОЙ оешмасында да булдык. Алар белән дә уртак чаралар оештыру турында сүз алып бардык.

– Дания ханым, төрек галимнәре Идел-Урал тарихын ничек күз алдына китерә?

– Беләсезме, минем башта үзебезнең делегация турында әйтеп китәсем килә. Безнең галимнәребез чыгышлары бездә тарих фәненең чын мәгънәсендә әйдәп баруы һәм көчле булуы хакында сөйли. Без дөнья дәрәҗәсендә эшли ала торган галимнәр үстереп җиткергәнбез һәм моны төрекләр дә таный.

Гомумән, Идел-Урал тарихын хронологик яктан колачлап өйрәнүче галимнәр — алар Татарстан галимнәре. Бу һичшиксез шулай. Монда ике төрле караш булуы мөмкин түгел.

Төрек галимнәре шулай ук татар тарихы белән кызыксына, алар татар тарихына зур төрек тарихының бер өлеше итеп карый. Чыннан да шулай, бер караганда, без бит барыбыз да — төрки халыклар. Шул ук вакытта Төркиядә татар тарихы белән шөгыльләнүче галимнәр — алар тар темаларда эшләүче галимнәр. Әмма алар безнең эшебезне тулыландыра.

– Дания ханым, бу конференциянең башлануы турында «Азатлык» язып чыккач, сайтыбызның форумында, бу җыелыш турында алдан хәбәр ителмәде, дигән фикерләр белдерелде. Сез бу сүзләргә нәрсә әйтер идегез?

– Мин бу фикер белән килешмәс идем. Чөнки Татарстан ягыннан да бу конференциянең булачагы турында инде бер ел алдан хәбәр ителгән иде. Ә инде Татарстаннан 20ләп галимнең бу чарага килүе генә дә әлеге конференциянең үзара гына уздырылмавын ачык дәлилләп тора.

Төрек тарих оешмасы бу чараны шуның кадәр уңайлы итеп оештырган иде, алар интернеттан бөтен җиргә хәбәр җибәргән. Һәм хәтта шуны гына әйтә алам: Төркиядә яшәүче элеккеге шәкертләрем дә бу җыелыш турында ишетеп килгәннәр иде. Гомумән, Идел-Урал тарихы, татар тарихы Төркиядә зур кызыксыну уята.

– Дания ханым, бу конференциянең исеме «Идел-Урал тарихы» булса да, анда бары тик Татарстан һәм Төркия галимнәре генә катнашты. Чуашстан, Башкортстан кебек Идел-Урал төбәге республикаларыннан да галимнәр катнашкан булса, чара тагын да киңрәк һәм баерак эчтәлекле булмас идеме?

– Бу конференция — әйткәнемчә, ике фәнни оешманың уртак проекты. Әгәр бу проектта Чуашстан, Башкортстан фәнни институтлары да катнашкан булса, алар да чакырылган булыр иде. Әмма киләчәктә мондый конференцияләрне киңәйтеп уздыру турында сүз бара.

***

Әлеге конференциядән соң башкарылачак адымнар, проектлар хакында без «Азатлык» радиосы тыңлаучыларына иркенләбрәк сөйләргә уйлыйбыз, әмма ул соңрак булыр, дип белдерде әлеге конференциядә Татарстан делегациясен җитәкләгән, Татарстан Фәннәр академиясенең гыйльми сәркатибе, филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе