Коръәнгә ябыш бүген!

Барлык галәмнәрне яралтучы Аллаһыга мактау, сәламнәр! Бу дөньяга нигә килгәннәрен Белсә иде Җирдә адәмнәр. Дөнья куып, байлык җыя халык; Төзи алар

БӘЙЛЕ
2026 Фев 25

Барлык галәмнәрне яралтучы

Аллаһыга мактау, сәламнәр!

Бу дөньяга нигә килгәннәрен

Белсә иде Җирдә адәмнәр.

Дөнья куып, байлык җыя халык;

Төзи алар зур-зур биналар.

Тик, кызганыч, олуг Раббыбызны

Ахыр чиктә искә алалар.

Адәм белән җеннәрне бит Аллаһ

Сәҗдә кылыр өчен яралткан.

Нәрсә ашап, ничек яшәргә дә

Коръән китабында аңлаткан.

Авырмыни сәҗдә кылып, аннан

Хак Тәгаләбезгә сыену.

Һидаятьле, туры юлдан барып,

Хәрәм-гөнаһлардан тыелу.

Гаурәт каплап йөрүне дә

Безгә Аллаһыбыз боерган.

Зина кылу, хәрәм ашаулар-

Болар барысы да тыелган.

Чистарынып, намаз укулар

Беркемгә һич киртә түгел.

Тормышым чишмәдәй аксын дисәң,

Коръән-Кәримгә ябыш бүген!

Зәйнәп ШАҺВӘЛИЕВА,

Казан, "Госмания" мәктәбе, 6 нчы сыйныф укучысы


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе