Ураза - ач тору гына түгел

«Ураза тотучы кеше начар сүзләр әйтмәсен һәм кычкырышмасын. Әгәр берәү аны мыскыл итеп сүксә, яки әйткәләшергә сәбәп эзләсә: «Мин ураза!» – дип әйтсен».

БӘЙЛЕ
2012 Авг 09
«Аллаһының әҗер-савапларын өмет итеп Рамазан аенда ураза тотучының үткәндәге барлык гөнаһлары гафу ителәчәк».

Чын мөселман ихласлык белән һәм Аллаһыдан әҗер өмет итеп, Рамазан аенда фарыз уразасын тота, һәм ул үзенең йөрәгендә гөнаһларының гафу ителүенә һәрвакыт өмет саклый.

Аллаһы Тәгалә адәм баласын яратып, аны үз хәленә генә ташлап куймаган. Кешеләргә җир шарында яшәү кагыйдәләрен өйрәтеп, ихтыяр көченнән дә мәхрүм кылмаган. Шул ихтыяр көче белән адәм баласы дөнья тереклегендә сынала.

Аллаһы Тәгалә кешегә башка хис-тойгылар белән беррәттән акылны да биргән. Дөнья тереклеге катлаулы, кырыс, алдан юрап бетереп булмый торган бер нәрсә. Күп вакыйгалар алдында кешенең акылы көчсез кала. Шул акылга ярдәмче сыйфатында Аллаһы Тәгалә үзенең дин-шәригатен җибәргән.

Аллаһының шәригате, кануны бер табибның хөкеменә охшаган. Әгәр шул табибның кушканын үтәсәң, сәламәт буласың, үтәмәсәң, көннән-көн зәгыйфьләнә барып, беркөнне һәлак буласың.

Аллаһы Тәгалә кешелек дөньясы сәламәт яшәсен өчен үзенең биниһая акыллы кануннарын җибәргән. Шул кануннарның берсе – Рамазан аеның уразасын тоту.

Аллаһы Тәгалә һәрбер гыйбадәтне адәм баласы өчен хикмәтле, файдалы кылган, һәр гыйбадәтнең мәгънәви файдасы белән бергә матди файдасы да бар. Ләкин кеше бер гыйбадәтне матди файдасы өчен дип кылса, Аллаһ аннан ул гамәлне кабул кылмый. Һәрбер гамәл фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә кылынырга тиеш. Ураза тотуның хикмәте, мәгънәви файдасы – тәкъвалыкны арттыру, булмаса – булдыру.

Ураза тоту белән кеше Аллаһ каршында үзенең никадәр зәгыйфь һәм мохтаҗ булуын таный. Шуның белән аның горурлыгы, тәкәбберлеге киселә. Сусау, ачлык авырлыгын татып фәкыйрь-мескеннәрне искә төшерә. Нәтиҗәдә, күңелендә аларга карата шәфкать, мәрхәмәт хисе уяна.

Ураза тотучы кеше Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрнең кадерен белә башлый. Чөнки күп очракта булган нәрсә кадерләнми, югалгач кына кадере, кыйммәте беленә. Шуның өчен авыру кеше сәламәт кешегә караганда сәламәтлекнең кадерен яхшырак белә.

Без дә үзебезгә бирелгән нигъмәтләрнең ләззәтен алардан тыелмыйча торып белмибез. Ураза да үзенә күрә бер үлчәү. Шул үлчәүнең бер тарафында ураза тотуны тапсак, икенче тарафында тәкъвалыкны, сабырлыкны, мәрхәмәтлелекне, шөкер кылуны һәм сәламәтлекне табарбыз. Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләнең аяти-кәримәсе күпме хикмәт белән тулы: «Ураза тотуларыгыз сезнең өчен хәерледер». Ләкин, бозык, ялган сүзләр сөйләп, явызлыклар кылып йөрүчеләрнең ач торуларында күп хикмәт табылмас.

مَنْ لَمْ يَدَعْ قَوْلَ الزُّورِ وَ الْعَمَلَ بِهِ فَلَيْسَ لِلَّهِ حَاجَةٌ فِي أَنْ يَدَعَ طَعَامَهُ وَ شَرَابَهُ .

«Әгәр бер кеше ялган сөйләүдән һәм ялган белән гамәл кылудан туктамаса, Аллаһы Тәгалә каршында аның ашамый, эчми торуында файда юк».

إِنَّ الصَّوْمَ لِي وَ أَنَا أَجْزِي بِهِ .

«Ураза Минем өчен генә тотыла, шуңа күрә аңа (хисапсыз) әҗерне Үзем белеп бирәм». Хәдис кудси.

Аллаһы Тәгалә башка изгелекләргә ун өлештән алып җиде йөз өлешкәчә булган әҗер-саваплар вәгъдә иткәндә, ураза тотучыларга хисапсыз әҗерләр бирүе уразаның мөселманнар тормышында нинди зур әһәмияткә ия икәнлегенә тагын бер дәлил булып тора. Ураза тоту мөселманнарның ихтыяр көчен ныгыта. Тормыштагы авыр сынаулар алдында үзенә күрә бер әзерлек булып тора. Чөнки ураза да башка бөтен хөкемнәр кебек нәфеснең тулысынча пакьләнүенә алып баручы адымнарның берсе булып санала.

Раббысының кушканына буйсынып, хәләл нәрсәләрдән баш тарткан кешенең, хәрам нәрсәләрдән баш тартмавы мөмкин түгел. Үзенең ихтыяр көчен ураза тотарга буйсындырган кеше башка сынаулар алдында да бирешмәс.

Рамазан ае – Коръән ае, Рамазан ае – рухбәдәнне пакьләү ае, Рамазан ае – рәхмәт, мәгъфирәт, тәүбә ае. Рамазан ае – сабырлык ае. «Ураза тоту – сабырлыкның яртысы, сабырлык исә – иманның яртысы».

إِذَا كَانَ يَوْمُ صَوْمِ أَحَدِكُمْ فَلاَ يَرْفُثْ وَ لاَ يَصْخَبْ، فَإِنْ سَابَّهُ أَحَدٌ أَوْ قَاتَلَهُ فَلْيَقُلْ: إِنِّي صَائِمٌ .

«Ураза тотучы кеше начар сүзләр әйтмәсен һәм кычкырышмасын. Әгәр берәү аны мыскыл итеп сүксә, яки әйткәләшергә сәбәп эзләсә: «Мин ураза!» – дип әйтсен».

Һәрбер мөселман ураза тотканда үзенең телен, күзләрен һәм башка әгъзаларын Аллаһы Тәгалә тыйган нәрсәләрдән сакламаса, аның барлык әҗерсаваплары җилгә очачагын һәм тоткан уразасы бушка булачагын белеп тора.

Димәк, акыллы, игътибарлы мөселман бу мөбарәк Рамазан аеның һәрбер мизгелен игелек белән үткәрергә тырыша: ул көндезләрен уразада булып, Коръән укып, садакалар өләшеп һәм башка төрле шундый изге гамәлләр белән үткәрсә, кичләрен өстәмә намазлар укып, Аллаһыга догалар кыла.

Хакыйкый мөселман Рамазан аендагы фарыз уразадан башка, үзе теләп нәфел уразаларын да тотарга тырыша.

Арча мөхтәсибәте сайтыннан

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе