Каршылыклар ерып тормыш алга бара

Шагыйрь Рәис абый Сафинны мин «Шәһри Казан» газетасында эшләп йөргән чорлардан ук беләм. Сөйләгәнен яхшы хәтерлим: аның иҗат чишмәсе пенсиягә чыкканнан соң

БӘЙЛЕ
2010 Дек 21

Шагыйрь Рәис абый Сафинны мин «Шәһри Казан» газетасында эшләп йөргән чорлардан ук беләм. Сөйләгәнен яхшы хәтерлим: аның иҗат чишмәсе пенсиягә чыкканнан соң гына ургылып ага башлый. 1998 елда яратып гомер кичергән хәләл җефете вафат була. Табигый хәл булса да, бу аяныч вакыйга аны шулкадәрле тетрәндерә ки, күңелендә үзеннән-үзе шигъри юллар туарга керешә. Менә шул уй-хисләрен аңа кәгазьгә теркәп барырга гына кала.

Даими рәвештә иҗади дулкыннарда тирбәлеп, соңгы 12 ел вакыт эчендә Рәис Габдуллаҗан улының бер-бер артлы китаплары дөнья күрә. 2005 елда — «Йөрәк парчалары», «Бер мәхәббәт тарихы»(2006), «Бабайлар чуагы»(2007), «Көзге аҗаган»(2008), «Памир»(2009), «Акылга мәдхия»(2010) дигән шигъри җыентыклары «Школа» нәшриятында басылып чыга.

Аллага шөкер, хәзер дә иҗади чишмәсе челтерәп агудан туктамый. Шунысы куандыра: соңгы вакытларда ул дин темасына да күп әһәмият бирә башлады. Без аның берничә шигъри тәлгәшен сезнең игътибарга тәкъдим итәргә булдык.

Рәис Габдуллаҗан улы Сафинның тәрҗемәи хәленә килгәндә, ул 1935 елның 5 гыйнваренда Арча районы Субаш-Аты авылында туа. 1950 елда Казанга барып, җиденче һөнәр училищесында слесарьлыкка өйрәнә. Озак еллар Моторлар төзү берләшмәсендә слесаь булып эшли. Соңыннан КДУның ул вакыттагы тарих-филология факультетының журналистика бүлеген тәмамлый. Казанда яши.

Рәис ага үзенең бер шигърендә:

Каршылыклар ерып тормыш алга бара,

Мең еллар да, миллионнар да түгел ара...

дип язган. Без аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек, һаман шулай алга баруын теләп калабыз.

Хатыйп ГӘРӘЙ

Рәис САФИН

Заман фаҗигасе

Каршылыклар ерып тормыш алга бара,

Мең еллар да, миллионнар да түгел ара.

Явызлыкка, азгынлыкка, залимлеккә -

Тик үлемдер әхлакый һәм гадел чара.

Замананың диннән язган Һаруннары

Хәрам ашый, хәрам эчә, хәрам коча.

Алдап-талап кан коеп җыйган маллары

Уңга-сулга исраф булып җилгә оча.

Хайваннар да тамактан артканын алмый,

Кешеләрдән һичнәрсә дә артып калмый.

Дөнья малын урлый, җирне йолкый-талый,

Ул да үзен фәрештәдәй итеп саный.

Нәфесенә кереп баткан һәрбер җаһил

Олы юлда балта-пычак тотып тора.

Аналарның, сабыйларның өлешеннән

Җирдә мәңге яшәр булып «тормыш» кора.

Шайтаннарның коткысына кыткылдаучы

Комагайлар изге гамәл кылып йөрми.

Черер малга иманнарын сатканнарны

Туры юлга Хак Тәгалә һич күндерми.

Бу дөньяда миллионлаган гөнаһ җыеп,

Имансызлар бакыйлыкка китеп бара.

Тәмуг кисәүләре булган денсезләрнең

Җәһәннәмдә чырайлары булыр кара.

Җир йөзеннән тереклекне юк итәрдәй,

Корал ясый, корал коя кеше һаман.

Коръән әйткән: «Кыя-таулар болытлардай,

Күктә очып йөрер заман җитә» сыман.

Май, 2010 ел.

Коръән әйтер

Дөньялыкта без ялгыштык, без адаштык,

Денсезлекнең сазлыгына кереп баттык.

Без мөшрик тә, без кяфер дә, без монафикъ...

Аллаһының газапларын инде татыйк.

Шул адашу караңгылыгыннан чыгу -

Аллаһының хак ислам диненә кайту.

Ибраһимның милләтендә мәңге калып,

Үзеңне хөр мәмләкәттә итеп тату.

Изге Коръән — хакыйкый белем күзедер,

Ул бәхеткә ирешү юлын күрсәтер.

Халкыбызга: «Аллаһының арканына

Мәңгелеккә ябышу кирәк дип» әйтер.

Май, 2010 ел.

Аллаһка сыену

(Коръәннән)

Җәннәт белән тәмугны аера белгән, -

Бу дөньяда Коръән белән тормыш кора.

Итагатьле, гыйбадәтле адәмнәрнең

Йөзләрендә Аллаһ нуры балкып тора.

Ул — сәгадәт, бәхет нуры, шатлык нуры,

Буыннардан буыннарга килә күчеп.

Коръән белән гамәл кылган кешеләрнең

Нәселләре яши җирдә гомер кичеп.

Изге Коръән адәмнәргә акыл бирә,

Акыл белән бизәлгәннең юлы туры.

Тик Хакыйкый һәм Илаһи көчкә ия, -

Коръән нуры, ислам нуры, иман нуры.

Аллаһының сөеклесе — тәкъва кеше, –

Тик шул заттыр Аллаһ нурында коеныр.

Залимнәрнең яманнан да яманыннан

Хак мөселман бер Аллаһка тик сыеныр.

Сентябрь, 2010 ел.

Сынау үткәндә

Ут-Ялкыннан яратылган горур Иблис:

«Мин Адәмнән затлырак!» дип, аваз салды.

Кешеләрне туры юлдан биздерергә

Аллаһыдан кәлимәле ирек алды.

Череп юкка чыгар байлык колы булып,

Адәм заты гомер итә ялгышлыкта,

һәр күңелдә Аллаһ та бар, Иблис тә бар...

Кан-яшь аша көрәш бара бу тормышта.

Коръән белән гамәл кылмаучы адәмнәр,

Җәннәт йортын фанилыкка алыштыра.

Иблис-мәлгунь иман заты юк адәмне,

Алдап-йолдап, көндезен дә адаштыра.

Сентябрь, 2010 ел.

Килер бер көн

(Коръәннән)

Килер бер көн: Ай, Кояшның нуры сүнәр,

Җирләр-күкләр дөм караңгы булып калыр.

Тик Ибраһим һәм Мөхәммәд Пәйгамбәрнең

Ислам нуры бар дөньяны урап алыр.

Килер бер көн: кяферләр һәм динсез дә,

Төркем-төркем Кәгъбә тирәсенә килер.

Ибраһимның ислам динле милләтенә,

Мөхәммәднең өммәтенә дәррәү керер.

Килер бер көн: тау-кыялар көл булырлар,

Тик Коръәннең аятьләре нык торырлар.

Тәмугларда янып яткан гөнаһлылар,

Исламлагыз безне, диеп кычкырырлар.

Сентябрь, 2010 ел.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе