Коръән кушканча яшик, җәмәгать

(Вәгазь)

БӘЙЛЕ
2010 Окт 29

(Вәгазь)

Бисмилләһиррахмәнир-рахим.

 

Аллаһы Тәгаләнең кодрәтеннән башка җир йөзендә бернәрсә хәрәкәтләнми, диңгездәге сулар да дулкынланмый вә шулай ук агач башындагы яфраклар да селкенми. Шулай булгач, бер Аллаһы Тәгаләдән узып бер генә эш тә эшләнми вә һич тә бернинди уй-фикер дә адәм баласының башына килми.

Вәгъдәсез эш булмый, диләр. Әгәр дә адәм баласы үзенең бу бетәчәк фани дөньяга нигә килгәнлеген аңласа иде. Акыллы бер гади баштан уйлап карасагыз, җәмәгать, шушы галәмне, мәхлукатне, барлык тереклек дөньясын вә адәмне юктан бар кылган бөек Аллаһ Хак Сөбхәнәһу вә Тәгалә безне бу фани дөньяга сынау өчен генә яратты бит.

 

Бу дөньяда яшәп, ахырында әҗәлләребез җитеп, һәркайсыбыз үлгәннән соң, ахирәт дөньясына үзебезнең мәңгелек кире кайта алмаслык йортыбызга кайтачакбыз. Соңрак Аллаһ хозурына килгәннән соң: «Уйнап йөрдеңме бу дөньяда, җырлап йөрдеңме, урлап йөрдеңме, күпме зиннәтле кием-салымнар җыйдың, өй җиһазлары, алтын-көмешләр җыйдың?» – дип бездән сорамаячаклар. Иң әүвәле Аллаһы Тәгаләнең барлыгын вә берлеген белгәннән ары, һәр бәндәдән соралачак нәрсә – биш вакыт намаздыр, аннан соң шәрәфәтле камил иманнарыбызны сораячаклар.

Ул вакытта безнең беребезгә дә дөньяда вакытта җыйган малларыбыз һәм байлыкларыбыз һич файда вә ярдәм бирә алмас. Аллаһы Тәгалә 3 нче сүрәдә – “Гыймран” сүрәсенең 10 нчы аятендә әйтте: «Коръән белән гамәл кыйлмыйча кяфер булган кешеләрне маллары һәм балалары Аллаһ газабыннан коткармас, алар җәһәннәм утында булачаклар. Кеше шулай була торып та, яманлыкны җуймый, акчага, икмәккә дин сата. Шашына-шашына, бер-берсеннән арттырып-уздырып дөнья малы җыя, әйтерсең лә алар бу бетәчәк фани дөньяга мәңгегә килгәннәр. Әллә алар үлемне оныттылармы, үлем аларны онытмаган һәм онытачак та түгел. Әллә алар үлмәбез, дип уйлыйлармы? Юк, барыбыз да бер үләчәк, бу дөньяга бер килгәнбез, барыбер бер китәчәкбез.

Динегезне дөнья малына сатмагыз, үзегезне тәмугъ утына атмагыз. Ахирәттә хәсрәттә калмагыз, ахирәтегезне онытмагыз, сез ахирәтегезне онытсагыз да, ахирәт сезне онытмас. Киләчәк килми калмас, бер килер, һәр киләчәк якындыр. Әллә кыямәт булмас, Аллаһ хозурына бармабыз, диләрме? Шулай булса, бик җиңел котылырлар иде. Юк, кыямәт булачак, иманым камил минем, һәр бәндә Аллаһ хозурына барачак. Соңыннан сөаль кыланачак, гамәлләренә күрә җәза биреләчәк. Галимнәрдән сорашсыннар, белергә тырышсыннар. Мәңге һәлак булудан курыксыннар. Кайда ахирәт дөньясы өчен әзерләнгән кирәк-яраклар? Гафләт йокысыннан безгә уянырга вакыт. Исереклектән оялырга вакыт, үлем сәгате җитсә, Аллаһы Тәгалә аны кичектермәс. Адәмнең хәле гаҗәп ул, һич үлемнән котылачак түгел, кабергә керми калачак түгел. Соңрак Аллаһ хозурына барасы бар. Үзеңнең гомер буе кылган эшләрең өчен җавап бирәсе бар.

Адәм баласы шуларны белә торып та ялганга ант итә, вәгъдәләрен бозып, Аллаһы Тәгаләдән курыкмыйча, аның гыйззәтле булган исеме-шәрифе белән ант итеп, дөнья малын җыеп, ахирәт дәрәҗәләрен дөнья малына алыштыра. Машиналарны, дачаларны, кием-салымнарны, дөнья байлыкларын, алтыннарын үзләренә иләһ иттеләр. Мөселман исеме күтәреп йөргән һәм дә үзен мин – мөселманмын, дип йөргән кардәшләрем, Аллаһы Тәгалә каршында чын ихласлы кол булу өчен матди дөнья байлыгы гына җитми, ә адәм баласына рухи байлык кирәк. Адәм баласында шушы иң кирәкле нәрсә – рухи байлык булмаса, ул һич нәрсәнең дә кадерен белмәс.

Җир йөзендә яшәүче һәрбер бәндә, ахыры бер көн килеп, бу фани дөньядан рихләт кылачактыр, ягъни үләчәктер. Кабергә дәфен ителгәннән соң, Мөнкир вә Нөнкир исемле ике фәрештә килеп, бездән сораячак: «Раббең кем? Динең кайсы дин? Пәйгамбәрең кем?» – дип. Әгәр дә без, Аллаһы Тәгаләнең юлы белән йөреп, изге Коръәни-Кәрим белән гамәл кылып, тәгать вә гыйбадәтләр кылып, рузалар тотсак, үзебезгә фарыз булып бөек Аллаһы Тәгаләдән йөкләнелгән намазларыбызны укып килгән булсак, һичшиксез, Алланың рәхмәте белән бу сөаль фәрештәләренең соравына җавап бирә алырбыз, иншә Аллаһ.

Әмма, кызганыч ки, бу бетәчәк фани дөньяда яшәп, үзебезнең бу дөньяда ике-өч көнлек кунак кына икәнне аңламыйча, Аллаһы Тәгаләнең безгә сызып биргән чикләреннән узып чыгып, Аллаһыга карышып, шайтан юлыннан йөргән адәмнәр бу сораган сөаль фәрештәләренең сорауларына җавап бирә алачак түгелләрдер. Әй, Аллаһ бәндәләре! Ничек итеп бөек Аллаһы Тәгаләдән, бөтен нәрсәдән көчле, өстен һәм дә олуг булган Аллаһыдан курыкмыйсыз?! Аллаһы Тәгалә бит безнең укыган намазларыбызга, тоткан рузаларыбызга, биргән сәдакаларыбызга, малларыбыздан бирелгән зәкятебезгә мохтаҗ түгелдер. Боларның берсе дә Аллаһы Тәгаләгә кирәк түгелдер, һичшиксез, бу изге гамәлләр һәммәсе дә үзебезгә кирәк булачак ахирәт атлы көннәребездә. Аллаһы Тәгалә вә аның дине ислам безгә мохтаҗ түгел, без аңа мохтаҗбыз.
Шуны безгә барыбызга да тизлек белән дөрес итеп икърар кылып (танып), Аллаһының гыйбадәтенә тиз арада ашыгыйк. Үлгәч соң була. Үзебезне үз кулларыбыз белән һәлак кылып, без киләчәк буыннарга ничек җавап бирербез? Безнең артыбыздан үзебезгә кем изге дога кылыр? Үзебезгә иң зур әманәт итеп тапшырылган ислам динен ничек итеп аларга җиткерербез?.. Безгә акылыбызны эшләтергә, диннең әфьюн (агу) түгеллеген аңларга вакыт җитмәдемени? Безгә бабайлар дине кирәк түгел дип, алардан акыллы була алдыкмыни? Акылыбыз шул дәрәҗәгә җитте ки, динебезне түгел, хәтта үз ана телебезне дә оныту дәрәҗәсенә җиттек. Борынгы бабаларыбыз әйткән: динсез халык ул денсез халык, дип. Ул намаз кылган кеше кемгә зыян салды соң? Кемгә начарлык китерде?! Адәм балаларынамы?! Җәмгыятькәме?! Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд галәйһи вәсәлләмгә ислам динен бәндәләрне яхшылыкка өйрәтмәк өчен җибәрмештер. Ислам дине – бик хак вә тугры диндер. Бер гади генә баштан уйлап-фикерләп карасак, газиз мөселман кардәшләр, ислам буенча дин тоткан мөселманнар бер-берсен әдәплелеккә, яхшылыкка өндиләр бит. Ислам дине берәүне дә начарлыкка өндәми бит, тик яхшылыкка гына. Аның кануннарын тотсак, мөселман булып яшәсәк, үзебезгә ни сөенечтер һәм дин тоткан кеше һәрвакыт чиста вә пакь, әдәпле һәм күркәм фигыльле, сабыр, тәүфыйкълы булырга, күршесе белән тату торырга тиеш. Хайваннарны вә җан ияләрен кыерсытмаска тиеш. Карт кешеләргә ярдәмчел, мохтаҗларга кулдан килгәнчә булышып, кечеләрне – кече, олыларны олы итеп, ятимнәрнең кулдан килгәнчә күңелләрен күреп торырга тиеш. Менә шундый изге, күркәм гореф-гадәтләрдән денсезләр халыкны аерып, бозып бетерделәр. Күпме адәм баласы үзенең диненнән язып, Аллаһы Тагәләдән йөзләрен дүндерделәр. Ислам диненең тамырына балта белән чапканга туксан елдан артык вакыт узды. Совет чорларында мәктәпләрдә дингә каршы киң колачлы эш алып бардылар.

Янәсе, безгә дин кирәкми, ул халык дошманы, искелек калдыгы, дигән мәгънәсез сүзләр сөйләп, газета-журналлар бастырып, стеналарга плакатлар куйдылар. Ничәмә еллар буе халыкның өнен алып-куркытып, яшь буынны киресенчә тәрбияләп, ата-аналарына дошман иттеләр. Халыкның аңын, диннәреннән ваз кичтереп килделәр. Күпме кеше Алла юлыннан йөрмичә, шайтан вәсвәсәсе белән, шушы денсезләрнең дөрес булмаган тәрбиясе нәтиҗәсендә, җәһәннәмгә динсез, гамәлсез, имансыз киттеләр. Исәннәребезгә һәм үлгәннәребезгә бу дөнья үзе шаһит. Оясы туздырылган кош балалары шикелле, үз ояларына кире кайта алмыйча интеккән-азапланган кошлар кебек, тилереп-исереп, бер офыктан икенче офыкка таба ни эшләргә белмичә, гаҗиз булып аптырап, җир йөзендә буш гәүдәләр генә булып йөри.

Йә, әйтегез әле җәмәгать! Мөселман кардәшләр! Бу буш имансыз гәүдәләрнең җаннарын кем дәвалый ала?! Кем аларга ярдәм итә ала?! Кем аларны үзләренең ата-бабадан килгән диннәренә кире кайтара ала? Халыкта әйтелгән сүз бар: тән ярасы төзәлә, ә күңел ярасы кала. Менә бүгенге көндә адашкан, бозылган, таш булып каткан бәгырьләрне, зәгыйфьләнгән иманнарны дәвалап, халыкны кем тугры юлга сала ала?! Булган изге нәрсәне ватып-җимереп челпәрәмә итүе бик ансат булды, тик хәзер бозылган-адашкан, миңгерәгән, хайваннан да түбәнчелеккә төшкән адәм балаларын Аллаһының тугры хаклык юлына, Коръән юлына кем кире кайтара алыр икән?! Халыкны көчләп-җәзалап диненнән яздырдылар, менә хәзер мәчетләр ачылып, китап кибетләрендә, мәчетләрдә җаның теләгән нинди генә китаплар юк, дин тотучы кешегә дә иреклек бирделәр, әмма ләкин, кызганычка каршы, хәзер халыкны мәчетләргә кайтару бик җиңел түгел. Шушы хәтле кабәхәт бозык эшләргә, халыкның бозылуына бөек Аллаһы Тәгалә каршында кем җавап бирер! Иманым камил минем, һичшиксез, халыкны адаштырган, юлыннан яздырган денсезләргә, Иблис Шайтан ялчыларына, куштаннарга Аллаһеның ут газабыннан, каһәреннән, ләгънәтеннән башка һичбер нинди шәфкать кичерү, гафу итү булмас. Минем бу сүзләремә Коръән Кәримдә дә дәлилләр бар... Ул денсезләр, кяферләр мәңге җәһәннәмдә калачаклар, алар килешкә рәнҗетүче ут газабын Аллаһы Тәгалә әзерләп куйды, бу сүзләр Коръән аятьләрендә язылган. Дингә каршы көрәш алып барганда кемнәр соң ислам динен ваттылар?! Җимерделәр һәм мәсхәрә итеп таптадылар?! Изге Коръән китапларын утка яктылар, мәчет манараларын кистеләр, муллаларны хаксызга дин өчен төрмәләргә яптылар? Күпме татар халкының зыялыларын, галимнәрен бер дә гаепсезгә нахак бәла тагып, җир йөзеннән юк иттеләр. Бу вәхшиләрчә кылынган мәхшәрне кем эшләде соң?! Шушы ук татар милләтеннән булган куштаннар эшләде! Шайтан ялчылары эшләде! Безне ничәмә еллар буе азап чиктереп, изеп килгән урыс халкына ярыйм, дип, куштанланып, әшнә булырга, аларга ярарга тырыштылар. Хәтта үзебезнең исем-фамилияләребезне үзгәртеп бетереп, «ич», «мич», «иев», «иллин»ларга калдык бит. Янәсе, заманына күрә без дә башкалардан калышмыйбыз, дип, эт чаба, бет чаба, дип, без дә алар артыннан чаптык. Әй, татар халкым, уян! Безгә оят түгелме! Ата-бабаларыбыз алдында, изге җаннар каршында. Безнең гореф-гадәтләребез, чисталыгыбыз, пакълегебез ничәмә гасырлар буе сакланып килгән. Безнең татар халкына, мөселман кешесенә кемнәр генә һәм нинди милләтләр генә сокланмаган. Хәзерге вакытта карагыз, бу күркәм холык, сафлык, инсафлылык, әхлаклылык – бөтенесе дә юкка чыкты, дип әйтергә була. Элек мөэмин һәм мөселман кешегә аракының, хәмернең тамчысы да харам булган. Бу сүзләр Коръәни-Кәримдә ачык итеп, дәлилләр белән әйтелгән. Хәзерге вакытта бу шайтан суын акча түләп сатып алалар, шушы аракыны безнең әби-бабайларыбыз кибеттә чират торып, талаша-талаша алалар, һәм соңыннан шул шайтан суын мактый-мактый эчәләр. Татар кешесенә, дин тоткан һәрбер мөэмин вә мөселманга дуңгыз ите ашау харам дип, китапларда, Коръәндә ачык итеп язылган. Менә бүгенге көндә татар кешесенә дуңгыз ите ашау харам, бу гына аз әле, шуның өстенә, дуңгыз ите кеше организмы өчен бик тә зарарлы нәрсә. Аның итен ашта пешерсәң дә, утта кыздырсаң да, тозда тотсаң да аның эчендәге күзгә күренмәгән вак кына кортлар үлеп бетмиләр. Моны күптән түгел фән һәм медицина галимнәре исбат иттеләр. Менә ни өчен пәйгамбәрләр халыкны дуңгыз ите ашаудан тыйганнар.

Коръәни-Кәримдә ачык итеп, һәрбер бәндәгә аңлаешлы итеп Аллаһы Тәгаләнең сүзләре язылган, безгә нәрсәне ашарга ярый, нәрсә безгә харам, нәрсәдән без сакланырга тиеш. Бүгенге көндә безнең татарлар Аллаһының боерыкларына һәм тыйганнарына буйсынмыйча, карышып, тәкәбберләнеп, шушы дуңгызны үзләре абзарларында асрап, мактана-мактана дуңгыз ите ашыйлар. Бу гына аз әле, шуның өстенә зинасын да кылалар, аракысын да эчәләр, урлашалар, сүгенәләр, алдашалар, гайбәт сүзләр сөйләшәләр, сүз йөртәләр, кешеләргә бер дә гаепсезгә нахак бәла ягалар, бер-берсенә көнчелек, хөсетлек, дошманлык кылалар. Барысын да санап бетереп тә, язып бетереп тә булмый бүгенге көндәге безнең татар кешесе эшләгән бу кабәхәт эшләрне. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһивәссәлләм заманындагы Мәккә кяферләре кебек, хәзерге татарлар Алладан оялмыйча, минем динем бар, минем иманым бар, дип, күкрәк сугалар. Менә үзегез уйлап карагыз инде, җәмәгать! Хәзерге татарларның Мәккә кяферләреннән ни аермасы бар, бернинди дә аерма юк. Әгәр дә Коръән белән чагыштырып карасагыз, аларга бу кабәхәт эшләрне эшләргә Коръәндә Аллаһы Тәгалә кушканмы?.. Әлбәттә, юк... Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә ачык итеп аңлатып әйтә, кабатлап-кабатлап әйтә: Аллаһка итәгать итмичә, үз-үзләренә золым иткән залимнәргә иярмәгез, җәһәннәм уты тотар, ди. Әлбәттә, бүгенге көндә үзебезнең ислам дине бозылуы яки адәм балаларының иманнары зәгыйффьләнүе, кыйблалар авышуы урынлы-урынсыз очраклы хәл түгел. Бу эшләрнең берсен дә башка милләт халкы эшләмәде, үзебез, үз кулларыбыз белән ислам динен ватып бетердек. Бу надан халык эше түгел, аларның моңа зиһеннәре җитмәс иде. Болар инсафсыз, тәүфыйксыз, азгын һәм аздыручы галимнәр эше. Менә бу азгын галимнәр хакында минем сүзләремә дәлил итеп, Коръәни-Кәрим менә нәрсә ди. «әлыймран» сүрәсендә 19 нчы аять: шиксез, Аллаһ хозурында ислам дине генә дин. Кешеләрнең ислам динен үзгәртеп бозулары Аллаһтан аларга китап иңмәгәннән вә рәсүл (пәйгамбәр) килмәгәннән түгел, бәлки китап иңдерелеп, пәйгамбәр күндерелеп, ислам дине тулысынча ачык итеп аңлатылганнан соң, инсафсыз галимнәр бер-берсенә хөсетләнеп, дошманлашып Аллаһ хөкемнәренә хилафлык кылдылар, ислам динен бозып бетерделәр. Берәү нәфесе тегәгәнне яки бидегать (ясалма, өстәлмә) гамәлләрне яклап, Аллаһ аятьләрен инкярь итсә, Аллаһ андыйларга дөньяда адашуны, ахирәттә газап булачакны бик тиз тәкъдир итүче. Әгәр теләсәгез, Коръән белән чагыштырып карагыз, бездә бозылмаган дин, адашмаган мөселман бармы?! Менә, җәмәгать, татар халкым, без нәрсә белән юкка чыгып барабыз! Уйлап карагыз, без бит үзебезнең Аллаһтан килгән иң дөрес, иң пакь, иң тугры булган ислам динен күз карасы кебек, ватмыйча, арттырмый-киметми генә дин тотарга тиеш. Динсезләрне дингә кертергә, әйдәргә тиеш. Бу бит һәрбер мөэмин-мөселманның изге бурычы булып санала. Минем бу сүзләремә дә дәлил бар. «Кырык фарыз»да әйтелгән: һәрбер мөселман явызлыктан, әшәкелектән тыярга һәм изгелеккә өндәргә Алла каршында бурычлы булып тора.

Дөрестән дә, бу яхшы, изге эшләргә халыкны дин галимнәребез өндәгән булсалар, әгәр дә адәм балаларына тиешенчә ислам дине тәрбиясе биргән булсалар, аларның бу эшләре иң хуш, күркәм эш булыр иде. Бу азгын, инсафсыз галимнәр үзләре дин тотсалар да, башка кешеләрне ислам диненә өндәмәделәр. Үзләрен бик динигә, изгегә санап, аштан-ашка дини марафоннар уйнап йөргәннәр. Үзләренә төрле дәрәҗәләр алып, ишан булып, суфый булып, надан халыкны алдалап йөргәннәр. Ишанчылык, суфыйчылык Коръәндә язылмаган, бу бары тик азгын, инсафсыз, бидегәтче галимнәр эше генә. Әгәр дә дин әһелләребез, галимнәребез Аллаһы Тәгаләгә бирелеп, чын ихлас күңелләре белән диндар булып, татар халкын ислам диненә өндәгән булсалар, җир өстенә хәзерге вакытта шуның хәтле кабәхәтлек килеп чыкмас иде. Бу эшләре өчен алар һәммәсе дә бөек Аллаһы Тәгалә каршында хөкемгә басачаклар. Моңа иманым камил.

Зөфәр хәзрәт ТӘХАВИ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе