Бәддоганың яртысы кире кайта

«Адәм баласы һәр нәрсәне-яхшысын да, начарын да үз гамәле белән китерә»,-диләр. Халыкта да бит «Тели белсәң-теләк, тели белмәсәң-имгәк» дигән

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 04

«Адәм баласы һәр нәрсәне-яхшысын да, начарын да үз гамәле белән китерә»,-диләр. Халыкта да бит «Тели белсәң-теләк, тели белмәсәң-имгәк» дигән мәкаль бар. Әмма: «Дога кыла белмим»,-дип кул кушырып утырырга ярамый. Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтле заттыр. Дөрес итеп сораганда, барысын да бирә.

 

-Рамил хәзрәт, «Тели белсәң-теләк, тели белмәсәң-имгәк»,-диләр. Ни өчен?

-Беренчедән, кеше Аллаһы Тәгаләгә таянырга тиеш. Һәр эшне, һәр көнне Аңардан сорап башлау хәерле гамәлдән санала. Эшнең хәерле төгәлләнүен дә сорарга кирәк. Теләгеңә ирешү өчен исә тырышу зарур. Ләкин кайвакыт кеше ялгыша, теләкне дөрес теләми, доганы дөрес кылмый, хәтта татарча сүзләрдә дә хата ясый. Аллаһы Тәгаләдән нәрсә соравыңны һәм ничек соравыңны төгәл белү мөһим. Мисал китерәсем килә. Әнисе сугышка киткән улына: «Ике аяксыз булса да, исән кайтсын иде»,-дип гел тели икән. Егерме яшьлек егет исән, әмма ике аяксыз кайта. Бу теләктүгел. Бер кеше исә сугышта: «Кайтып үлсәм генә ярар иде»,-дип дога кылган. Кайта, поезддан төшә. Станциядән авылына таба җәяү атлаганда, кайтып җитәргә берничә чакрым кала, аңа кабан дуңгызлары һөҗүм итә. Кайвакыт тән сәламәтлеге телибез, ә җан сәламәтлегенең әһәмиятлерәк икәнен онытабыз. Бала баһадир булып Сабантуйда көрәшеп йөри, аннары бер ел кеше талый. Бу аның тәнендә сәламәтлек бар, җанында иманы, тәрбиясе булмавын белдерә. Шуңа да теләк теләгәндә дини белем, мәгълүмат кирәк. Кызганыч, ул халыкта аз.

-Теләк теләгәндә дога укырга кирәкме? Кирәк булса, ниндине?

-Бөтен теләкне Аллаһы Тәгаләгә хәмед һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) салават әйтеп башларга кирәк. «Әлхәмдүлилләһи раббил галәмин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә рассүлинә Мүхәммәдин үә галәә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгииин»,-диләр. Аннары теләктелиләр. «Йа Раббым, гөнаһларымны кичер, бәрәкәтләр, сәгадәт, саулык-сәламәтлек, иман бир...» Аннары якыннарың, туганнарың өчен сорарга мөмкин.

-Үзеңә генә теләк теләргә ярыймы?

-Үзеңә генә теләк теләргә дә мөмкин. Башлагандагы кебек үк: «Әлхәмдүлилләһи раббил галәмин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә рассүлинә Мүхәммәдин үә галәә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгииин»,-дип бетерәбез.

-«Ахырдан »амин« дип әйтмәсәң, теләк кабул булмый»,-диләр. Дөресме?

-«Амин»,-дип әйтү-сөннәт, фарыз түгел. Теләкнең чынга ашуы яки ашмавы өчен амин дигән сүз шарт булып тормый. Башка нәрсә мөһим. Кешенең тәүбә итмәгән гөнаһлары бар икән, теләге кабул булмаска мөмкин. Фарыз гамәлләр үтәлмәгәндә дә теләкнең тормышка ашмавы ихтимал. Теләгән вакытта күңелең ихлас түгел, шикләнеп дога кыласың икән, дога шулай ук кабул булмый. Кеше 100 процент ышанырга тиеш. Ләкин кайчак алай эшләп тә теләгең чынга ашмый. Андый вакытта Пәйгамбәребез болай ди: «Теләк өч төрле була. Беренчесе үтәлә. Икенчесе сезгә төшеп килгән бәла-каза белән көрәшә. Өченчесе бу дөньяда юк, кеше аның әҗерен кыямәт көнендә күрә». Дога һәрвакыт урынлы.

-Кемнәрнең теләкләре кабул була?

-Әти-әнисенең баласына кылган догасы, мосафир кешенең, яңгыр, кар яуганда, намазлардан соң, күңел әрнегән вакытта теләгән теләкләр кабул була. Әйтик, сине хаксызга рәнҗеттеләр. Чыгып киттең дә, паркта эскәмиядә елап утырасың. Андый вакытта күңел ачыла. Ләгънәт укыганчы: «Йа Раббым, мине бу авырлыклардан коткар, бәрәкәт, сәгадәт насыйп ит»,-дип теләргә кирәк. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Мәзлүм кешеләрнең догаларыннан куркыгыз, алар белән Аллаһы Тәгалә арасында пәрдә юктыр»,-ди. Мәзлүм дип бу дөньяда ниндидер ягы белән кыерсытылган кешегә әйтәләр. Әйтик, сукыр, чукрак, бөкре... Аларның догалары кабул була. Аларны күргәч, Ходай Тәгаләдән: «Йа Раббым, бу кешегә үзеңнең рәхмәтеңне бир»,-дип сорарга кирәк. Аларны ялгыш кына да рәнҗетергә ярамый. Ул кеше авызы белән түгел, күңеле белән дога кылса да, кабул булырга мөмкин.

-Ни өчен мосафирларның теләкләре кабул була?

-Сәфәр-мәшәкать. Аэропорт, вокзалда көтеп утыру да мәшәкать тудыра. Мәшәкать арткан саен дога кабул була. Рәхәт вакытта күңел ачылмый. Мәчеткә дә бит күп кеше көймәсе комга терәлгәч килә.

-Кайчан укылган дога бигрәк тә кабул була?

-Тәһәҗҗүд намазыннан соң, Кадер кичәсендә укылган догалар кабул була, ифтар вакытында теләгән теләкләр дә тормышка аша.

-Дөнья малы сорарга ярыймы?

-Аллаһы Тәгалә: «Ботинкагызның шнуры өзелсә дә

миннән сорагыз»,-ди. Бөтен әйберне сорарга мөмкин. Берсе дә оят түгел.

-Бәддога нәрсә ул?

-Бәддога-ул ләгънәт, каргау. Бәддога кылырга ярамый, кирәкми. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: «Ләгънәт яхшы теләккә караганда бик әкрен ирешә»,-ди. Мәсәлән, күрше белән ачуланыштыгыз. «Аягың корыса иде»,-дигәнче, «Күршемнең күңеленә миһербанлык салсаң, арабызны җайласаң иде»,-дию отышлырак. Чөнки ләгънәтукысаң, 20-25 ел эт-мәче кебек торачаксыз. Яхшы теләк теләсәң, берничә елдан Аллаһы Тәгалә күршеңнең күңеленә миһербанлык орлыгы салыр, калган гомерне тату яшәрсез. Шуны да онытмаска кирәк: бәддоганың яртысы ләгънәт укыган кешенең үзенә төшә.

-Пәйгамбәребез теләк теләгәнме?

-Ул иң авыр вакытта: «Хәсбүн Аллаһу вә нигмәлвәкл»-дигән дога укыган. Ибраһим Пәйгамбәребез дә үзен утка атар алдыннан шулай дип дога кылган.

Энҗе БАСЫЙРОВА

"АКЧАРЛАК" нәшрият йорты чыгарган китаптан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе