Ибраһим (г.с.) кунагы (риваять)

Ибраһим (г.с.) бик юмарт кеше иде. Ул юмартлыкның иң югары дәрәҗәләренә күтәрелде, хәтта башка пәйгамбәрләр дә аңардан уздыра алмадылар. Ибраһим

БӘЙЛЕ
2011 Окт 17

Ибраһим (г.с.) бик юмарт кеше иде. Ул юмартлыкның иң югары дәрәҗәләренә күтәрелде, хәтта башка пәйгамбәрләр дә аңардан уздыра алмадылар. Ибраһим (г.с.) йортында ризык пешсә, өендә гаиләсеннән башка берәр кеше булмаса, ризыкны ашамыйча, урамга чыгып, үзе белән берәр кешене алып керә һәм шуннан соң гына ашый иде. Бер сүз белән әйткәндә, юмартларның иң юмарты, юмартлыкның кояшы иде.

Көннәрнең бер көнендә Ибраһим (г.с.) ишегенә кемдер шакыды һәм өйгә кертүне үтенде. Ибраһим (г.с.): «Әйе»,- дип рөхсәт бирде. Аның өенә керүче кеше- юлда ризыксыз калган, утка табынучы бер мосафир иде.

-Ялгышмасам, син юмартлыгың белән мәшһүр булган Ибраһиммы (г.с.)?

-Анысын Аллаһ белүче. Әмма исемемә килгәндә, әйе, минем исемем Ибраһим (г.с.)

- Әй, Ибраһим (г.с.), мин озын юлда ризыксыз калган бер мосафир. Мине ризыкландырсаң, мин бик разый булып, синең өчен тәңремнән бәхетле булуыңны сорар идем.

- Әй, өсте — башы сәфәр тузанына баткан мосафир. Синең тәңрең кем соң, син кемгә табынасың?

- Минем тәңрем — ут, мин утка табынучы.

- Мин Аллаһтан башка тәңреләргә ышанучыларга, Аллаһны танымыйча, утка табынучыларга ярдәм итмәм. Аллаһны бер дип таны һәм минем динемне кабул ит. Шулай итсәң, минем малым — синең малың, теләсәң җанымны бирергә дә әзермен.

Утка табынучы мосафир Ибраһим (г.с.) сүзләрен сабырлык белән тыңлап бетерде һәм шулай дип әйтте:

- Әй, Ибраһим, мин үземне белгәннән бирле утка табынып яшәдем. Һәм синең бер кисәк ипиең өчен, әти — әниемнән мирас булып калган динемне ташламаячакмын, — дип борылып, чыгып китте.

Бик озак вакыт та үтмәде, Аллаһы Тәгалә Җәбраил фәрештә аркылы Ибраһим пәйгамбәргә эндәште: « Әй, Ибраһим (г.с.), ул бәндәгә ярдәм кулы сузмыйча, ашатмыйча чыгарып җибәрүең белән бер дә дөрес эшләмәдең. Бу бәндәмә җитмеш яшь, шул гомер инде ул утка табына. Әмма мин аны бер көн ризыксыз, сусыз калдырмадым. Ничек син, Минем колым, аңа ризык бирүдән баш тартасың? Бар, эзләп тап ул мосафирны һәм разый ит, аның күңелен күр.» Ибраһим (г.с.) бу сүзләрне ишеткәч, ук кебек өеннән атылып чыга. Бу мосафирны бик озак вакыт эзли һәм таба.

- Әй, мосафир, зинһар, гафу ит мине. Аллаһы Тәгалә синең хакта мине шелтәләде: « Мин бу бәндәмне җитмеш ел буе ашатам, эчертәм, ә син ни өчен аны разый итмичә, чыгарып җибәрдең?»- дип миңа әйтте.

Бу сүзләрне ишеткән мосафирның күзләре мөлдерәмә яшьләр белән тулды.

- Әй, Ибраһим (г.с.), синең Раббың миңа карата шундый мәрхәмәтлек кылганы өчен мин Аңа инанмыйча, Аны бердәнбер Алла дип танымыйча ничек булдыра алыйм? « Ләәә иләәһә илләллааһ!»- диде һәм иман китерде, Ибраһим (г.с.) динен кабул итте.

Хөрмәтле дустым! Ибраһим (г.с.) белән утка табынучы мосафир арасында булып узган вакыйгада бик күп сабак бар. Иң зур гыйбрәтләрнең берсе: кеше кем генә булмасын- нинди милләттә, нинди диндә, ни дәрәҗәдә гөнаһка батуына, ни дәрәҗәдә дөрес диннән ерак булуына карамастан, аңа ярдәм итү- саф күңелле мөселманның иң зур бурычы. Мөселман кеше мөселманнарга гына ярдәм кулы сузарга тиеш, башка диндә булган кешеләргә ярдәм итү гөнаһ, дип әйтүчеләргә, Ибраһим (г.с.) белән утка табынучы мосафир арасында булган вакыйганы кат — кат укырга, Коръән һәм пәйгамбәребезнең сөннәте белән танышканда игътибарлырак булырга киңәш итәм.

Пәйгамбәребез (г.с.) әйтте:

قال رسول اللَّه ﴿ صلى اللَّه عليه وسلم ﴾: انصر اخاك ظالما او مظلوما، قالوا: يا رسول اللَّه هذا ننصره مظلوما فكيف ننصر ظالما؟ قال: تأخذ فوق يده. رواه البخاري.

« Рәнҗетүчегә һәм рәнҗетелгән кешегә ярдәм ит!» Пәйгамбәребезнең бу сүзләрен ишеткән шәкертләре әйтттеләр: «Рәнҗетелгән кешегә ярдәм итүне аңладык, әмма рәнҗетүчегә (бозыклык итүчегә) ничек ярдәм итмәк кирәк?» Пәйгамбәребез (г.с.) җавап кайтарды: «Рәнҗетү гөнаһына керергә теләгән кешене (бу юлдан күркәм үрнәк белән, матур сүз белән яисә) кулыннан тотып калуыгыз белән ярдәм итегез».

Ярдәмгә мохтаҗ булган кешегә, кем икәнлеген сорамыйча булышлык итү — намуслы кешенең иң күркәм сыйфаты. Һәм шундый сыйфатка ия булган кешеләр генә хак динне, хак сүзне башкаларга җиткерә алалар. Әмма аңардан мәхрүм булган бәндә, тышкы күренеше белән никадәр диндар булып күренсә дә, хакыйкатьтә ул — буш кеше.

Әй, сөекле дустым,.! Бул акыллы, бул зирәк, гыйбрәт күзе белән һәр нәрсәне күрә бел. Тикшермә кешене, бәя бирмә аңа. Кәфер, монафыйк кушаматлары тагарга ашыкма. Исеңнән чыгарма һич тә: бәлки, син бүген берсенә «кәфер» дип әйтергә мөмкинсең, әмма ул иртәгә иман китерсә, әйткән сүзеңнең җавабын ничек бирерсең?!

Әйтте пәйгамбәребез (г.с.) бер көнне:

قال رسول اللَّه ﴿ صلى اللَّه عليه وسلم ﴾: من قال لاخيه يا كافر او قال يا عدو اللَّه وليس كذلك الا حار عليه. اخرجه الشيخان.

« Кем дә кем берәр кардәшенә: «әй, кәфер» яисә «әй, Алланың дошманы» дисә, әйткән сүзе дөрес булып чыкмаса, «кәфер» дигән сүзе үзенә кайтыр.»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе