тәһарәт алганда хатын-кызга башка мәсихне ничек кылырга?

- Мин күптән түгел генә дингә килдем, һәм миндә шундый сорау туды: тәһарәт алганда хатын-кызга башка мәсихне ничек кылырга? Яулыкны салып, башның бөтен

БӘЙЛЕ
2010 Авг 09

- Мин күптән түгел генә дингә килдем, һәм миндә шундый сорау туды: тәһарәт алганда хатын-кызга башка мәсихне ничек кылырга? Яулыкны салып, башның бөтен җиренә дә кылыргамы, маңгай янына гына кылсаң да буламы?

- Әйе, яулыкны салып, башның бөтен җиренә дә кылырга кирәк.

- Кемнәр алар мөрдҗитләр?

- Мөрдҗитләр – иман мәсьәләләрендә әхле сөннәттән аерыла торган элегрәк барлыкка килгән секта. Аларның аермалары иман мәсьәләләрендә бик күп, мәсәлән, гамәлләрне иманның бер өлешенә кертмәү. Иман булгач, гөнаһлар кылу куркыныч түгел диләр.

- Без Санкт-Петербургтан. Намаз вакытларын берничек тә билгели алмыйбыз. Тиздән биредә ак төннәр башланыр. Әгәр мөмкин булса, барлык биш вакыт намазның да вакытын әйтеп бирә алмассызмы?

Сезгә намазлар вакытында укыла торган якын шәһәрнең намаз вакытларын алыгыз да, шуның буенча укыгыз. Безнең якларда да җәй көне кызыллык бетми, шуңа күрә, ястү намазының вакыты җитми. Без исә аны бераз соңрак укыйбыз.

-Мин өйләндем, хатыным исламны кабул итте. Ул шәһадәт кәлимәсен әйтте, аннары исламга таба бер адым да ясамады. Мин үземнең гыйлемнәрем белән генә аңа динне аңлатырга тырышам, мин хәзер шәригать буенча нәрсә эшләргә тиеш: аерылышыргамы, әллә динне аңлатуны дәвам итәргәме? Әле күпме вакыт дәгъвәт кылырга була?

- Ул нинди динне тоткан: христианмы, яһүдме? Үз динен тота идеме, әллә Аллаһка бөтенләй ышанмый идеме? Дөрес җавап бирер өчен. Нинди динне тотканлыгын белергә кирәк, күпме булдыра аласыз, шулкадәр дәгъват кылыгыз, чөнки христиан белән яһүд кызларына өйләнергә була.

- Билгеле булганча, горурлык исламда тыелган. Чөнки пәйгамбәребезнең (с.г.в.) түбәндәге хәдисе бар: “Кемнең күңелендә тузан бөртеге хәтле тәкәбберлек бар, шул җәннәткә кермәс”. Беркөнне мин пәйгамбәребез хакында укыдым. Саад пәйгамбәребезнең түбәндәге сүзләрен ишеткәч: “Аларны уклар атып үтер”, горур булды. Моннан күренгәнчә, горурлыкның рөхсәт ителгән төрләре дә бар икән. Мин алар хакында белергә телим. Чөнки минем тормышында да горурлык чагылып китә, менә аларның кайберлрәен санап китәм:

1) Үзеңнең ирлегеңне хатының алдында күрсәткәндә горур булу.

2) Кыю мөҗтәһит хакында ишеткәч, сугышырга теләк барлыкка килә һәм горурлык күтәрелә.

3) Кылган гамәлләрем өчен горурлык. Иртәнге намаздан соң күп итеп зикер кылып утырсам, күңелем шатлана башлый, горурлык хисе барлыкка килә.

4) Гаиләм балалар алдында горурлык. Балаларга үзең батыр булган вакыйгаларны дә сөйләргә туры килде.

5) Мөселманнар өчен горурлык. Мөселманнар җиңсә, горурлык белән шатлык тоясың.

Горурлыкның кайсы төре рөхсәт ителгән? Яки кайда мин хаталанам?

-       Горурлыкның һәм тәкәбберлекнең  дә бар икәнен, үзеңнең яхшы сыйфаларың өчен сөенүне дә аңларга кирәк.

1.      Үзеңнең ирлегеңне хатының алдында күрсәткәндә горур булу – моны горурлык дип атамасаң да була, чөнки сез бары тик батыр икәнлегегезне генә күрсәттегез.

2.      Кыю мөҗтәһит хакында ишеткәч, сугышырга теләк барлыкка килә һәм горурлык күтәрелә – моны мин шатлану, рухлану хисе дип атар идем.

3.      Кылган гамәлләрем өчен горурлык. Иртәнге намаздан соң күп итеп зикер кылып утырсам, күңелем шатлана башлый, горурлык хисе барлыкка килә – пәйгамбәребезнең сөннәтен үтәгәнгә, күңелең тыныч булган. Аллаһны искә алганда күңелләр тынычлана түгелме соң.

4.      Гаиләм балалар алдында горурлык. Балаларга үзең батыр булган вакыйгаларны дә сөйләргә туры килде – әгәр дә балаларыгызга үзең хурлыкта калган хәлләрне дә сөйләсәң, син алар өчен авторитет булудан туктыйсың. Шуңа күрә, син балаларыңда яхшы сыйфатлар тәрбиялисең.

5.      Мөселманнар өчен горурлык. Мөселманнар җиңсә, горурлык белән шатлык тоясың – мөселманнар өчен шатлануда начар нәрсә юк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай диде: “Мөселманнар бер тән кисәге кебек, аның бер җире авыртса, башка җирләре дә авырта”. Әгәр бер мөселман сөйенсә, син дә сөен.

Бер нәрсәне генә аңларга кирәк: тәкәбберлек һәм горурлык – көнчеләрнең гамәле, чөнки ул үзен башкалардан өстен итеп күрәсе килә.

-       Мөселман хатын-кызга биек үкчәле аяк киеме киеп йөрергә ярыймы?

-       Мондый аяк киемнәренең тавышлары бар, шуңа күрә, ул чит ирләрне җәлеп итә. Аны ирең өчен генә кияргә ярый, аның игътибарын җәлеп итәр өчен.

-       Ислам дине интернеттагы чатларда виртуальсөйләшүгә ничек карый?

-       Чатларда, инт ернетта, социаль челтәрләрдә сөйләшү исламны аңлату өчен кирәк, ләкин андый әңгәмә бозыклык таралуга да китерергә мөмкин, мәсәлән чит ир-ат белән чит хатын-кыз сөйләшсә. Күп кенә галимнәр интернет аша егет белән кызның аралашырга кирәкмәгәнен әйтәләр, чөнки андый сөйләшүне бергә утырып сөйләшүгә тиңлиләр. Әгәр инде никаһланырга теләсәләр, бу рөхсәт ителә.

Болай да сөйләшергә була, әгәр дә эш буенча булса. Бары тик буш сүзләрдән генә тыелырга кирәк, чөнки алар файда китермиләр, ә гөнаһларны гына арттыралар.

-       Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) сәхабәләр белән киңәшләшеп. Сакалын 7 см.нан 2 см.га калдырырга җыенган.

-       Сакал булса гына, вәҗебне үтәгән булабыз. Йодрык хәтле сакал сөннәт гамәлләрдән санала. 2 см.лыны да сакал дип әйтергә була.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе