Бу һәм башка сорауларга ТҖ казыеның киңәшчесе, «Әниләр» мәчетенең имам хатибы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров җавап бирә
Җавап. Белгәнебезчә, Кадер киче Рамазан аеның соңгы 10көнлегенең так саннарына туры килә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) : “Кадер кичәсен Рамазан аеның соңгы 10көнлегенең так саннарыннан эзләгез,” – дигән (әлеге хәдис Әбү Зарр, Әбү Сәет сүзләреннән җиткерелгән).
Кадер киченең билгеләре турында иң танылган хәдисне китерик. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Кадер киченнән соң кояш ак булып чыга һәм ул ялтырамый,” – дигән (Тирмизи, Әхмәд, Мөслим, Әбү давыт, Нәйлүл Аутар).
Кадер киченең билгеләре мондый хәдистә дә килә: “Кадер киченең билгеләрен санап чыгыйк: төн ап-аяз, ай күкнең уртасына килгән кебек була. Һава тыныч. Бу төндә салкын да, кызу да булмас. Йолдызларның атылуы да күзәтелми. Иртән кояш ялтырамыйча гына чыга. Шул көнне шайтанга кояш белән бергә чыгарга рөхсәт ителми”.
Әхмәт ибн Хәнбәл дә Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисен китерә: “Кадер кичәсе салкын да, кызу да булмас. Бу – тыныч һәм аяз төн. Шул төндә ай ялтырый”.
Сорау. Мин Пәйгамбәребез (с.г.в.) дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе саен ураза тоткан дип ишеттем. Кайбер сәбәпләр аркасында мин кич атна ураза тота алмыйм. Бары дүшәмбе саен гына уразамны тота алам. Шулай итәргә ярыймы? Атнаның ике көнендә дә ураза тотарга кирәкме?
Җавап. Атнаның бер көнендә генә ураза тотуның бер гаебе дә юк. Бу көннәрдә ураза тоту сөннәт гамәлләрдән санала. Ул мәҗбүри түгел. Кем шушы көннәрдә, яки аларның берсендә, ураза тота, шул зур савап ала.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык