Фикһ мәсьәләләре

- Мин күптән түгел генә ислам дине кабул иттем. Сезгә мондый соравым бар иде: намаз алдыннан тәһарәт алганда хатын-кызларга ничек иттереп мәсих кылырга? Моны эшләгәндә яулыкны

БӘЙЛЕ
2010 Июн 08

- Мин күптән түгел генә ислам дине кабул иттем. Сезгә мондый соравым бар иде: намаз алдыннан тәһарәт алганда хатын-кызларга ничек иттереп мәсих кылырга? Моны эшләгәндә яулыкны салып, маңгайдан баш артына кадәрге юешләргәме, әллә маңгайдагы чәчне генә юешләсәң генә дә буламы?

-Мәслих кылу тулысынча эшләнергә тиеш: яулыкны салу, маңгайдан, баш артына кадәр чәчләрне юеш кул белән сыпыру мәҗбүри.

-Әйтә алмассыз микән, мөритләр кем ул?

-Мөритләр – иң борынгы секталарның берсе. Алар сөнниләрдән иман мәсьәләсендә аерылалар. Мөритләр фикеренчә, әгәр дә кешенең иманы нык икән, аңа гөнаһ кылырга да рөхсәт ителә. Ә бу, белүебезчә, шәригать кануннарына каршы килү булып чыга.

-Без Санкт-Петербург шәһәрендә яшибез. Еш кына намаз вакытын билгели алмыйча интегәбез. Тиздән бездә ак төннәр башланачак. Намазны ничек укырга мондый чакта? Зинһар өчен, биш вакыт намаз вакытын да хәбәр итегез әле.

-Сезгә иң якын булган шәһәр өчен билгеләнгән намаз вакытын алыгыз. Безнең якларда да җәй көне эңгер-меңгер генә булып тора. Фактта ястү вакыты керми булып чыга. Шуңа күрә без ястү намазын тиешеннән күбрәк вакыт үткәннән соң укыйбыз.

-Күптән түгел мин өйләндем. Тормыш иптәшем ислам динен кабул итте. Әмма ул иманын ныгыту өчен берни дә эшләми. Үзем белгәнчә дәгъвәт ясап, өндәп тә карыйм, файдасы юк. Шәригать кануннары буенча мин нәрсә эшләргә тиеш? Аерылышыргамы, әллә дәгъвәтне алга таба дәвам итәргәме?

-Бу очракта аның нинди диндә икәнен белергә кирәк: христианмы ул, әллә яһүдиме, әллә бөтенләй дингә ышанмыймы? Дөрес җавап бирү өчен аның динен ачыкларга кирәк. Хатыныгыз христиан яки яһүди булса, дәгъвәтне дәвам иттерегез. Мөселманнарга ул дин вәкилләре белән никахта торырга рөхсәт ителә.

-Билгеле булганча, Ислам динендә горурлык тыелган. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисендә «Бер генә бөртек булса да горурлык, мактану хисе булган кеше җәннәткә кертелмәячәк», - диелгән. Күптән түгел генә Пәйгамбәребез (с.г.в.) турында укыганда шундый вакыйгага юлыктым: Сәет ибн Абу Ваккас Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа «Сәет, ат аларга, ата-анам синең өчен бәһа булсын», - диюеннән бик горурланып йөргән. Моннан кайбер очракта горурлану рөхсәт ителә, дип аңларга мөмкин. Кайсы өчракта горурланырга мөмкин? Мин үзем дә горурланырга яратам. Тәбәндәге очракларда горурланырга мөмкинме икәнен белергә теләр идем:

Үзеңне хатының алдында горурлык (үзеңне иң акыллы, батыр һ.б.ш. иттереп күрсәтергә теләгәндә)

Берәр кешенең кыюлыгы турында ишеткәч, горурлану (аның белән горуланасың һәм үзеңнең дә ниндидер батырлык, кыюлык эшлисең килә).

Кылган гамәлләрең белән горурлану. Иртәнге намаздан соң мин өстәмә догалар укыйм. Шуннан соң җан рәхәтләнеп китә, үзең белән горурланып куясың.

Гаиләң һәм балалар алдында мактанып алу (аларга үзең белән булган горурланырлык вакыйгаларны гына сөйләү)

Мөселманнар белән горурлану. Диндәшләр берәр ярышта җиңсәләр, алар белән горурланасың.

Боларның кайсылары рөхсәт ителә? Мин кайда хаталар ясыйм?

-Горурлык бар, мактану бар, үз дәрәҗәңне белү бар. Боларның аермасынн аңларга кирәк.

1) Үзеңне хатының алдында горурлык (үзеңне иң акыллы, батыр һ.б.ш. иттереп күрсәтергә теләгәндә) – моны горурлык дип түгел, ә батырлык дип атарга мөмкин.

2) Берәр кешенең кыюлыгы турында ишеткәч, горурлану (аның белән горуланасың һәм үзеңнең дә ниндидер батырлык, кыюлык эшлисең килә) – моны мин илһамлану, дип атар идем.

3) Кылган гамәлләрең белән горурлану. Иртәнге намаздан соң мин өстәмә догалар укыйм. Шуннан соң җан рәхәтләнеп китә, үзең белән горурланып куясың – моның бер куркынычы да юк. Алоаһы Тәгалә ризалыгы өчен кылган гамәлләр белән горурлану иманның ныклыгын гына раслый.

4) Гаиләң һәм балалар алдында мактанып алу (аларга үзең белән булган горурланырлык вакыйгаларны гына сөйләү) – әгәр дә балаларга үзең белән булган начар вакыйгаларны сөйләсәң, алар сине хөрмәт итми башларга мөмкин. Син алар алдында үрнәк булудан туктыйсың. Балаларыгызны ислам буенча тәрбияләп, сез дөрес эшлисез.

5) Мөселманнар белән горурлану. Диндәшләр берәр ярышта җиңсәләр, алар белән горурланасың – дини кардәшләрең өчен сөенү шулай ук яхшы. Пәйгамбәребез бер хәдисендә «Мөселманнар бербөтен организм кебек: берсенә начар булса, калганнар да зыян күрә», - дигән.

Мактану, горурлану, гадәттә, көнчелек нәтиҗәсендә, үзеңне башкалардан өстен итеп тойганда барлыкка килә. Менә шунысыннан сакланырга кирәк.

-Әйтегез әле, мөслимәләргә биек үкчәле түфли кияргә ярыймы?

-Биек үкчәле түфли киеп йөргәндә,үзенчәлекле тавышчыга. Нәтиҗәдә, бу үзенә игътибар җәлеп итә. Чит ир-атлар да сезгә игътибар итәргә мөмкин. Биек үкчәле түфлине ирегез өчен генә киегез.

-Интернеттагы чатларда аралашуга дин ничек карый?

-Интернеттагы чатларда, форумнарда, социаль челтәрләрдә аралашу башкаларны дингә өндәгәндә, эш буенча сөйләшкәндә бик файдалы. Әмма шул ук вакытта виртуаль аралашу шәригатькә туры килмәгән юнәлеш тә алырга мөмкин. Бигрәк тә егет белән кыз аралашкан вакытта. Күп галимнәр виртуаль аралашу күзгә-күз очрашу белән бер, дип исәпли. Егет белән кызга Интернетта өйләнешү уе булганда гына аралашырга мөмкин. Ир-атлар белән хатын-кызлар Интернет аша эш мәсьәләсендә аралаша ала (мисал өчен, журналистлар, төрле чаралар оештыручылар). Кыскасы, виртуаль аралашу буш сүз сөйләүгә кайтып калмаска тиеш.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе