Музыка коралында уйнау гөнаһ түгелме?

Безнең Малайзиядән килгән бер таныш хафиз бар. Күптән түгел ул безгә Кыямәт көне турында сөйләде, чәч һәм төк белән капланган Дәҗҗәл

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 03

Безнең Малайзиядән килгән бер таныш хафиз бар. Күптән түгел ул безгә Кыямәт көне турында сөйләде, чәч һәм төк белән капланган Дәҗҗәл хакында да әйтеп узды. Күпләр аны «Кар кешесе» дип тә атыйлар. Балабыз ничектер кызыксынып китте бу кеше белән. Ләкин белемем җитмәү сәбәпле, балама «кар кешесе»нең булмавы турында белдердем. Аңлаешсыз бу кеше чынлап та бармы? Шул хакта безгә аңлатып бирсәгез иде. Асель, Кыргызстан

Сезнең бәян кылуыгыз күбрәк әкияткә охшаган. Антихрист турындагы мәгълүмат безнең сайтта һәм минем «Потусторонние миры. Интервью» дигән китапта бар. Сез алардан укып, үзегезгә кирәкле мәгълүматны ала аласыз.

«Кар кешесе»нә килгәндә, бу хакта сөйләп, үзегезнең дә, балаларның да башын катырмасагыз иде. Беренче чиратта, үзебезнең ялкаулыкка һәм оешмаганлыкка чик куеп, тормышыбызны ничек итеп файдалы үткәрү турында уйлансак, яхшырак булыр иде. Шул чагында без Аллаһының фатихасы белән армый-талмый эшләп, күп файдалы гамәлләр башкарырбыз, уңай нәтиҗәләр белән юмарт рәвештә башкалар илә бүлешербез, шулар аша үзебезнең фани һәм ахирәт бәхетенә ирешербез. Болар хакында күпләр белә инде, әмма алар белән азлар гына гамәл кыла, чөнки бу көн саен үз өстеңдә тырышып эшләүне таләп итә. Аеруча көчеңне дөрес юнәлештә куллану сорала, шул ук вакытта безнең догаларны Раббыбыз ишетәчәк дигән ышаныч та булырга тиеш. Һәркөнне моңа үзеңне өйрәтергә, гамәл кылырга, балаларыңда да андый стильне уятырга, тәрбияләргә кирәк. Ә бу исә син хәзерге көндә бәхетле һәм бәхетеңне башкалар белән дә уртаклашырга әзер дигәнне аңлата.

1. Хатын-кызга тавышын сузып, Коръән укырга ярыймы?

2. Минем өемдә пианино бар. Тик анда инде 2 ел уйнаганым юк. Анда уйнауның гөнаһ икәнлеге турында ишеткәнем бар. Дөресме бу? Әгәр дөрес икән, ни өчен шулай? Әминә

1. Мөмкин.

2. Әгәр дә сез 2 ел уйнамагансыз икән, уйнау осталыгын югалткансыз инде дип уйлыйм. Безнең сайттагы «Все увидят Ад» дигән китаптан музыкага багышланган язманы укып, сезгә уен коралында уйнарга мөмкин, ә кайчагында хәтта кирәк тә икәнлеген аңлый алырсыз.

Бу сорауларга җаваплар umma.ru дан алынды


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе