Интернет аша никахлашырга мөмкинме?

Ирем Төркия халкын яратмый, хәтта аларны күралмый. Милләтләр арасында алар, янәсе, иң начар халык, алар исламга карата сатлыкҗаннар һәм башкалар. Ул минем төрек музыкасын тыңлавымны

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 02

Ирем Төркия халкын яратмый, хәтта аларны күралмый. Милләтләр арасында алар, янәсе, иң начар халык, алар исламга карата сатлыкҗаннар һәм башкалар. Ул минем төрек музыкасын тыңлавымны да теләми. Ләкин безнең барыбызны да, шул исәптән төрекләрне дә, Аллаһ яраткан, лабаса. Әгәр Раббыбыз шулай яраткан икән, безнең нәрсәдер өчен аларны күралмаска хакыбыз юк. Начар кешеләрне Хак Тәгалә Үзе җәзалар, аларны хөкем итү безгә бирелмәгән дип уйлыйм.

Бу хакта Сезнең фикерегез ничек? Назирә

Мин төрекләрне яхшы беләм, төрек телен дә үзләштердем, төрекчә китаплар укыдым, аларның мәдәнияте белән дә таныш. Төрекләр — бик хезмәт сөючән, мәрхәмәтле, ярәмчел, кунакчыл халык. Аларның чәчәк атуы моңа яхшы мисал. Ирегездә элек укыганнар яисә ишеткәннәр буенча ниндидер тискәре калып, стереотип барлыкка килгәндер. Яки аның тормышындагы күңелсез вакыйгалардан соң, уңай булмаган караш формалашкандыр. Бары тик даими гыйлем алу, акыл ярдәмендә фикер йөртү нәтиҗәсендә генә ул үзенең уйларында үсеш алыр, дөрес нәтиҗәләр ясар. Шулай эшләмәгәндә, ул уйламыйча фикер йөртүчегә, шәхси стереотиплар колына әверелеп яшәүчегә әйләнер.

Хәзер яшьләр арасында интернет буенча никах турында күп бәхәсләр бара. Ул рөхсәт ителәме, юкмы? Рөхсәт ителсә, нинди очракларда аңа мөрәҗәгать кылырга була? Мөслимә

Бу хакта уйлар төрле булырга мөмкин дигән фикерләр белән килешәм. Ник дигәндә, интернетка кагылышлы мәсьәләләрне Коръәндә дә, сөннәттә дә табып булмый. Ә менә никахның исламда җитди вакыйга икәнлегенә аятьләр һәм хәдисләр күп. Ислам күзлегеннән чыгып караганда, никах бөтен гомер буена укыла. Ул Аллаһ каршында зур җаваплылык, аның өчен кыямәт көнендә җавап бирәсе була. Биредә ата-аналарның фатихасын аласы бар, шаһитләрнең катнашуы мөһим, кияү кәләшкә кыйммәтле туй бүләге бирә, никах укыту турында халыкка җиткерелә һәм башкалар. Боларның барысы да кешеләрдә җаваплылык уята.

Кеше үзенең табигате буенча йомшак. Бу хакта изге китапта да әйтелә. Ислам таләпләре һәм милли гореф-гадәтләр кешегә көчәергә булыша. Болар гаилә төзү мәсьәләсенә дә кагыла.

Интернет аша никахлашуны мин җиңел акыл белән эшләнгән гамәл дип саныйм. Алар хәзерге заманның яшерен һәм гражданлык никахы белән яшәүне хәтерләтә. Кайберәүләр сөяркәләре белән зина кылуны бу икенче, өченче, дүртенче хатыным дип аңлата. Бүгенге көндә җәмгыятьтә әдәп-әхлак популяр булмаганда, мин интернет аша никахлашуны зина кылуга якын, ягъни гөнаһлы гамәл дип атар идем.

Җаваплар umma.ru дан алынды


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе