Миңа кыз булмаган кызга өйләнергәме, әллә башканы эзләргәме?

Моннан 10 ел элек гаиләбез икенче бер фатирга күченде. Ул теге чакларда коммуналь фатир булган. Без андагы бер бүлмәдә сеңлебез белән бергә яши башладык. Безгә мәгълүм булганча, ул

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 01

Моннан 10 ел элек гаиләбез икенче бер фатирга күченде. Ул теге чакларда коммуналь фатир булган. Без андагы бер бүлмәдә сеңлебез белән бергә яши башладык.

Безгә мәгълүм булганча, ул бүлмәдә бернинди дә гаҗәп хәлләр килеп чыкмаган. Тик шулай да башта ук мин бу бүлмәдә кемнеңдер булуын сиземләдем. Әйтерсең, ул миңа карап тора. Кайчагында, бүлмә яныннан узып барганда, күз кырыем белән карап, чит нәрсәнең булуын шәйлим, тик ул якка борылгач, анда бер нәрсәнең дә булмавын күрәм. Куркуымнан «Әл-Фатиха» ны укыйм һәм тынычланып калам. Кечкенә һәм сизгер булганлыктан, боларның барысын да үзем уйлап чыгарам дигән фикергә килгән идем.

Әмма соңгы елларда мин «теге»нең барлыгын тагын да ныграк тоя башладым. Хәтта аның бүлмәнең почмагында икәнлеген дә сизәргә керештем. Төрле начар төшләр керергә тотынды. Шуларның берсендә «ул» арттан килеп, аркама сукты һәм минем шул урында күгәреп чыкты. Бу төштә теге нәмәстәнең җисеме юк, ул куерган энергия халәтендә генә иде. Икенче төштә исә мин ике нәрсә күрдем: аларның берсе биниһая зур, буе түшәмгә кадәр җиткән, икенчесе аның яртысы хәтле генә һәм аның артына яшеренгән иде. Андый нәрсәләрне гомеремдә дә күргәнем юк иде. Шундый фильмнарның булганын да хәтерләмим. Аларның минем янга килгәнен төгәл сиздем. Аңыма килгәч, дога укырга керештем. Доганы укып бетермәстән, уянып киттем. Башка төшне дә безнең бүлмәдә күрдем. Гадәти көндә мин туганнарым белән сөйләшеп утыра идем, кинәт шул ук почмактан бер әйбер күтәрелеп, өстемә ябырылды һәм мине буарга кереште. Яңадан дога коткарды. Муеным берничә көн буена авыртып йөрде.

Киңәш сорап, Сезгә мөрәҗәгать итәргәме дип берничә көн уйланып йөрдем. Ник дигәндә, сеңлем шул ук бүлмәдә яшәсә дә, бернәрсә сизми. Ул мине тәэсиргә тиз бирелүчән, артык йомшак күңелле дип исәпли.

Миңа нинди киңәш бирер идегез? Мәрьям, 20 яшь

Сезгә элекке хуҗаларныкы булган әйберләрне чыгарып ташларга кирәк. Паркетны яисә линолеумны алыштыру, диварларны буяу яки яңа обойлар ябыштыру мәслихәт. Бу барлык элементлар элекке хуҗаларның энергитекасы белән сугарылган, шулар сез сизә торган сигналларны, импульсны тапшыра. Бүлмәдә тулы төзекләндерү эшләре башкарганнан соң, куркыныч төшләр керүдән туктар. Тик башыгызда тәэсирләр калыр, аларны шулай ук чыгарып ташларга кирәк. Моны догалар, медитация, үзеңне үзең инандыру һәм башка юллар белән эшләргә була.

Миңа 25 яшь, өйләнмәгән, намазлар укыйм. Өйләнергә ниятлим. Күптән түгел бер татар кызы белән таныштым, әмма ул ислам дине йолаларын үтәми. Башына яулык бәйләми, намаз укырга теләми. Боларга аны өйрәтергә мөмкин дип уйлыйм. Аның якын араларда шулай ук кияүгә чыгарга исәбе бар. Мәхәббәт дигән нәрсә булмаса да, яшьнең һаман арта баруы киләчәк турында уйланырга мәҗбүр итә. Тик бер мөһим мәсьәлә бар: ул инде якынлык кылырга өлгергән, ә миндә андый хәлнең булганы юк. Хәзер инде нишләргә дә белгән юк. Миңа бу кызны ташлап, башканы эзләргәме, әллә шикләнүне бетереп, шуңа өйләнергәме? Руслан

Шикләнүләрегез бөтен гомерегез буена сезне кимерәчәк дип уйлыйм. Моңа охшаш мисаллар язылган хатларның безгә килүе аңа дәлил булып тора. Сез мәчетләргә һәм дини чараларга йөреп тә үзегезгә туры килә торган кызны табарсыз дигән фикердә торам. Кияүгә чыгарга теләк белдергән кызлар күп бит. Аларны эзләргә вакытыгызны кызганмагыз.

Сорауларга җаваплар umma.ru сайтыннан алынды 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе