Ислам динен кабул итүче кәләшемә мөслимә исемен алу мәҗбүриме?

Әтием — мөселман, әнием — православие динендә. Мин дөньяга килгәч, мулла колакка азан әйткән, ә берничә көннән әни чиркәүгә алып барып, чукындырган.

БӘЙЛЕ
2011 Авг 17

Әтием — мөселман, әнием — православие динендә. Мин дөньяга килгәч, мулла колакка азан әйткән, ә берничә көннән әни чиркәүгә алып барып, чукындырган. Мин ислам динен кабул итеп, мөслимә була аламмы? Бер тапкыр динеңне алыштыргач, инде исламга кайта алмыйсың, дип ишеткәнем бар. Ә бит динемне минем ихтыярдан башка гына алыштырганнар. Үземне мөслимә дип саныйм, шулай да бу мәсьәлә мине бик борчый. Миңа нишләргә? Яңадан мәчеткә барып, ислам динен кабул итәргәме? Алия

Биредә кайсы динне сайлау сезнең үзегездән тора. Иман кәлимәсен әйтсәгез һәм исламның 5 баганасын кабул итсәгез, мөслимәгә әйләнәсез.

Минем «Мусульманское право 1 — 2» дигән китаптагы «Принятие ислама» дигән язманы укысагыз, ничек мөселман булырга дигән сорауга җавап табарсыз.

Мин Ольга исеме белән чукындырылган христиан кызы. Миңа 21 яшь. Әти-әнием — руслар. Мин студент. Быел минем өчен бик авыр ел булды. Миңа иң якын кешем булган әбием үлде. Ул бик динле кеше иде. Балачактан ук аның белән чиркәүгә йөрдем, догалар өйрәндем, изгеләрне белә идем...Әби чиркәү хорында җырлап йөрде. Ул һәрвакыт миңа Алла турында сөйләде, христианнарча яшәргә өйрәтергә омтылды. Мин Алланың барлыгына ышанам һәм Аннан курка идем. Әби вафат булганнан соң, мин Америкага киттем. Анда 2 ай яшәдем, Лос-Анжелестагы православие чиркәвенә йөрдем. Кушма Штатларда берчакны минем шактый кыенлыклар килеп чыкты һәм мин Раббыбыздан миңа булышуын сорап ялвардым. Ул чынлап та миңа булышты. Аннары миңа Россиягә кайтырга туры килде. Россиядә минем белән тагын бер зур гына күңелсезлек барлыкка килде. Шул мизгелдә эчемдә нәрсәдер өзелгәндәй тоелды... Миңа куркыныч бу хакта әйтүе, ләкин мин Раббыбызга үпкәләдем. Миңа христианнарның үз-үзләрен тотулары аңлаешсыз һәм чит була башлады. Алар кырыс һәм караңгы чырайлы, даими елыйлар, гомумән, үз тормыш мәгънәсен гел интегүдә күрәләр. Шул чаклардан мин ислам турында уйлана башладым. Динне алыштыру һәр конфессиядә дә олы гөнаһ булып санала. Ләкин мин хәзер һаман күбрәк динне алыштыру турында инана барам. Һәм барысыннан да күбрәк миңа ислам якын. Мин хәзергә чаклы карар кабул итмәдем әле. Һәм икеләнәм. Мин сездән киңәш өмет итеп язмыйм бу юлларны. Фәкать бу мәсьәләдә фикерегезне генә беләсем килә. Ольга

Кеше даими рәвештә үсәргә, камилләшә барырга, үзенең гамәлләренә, тирә-юньдәгеләрнең эшләренә анализ ясарга, бәя бирергә тиеш дип саныйм. Христианнар арасындагы кебек, мөселманнар арасында да һәм караңгы чырайлы, һәм шатлыклы, һәм ярлы, һәм бай, һәм кискен холыклы, һәм тыныч табигатьле кешеләрне очратырга була. Мәсьәлә тормыш юлыгызда нинди инсаннарны очратуда түгел, ә алар белән аралашудан үзегезгә нинди файда алуда һәм аны үз тормышыгызга уңай рәвештә куллануда. Сезгә минем «Мусульманское право 1 — 2»нең беренче 60 битен һәм «Мир души» дигән китапларны укырга киңәш итәм. Икенчесен аудиоверсиядә дә тыңлый аласыз.

Кәләшем ислам динен кабул итәргә җыена. Аңа мөселман исемен алу мәҗбүриме? Әгәр шулай булса, бу яңа исем паспортта чагылырга тиешме? Аман

Бу очракта шәригатьтә исемне алыштырырга дигән сүзләр юк. Ул үзенең элеккеге исемендә калырга мөмкин.

Бу сорауларга җаваплар umma.ru сайтыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе