Ураза вакытында ир белән хатын арасындагы якынлык кылуга нинди җәза каралган?

Рамазан аенда ураза вакытында (таң атканнан алып кояш баеганчыга кадәр) хатын белән якынлык кылу катгый тыелган. Кояш баи башлаудан алып, иртәнге намазга чаклы ир белән хатын бернинди чикләүләрсез якынлык

БӘЙЛЕ
2011 Авг 08

Рамазан аенда ураза вакытында (таң атканнан алып кояш баеганчыга кадәр) хатын белән якынлык кылу катгый тыелган. Кояш баи башлаудан алып, иртәнге намазга чаклы ир белән хатын бернинди чикләүләрсез якынлык кылырга мөмкиннәр. Әгәр ураза сәгатьләрендә якынлык кылынган булса, ураза бозылган булып санала. Әгәр кеше аны бозса, ике ай буена рәттән ураза тотып, үз гөнаһысыннан арынырга тиеш. Әгәр физик яктан 2 ай буена ураза тота алмаса, 60 ярлы кешене ашатырлык акча бирергә тиеш.

Ә гөнаһыдан мондый ысул белән кем арынырга тиеш дигәндә, барлык илаһият белгечләре дә ир кеше дигән фикердә торалар, күпләр шулай ук хатыннар да гаепле диләр. Шәфигый мәзһәбендә исә мондый төр җәза хатыннарга кагылмый дигән фикердә торалар. Бу очракта гүзәл зат бер көн ураза тоту белән чикләнә.

Әгәр ураза вакытында ир белән хатын онытып җибәреп яисә белмичә якынлык кылса, моның өчен җәза каралмаган.

Әгәр алар күп тапкыр онытып гөнаһ кылсалар, уразаның һәр көне өчен 2 ай исәбеннән ир белән хатын ураза тотарга тиеш була.

Ир белән хатын җитди сәбәпләр аркасында ураза тотмаса, көндез аларга якынлык кылырга ярыймы? Рөстәм

Мәсәлән, мосафир булып, алар ураза тотмасалар, гадәти вакытта тыелмаган нәрсәләр аларга тыелмый.

Көчле теләк уразаны бозамы? Без көндез хатын белән шактый мавыкканбыз, әмма якынлык кылмадык. Шуны белергә телим: уразабыз бозылдымы, юкмы?

Әгәр турыдан-туры якынлык кылынмаса, ураза бозылмый.

Сорауларга Мәскәү шәһәре имамы Шамил хәзрәт ГАЛӘВЕТДИН җаваплар бирде


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе