Минем ике соравым бар. 1. Миннән олырак булган туганымның гаиләсе өчен дә фитыр сәдакасын түләмәкче булам. Бу эш аның рөхсәте белән башкарыла. Дөрес, моны эшләргә аның үзенең хәленнән дә килә. Фәкать мин бу мәшәкатьне үз өстемә алмакчы идем.
2. Дөньяда намаз укымаучы, ураза тотмаучы, ләкин үзләрен мөселманга санаучы кешеләр күп. Аларның йә вакытлары юктыр, йә иманнары зәгыйфьтер һ. б. Ураза тотмасалар да, алар фитыр сәдакасы бирергә тиешме? Алар үзләре бай кешеләр, сәдаканы да бирергә телиләр. Ләкин моннан мәгънә булырмы? Нәрсә киңәш итәр идегез? Аслан
1. Туганыгызның үзе өчен дә, гаиләсе өчен дә фитырны түләрлек хәле булгач, ул моны үзе эшләргә тиеш.
2. Фитыр сәдакасын түләсен. Бу кечкенә генә булса да, рухи яктан уянуда бер адым алга китү булыр. Әгәр кеше үзен иманлы дип санаса, һәр кылган игелеге аңа фани дөньяда да, ахирәттә дә файда китерер.
Минем бер авыруым булмаса да, Мәккә вакыты буенча ураза тотарга мөмкинме? Чөнки шушындый озын һәм эссе көннәрдә уразаны тотуы бик авыр. Көн ахырына минем телем аңкауга ябыша, организм хәлсезләнә, бөтенләй хәлдән таям. Руслан
Сабырлык кылырга киңәш итәм. Авыз кибү — була торган хәл. Бу очракта авызыгызны су белән чайкагыз. Хәл керсен өчен душта коеныгыз.
Сорауларга Мәскәүнең Мемориаль мәчете имамы Шамил хәзрәт ГАЛӘВЕТДИН җавап бирде

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык