Килен белән каенана

Миңа нишләргә? Каенанам бик каты ачуымны чыгара. Әлегә без аның белән бергә яшәмибез, әмма якын киләчәктә, каенанам безгә күчеп килер дип көтелә.

БӘЙЛЕ
2011 Июн 17

Миңа нишләргә? Каенанам бик каты ачуымны чыгара. Әлегә без аның белән бергә яшәмибез, әмма якын киләчәктә, каенанам безгә күчеп килер дип көтелә. Аның балалар тәрбияләве, тавышы, көлүе, үз-үзен тотуы күңелемә ятмый. Була бит шулай: бер кеше охшамаса, бер нәрсә дә эшләп булмый, бу нәкъ шул очрак дияргә була.Мин аның турында гел начар уйларга күнеккән һәм берничек тә үз фикерләремнән кире кайта алмыйм. Тормыш иптәшемә бу хакта әйтергә кыймыйм. Киңәш бирегез.

Ирегезгә һич тә әйтә күрмәгез, беркайчан да (урынлы булса да) аның әнисен тәнкыйтьләмәгез. Үз-үзегез өстендә эшләгез, бу очрак сезгә үз-үзегезне камилләштерү өчен мөмкинлек бирә һәм башка чара монда юк шикелле. Һич югында, мин аны күрмим.

Иремнең әнисе, без өйләнешкәннән соң, аерылышырга боера башлады. Ирем өч тапкыр «истихара» намазын укыды һәм аерылмаска дигән нәтиҗәгә килде. Аллага шөкер, без бергә яшибез. Әмма каенанам минем белән бөтенләй сөйләшми һәм үз улы белән дә тату мөгәләмәдә түгел. Сез ничек уйлыйсыз, минем иремә әнисенең каргышы төшмәсме? Бу хәлдә нәнди киңәш бирер идегез?

Ирегез үз гаиләсен сакларга, туганнары һәм бигрәк тә әти-әниләре белән яхшы мөнәсәбәттә булырга тиеш. Килен белән каенананың мөнәсәбәтләре борын-борыннан бик гади булмаган. Бу сезенең өчен, ирегез һәм каенанагыз өчен көндәлек сынау.

Бу сыңаудан гаиләгезне һәм туганлык җепләрен саклап һәм ныгытып, җиңүче булып чыгарга кирәк. Беләм, бу җиңел түгел, әмма Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте белән ирешергә мөмкин. Ә булганны җимерү ул төзү түгел. Аны эшләве җиңелрәк.

Сорауларга Мәскәү Мемориаль мәчете имамы Шамил хәзрәт Галәветдин җавап бирде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе