Яулык ябынган мөслимәнең ни гаебе бар?

Дөньяда булган хәлләрне хәбәрләрдән көн саен күрсәтәләр. Шуларның кайберәүләребезгә Коръән аятьләрен искә төшерер. Чынлап та

БӘЙЛЕ
2010 Дек 13

Дөньяда булган хәлләрне хәбәрләрдән көн саен күрсәтәләр. Шуларның кайберәүләребезгә Коръән аятьләрен искә төшерер. Чынлап та кайбер аятьләрне дуслар хәтерләтер, ә кайбәрәүләрен дошманнар. Беләсез, соңгы вакытларда мәгълүмат чараларында мөселман хатыннарының киемнәренә бик күп игътибар ителә башлады. Әмма ул яхшы яктан түгел, фәкать ул киемне тыю хакында. Бик күп илләрдә мөселман хатыннарының киемен тыю тарала башлады. Әйе, бу Аллаһның имтиханы. Фәкать сорау бирәсе килә: без, мөселманнар нинди гөнаһ эшләдек тә, Раббыбыз безгә бу бәлаләрне җибәрде. Бу сорауга җавапны һәр кеше үзе бирсен. Әмма нигә икән бүген мөселманнарның өстенә тилеләрнең күлмәген кидертмәкче булалар.

Вә бу кешеләр нигә икән үз энергияләрен кирәкмәгән әйберләргә сарыф итәләр. Бу кешеләр нигә тагын да мөһим булган мәсьәләләрне оныталар да кирәкмәгәннәре белән вакытларын әрәм итәләр. Яулыкларны тыю да шуларның берсе булып тора. Вә бүген Көнбатыш дөньясы мөселман хатын-кызның капланып йөрүенә каршы бер сугыш ачкан кебек һәм бу сугыш үткән гасырның башында башланды. Беренче Бөтендөнья сугышына кадәр мөселман илләрендә генә түгел, ә христиан дөньясында да хатыннар башларын каплап йөргәннәр. Аны Беренче Бөтендөнья сугышында төшерелгән фоторәсемнәрдән күрә аласыз. Ягъни шуны әйтәсе килә: яулык мөселман киеме элементы түгел, ә бөтендөнья кешеләренең киенү рәвеше.

Адәм үзенең кеше икәнен күргәч өстен яба башлаган. Моны безгә Коръән әйтә. Чөнки кешегә рух өрелеп иман кергәч кеше булуның иң беренче шарты оялу булды. Пәйгамбәребез с.г.в. бер хәдисендә шулай дип әйтә: «Әгәр синдә оят юк икән, теләгәнеңне эшли алырсың». Кеше кеше булыр булмас оялды. Бүтән җанлылар белән кешене аерган нәрсә шул — оялу. Шуңа күрә без киемгә ихтыяҗ күрәбез. Әмма хайваннар киемдә ихтыяҗ күрмәс, чөнки оялмас. Коръән мөселманнарга киенүне түгел, ә каплануны әмер итә. Шуңа күрә мөселман киеме дип әйтү ялгыш, мөселманча каплану дию дөрес.

Нигә икән? дип сорау бирик. Бу сорауның җавабын Коръәннең «Нур» сүрәсенең 30, 31 аятьләрендә таба алабыз: «Әйт бу мөэмин ирләргә, күз карашларын кыссыннар һәм эчендә җенси булган карашлардан ваз кичсеннәр. Һәм җенси әгъзаларын гөнаһ эшләүдән сакласыннар. Бу әйткәнне эшләү алар өчен иң чиста булганы.»

Ягъни ирләргә әйт, хатын-ир мөгамәләсен бозмас өчен бер-берләренә кыек карамасыннар, карашларын, күзләрен пычратмасыннар һәм караганнарын да пычратмасыннар. Бу иң чиста булганы. Күзеңне пычратсаң күңелен пычраныр, күңелеңне пычратсаң акылың, калебең, иманың пычраныр һәм үзең пычранырсың. Әмма Аллаһ синең чиста булуыңны теләр. Ягъни хатын-ир элемтәсе бозылмасын, шәригатьнең чикләре эчендә дәвам итсен өчен. Шуңа күрә Аллаһ башта ирләргә күз карашыгыз чиста булсын дип әмер итә. Без бу аятьтән шуны күрәбез: ирләрнең күз карашы чиста булсын өчен мохитләрендә хатын-кызларның булуы кирәк. Ягъни хатыннар булмаган бер урында бу аятьнең ни кирәге бар? Исламда хатынсыз җәмгыять юк.

Ислам шундый җәмгыятьләрне кабул итми. Хатын булачак, әмма син күзләреңне тәрбия итәчәксең. Шуңа мәчетләрдән хатыннарны кумаска кирәк. Чөнки алар да Ислам җәмгыятендә урын алырга тиеш. Кайбер ирләр тырышалар бүген мәчетләрдән хатын-кызларны ерагайтырга. Хатын-кыз фетнә дип. Чынлап та кайбер Ислам классик китапларында шулай языла. Шуны ишеткәч шулай әйтәсе килә: «Ий ир кардәш, фетнә синең күзең күргән хатыннарда түгел, синең үзеңдә. Күзләреңә хуҗа бул. Бөтен нәрсә күзләрдән башлана. Матур Коръәнебез әйтми сукыр булыгыз дип, хәтта карамагыз дип тә әйтми, күз карашларыгызны кысыгыз дип әйтә, чиста карагыз һәм кайбер күз карашларыннан ваз кичегез. Монда без Коръәннең ни кадәр кешелекле һәм ни кадәр тормышчан икәнлегенә хәйран калабыз. Аллаһ Тәгалә әйтә «Нур» сүрәсенең 31 аятендә: «Әйт хатыннарга, алар да күз карашларын кыссыннар, кирәкмәгәннәреннән ваз кичсеннәр, җенси әгъзаларын гөнаһтан сакласыннар һәм кул белән йөзләреннән башка булган зиннәт урыннарын ачмасыннар».

Кайбер ирләр әйтә: «Мин үземнән куркам, әгәр янымда хатын-кыз булса». Ул кешегә без шулай җавап бирик: ул хатын-кызның гаебе ни? Синең күзең начар икән, син аны тәрбия итәргә тиешсең. Җәмгыятьтәге тормыш ирләр аерым, хатыннар аерым булсын дип түгел, ә бергә булсыннар өчен. Фәкать Аллаһның биргән күз нигъмәтләрен контрольдә тотсыннар. Ягъни Аллаһ сиңа күз биргән икән, аның белән бергә күз кабагын да биргән. Акыл да биргән аның белән бергә. Әмма шуның белән бергә хатын-кызлар үз матурлыкларын, зиннәтләрен җәмгыятькә ачмасыннар.

Элеккеләрнең әйткәннәре кебек, хатын-кыз җенси яктан тартып тора торган гүзәл бер зат итеп яратылган. Аллаһы Тәгалә Үз җамал сыйфатларын хатыннарда күрсәтте. Сез беләсез, әгәр бер матур әйбер булса аның караклары да күп булыр. Шуңа күрә матур әйберләрне саклыйлар. Хатыннарны да җәмгыятьтән Аллаһ саклый, матурлыкларыгызны җәмгыятькә ачмагыз, дип кисәтеп. Чөнки ул җәмгыятьнең малы түгел. Матурлыгыгызны кемгә күрсәтергә ярый икәнлеген Аллаһ Коръәндә әйтә. Нигә Аллаһ аны шулай кушты дип сорасагыз, социаль тормышта ирләр белән хатыннар бергә торсын өчен. Хатын кеше хатынлыгы белән түгел, кешелеге белән танылган булсын. Ягъни яулык ябынган хатын-кыз шуны әйтмәкче була: «Әй ирләр, минем белән аралашасыгыз килә икән, хатынлыгым белән түгел, ә кешелегем белән элемтә ясаячаксыз.» Әмма шуны да әйтәсе килә: кайбер капланып йөргән хатыннарның йөрәкләре яулыклы түгел. Ә кайбер капланмаган хатыннарның йөрәкләре капланган. Без беләбез: Коръәннең бөтен максаты башта кешенең эчке дөньясын тәрбияләүдә. Һәм Аллаһ Коръәндә әйтә: «Эчке киемегез иң хәерлеседер».

Вәгаземне шундый сорау белән тәмамлыйсым килә: Ий кешеләр, эчке дөньясы һәм тышкы дөньясы капланган хатыннарда ни кимчелек күрәсез? Нигә аларның киемнәренә бәйләнәсез?

Сөләйман хәзрәт Фәхриев, Чаллының «Нур-Ихлас» мәчете имамы
«Ислам нуры» газетасы, ноябрь, 2010.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе