АМРУ ИБН ӘЛ-ҖӘМУХ

Бер аякта басып ул «Җәннәткә ашкынам» — дип дошманга таба ыргылды. Амр җаһилият чорында Мәдинәдәге җитәкчеләрнең берсе. Сәләмә кабиләснең башлыгы

Читайте также
2010 Июл 01

Бер аякта басып ул «Җәннәткә ашкынам» — дип дошманга таба ыргылды.

Амр җаһилият чорында Мәдинәдәге җитәкчеләрнең берсе. Сәләмә кабиләснең башлыгы ул. Мәдинәдә танылган кеше булды.

Наданлык чорында танылган кешеләрнең үз потлары да була. Көн саен алар потлардлан ярдәм сорыйлар. Амрның поты Манат исемле һәм ул яхшы сыйфатлы агачтан эшләнгән.

Амр аны бик нык караган, ислемайлар сөрткән.

* * *

Ислам нурлары Мәдинәгә үтеп кергәндә Амр 60ка якынлашып килә иде. Ислам турында Мусаб ибн Умайр сөйләде. Амрның өч баласы да (Муавваз, Муаз, Халлад) Муаз исемле иптәше белән ислам динен кабул итәрләр. Алар белән бергә Амрның хатыны Хинд та исламга күчә.

* * *

Амрның хатыны Хинд исламның Мәдинәдә көчәйгәнен күрә, ире белән берничә кеше генә мәҗүси булып кала. Хинд ирен бик яраткан. Ул ирен кәфер булып үлә күрмәсен дип җәлләгән.

Амр үзе балалары мәҗүси диненнән китәрләр дип курыккан. Чөнки Мусаб аркылы инде күп кеше ислам динен кабул иткән.

Ул хатынына болай дигән:

- Балаларым теге Мусаб исемле кеше белән очраша күрмәсеннәр тагын. Башта без аның белән үзебез сөйләшик.

- Тыңлыйм. Муаздан аның турында әйткән сүзләрен ишеттеңме?

- Кайгы сиңа. Муаз үзенең динен (мәҗүсилекне) ташлар микәнни?

- Әлбәттә, юк. Ул бары тик аның янында булып, берничә сүзен генә ишеткән, — ди изге хатыны.

- Минем янга чакыр әле аны.

- Теге кеше сөйләгән сүзләрдән берничәсен сөйлә әле, — диде Амр баласына.

Муаз «Фатыйха» сүрәсен укып күрсәтте (Аның татарчага тәфсирен «Коръән тәфсире» китабыннан укыгыз).

- Нинди гүзәл бу сүзләр. Башкалары да бу сүз шикелле матурмы?

- Әти, аннан да матурраклар бар. Аларга иман китерергә теләмисеңме? Халкың инде иман китерде.

- Манат белән киңәшләшим әле.

- Нәрсә әйтсен инде ул. Ул бит акылы да, сөйләшергә теле дә булмаган үлгән агач.

- Тик шулай да киңәш сорыйм әле аннан.

* * *

Аннары Амр Манат янына китте. Кешеләр аның белән сөйләшергә теләгәндә, артына карчыкны куялар, ә теге карчык аның исеме белән сөйләгән, имеш.

- Манат, бу кеше синнән башка беркемгә дә начарлык теләми. Ләкин аның сүзләре бик матур. Миңа киңәш бир.

Манат аң бер сүз дә әйтмәде.

- Бәлки, син миңа ачулангансыңдыр? Мин сиңа бер начарлык та эшләмәдем. Ярар, ачуың беткәнче, берничә көн көтеп торам.

* * *

Амрның балалары әтиләренең Манатны яратканнарын белгәннәр. Ләкин иманы какшый башлый. Шул мәҗүсилеккә ышанган иманны тартып чыгарырга гына кирәк.

* * *

Төнлә яшь егетләр әлеге потны алып чыктылар һәм чүплеккә ташладылар. Теге бай иртән торса, пот үз урынында түгел. Озак кына эзләде ул аны. Аннары чүплектән тапты. Ул: «Кайгы сезгә! Кем бу иләһне мыскыл итте,» — дип кычкырды. Чокырдан алып, аны чистартты, юды, ислемайлар сөртте һәм яңадан үз урынына куйды. Аннары ул теге агачтан ясалган потка: «Я Манат, Аллаһ белән ант итәм (күресез, бу бәндә Аллаһка да ышана, тик потка табына), кем синең белән болай эшләгәнне белсәм, аны мыскыл итәр идем». Бай кеше йокыга киткәч, егетләр тагын потны чүплеккә атып бәрделәр. Әлеге бай да потын шул чүплектән эзләп тапты. Яңадан юды, ислемайлар сөртте һәм ләгънәтләр укыды. Бу хәл тагын кабатланды. Теге потны югач, әлеге кеше: «Вәллаһи, синең белән кем шулай эшләгәнен белмим. Әгәр дә син чын иләһ икән, мин сиңа кылыч бирәм, үзеңне үзең сакла». Бай йокларга яткач, егетләр поттан кылычны алалар, үзен үлгән этнең муенына бәйләп куялар. Аннары чүплеккә ыргыталар. Бу күренешне күргәч, бай болай ди: «Әгәр дә бу чын иләһ булса, үлгән эткә бәйләнгән килеш чокырда ятмас иде». Аннары ул исламны кабул итә.

* * *

Иманның тәмем татыгач, Амр узган көннәре өчен бик үкенде. Ул исламны җаны-тәне белән кабул итте. Тормышын, милкен, балаларын дингә хезмәт итүгә багышлады.

* * *

Өһөд сугышына кадәр Амр балаалрының сугышка әзерләнәгннәрен күрә. Алар арыслан шикелле иделәр. Балаларына карап, үзенең дә сугышта катнашырга теләге уянды. Ләкин егетләр моңа каршы килделәр.

Амр ул вакытта картайган иде, бер аягы да эшләмәде. Аллаһ андый кешеләргә сугышта катнашырга фарыз итмәде.

- Әти, нигә син сугышка барасың?

Шәйх шул сүзләргә каты гына ачуланды һәм Аллаһ илчесенә барып әйтте:

- Аллаһ пәйгамбәре, минем балаларым сугышка чыгуымны теләмиләр. Мине аксак дип әйтәләр. Вәллаһи, шушы аксак аягым белән җәннәткә керергә тәлим.

Аллаһ илчесе, балаларын чакырып алды да:

- Әтиегез теләгәнен эшләсен инде. Бәлки уо шаһит булып китәр.

Аллаһ илчесенең сүзен тыңлап, балалары сугышка чыгарга рөхсәт итәләр.

* * *

Сугышка чыкканда Амр хатыны белән саубуллаша, әйтерсең, ул бүтән кайтмый. Аннары Аллаһтан кулларын күтәреп:

- Аллаһым, миңа шаһит үлемен бир, — дип дога кылды.

Аннары ул балалары һәм кабиләдәшләре белән сугышка чыга. Сугыш кызганда кешеләр Аллаһ илчесе яныннан китеп беттеләр, ул берүзе калды. Амр беренче сафта иде. Һәм ул болай дип кычкырды:

- «Җәннәткә ашкынам» — дип дошманга таба ыргылды.

Аның артында Халлад исемле улы булды. Шәйх малае белән батырларча вафат булганчы Пәйгамбәрне саклады.

* * *

Сугыштан соң Аллаһ илчесе Өһөд сугышында һәлак булган сугышчылар янына килә.

- Аларны шул килеш калдырыгыз. Мин аларга шаһит булырмын, — диде ул.

Аннары ул сүзен болай дип дәвам итте:

- Сугышта яраланган һәрбер мөселманның каны зәгфрән төсендә булыр, һәм аннан ислемай исе килеп торыр. Амрны Габдулла ибн Амр белән күмегез, чөнки алар зур дуслар иделәр.

* * *

Аллаһ Амр белән разый булсын иде.


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе