АДИ ИБН ХӘТЕМ ӘТ-ТАЙЙИ

Алар кяфер булсалар да, син исламга килдең; алар кире каксалар да, син кабул иттең; алар тыңламаучы булсалар да, син итагатьле булдың; алар артка барганда, син алга киттең Гомәр ибн әл-Хаттаб Озак вакыт

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

Алар кяфер булсалар да, син исламга килдең; алар кире каксалар да, син кабул иттең; алар тыңламаучы булсалар да, син итагатьле булдың; алар артка барганда, син алга киттең

Гомәр ибн әл-Хаттаб

Озак вакыт күрәлмаудан соң Хиҗри буенча 9 елда ислам динен бер гарәп кабиләсенең башлыгы кабул итте. Ул – Гаус кабиләсенең башлыгы. Аллаһ илчесенә дә ышанды.аның исеме Ади ибн Хәтем әт-Таи, аның әтисе бик юмарт кеше була.

* * *

Атасы вафатыннан соң, хөкүмәт аның кулына күчә. Кабилә аны җитәкче итеп сайлады. Сугыш табышының чиреге аңа бирелергә карар кылынды.

Аллаһ илчесе ислам диненә чакыра башлагач, дингә бер-бер артлы гарәп кабиләләре тартыла башлады. Ади ислам дине нык таралгач, хакимлеген югалтырмын дип курка башлый. Шуңа күрә, ул аны күрмәс борын дошман итеп күрә башлый.

Мондый дошманлык 20 ел буена дәвам итә, аннары аның күңелен ислам өчен ачыла.

* * *

Адиның ислам диненә керү тарихы бик кызыклы, шуңа күрә аның үзенә сүз бирергә кирәк.

Ади болай дип сөйләп китте:

“Минем шикелле бер гарәп тә Аллаһ илчесен шуның кадәр дәрәҗәдә күрәлмаган. Мин бик танылган кеше идем, ул вакытта христиан динен тотым. Халык белән мирбаа нигезендә идарә иттем, табышның чиреген үземә алдым, чөнки башка гарәп башлыклары да әнә шулай эшләделәр.

Аллаһ илчесе турында ишетү белән аңа нык дошман булдым. Эш зурга киткәч, мин зур көч тупладым, аннары дөяләрне көтүче бер хезмәтчемә болай дидем:

- Тыңла әле, ятим, яхшы дөяләр санын чутла әле. Алар миңа карата якында гына булсыннар. Мөхәммәтнең бер гаскәре безгә килеп җитүен сизсәң, миңа җиткерерсең.

- Җитәкчем, сиңа җиреңә Мөхәммәт гаскәре килеп җиткәнче эшли торган эшенңе кылырга вакыт җитте, - диде ул миңа иртән.

- Нәрсә булды? Тиз генә җавап бир.

- Мин өйләр янында байраклар күрдем. Алар Мөхәммәт гаскәренең байраклары икән.

- Тиз генә дөяләрне әзерлә, һәм аларны миннән якын җирдә урнаштыр.

Аннары мин балаларга һәм туганнарга юлга чыгарга куштым. Безгә туган җирдән китәргә туры килә. Без тиз генә Шамга таба юнәлдек. Анда христианнар яши.

Юлга чыгарга ашыга идем, шуңа күрә, бөтен туганнарны да карап бетерә алмадым. Карасам, бер кыз кардәшем Нәдҗдә калган икән. Мин юлымны дәвам иттем, чөнки сеңлем янына кире кайта алмадым.

Мин Шамга барып җиттем. Минем сеңлем белән башка хәл булды”

* * *

Ади сүзен дәвам итте:

“Шамда булганда, Мөхәммәт гаскәре авылларыбызга үтеп керде дип ишеттем. Күп кенә кабиләдәшләрем тоткынлыкка эләккән. Алар арасында сеңлем дә бар. Аларны Мәдинәгә алып бардылар.аның яныннан пәйгамбәр үтеп барганда, сеңлем аңа мөрәҗәгать итте:

- Аллаһ илчесе. Әтием улде, ә саклаучым качты. Мине азат ит, аннары Аллаһ сиңа рәхимле булыр.

- Синең вәлиең кем?

- Ади, - дип җаваплады сеңлем.

- Аллаһтан һәм Аның илчесеннән качучы?! – диде пәйгамбәр.

Аннары ул үзенең юлы белән китә. Икенче көнне дә шул ук хәл кабатлана. Өченче көнне эндәшмәскә булды. Ләкин бер сәхабә эндәшергә укирәк дип, ымлады.

Аннары сеңлем тагын:

- Аллаһ илчесе. Әтием улде, ә саклаучым качты. Мине азат ит, аннары Аллаһ сиңа рәхимле булыр, - дип әйтте.

- Мин азат иттем инде, - диде пәйгамбәр.

- Мин Шамдагы туганнарга кушылырга телим.

- Ашыкма әле. Ышанычлы кешене тап. Юлдашны тапсаң, миңа хәбәр бир.

Аллаһ илчесе киткәч, сеңлем теге ымлаган кеше турында сораштырды. Ул Гали ибн Әбү Талип икән. Ул ышанычлы кеше белән кәрван килгәнче Мәдинәдә калды. Сеңлем пәйгамбәр янына килеп:

- Аллаһ илчесе. Минем кабиләдән кәрван килде. Алар арасында ышанычлы кеше бар.

Аллаһ илчесе аңа киемнәр һәм дөя бирде. Аз гына акча да бирде. Аннары ул юлга чыкты.

Без аның хакында хәбәрләрне алып тордык. Пәйгамбәрнең сеңлемә карата яхшы мөнәсәбәттә булуы мине гаҗәпкә калдырды, чөнки мин бит аны күрәлмадым.

Вәллаһи, туганнарым янында утырганда дөядә утырып килүче бер хатын-кызны күрдем. Мин аны таныдым да:

- Хәтемнең кызы бит ул! – дип кычкырдым.

Безнең янда туктагач, ул миңа кычкыра башлады:

- Туганнарны аеручы кеше! Якыннарыңны һәм улымны алып китеп, син башка балаларны алып киттең!

- Сеңлем, - дип акланырга керештем, - яхшы сүзләр генә сөйлә инде.

Аннары мин аны тынычландыра башладым, ә аннары үзе белән булган хәлләрне сөйләде. Барысы да безгә килеп ирешкән хәбәрләр белән тәңгәл килеп бардылар. Ул акыллы хатын иде, шуңа күрә мин аңа шундый сорау бирдем:

- Бу кеше турында нәрсә уйлыйсың (Аллаһ илчесе турында).

- Вәллаһи, аңа тизрәк кушылырга кирәк. Башкалардан иртәрәк кушылганнарга яхшырак карый. Ул җитәкче булып китсә дә, син дә хур булмассың”.

* * *

Ади сүзен дәвам итә:

“Мин Мәидәнәгә дип юлга чыктым, сакчыларым да юк иде, чөнки аның (с.г.в.) “Аллаһ минем кулны Адиныкы белән берләштерсен иде” – дип әйткән сүзләрен ишеттем.

Мин аның янына мәчеткә килдем дә, сәламләдем. Ул миннән кем икәнлегемне сорады.

- Ади ибн Хәтем, - дип җавап бирдем мин.

Ул минем янга килде дә, кулымнан тотып, өйгә алып керде. Анда кечкенә малай белән өлкән яшьтәге хатын утыра. Алар пәйгамбәрне туктатып, йомышларын әйттеләр. Аннары пәйгамбәр йомышларын үтәде, ә мин аны көтеп тордым.

Патшага охшамаган ул дип уйлап куйдым инде Мөхәммәт (с.г.в.) турында.

Аннары ул мине кулымнан тотып өенә алып керде. Миңа бер йомшак мендәр биреп, утырырга кушты.

Миңа уңайсызрак булып тоелды, шуңа күрә, мин болай дидем:

- Юк инде, үзең утыр.

- Юк, син утыр, - диде пәйгамбәр.

Мин мендәргә утырдым, ә пәйгамбәр үзе идәнгә утырды, чөнки башка мендәрләр күренмәде. Үз эчемнән мин болай уйладым: “Вәллаһи, бер патша да үзен болай тотмый бит”.

Пәйгамбәрнең гади халыкка булган шундый яхшы мөнәсәбәте Гариф Гобәйнең: “Ислам дине халыкны талар өченг генә уйлап чыгарылган”, - дигән ялган сүзләрен юкка чыгара.

Аннары ул миңа таба борылып, болай диде:

- Ади, син христиан белән сабианлык арасында урнашкан ракусистларның динен тотмадыңмы?

- Әйе, шундый динне тоттым.

- Халкың белән мирбаа нигезендә идарә итмәдеңме, динең аны рөхсәт итмәсә дә?

- Әйе, шулай эшләдем.

- Сиңа мөселман диненә керергә ислам әһелләренең бай булмаулары комачаулыйдыр? Вәллаһи, тиздән мөселманнардагы байлык шулхәтле дәрәҗәдә булыр, хәтта аны кая куярга белмәсләр. Бәлки, мөселманнарның аз санлы булуы да сине ислам диненә керүдән тыеп торадыр. Вәллаһи, тиздән Кадиссиядән чыгучы хатын-кыз юлда беркемнән дә курыкмас. Бәлки, байлыкның кяферләрдә булуы да сиңа ислам диненә күчәргә комачаулык итәдер? Тиздән Вавилонда сарайлар булыр. Ибн Хурмуз патшаның байлыклары алар кулында булачак.

- Ибн Хурмузның байлыгы?

- Әйе, шул.

Шуннан соң ислам динен кабул иттем”, - дип бетерә сүзен Ади.

Ади озак яшәде. Шул дәвердә пәйгамбәр әйткән 3 нәрсәнең икесен аңа күрергә насыйп булды, өченчесе генә калды.

Ади болай дип сөйләп китте:

“Өч әйбернең икесен күрергә насыйп булды.

Мин Кадиссиядән юлга курыкмыйча чыгучы хатынны күрдем. Фарсы илен басып алганда иң алгы сафларда булдым.

Вәллаһи, өченче әйткән сүзе дә тормышка ашыр”.

Ахыр чиктә пәйгамбәрнең барлык әйткән нәрсәләре дә тормышка ашты. Гомәр ибн Габделгазиз идарә иткәнр вакытта байлык шулкадәр күп була, хәтта зәкят бирерлек кеше булмый. Аллаһ илчесе дөресен әйткән.

Ади да антында тора.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе