УСАМА ИБН ЗӘЙД

Дөреслектә, Усаманың әтисе әтиеңә караганда Аллаһ илчесенең сөйгәнрәк кешесе була. Ул үзе дә сиңа караганда яратканрак кешесе була. Гомәрнең улына

БӘЙЛЕ
2010 Июн 20

Дөреслектә, Усаманың әтисе әтиеңә караганда Аллаһ илчесенең сөйгәнрәк кешесе була.

Ул үзе дә сиңа караганда яратканрак кешесе була.

Гомәрнең улына сөйләгән сүзләре

Һиҗри ел исәбе башланганчы 7 ел элек кораеш мәҗүсиләре Пәйгамбәрне һәм сәхабәләрен мыскыл иткәннәр. Моның өчен аларга бәла-казалар килеп торды. Шундый авыр вакытлар булса да, тормышында шатлыклы мизгел булып үтә. Аңа Умм Аймана малай тапкан дигән хәбәрне җиткерәләр. Пәйгамбәрнең йөзе шатлык белән тула.

Пәйгамбәргә авыр вакытта да шатлык китерүче малайның исеме ничек була соң? Аның исеме Усама ибн Зәйд була икән. Сәхабәләре бу шатлык өчен шаккатмадылар, чөнки барысы да Аллаһ илчесенең ул гаиләне ничек яратканын белгәннәр.

Малайның әнисе Бәрака әл-Хабашия Умм Айман кушаматын йөртә. Ул вакытта Әминәдә хезмәт иткән була. Пәйгамбәрне тәрбияләүдә катнашып, Әминә үлгәч тә, баланы карый. Мөхәммәд аны нык яраткан. Ул еш кына болай дип әйтә торган иде:

- Ул минем икенче әнием һәм гаиләмнең бер кешесе.

Димәк, аның әтисе Аллаһ илчесенең ислам килгәнче үги малае була. Шулай ук, ул Пәйгамбәрнең серләрен саклаучы булган.

Барлык мөселманнар да Усама ибн Зәйднең тууына шатландылар, шулай ук башка бала тууына беркайчан да шатланмадылар. Алар Пәйгамбәрне шатландырган һәрнәрсәгә сөенделәр. Әйе, мөселманнар ихлас күңелдән шат булдылар.

Кешеләр аны “яратканның малае” дип атаганнар.

Малайга Усама дип исем кушканда, исеменең җисеменә туры килүенә ышанганнар. Аллаһ илчесе баланы шулкадәр нык яраткан, аңа хәтта бөтен дөнья көнләшкән. Усама Пәйгамбәрнең оныгы Хәсән белән бер яшьтә була. Хәсән бабасы кебек ак булса, Усама кара тәнле була.

Ләкин Пәйгамбәр икесен дә яраткан. Бер тезенә –Усаманы, икенчесенә Хәсәнне утырткан. Аннары аларны сөеп:

- Йа Раббым, мин яраткан кебек, Син дә аларны ярат,–дигән.

Мөхәммәднең Усаманы яратуы хакында бер вакыйга китерелә. Беркөнне тупсага абынып, Усама егыла да маңгаен каната. Пәйгамбәр Гайшәгә канны туктатырга куша. Ләкин тегесе каннан курка. Ул вакытта канны Пәйгамбәр үзе туктата. Шул вакытта матур сүзләре белән Усаманың үзен дә тынычландыра.

* * *

Бала чактагы кебек, егет булып җитешкәч тә Пәйгамбәр Усаманы яратуын дәвам иткән. Беркөнне Хәким ибн Хазам Пәйгамбәргә Ямәндә 50 мең динарга алган киемне бүләк итә. Тегесе әле мәҗүси булгач, сатып алырга була. Ул аны бер җомга көнне генә киде дә Усамага бүләк итте. Усама аны яратып киеп йөрде.

* * *

Усама ибн Зәйд өйләнгәч, аның яхшы сыйфатлары чагылды. Шуңа күрә, Аллаһ илчесе аны яратты. Ул акыллы, батыр, хикмәтле иде. Шулай ук, сөйләшергә яратучы, изге бәндә була.

Өһөд сугышы вакытында Усама иптәшләре белән сугышка бара. Аллаһ илчесе аларның кайберләрен кабул итә, ә кайберләренең яше җитми. Усама үзе дә кабул ителмәгән. Ул елап кайтып китә.

* * *

Алдагы сугышка ул иптәшләре белән килә. Бу вакытта зур булып күренергә тырыша. Пәйгамбәр аны калдырырга риза була. 15 яшендә беренче тапкыр җиһадта катнаша.

* * *

Хунайндагы сугыш вакытында мөселманнар җиңелә башлагач, Усама Габбас, Әбү Суфьян һәм тагын 6 кеше белән батырларча эш итәләр. Бу кечкенә төркем аркасында Аллаһ илчесе җиңелүне җиңүгә әверелдергән.

* * *

Муатта Усама әтисе Зәйднең җитәкчелегендә 18 яше тулып җитмәгән килеш сугыша. Әтисенең үлемен үз күзләре белән күрә. Ләкин бу аныд рухын төшерми. Ибн әбү Талип җитәкчелегендә сугышны дәвам итә. Ахыр чиктә Габдулла белән Халид җитәкчелегендә дә сугыша. Мөселманнар җиңүгә ирешә.

* * *

Әтисенең үлемен җиңел кичерә. Усама аны Шамда җирләп,  аты белән Мәдинәгә кайта.

* * *

Һиҗри буенча 11 нче елда Аллаһ илчесе византиялеләргә каршы гаскәр тупларга куша. Гаскәрдә Әбү Бәкер, Гомәр, Саад ибн әбү Ваккас, Әбү Убайда һәм танылган сәхабәләре була. Гаскәр башлыгы итеп Усама ибн Зәйд сайлана. Ул вакытта аңа 20 яше тулмаган була. Пәйгамбәр (с.г.в.) аңа Балка районында урнашкан Дарум каласына барырга куша.

Гаскәр сугышка әзерләнеп беткәч, Аллаһ илчесе авырый, шуңа күрә, аның терелгәнен көтәләр.

Усама үзе дә болай ди:

«Аллаһ илчесенең авыруы көчәйгәч, мин аның хәлен белергә бардым. Аның янына кергәч, хәле шулкадәр авыр иде, хәтта сөйләшә дә алмады, шуңа күрә, ул кулын гына миңа куйды. Димәк, рөхсәт бирде дигән сүз».

* * *

Тиздән Аллаһ илчесе вафат була, Әбү Бәкер хәлифәлек итә башлый. Мөселманнар аңа ант бирделәр. Ул Усамага сугышка чыгарга куша. Ләкин әнсарларның бер өлеше сугышка чыкмыйча торырга киңәш иттеләр. Әбү Бәкер белән сөйләшер өчен Гомәргә үз теләкләрен әйттеләр. Гомәр аның белән сөйләшергә ризалашты. Әбү Бәкер ачуыннан Гомәрнең сакалыннан тотты да:

–Аны Аллаһ илчесе үзе гаскәр башлыгы итеп сайлаган. Ә син башка кешене сайларга кирәк дип әйтәсең. Вәллаһи, алай булмаячак.

 Кешеләр янына кире кайткач, Гомәр болай ди:

- Балаларын югалткан хатыннар, китегез моннан. Сезнең аркада хәлифә мине тиргәде.

* * *

 Яшь гаскәр башлыгы җитәкләгән мөселман армиясе юлга чыга. Әбү Бәкер

 

 атка атланган Усаманы җәяүләп озата. Усама аңа болай ди:

- Аллаһ илчесенең хәлифе, вәллаһи, яки атка атланасың, яки миңа тизрәк барырга кирәк.

- Юк, вәллаһи, син дә ашыкма, мин дә атка утырмыйм. Аллаһ юлында бер сәгать булса да, җәяүләп барыйм әле.

Аннары ул сүзен болай дип дәвам итә:

- Аллаһ синең динеңне сакласын һәм уңышларга ирештерсен иде. Мин синнән Аллаһ илчесе кушкан эшне үтәүне сорыйм. Әгәр мөмкин булса, Гомәргә монда калырга рөхсәт бир.

Усама Гомәргә монда калырга рөхсәт бирә.

* * *

Усама гаскәре белән Пәйгамбәребез кушкан эшне башкара, Фәләстыйндагы Дарум каласын басып ала, мөселманнарның күңеленнән византиялеләрнең көчлелеге турындагы риваятьне юкка чыгара. Аннары Шамга, Мисырга һәм Африканың башка җиренә юл ачыла.

Сугыштан Усама атасы шаһит киткән аты белән кайта. Ул күп кенә сугыш табышын эләктергән. Хәтта болай дип тә әйтелгән: «Усаманың гаскәре кебек аз гына югалтулар кичереп, шуның кадәр зур табышка әле беркем дә ирешмәде».

* * *

Калган тормышында да аны хөрмәт иттеләр. Гомәр Усамага хәтта малаена караганда да хезмәт хакын күбрәк түләгән. Улы Габдулла аңа болай дигән:

- Әти, Усама 4 мең ала, ә мин 3 мең генә. Аның әтисе синең кадәр генә, ә үзе минем кадәр генә дингә хезмәт иткән.

-Син ялгышасың. Дөреслектә, Усаманың әтисе әтиеңә караганда Аллаһ илчесенең сөйгәнрәк кешесе иде.

Ул үзе дә сиңа караганда аның яратканрак кешесе булды.

Аннары Габдулла риза булып кала. Усаманы күргән саен, Гомәр:

- Мине әмиремне сәламлим, - дип әйтә торган була. Кешеләр ни өчен дигәч:

- Аллаһ илчесе үзе миңа аны әмир итеп билгеләгән иде, - дип җавап биргән.

* * *

Аллаһ андый киң күңелле кешеләргә рәхимле булсын иде. Сәхабәләр иң камил кешеләр булганнар.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе