ГАБДРАХМАН ИБН ӘУФ

“Аллаһ син биргән нәрсәләреңне бәрәкәтле кылсын иде. Аллаһ үзеңдә калдырган нәрсәләрне дә бәрәкәтле кылсын иде”. Аллаһ илчесе

БӘЙЛЕ
2010 Июн 20

“Аллаһ син биргән нәрсәләреңне бәрәкәтле кылсын иде. Аллаһ үзеңдә калдырган нәрсәләрне дә бәрәкәтле кылсын иде”.

Аллаһ илчесе (с.г.в.)

Беренчеләрдән булып исламны кабул иткән сигез кешенең берсе – Габдрахман ибн Әуф. Шулай ук, ул җәннәт белән шатландырылган 10 сәхабәнең берсе.

Гомәрдән соңгы хәлифәне сайлау шурасында 6 кешенең берсе була. Фәтва бирүчеләр арасында да була ул. Ул Аллаһ илчесе мөселманнарны туплаганда Мәдинә яшьләре арасында була. Исламга кадәр аны Габделәмер дип атаганнар. Ислам динен кабул иткәч, Мөхәммәд (с.г.в.) Габдрахман дип исем кушкан (Хәер, СССР вакытында туган татарларның кайберләренең дә исемнәре мөселманча түгел). Менә шундый кеше була ул.

* * *

Габдрахман ислам динен Аркама йортына кергәнче кабул итә. Әбү Бәкердән соң ике көн үткәч мөселман була ул.

Башка беренче мөселманнар кебек, Габдрахманга да авыр сынаулар кичерергә туры килде. Ул да, башкалар кебек, нык торды һәм иманы дөрес булды. Шулай ук, аңа Эфиопиягә дә күченергә насыйп булды. Аннары Мәдинәгә күченде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) Габдрахман белән Саад ибн ар-Рабианы туганлаштырды. Тегесе Габдрахманга болай ди: “Йә кардәшем, мин Мәдинәдә иң бай кешеләрнең берсе. Минем ике бакчам да бар. Ике хатыным да бар. Ике бакчамның берсен ал, ике хатынымның да берсен алырга була, әгәр мин берсеннән аерылсам”. Габдрахман болай ди: “Аллаһ сиңа бәрәкәт бирсен. Миңа базарны күрсәт”. Аннары ул сәүдә белән шөгыльләнә башлады. Тиздән Габдрахман мәһәргә акча туплап өйләнә, аннары Мөхәммәд (с.г.в.) янына килә. “Нәрсә булды?” – дип сорый аннан Пәйгамбәр. “Мин өйләндем,” – дип җавап бирә тегесе. “Нинди мәһәр бирдең?” – дип сорый Мөхәммәд (с.г.в.). “Бер нават алтын бирдем,” – дип җавап бирә Габдрахман. “Бер сарык булса да суеп туй мәҗлесен оештыр,” – диде Пәйгамбәр. Туйга кеше күп килде.

Бәдр сугышында Габдрахман батырларча сугышты. Өхөд сугышында да башка кайбер сугышчылар калтырап торганда да нык торды. Аннары аның тәнендә 20 җәрәхәт тапты. Кайберләренә хәтта кулы сыя. Пәйгамбәребез Аллаһ юлына сәдакалар бирергә кирәклеген әйткәч тә, Габдрахман өендәге 4000 динарның 2 меңен китереп бирә. Мөхәммәд (с.г.в.) Табукка уңышлы хәрби сәфәр ясарга җыена. Матди хәл авыр була, чөнки Мәдинәгә корылык килде. Византия гаскәре, тарихтан билгеле булганча, күп санлы иде. Юлы да озын, атлар белән дөяләр дә җитешми. Шуңа күп кенә кешеләрне сугышка алмаска булды. Ләкин сәдакалар бирергә киңәштеләр. Иң беренчеләрдән булып сәдаканы 200 унция күләмендә Габдрахман бирә. Гомәр Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) болай ди: “Габдрахман дөрес эшләми. Гаиләсенә бернәрсә дә калдырмады бит”. Габдрахманга сорау бирелгәч, ул: “Калдырдым,” – дип җавап бирә. Аннары Аллаһ илчесе:

- Аллаһ син биргән нәрсәләреңне бәрәкәтле кылсын иде. Аллаһ үзеңдә калдырган нәрсәләрне дә бәрәкәтле кылсын иде, - диде.

Мөселман гаскәре Табукка юнәлә. Габдрахман башка мөселманга насыйп булмаган уңышка ирешә. Намаз вакыты кергәндә башта Мөхәммәд Пәйгамбәр булмады. Анда аңа бер тапкыр намазны алып барырга туры килде. Пәйгамбәр икенче рәкәгатендә кушылды. Менә шулай Аллаһ илчесе өчен дә имам булып алды.

Мөхәммәд (с.г.в.) вафат булгач, ул аның хатыннарының матди хәлен кайгыртып торган. Шулай ук, аларны хаҗ кылган вакытларында озаткан, яшел киемнәр кияргә булышкан (андыйларны бай кешеләр генә кия алган) һәм төрле матур корылмалар күрсәткән. Пәйгамбәр хатыннары да шундый ышаныч белдергәч, Габдрахман горурлана алган.

Беркөнне Габдрахман җирен 40 мең динарга сатып, акчаны ярлы мөселманнарга өләшеп бетерде. Акчасының бер өлешен Пәйгамбәрнең хатыннары да алган. Акчалар Гайшәгә килеп җиткәч: “Кем боларны җибәрде?” – дип сорый. Аңа Габдрахман ибн Әуфның җибәргәнен әйттеләр. Аннары Гайшә Пәйгамбәрнең хәдисен әйтә: “Миннән соң ныклы иманлылардан тыш, сезнең өчен беркем кайгырмас”.

Аннары Габдрахманның сәүдәсе үсә башлады, аның кәрваннары Мәдинәдән китеп, кире кайта торган булган. Аның халкына бодай, он, май, кием-салым китерелә иде.

Беркөнне Мәдинәгә Габдрахманның 700 хайванга төялгән товары кайта. Гайшә Габдрахманның җәннәткә керәчәген әйтә, бу сүз сәүдә әһеленә җиткерелгәч, теге 700 хайванга төялгән товар ярлы халыкка бушлай өләшенелә. Аннары ул сәдакаларны ешрак бирә башлый. Башта ул 40 мең дирхәм көмеш белән бирсә, соңрак 40 мең динар алтын белән бирә. Үләр алдыннан ул күпчелек хезмәтчеләрен азат итә. Аннары Бәдрда катнашкан һәрбер мөселманга да 400 динар акча калдыра. 80 меңне хатыннарына калдыра. Мондый байлык килсен өчен, Пәйгамбәребез (с.г.в.) аның өчен дога кылган иде бит. Ләкин байлык аны бозмады. Киемнәре буенча да хезмәтчеләреннән аерылып тормады. Ураза тотканда, аңа ризык китергәч, ул: “Тиздән кыямәт көне җитәр”,–диде. Аннары ул елый башлый, хәтта бер ризык та ашыйсы килмәде.

Габдрахманга мең яхшы хәбәр килә.

Җәннәткә керәчәге хакындагы хәбәрне Мөхәммәд г-м үзе җиткерә.

Габдрахманны җирләргә Аллаһ илчесенең абыйсы Саад ибн әбү Ваккас илтә.

Аңа җеназа намазын Госман ибн Гаффан укый.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе