ГАБДУЛЛА ИБН ГАББАС

Чыннан да, бу батыр егет; аның ныклы акылы һәм акыллы йөрәге бар... Гомәр ибн әл-Хаттаб Ул Аллаһ илчесенең танылган сәхабәсе була, аның даны гомере буена сузыла.

Читайте также
2010 Июн 20

Чыннан да, бу батыр егет; аның ныклы акылы һәм акыллы йөрәге бар...

Гомәр ибн әл-Хаттаб

Ул Аллаһ илчесенең танылган сәхабәсе була, аның даны гомере буена сузыла. Пәйгамбәрдән күпкә яшьрәк булса да, гел аның белән бергә була. Тугач та таныла ул, чөнки Габдулла Мөхәммәднең абыйсының улы була. Зур үрләр яулаган галим дә ул. Шулай изге гамәлләр кылу буенча да алгы сафларда бара, чөнки көндезләрен өстәмә уразалар тотып, төннәрен намаз укый. Аллаһ каршында шулкадәр куркып елады, хәтта күз яшьләре сакалын чылатты.

Мөхәммәд өммәтендә танылган дин белгече, Аллаһ китабын әйбәт белүче, абруйлы тәфсирче, Коръәннең тирәнлегенә хәтле төшкән тикшеренүче ул – Габдулла ибн Габбас.

* * *

Ибн Габбас мөселманнар Мәдинәгә күчкәнче 3 ел элегрәк туа. Аллаһ илчесе вафат булганда, аңа 13 кенә яшь иде. Шуңа карамастан, ул Бохари һәм Мөслим җыентыкларында килгән 1660 хәдисне җиткерә.

* * *

Габдуллала туу белән аны Аллаһ илчесе янына алып киләләр. Мөхәммәд (с.г.в.) хөрмәне чәйнәп балага бирә. Аннары гына әнисе имезә. Шулай итеп, аның авызына Пәйгамбәрнең чиста төкереге эләгә. Аннары изге һәм хикмәтле кеше булып өлгерә.

Аллаһы Тәгалә: “Кемгә хикмәт бирелгән, шул зур яхшылык алган дигән сүз”,-ди. Малайга 7 яшь тулгач, ул Пәйгамбәрнең күләгәсе кебек, гел аның артыннан йөргән. Пәйгамбәр тәһарәт алырга җыенганда Габдулла су әзерләп торган, намазга баскач, әлеге малай да намаз укырга тотынган. Шулай ук, хәтере дә яхшы булган, шуңа күрә, һәрнәрсәне исендә калдырган. Күңеле дә йомшак булган.

* * *

Ибн Габбас үзе турында сөйли:

“Беркөнне Аллаһ илчесе тәһарәт алырга җыена иде. Мин шунда ук су әзерләдем һәм ул моңа сөенде. Намаз укырга җыенганда, Пәйгамбәр миңа аның белән басарга кушты. Мин артына бастым.

Намаздан соң ул миңа борылды да:

- Габдулла, намазда минем белән бергә басарга нәрсә комачаулый сиңа? – дип сорады.

- Син шулкадәр олуг, мин синең белән бергә басарга лаек түгел, - дип җавапладым.

- Йә Раббым, аңа хикмәт бир, - дип дога кыла, кулларын өскә күтәреп.

Аллаһ Пәйгамбәренең догасын кабул итә һәм хашимлар ыруына караган малайга хикмәт бирә. Мондый хикмәт хәтта күп кенә хикмәтле кешеләргә дә ирешмәде. Шиксез, аның хикмәте турында берничә мисал китерәсебез килә. Шул мисалларның берсен хәзер әйтеп үтәбез.

* * *

Кайбер кешеләр Галине ташлап, Мөгавиягә күчкәч, Габдулла ибн Габбас аңа болай ди:

- Мөэминнәрнең әмире, миңа алар белән сөйләшергә әмер ит.

- Алар сиңа зыян китермәсләрме соң?

- Аллаһ теләсә, китермәсләр дип уйлыйм, - диде Габдулла.

Аннары ул кешеләр янына юнәлә. Кешеләр, аны күргәч, болай диделәр:

- Сине сәламлибез. Нәрсә кирәк сиңа?

- Мин сезнең белән сөйләшергә килдем.

- Аның белән сөйләшмәгез, - дип кычкырдылар кайберләре.

- Сөйлә, ә без тыңлыйбыз, - диде икенчеләре.

- Мин сезнең Аллаһ илчесенең туганнан туган кардәше белән риза булмаганыгызны ишеттем. Аның хатыны да бит Пәйгамбәрнең кызы. Ул беренчеләрдән булып дингә ышанган кешеләрнең берсе. Бу чыннан да шулаймы?

- Аның 3 кимчелеге бар.

- Ниндиләр ул? – дип сорады Габдулла.

- Беренчедән, ул Аллаһ динендә казый сайлап куйды. Икенчедән, Мөгавия белән сугышканда, табыш алмады. Өченчедән, ул үзен әмирел мөэминин дип атамый башлады.

- Корьән белән сөннәттән дәлилләр китерсәм, фикерләрегездән кире кайтасызмы?

- Әйе, - диде алар.

- Казыйлар хакында Аллаһ әйтә: «Әй, иман китергән бәндәләр, Әл–Харамда булганда бер генә җан иясен дә үтермәгез. Кем сездән берегез үтерә, шуның кадәр түләсен, ике кешегез шаһит булсын. Дирхәмнең чиреген генә түләтә торган хөкем кайда ул?-диде.

- Мөселман каны буенча ул, - диделәр кешеләр.

- Беренче кимчелеге беттеме?

- Әйе.

- Сез Галине тоткынлыкка беркемне дә алмады дип әйтәсез. Әллә сез Гайшәне дә тоткынлыкка алып, үзегезнеке итәргә теләдегезме? Әйе дисәгез, кяфер буласыз. Гайшәне мөэминнәрнең анасы димәсәгез дә, кяфер буласыз, чөнки Аллаһ әйтә: “Пәйгамбәрнең хатыннары сезгә әни кебек”. Нәрсә телисез, шуны сайлагыз. Хәзер монысына ничек карыйсыз?

- Яхшы карыйбыз.

- Сез Галине мөэминнәрнең әмире дигән дәрәҗәдән ваз кичте дип әйтәсез. Ходайбия көнендә килешү төзегәндә Пәйгамбәребез “Аллаһ илчесе Мөхәммәд” дип язмаган, ә “Мөхәммәд ибн Габдулла” дип язган. Монысына да тынычландыгызмы?

- Әйе, - диде кешеләр.

Габдулланың хикмәте нәтиҗәсендә 20 мең кеше кире Галигә кайттылар, ә калган 4 меңе Галигә каршы булып, адашып йөрделәр.

* * *

Гыйлем юлында Габдулла зур тырышлык куя. Пәйгамбәр исән булганда, гыйлемне шул саф чишмәдән алган. Мөхәммәд вафат булгач, Габдулла иң гыйлемле сәхабәләрдән белем алган. Ул үзе хакында менә нәрсә сөйләгән:

“Әгәр бер сәхабәнең мин ишетмәгән хәдис сөйләгәне билгеле булса, төш вакытында өенә килеп, чыкканын көтеп тордым. Хуҗа өеннән чыккач, нәрсә булды дип сораштыра башлый. Мин аңа болай дип җавап бирдем:

- Мин синең янга килдем. Фән үзе генә килми, йөрергә кирәк. Нинди хәдис сөйләдең?

* * *

Гыйлемне яраткан кебек, гыйлемле кешеләрне дә әнә шулай хөрмәт итә ул Габдулла.

Коръән, фикһ белгече Зәйд ибн Сабит юлга чыкканда, Габдулла атының бавын тотып тора. Зәйд аңа болай ди:

- Аллаһ илчесенең туганы, сиңа болай тотып торырга кирәкми дә.

- Галимнәргә карата шундый мөнәсәбәттә булырга тиешбез.

- Кулыңны күрсәт әле, - дип сорады Зәйд. Ибн Габбас кулын суза. Зәйд аның кулын үбә дә:

- Пәйгамбәрнең туганнарына карата шундый мөнәсәбәттә булырга кирәк, - дип әйткән.

* * *

Шулай итеп, күп кенә гыйлемнәр туплаганчы, Ибн Габбас әнә шулай тырышып укыган. Мәсрук исемле табигыйн аның хакында болай дигән:

- Ибн Габбасны күргәч, “Иң яхшы кеше,” – дидем. Сөйләгәнен тыңлагач, “Иң яхшы сөйләүче кеше”, - дидем. Аның белән сөйләшкәннән соң: “Бу иң гыйлемле кеше”, - дидем

* * *

Тиешле гыйлемнәр туплагач, ибн Габбас үзе дә укыта башлый. Аның йорты мөселман университетына әверелә. Әйе, чыннан да, университет кебек була. Бары тик бер аермасы гына бар, чөнки хәзерге университетларда күпләгән профессорлар укыта.

Ибн Габбасның университетында бер генә профессор эшли, үзе генә. Бер иптәше болай дип сөйли:

“Ибн Габбасның шәхесендә тулы корылтай күренә. Аның белән кораеш халкы да горурлана алыр иде. Мин аннан дәрес алырга күп кешеләрнең килгәннәрен күрдем. Кайвакытта гыйлем алырга теләүчеләр шулкадәр күп була, хәтта юлда да тыгызланып баралар. Аның янына килгәч, кеше күп килгәнне әйттем. Ул миңа:

- Тәһарәт алырга су бир әле, - диде.

Тәһарәт алгач, миңа:

- Тышка чык та, кемнәр –Коръән, аның тәфсире хакында сорау бирергә тели, шуларны чакыр,-диде.

Мин тышка чыгып, кешеләргә аның сүзен җиткердем. Кергән кешеләр белән бүлмә туп-тулы булды. Бөтен сорауга да ул төгәл итеп җавап бирде. Җавап биргәч, Ибн Габбас башка мөселманнарга да мөмкинлек бирергә кирәклеге хакында әйтә.

Алар киткәч, фарыз гамәлләр хакында белергә теләүчеләр керә.

Ул аларның да сорауларына тулы җаваплар биргән. Аннары кардәшләргә дә мөмкинлек бирергә кирәклеге турында әйтә. Аннары миңа:

- Чык та гарәп теле һәм ядәбияты хакында белергә теләүчеләрне чакыр,-диде.

Бүлмә яңадан кешеләр белән тулган. Барлык сорауларга да Габдулла тулы җавап биргән. Кораеш кабиләсе аның белән горурланыр иде.

* * *

Ибн Габбас ишек төбендә көтеп утыручылар булмасын өчен, әңгәмәләрне атнаның төрле көннәренә планлаштырган. Бер көнендә ул гел тәфсир буенча гына сорауларга җавап биргән.

Икенче көнен фикһка багышлаган. Өченче көнне әдәбият буенча дәресләр биргән. Аерым бер көнне Мөхәммәд Пәйгамбәрнең сугышлары тарихын өйрәнгәннәр. Тагын бер көн гарәп халкы тарихын өйрәнүгә багышланган.

Фәнни бәхәсләрдә Габдулла гел өстен чыккан. Һәрбер сорауга да тулы җавап биргән. Гомәргә катлаулы сорау бирсәләр, сәхабәләр арасыннан галим кешеләрне дәшкән. Анда Габдулла да булган. Габдулланы түргә утырткан да:

- Бу катлаулы мәсьәлә булып чыкты. Син генә моны чишә алырсың, - дигән.

Габдулла яшьрәк булса да, аны хөрмәт итәсең дип, хәлифәне тәнкыйтьләделәр. Ләкин Гомәр болай дигән:

«Чыннан да, бу батыр егет; аның ныклы акылы һәм акыллы йөрәге бар...»

* * *

Халык төркеменә гыйлем биргәндә, башкалар турында да онытмаган. Ул әхлак буенча махсус чаралар уздырган. Гөнаһ кылучыларга ул:

- Әй, гөнаһ кылучы бәндә. Җиңел генә үтеп китәр әле дип уйлама. Гөнаһны кылучы кеше гөнаһның үзенә караганда да начаррак. Әгәр дә син уң һәм сул ягыңда утырган фәрештәләрдән оялмыйсың икән, бу да гөнаһ кылу кебек куркыныч нәрсә,-дигән.

Әгәр син гөнаһ кылдым дип көлсәң (мәсәлән, аракы эчтем дип), бу гөнаһка караганда да яманрак, куркынычлырак әйбер. Әгәр син гөнаһ кылганың өчен сөенсәң, бу да гөнаһтан начаррак була. Әгәр син гөнаһ кылып булмады дип кайгырсаң, бу да гөнаһка караганда яманрак.

Тышкы яктан гөнаһ кылган өчен куркуны күрсәтсәң дә, Аллаһ сине күргәндә күңелең тыныч булса, син зуррак гөнаһ кылган буласың.

Әй, гөнаһ кылучы, Әюп пәйгамбәр нинди гөнаһ кылганын беләсезме? Аллаһ аның милкен юк итте. Бер ярлы кеше ярдәм сорап килгәндә, ул булышмады.

* * *

Габдулла биргән сүзендә нык торган. Шулай ук, көндезләрен ураза тотып, төннәрен намаз укыган.

Габдулла ибн Мулайка аның хакында менә нәрсә сөйләгән:

“Беркөнне мин ибн Габбасны Мәккәдән Мәдинәгә озата бардым. Юлда бер җирдә көндык. Ул: «Бервакытны үлем килеп җитәр. Менә шуннан качасың син» (Каф, 19) дигән сүрәне укый башлады.

Таң атканчы елый-елый шул аятьне кабатлаган.

Хәзер инде Габдулла хакында шактый гына белдек. Аллаһтан куркып төне буе елады ул.

* * *

Ибн Габбас галим булып ирешә. Беркөнне Мөгавия хәлифә булганда хаҗ кылырга җыена. Габдулла да хаҗга барырга җыена.

Мөгавияне– дәүләт кешеләре, ә Габдулланы озатып баручылар күбрәк, чөнки алар барысы да аның шәкертләре була.

* * *

Фән, гыйлем эшләрен башкарып, Габдулла 71 ел яши. Вафат булгач, аңа җеназа намазын Мөхәммәт ибн әл-Хәнәфия укый. Ул үлгәндә бик аз гына сәхабә кала.

Аны соңгы юлга озатканда, шундый шигъри юллар ишеттеләр:

Әй, тынычлыкка ирешкән җан.

Аның рәхмәтенә сөенеп, Раббыңа кайт.

Сайлаган коллар арасына кер

Һәм бакчама кер.


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе