ВӘХШИ ИБН ХАРБ

Ул  иң яхшы кешеләрне үтерде. Шулай ук иң начар бәндәләрне дә үтерде. Тарихчыларның сүзләреннән Кем ул бәндә? Ул бит

Читайте также
2010 Июн 17

Ул  иң яхшы кешеләрне үтерде. Шулай ук иң начар бәндәләрне дә үтерде. Тарихчыларның сүзләреннән

Кем ул бәндә? Ул бит Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) абыйсы Хәмзә ибн Габделмоталлипны үтереп, Аллаһ илчесенең күңеленә кайгы китерде. Шулай ук, Ямам көнендә ялган пәйгамбәр Мөсәйлимәне үтереп, мөселманнарның күңелен төзәтә.

Бу Әбү Дасама кушаматын йөртүче Вәхши ибн Харб була.

Бу вакыйга бик кайгылы, канлы була. Әйдәгез, үзенә сүз бирик әле. Үзе белән булган хәлне сөйләп, күңелен бушатсын.

«Балачактан ук Җүбәйр исемле кораеш кабиләсе җитәкчеләренең берсендә кол булдым. Бәдр сугышында аның Туайма исемле абыйсы Хәмзәнең кулыннан үлә. Хуҗам аны бик авыр кичерде, әл-Лат белән Хәмзәне үтерергә ант итте. Аны үтерер өчен уңай вакыт эзләде».

* * *

Вәхши үзенең сүзен дәвам итә:

«Шуннан соң кораеш кабиләсе халкы Өһөд сугышына әзерләнә, чөнки алар Мөхәммәдне бетерергә телиләр. Кораешлар гаскәр җыеп, Әбү Суфьянны гаскәр башлыгы итеп куйдылар.

 Әбү Суфьян Бәдр сугышында һәлак булганнарның хатыннарын да алырга теләгән. Хатыннар ирләрне сугышка илһамландырыр өчен кирәк булган. Хатын-кызлар бүлеген атасы, абыйсы, кардәше Бәдрда вафат булган  Әбү Суфьянның хатыны Һинд бинт Утаба җитәкләгән.

Сугышка чыгар алдыннан Җүбәйр ибн Мутым миңа болай дип мөрәҗәгать итте:

- Әбү Дасама, коллыктан котылырга телисеңме?

- Кем мине коллыктан коткара ала соң?- дип сорадым.

- Мин коткара алам, - диде ул.

- Ничек итеп?

- Әгәр син Мөхәммәднең абыйсы Хәмзәне үтерсәң, иреккә чыгарсың.

- Ә кем иреккә чыгарам дип ышандыра?

- Кем булса да. Мин аны бөтен халык алдында да әйтә алам, - диде ул.

-Мин пычакны бик оста итеп атам. Чыгышым белән Эфиопиядән булам. Сөңге алып, сугышка чыгам. Мин хатын-кызлар белән бергә барам.

Әбү Суфьянның хатыны Һинд яныннан үтеп киткәндә, ул миңа:

- Йә Әбү Дасама, безнең күңелләребезне Мөхәммәдкә һәм аның абыйсына карата булган ачудан коткар, - диде.

Өһөд сугышы башлангач, мин Хәмзәне эзләргә тотындым. Ләкин Хәмзә беркемнән дә качмады.

Тиздән мин дә Хәмзәне танып алдым, бу вакытта ул бик каты гына сугыша иде. Беркем дә аңа каршы тора алмый. Мин агач артына качып, аның якынлашканын көтеп тордым. Аның янына Сиба исемле кораеш сугышчысы килде һәм:

- Әйдә сугышырга, Хәмзә. Миңа каршы чык, - дип кычкырды.

- Әйдә, минем янга кил, мәҗүси хатынның баласы, - дип аңа җавап бирде Хәмзә.

Хәмзә беренче булып сугыша башлады. Сиба шунда ук вафат булды. Шунда мин дә сөңге атарга әзерләнә башладым. Ниһаять, мин сөңгемне атып җибәрдем, ул Хәмзәнең эченә килеп тиде.

Ул миңа таба берничә адым ясады да батырларча һәлак булды. Аның янына килеп, сөңгемне тартып чыгардым. Палаткага кайтып, шунда утырдым. Миңа бүтән беркем дә кирәкмәде, чөнки Хәмзәне үтердем бит инде».

* * *

Аннары ничек була соң? Вәхши сүзен дәвам итсен әле:

«Сугыш кызганнан-кыза барды, Мөхәммәд тирәли сәхабәләре җыелган, үтерелүчеләр дә күп булган. Мәетләр янына Һинд җитәкчелегендә бертөркем хатын-кызлар килә. Аларның тәннәрен теләсә-нәрсә эшләтәләр. Һинд үзе дә эчләрен кисә, күзләрен чокып ала, колакларын кисә. Аннары Һинд борын белән колаклар җыелмасыннан үзенә муенса ясый. Үзенекеләрен миңа бирә.

- Болар сиңа, Әбү Дасама. Аларны ал да сакла, чөнки бик кыйммәт торалар, -диде.

Өһөд сугышыннан кайткач, мин гаскәр белән Мәккәгә кайтып киттем. Җүбайр мине иреккә чыгарды».

* * *

Ярар, Вәхши дә иреккә чыкты. Аннары ничек булды соң? Вәхши сүзен дәвам итә:

«Ләкин Мөхәммәднең дине көннән-көн ныгыды гына. Мөселманнар саны арта барды. Мөхәммәднең дине популярлаша башлагач, мин кайгыга калдым, күңелемдә курку артты. Аннары Мөхәммәд Мәккәгә керде.

Шунда мин Таифәгә качарга карар кылдым. Ләкин тиздән Таифә халкы да дингә керә башлады. Алар Мөхәммәд Пәйгамбәргә дингә кергәнлекләрен белдерергә делегация җибәрергә карар кылдылар. Шунда ук җир минем өчен тар булып тоела башлады. Күп юллар минем өчен бикле булып калды. Аннары Шамга, Ямәнгә яки башка җиргә китәргә теләдем. Аптырап йөргәндә, бер хикмәтле кеше:

- Кайгы сиңа, Вәхши, вәллаһи, Мөхәммәд иман кәлимәсен әйткән, ислам диненә кергән кешене үтерми, - диде.

Шундый сүзләрне ишеткәч, Мөхәммәдне күрер өчен Мәдинәгә киттем. Анда килгәч, кешеләрдән аның кайда икәнлеген сораштыра башладым. Мәчеттә булган икән ул. Аның янына килеп, иман кәлимәсен әйттем.

Шәһадәт кәлимәсен ишеткәч, Пәйгамбәр миңа карады, аннары:

- Вәхши, синме ул? – дип сорады.

- Әйе, йә Аллаһ илчесе, - дип җавап бирдем мин.

- Сөйлә әле, ничек итеп Хәмзәне үтердең.

Мин ничек үтергәнемне сөйли башладым. Сөйләп бетергәч, ул миңа:

- Кайгы сиңа, Вәхши, күземнән югал.

Шул көннән башлап мин Пәйгамбәрнең күзенә күренмәскә тырыштым. Утырышларда кешеләр аның янына утырсалар, мин алар артына утырырга тырыштым. Аллаһ илчесе вафат булганчы шулай дәвам итте».

* * *

Вәхши сүзен дәвам итә:

«Ислам динен кабул иткән өчен бөтен гөнаһлар кичерелсә дә, мин барыбер күңелемдә мөселманнарга зыян китергәнем өчен ниндидер авырлык тойдым. Бу җинаятемне капларлык гамәл эшләргә тырыштым».

* * *

Тагын нәрсәләр булды. Вәхшигә сүз бирик:

«Пәйгамбәребез вафат булгач, Әбү Бәкер хәлифә булды. Шул вакытта Бану Хәнифа халкында Мөсәйлимә җитәкчелегендәге бәндәләр ислам диненнән тайпылдылар. Хәлифә аларны кире дингә кайтарыр өчен гаскәр туплады.

Менә монда минем өчен дә зур форсат килеп туды. Аны кулдан ычкындырмаска кирәк.

Мин мөселманнар белән бергә сугышка кердем. Хәмзәне үтергән сөңгемне дә алдым. Йә Мөсәйлимәне үтерәм, йә үзем шаһит булып китәм. Мөселманнар Мөсәйлимәне кысрыклаган вакытта, тегеләр «үлем бакчасы» на (ә анда  вафат булучылар күп булган, шуңа күрә, бакча шулай аталган) кереп киткәннәр. Каты сугыш башлана, шул арада мин дә тик тормадым,  Мөсәйлимәне эзләдем. Ул кулына кылычын тотып басып тора иде. Миннән башка аны тагын бер әнсар күзәтеп торды. Димәк, аны икебез дә үтерергә телибез.

Уңайлы урынга урнашкач, сөңгемне ыргыттым. Ләкин Мөсәйлимәгә бер әнсар  кылычы белән ябырылды. Аны кайсыбыз үтергәне бер Аллаһка гына мәгълүм. Әгәр мин булсам, диндә  иң начар кешене дә үтергән булып чыгам».

Бу вакыйга сезне тагын бер кат кисәтә: имамнарны «элек коммунист, эчкече булган» дип гайбәтен сөйләмәгез.


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе