ҖӘГЪФӘР ИБН ӘБҮ ТАЛИБ

Мин Җәгъфәрне канга буялган канаты белән җәннәттә күрдем. Хәдис (Канга буялган дигәч тә, җәннәттә дә канга буялабыз икән дип уйлый

БӘЙЛЕ
2010 Июн 17

Мин Җәгъфәрне канга буялган канаты белән җәннәттә күрдем.

Хәдис

(Канга буялган дигәч тә, җәннәттә дә канга буялабыз икән дип уйлый күрмәгез тагын. Ислам өчен сугышта катнашкан өчен ул җәннәтле булачак).

Габделманнаф кабиләсеннән (Габделманнаф Пәйгамбәрнең бер бабасы була) Пәйгамбәребезгә охшаган 5 ир-ат була. Начар күрүчеләр аларны Пәйгамбәр белән бутаганнар.

Сезнең дә алар хакында беләсегез киләдер. Кемнәр икән алар? Алар белән якынрак танышыйк әле.

Менә ул кешеләр: Әбү Суфьян ибн әл-Харис, Пәйгамбәрнең туганнан туганы һәм сөт кардәше.

Икенчесе: Кусам ибн Габбас, Пәйгамбәрнең туганнан туганы.

Өченчесе: Шәфигыйның бабасы әс-Саиб ибн Өбайд.

Дүртенчесе: Хәсән ибн Гали, Аллаһ илчесенең кызының улы.

Бишенчесе: Җәгъфәр ибн Әбү Талиб, Галинең кардәше.

Җәгъфәр ибн Әбү Талибның тормышында булган гаҗәп хәлләрне ишетегез әле.

Кораеш кабиләсе арасында Әбү Талиб танылган кеше булса да, ярлы һәм күп балалы бәндә була. Бер елны корылык та була, шуңа аның гаиләсе тагын да ныграк зыян күрә. Кырлар бетә, терлекләр саны кими, халыкка коры сөякләр генә кала. Хашимилар арасында иң бай кешеләр Мөхәммәд ибн Габдулла белән абыйсы Габбас булалар. Мөхәммәд Габбаска: “Абый, әйдә  Әбү Талибның гаиләсенә ярдәм итик әле. Син бер баласына булыш, мин икенчесен ашатырмын. Аларга да җиңелрәк булыр”,-ди.

Габбас риза була.

Аннары алар килеп:

- Без синең хәлне аз гына яхшыртырга телибез,- диделәр.

Әбү Талиб аларга:

- Әгәр миңа Акилны калдырсагыз (Галиның өлкән абыйсы), калганнарын алыгыз,- ди.

Мөхәммәд үзенең гаиләсенә  – Галине, ә Габбас Җәгъфәр ибн Әбү Талибны үзенә ала. Гали Мөхәммәдтә торганда, Аллаһ Пәйгамбәргә хак дин иңдерә, Гали исламны малайлардан беренче булып кабул итә. Җәгъфәр ибн Әбү Талиб исә өйләнгәнче һәм ислам динен кабул иткәнче Габбас абыйсында яшәде.

Баштан ук Җәгъфәр ибн Әбү Талиб хатыны Умайс кызы Әсма белән хаклыкның якты юлыннан (ислам динендә) барганнар. Алар ислам динен Әбү Бәкердән Аллаһ илчесе Аркама йортына кергәнче үк кабул иткәннәр.

Хашим егете яшь хатыны белән башка беренче мөселманнар кебек үк кораеш кабиләсе халкы тарафыннан төрле кыерсытылуларга дучар булалар. Ләкин алар һәрнәрсәгә сабыр булдылар, чөнки җәннәт юлы авыр икәнен аңладылар.

Дошманнар каршы килсәләр дә, алар дини кануннарны үтәп килгәннәр. Шундый очракта Җәгъфәр ибн Әбү Талиб Аллаһ илчесеннән хатыны белән Эфиопиягә күченергә рөхсәт ала. Мөхәммәд ризалык бирә.

Әлбәттә, Җәгъфәр ибн Әбү Талибка мөселманнарны китәргә үгетләү җиңел булмый, чөнки алар монда туганнан бирле яшәгәннәр. “Безнең Аллаһ бар бит,” – дигән сүз генә аларны китәргә өндәгән. Пәйгамбәрнең мөселманнарны якларлык көче әле ул вакытта булмый.

* * *

Җәгъфәр ибн Әбү Талиб җитәкчелегендә беренче мөселманнар гадел негус (башлык) идарә иткән Эфиопиягә килеп җиткәннәр. Ислам динен кабул иткәннән бирле беренче тапкыр рәхәтләнеп, бернәрсәдән дә курыкмыйча, дин тота алганнар, чөнки беркем дә аларның бәхетенә аяк чалмаган.

Кораеш халкы мөселманнарның Эфиопиягә киткәннәрен белгәч, алар дини кешеләрне үтерү һәм төрмәгә утырту нияте белән кире кайтару планын төзеделәр.

Бу мәкаләдә сүз Җәгъфәр ибн Әбү Талиб хакында барса да, без сүзне башка кешегә бирик әле. Өмме Сәламә болай сөйли:

“Эфиопия җиренә аяк баскач, безнең яңа күршеләр барлыкка килде, динебезгә дә куркыныч янамады. Без ирекле рәвештә динне тота, Аллаһка буйсына алдык. Безнең хакта хәбәр кораеш халкына барып ирешкәч, алар безгә каршы явызлык кылырга теләделәр, шуңа күрә Амр белән Габдулланы негуска илче итеп җибәрделәр. Шулай ук, алар Эфиопия патшасына зур бүләкләр җибәрделәр. Илчеләргә башта епископларны “сыйлагыз” дип әйтелгән.

Эфиопиягә барып җиткәч тә, илчеләр һәрбер епископны да бүләкләделәр. Аннары һәрберсенә дә: “Эфиопия патшасы янына надан егетләр килгән. Алар ата-бабаларының диненә каршы килгәннәр. Моның хакында патшага сөйләгәч, сез дә сүзебезне раслагыз”.

- Ярар, – диде епископлар.

Өмме Сәламә дәвам итә:

“Амрлар өчен негусның безне кабул итүе һәм тыңлавы авыр булды”.

* * *

Шуннан соң ике илче негус янына килеп, бүләкне тапшырдылар. Тегесе бик шат булган. Аннары сүз башладылар:

- Эфиопия патшасы, синең патшалыгыңда безнең халыктан чыккан начар бәндәләр бар. Алар сезгә дә, безгә дә таныш булмаган дин тоталар. Алар безнең динне дә ташладылдар, сезнекен дә кабул итмәделәр. Аларны безгә кире кайтарып бир. Алар фетнә генә чыгаручылар.

Негус епископларына карады, ә тегеләр:

- Бу чыннан да шулай. Алар хакында халкы яхшырак белә. Әйдәгез, мөселманнарны аларга тапшырыйк, - диделәр.

Епископлардан шундый сүз ишеткәч, патша ачулана башлады:

- Юк, вәллаһи, аларны чакырып алмыйча, беркемгә дә тапшырмыйм. Аларның диннәре белән якыннан танышырга телим. Әгәр аларда начарлык юк икән, беркемгә дә бирмим, - диде.

* * *

Өмме Сәламә тагын дәвам итте:

“Аннары негус безне чакыртып алды. Аның янына барганчы, башта киңәшләштек. Кайбер кешеләр: “Патша бездән динебез хакында сораштыра башлар, ә без дөресен әйтербез. Барыбыз исеменнән Җәгъфәр ибн Әбү Талиб сөйләсен, калганнарыгыз тыңлап торсын”, - диде.

Аннары без негус янына киттек. Епископлар патшаның уң һәм сул ягына утырдылар. Аның янында Амр белән Габдулла да бар.

Барысы да әзерләнгәч, негус безгә болай дип мөрәҗәгать итте:

- Нинди динне тотасыз сез? Нигә  ата-бабаларыгыз динен тотмыйсыз? Ә нигә башка динне кабул итмәдегез, мәсәлән, безнекен?

- Йә патша, без надан халык идек, потларга табындык, чи ит ашадык, гөнаһлар кылдык. Туганлык җепләрен сакламадык, көчлебез көчсезне кыерсытты. Аннары Аллаһ Пәйгамбәребезгә ислам динен иңдерде. Ул безне Аллаһка, тәүхидкә, Аңа гына табынырга чакырды һәм аталарыбыз табынган потларга табынмаска кушты. Ул безне дөресен генә сөйләргә, гадел булырга, туганлык җепләрен сакларга, гөнаһлар кылмаска өндәде. Ул безне Аллаһка табынырга һәм Аңа беркемне дә тиңдәш кылмаска чакырды, намаз укырга, ураза тотарга, зәкәт бирергә кушты. Без аңа иман китердек. Рөхсәт ителгән нәрсәләрне кулландык, тыйганнарынннан тыелдык. Безнең халык карышты, безне кыерсытты, динебездән биздерергә теләде. Алар безгә карата гаделсез булгач, без сезнең илгә күченеп килдек, чөнки син беркемне дә кыерсытмыйсың дип ишеттек”.

Җәгъфәр ибн Әбү Талибка мөрәҗәгать итеп, негус шундый сорау бирде:

- Аллаһ китабыннан берәр нәрсә бармы?

- Бар.

- Укып күрсәт әле.

- Кәф һә йә гәен сад. Түбәндә укылачак аятьләр Раббыңның колы Зәкәриягә Аның рәхмәтенең бәянедер. Зәкәрия г-м теләгән нәрсәсен сораганда Раббысына яшерен тавыш белән нида кылды. Әйтте: “Ий Раббым, минем сөягем зәгыйфьләнде вә башым ак чәчләр белән тулды, вә мин Сиңа кылган догамнан кире кайтарылучы булмадым, һәрвакыт догамны кабул кылдың” (Мәрьям, 1-4).

Аннары ул сүзен тәмамлады”.

Өмме Сәламә кыйссасын дәвам итте:

“Боларны ишеткәч, негусның күзеннән яшьләр акты. Епископлар да китаплары чыланганчы еладылар. Аллаһ сүзләре укылды бит. Аннары негус безгә болай диде:

- Мөхәммәднең дине Гайсәнекенә охшаш. Ә сез кире кайтып китегез, бу кешеләрне сезгә бирмим, - диде негус тегеләргә.

Негустан чыккач, Амр безне каты гына ачулана башлады, аннары иптәшенә:

- Вәллаһи, иртәгә тагын патша янына килеп, алар хакында барысын да сөйләрмен. Ул да аларны ачулана башлар.

- Алай эшләмә, Амр. Алар бит безгә якын кешеләр, фикерләребез арасында аермалар булса да, - диде Габдулла.

- Ташла аны. Вәллаһи, мин аларны бөтенләй начар яктан сыйфатлармын. Гайсәне кол дип атаганнарын әйтәм”.

* * *

Икенче көнне негус янына килгәч, Амр болай ди:

- Йә патша, ул мөселманнар Гайсә хакында начар сүз сөйлиләр.

Негус теге мөселманнарны яңадан чакыртып китерә.

Өмме Сәламә сүзен дәвам итә:

“Моны ишеткәч, без кайгыга калдык. Кайберләребез:

- Гайсә турында нәрсә әйтербез?- диде.

- Дөресен, Аллаһ аның хакында нәрсә әйткән, шуны сөйләрбез, - дидек без.

Бу юлы да Җәгъфәр ибн Әбү Талиб сөйләсен.

Негус янына килгәч, шул ук епископлар белән теге ике кяферне күрдек. Негус безгә мондый сорау бирде:

- Гайсә турында нәрсә сөйлисез?

- Дөресен, Пәйгамбәребез безгә әнә шулай җиткергән, - ди Җәгъфәр ибн Әбү Талиб.

- Нәрсә әйткән ул? - дип сорый негус.

- Ул аның колы һәм рәсүле, шулай ук, аның рухы һәм сүзе дә Аллаһтан Мәрьямгә килгән, - ди Җәгъфәр ибн Әбү Талиб.

- Гайсә белән сезнең Пәйгамбәр охшаш. Барыгыз, сезгә куркыныч янамас. Кем сезне ачулана, шуны җәза көтә. Сезнең берегез җәрәхәтләр алса, миңа тау хәтле алтын да кирәкми.

Амрга карап, патша:

- Бүләкләрен кире үзләренә бирегез. Безгә кирәкми алар, - диде.

Амр иптәше белән ачулы һәм мескен кыяфәттә кайтып китте. Без тыныч кына яшәдек”.

* * *

Җәгъфәр ибн Әбү Талиб хатыны белән 10 ел Эфиопиядә яшәде һәм һәрвакыт патшада кунакта булды. Һиҗри буенча 7нче елда алар Мәдинәгә кайталар һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) белән очрашалар. Ул вакытта Мөхәммәд Хәйбәрдән кайта иде. Аллаһ илчесе Җәгъфәр ибн Әбү Талибны күргәч:

- Нәрсәгә ныграк сөенергә дә белмим: сезнең исән-имин генә кайтып җитүегезгәме, Хәйбәрдәге җиңүгәме, - диде.

Җәгъфәр ибн Әбү Талибның кайтуына башка мөселманнарның шатлыгы бераз азрак була. Җәгъфәр ибн Әбү Талиб бик юмарт, ярдәмчел кеше була. Аны “ярлыларның атасы” дип атыйлар.

Әбү Хөрәйра аның хакында:

“Безнең ише ярлы кешеләргә иң яхшы кеше Җәгъфәр ибн Әбү Талиб иде. Ул безне өенә алып барып та ашатты. Бервакытны аның өендә дә ашарга булмады. Майдан калган капчыкны яладык”, - дип сөйләде.

* * *

Ләкин Җәгъфәр ибн Әбү Талиб Мәдинәдә озак булмый.Һиҗринең 8 нче елы башында Аллаһ илчесе византиялеләргә каршы сугышка әзерләнә. Зәйд ибн Харис баш идарәче була.

- Әгәр Зәйд вафат булса яки яраланса, гаскәр Җәгъфәр ибн Әбү Талибка күчә. Әгәр анысы да яраланса, гаскәр белән Габдулла ибн Равах җитәкчелек итәр. Анысы да вафат булса, мөселманнар үзләре сайласыннар.

Мөселманнар Мута авылына кадәр барып җиткәч, византиялеләр 100 меңлек гаскәр туплаганлыклары  ачыклана. Византиянең союзниклары тагын 100 меңлек гаскәр бирә. Мөселманнарда 3 мең генә кеше була.

Сугыш башлангач та, Зәйд батырларча вафт була.

Шулвакытта Җәгъфәр ибн Әбү Талиб атыннан төшеп, байракны алды. Ул византиялеләргә таба барганда, шигъри юллар әйтте:

“Нинди матур ул җәннәт һәм аның тирәсе,

Ул искиткеч, җәннәттәге эчемлек тә салкынча гына.

Византиялеләр тиздән каты җәзага тартылачаклар,

Мин бу кяферләрне үтерергә тиеш

Һәрбер очрашкан вакытта да”.

Җәгъфәр ибн Әбү Талиб уң кулын дошман кискәнче сугышты. Байракны сул кулына алды, ләкин соңрак анысын да кистеләр. Аннары ул күкрәгенә куйды. Ахыр чиктә ул батырларча һәлак булды. Байрак Габдулла ибн Равах кулына күчсә дә, шушы өченче баһадир да вафат булды.

* * *

Аллаһ илчесенә 3 баһадир җитәкченең дә батырларча һәлак булганын әйттеләр. Ул кайгыга калды. Аннары ул Җәгъфәр ибн Әбү Талибның өенә барып, хатынын Әсманы күрде. Ул камыр изеп, иренең кайтканын көтә икән.

Әсманың үзенә сүз бирик әле:

“Безнең янга Аллаһ илчесе килгәч, йөзендә кайгы барлыгын күрдек. Ләкин мин Җәгъфәр ибн Әбү Талиб турында сорашырга теләмәдем. Ул күрешкәч, балаларыбызны чакыртты.

Шат балалар Пәйгамбәребез (с.г.в.) янында бөтерелделәр, һәрберсе дә аны үзенә каратырга тырышты. Аллаһ илчесенең күзендә яшьләр барлыкка килде.

Аларны күргәч, мин:

- Йа Аллаһ илчесе, син миңа ата һәм ана кебек. Ни өчен елыйсың? Җәгъфәр ибн Әбү Талиб һәм аның иптәшләре хакында берәр хәбәр бармы?

- Әйе, - диде ул, – алар бүген һәлак булдылар.

Балаларның йөзләрендә шатлык шунда ук юкка чыкты, чөнки аналарының елаган тавышын ишеттеләр. Алар бер урында туктап калдылар.

Аллаһ илчесе күзендәге яшьләрен сөртеп, кайтып китә һәм:

- Йә Аллаһ, Җәгъфәр ибн Әбү Талибны аның баласында сакла!- дип дога кыла.

Аннары ул: “Мин Җәгъфәрне канга буялган канаты белән җәннәттә күрдем”, – ди.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе