СААД ИБН ӘБҮ ВАККАС

“Аларны уклар белән бетер, Саад, шулай эшлә!.. Синең өчен мине атам белән анам чыгымны каплау булсын иде”. Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в) Я раббым, мине шайтанның коткысыннан сакла

БӘЙЛЕ
2010 Июн 17

“Аларны уклар белән бетер, Саад, шулай эшлә!.. Синең өчен мине атам белән анам чыгымны каплау булсын иде”.

Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в)

Я раббым, мине шайтанның коткысыннан сакла

Рәхимле. Шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйбыз бу эшебезне.

«Кешегә без ата-анасына яхшылык итәргә әмер иттек, баланы анасы зәгыйфьлек өстенә зәгыйфьлек белән күтәрде, ягъни корсагында авырылк белән күтәрде, вә авырлык белән тудырды, вә аның баласын имезмәге ике елдыр, дәхи кешегә Миңа, вә ата-анаңа шөкер ит, дип боердык, бит ахырда Миңа кайтасыз. Әгәр ата-анаң сине Илаһә икәнлегенә дәлилең булмаган нәрсәне Миңа тиңдәш итүеңә көчләсәләр, ул вакытта аларга итагать итмәгел, аларга дөнья эшләрендә һаман яхшылык илә эш кыл, диндә Мине берләү белән вә итагать итү белән Миңа инабәт иткән мөэминнәр юлына ияр, бит соңра кайтмагыгыз Миңадыр, кылган эшләрегездән үзегезгә хәбәр бирермен» (Локман, 14-15).

Бу аятьләр әлеге кыйссага кагылалар, чөнки анда сүз төрле хисләрне үз эченә алган егет хакында бара. Излегек явызлыкны, иман көферлекне җиңә.

Бу вакыйганың герое Мәккәдә танылган кешеләрдә тәрбияләнә. Аның исеме Саад ибн Әбү Ваккас.

Пәйгамбәрлек чоры башында Саад бик яшь егет була. Ул хисле, ата-анасын бик хөрмәт итүче бәндә була. Шуңа карамастан, 17нче язын каршылаганда акыллы һәм өлкән кешеләргә генә хас булган хикмәтле булуы белән аерылып торган.

Аның җаны төрле күңел ачуларга бирелмәгән, ул вакытын ук белән җәягә багышлаган. Саад үзен зур тормышка әзерләгән диярсең.

Шулай ук, аның күңеле бозыклыкта һәм нәҗеслектә булмаган, чөнки болар ул заманда киң таралган күренешләр. Ул наданлык караңгылыгыннан яктылыкка чыгаручы көчле кулны көтеп торган.

* * *

Шул чорда Аллаһы Тәгалә шул кулны биреп, кешелекне бәхетле итә. Ул бөтен кешеләрнең җитәкчесе Мөхәммәт ибн Габдулланың (с.г.в.) кулы була.

Ул Аллаһның нуры булган сүнмәс Аллаһ китабын алып килгән.

Саад та яңа дингә тартыла башлады. Исламны кабул иткәннәр арасында 4нче кеше булды.

Ул еш кына горур рәвештә болай дип әйтә торган иде:

- 7 көн эчендә исламны кабул итүчеләр арасында мин дүртенче кеше булдым.

Саад исламны кабул иткәч, Аллаһ илчесенең шатлыгы зур була. Талантлы һәм батыр шәхес буларак бу егет дингә нык хезмәт итәр.

Ул танылган ырудан була, шуңа күрә, яшьләр аның артыннан ияреп, исламны кабул итәргә мөмкиннәр.

Шулай ук, Саад әнисе ягыннан Пәйгамбәрнең абыйларының нәселеннән була. Шул бану Зухр ыруыннан пәйгамбәрнең әнисе Әминә бинт Вахб та килеп чыккан. Пәйгамбәр әнисенең шул атаклы ыруыннан чыгуы белән горурланган.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) берничә сәхабәсе белән утырып торганда, ишектән керүче Саадны күргәч, андагы кешеләргә:

- Ул миңа әнием аркылы абый. Әле кем шундый абыйсы белән горурлана алсын?

* * *

Ләкин Саад ибн Әбү Ваккасның дингә керүе бик җиңел генә булмый. Изге егет бу юлда төрле сынауларга тап була. Бу сынау шулкадәр авыр була, хәтта Аллаһы Тәгалә бу хакта аятьләр иңдерә. Шуңа күрә, сүзне Саадның үзенә бирик әле.

Ул болай дип сөйләп китте:

«Исламны кабул итәр алдыннан 3 көн кала төштә үземнең караңгылыкта йөргәнемне күрәм. Минем алда айның нуры барлыкка килде. Шул нур буенча барганда, минем алда берничә кеше барганын сиздем. Мин Зәйд ибн Харисны, Гали ибн Әбү Талипны һәм Әбү Бәкерне күрдем. Мин алардан монда кайчан килгәннәрен сорадым. Алар яңа гына килгәннәрен әйттеләр.

Икенче көнне Аллаһ илчесенең кешеләрне яңа дингә чакырганлыгы билгеле булды. Мин Аллаһның пәйгамбәр аша безне караңгылыктан яктылыкка чыгарганын аңладым. Шунда ук пәйгамбәр янына ашыктым һәм Җияд районында гыйбадәт кылганын күрдем. Шунда ислам динен кабул иттем. Аннары миңа хәтле төштә күргән өч кешенең исламны кабул иткәнлеген белдем.

Минем ислам диненә күчкәнемне белгәч, әнием нык кына ачуланды. Мин аңа балалык мәхәббәтен белдерәм. Ул болай ди:

- Тыңла, Саад, нинди дин ул? Нигә син безнең ата-бабаларыбыз динен ташлап ул дингә күчтең? Вәллаһи, тиз генә бу динне тотуны ташла, югыйсә, мин ашамыйм да, эчмим дә. Мин үлсәм, синең йөрәгең икегә ярылачак, үлгәнчегә кадәр оялып йөрерсең.

- Әни, алай эшләмә инде! – дидем мин. – Мин бернинди очракта да диннән тайпылмам.

Шуңа карамастан, әни әйткән сүзендә тора, тәки бернәрсә дә ашамый. Көннәр үтә тора, бернәрсә дә ашамый, ябыгып бетте инде.

Мин сәгать саен аны ашарга чакырырга килдем. Хәрбер килгәнемдә дә ашамады. Диннән китсәм генә ашаячагын әйтте.

Ул вакытта мин аңа болай дидем:

- Әни, сине никадәр генә нык яратсам да, Аллаһка һәм Аның илчесенә карата мәхәббәтем күбрәк. Вәллаһи, ачтан интегеп мең тапкыр үлсәң дә, мин үземнең динемне ташламыйм.

Минем нык торганымны аңлагач, әнием ашарга булды».

Шул уңайдан Аллаһы Тәгалә түбәндәге аятьне иңдерде:

«Әгәр ата-анаң сине Илаһә икәнлегенә дәлилең булмаган нәрсәне Миңа тиңдәш итүеңә көчләсәләр, ул вакытта аларга итагать итмәгел, аларга дөнья эшләрендә һаман яхшылык илә эш кыл, диндә Мине берләү белән вә итагать итү белән Миңа инабәт иткән мөэминнәр юлына ияр, бит соңра кайтмагыгыз Миңадыр, кылган эшләрегездән үзегезгә хәбәр бирермен» (Локман, 15).

* * *

Саад ибн Әбү Ваккас ислам динен кабул иткәч, бөтен мөселманнар өчен дә уңышлы көн була. Саад энесе Умайр белән Бадр сугышында аерылып тордылар. Умайр ул вакытта егет кенә була. Сугыш алдыннан Пәйгамбәребез (с.г.в.) кемнәр бар икәнлеген карап чыга. Умайр Саад артында качып тора, Пәйгамбәребез яше тулмавы сәбәпле гаскәргә алмас дип куркып. Шуңа карамастан, Мөхәммәт (с.г.в.) аны сизеп ала һәм моннан китәргә куша. Умайр елап җибәргәч, пәйгамбәрнең күңеле йомшара һәм аңа гаскәрдә калырга рөхсәт бирә.

Шатланган Саад Умайр янына килеп, аны сугышка әзерли. Ике кардәш тә сугышка кереп, Аллаһ ризалыгы өчен батырларча сугышалар. Көрәш тәмамлангач, Саад Мәдинәгә кайта, Умайр сугышта батырларча вафат була. Саад аның өчен дога кыла.

* * *

Өһөд сугышында мөселманнарга зәгыйфьлек килде, пәйгамбәр янында да сафлар азайды, хәтта 10 кеше генә калды. Саад Аллаһ илчесен нык саклады. Һәрбер аткан угы да мәҗүсигә тигән. Пәйгамбәр исә аңа: “Аларны уклар белән бетер, Саад, шулай эшлә!.. Синең өчен мине атам белән анам чыгымны каплау булсын иде”, - дигән. Бөтен гомере буена пәйгамбәрнең аңа карата әйтелгән шушы сүзләре белән горурланган, чөнки Аллаһ илчесе андыйрак сүзләрне башка беркемгә дә әйтмәгән.

* * *

Ләкин аның даны Гомәр хәлиф фарсылар белән сугыш башларга җыенганда була, чөнки җир йөзендә диктаторлык катыш мәҗүсилек хөкем сөргән илне юкка чыгарып, гаделлекне алга сөргән ислам динле өлкә булдырырга теләгән. Хәлиф барлык өлкә башлыкларына да түбәндәге эчтәлекле хатны юллый:

«Аты, сугыш коралы булган һәрбер кешене дә минем янга җибәр. Шигърият өлкәсендә эшләгән кешеләрне дә сугышчыларны рухландырып торыр өчен җибәр».

Мөдҗәһитләр гаскәре Мәдинәгә агыла башлый. Гаскәр туплангач, Гомәр атаклы кешеләрне һәм аксакалларны чакырып ала. Алар башкомандующийны сайлаганнар. Барысы да бер тавыштан Саадны сайларга дип сүз куешалар. Гомәр аны чакырып, аңа байрак тапшыра.

Гаскәрне Гомәр үзе озатты. Башкомандующийга ул нәсыйхәтләрен бирә:

- Саад, “Аллаһ илчесенең агасы... Аллаһ илчесенең сәхабәсе” дигән сүзләргә бирелеп, Аллаһ каршында масайма. Аллаһ начарлыкны начарлык белән түгел, ә яхшылык белән юкка чыгара. Саад, Аллаһ каршында нинди ырудан булуың әһәмиятле түгел, иң мөһиме – табыну. Аксөяк һәм гади кеше Аллаһ каршында бертигез. Аллаһ аларның Раббылары, ә алар Аның коллары, чөнки алар изге гамәлләр кылу буенча ярышалар. Аллаһ та аларга бәрәкәт бирә. Пәйгамбәр башлаган эшне исеңдә тот һәм аны дәвам ит. Бу әмер булыр.

Рәхмәткә ирешкән гаскәр Аллаһ ризалыгы өчен юлга чыга. Анда Бадр сугышында катнашкан 99 кеше, Пәйгамбәргә присяга китергән 300 кеше, Мәккәне алганда пәйгамбәребезгә ярдәм иткән 300 мөселман, сәхабәләрнең 700 балалары.

Саад җитәкләгән мөселман гаскәре Кадиссия янында зур уңышларга ирешә. Ул урын куфадан 15 миль ераклыкта урнашкан. Ул вакыйга хиҗри белән 16 елда була. Мөселманнар белән фарсылар арасындагы сугыш “Сугыш кличе” көнендә (бу көнне сугыштагы тавышлар шулкадәр каты булалар, хәтта башка тавышлар ишетелми дә) мөселманнар файдасына төгәлләнде. Алар дошманны уратып алалар һәм Аллаһка мактау әйтәләр. Фарсы гаскәренең башлыгы Рөстәмнең башы киселә. Дошманнарның күңелләре курку белән тулган була. Сугыш табышы да шактый була. Фарсылар 30 мең кешесен югалтканнар.

* * *

Саад бик озак яши. Ул үләр алдыннан киемен китерергә куша, чөнки ул аның белән барлык сугышларда катнашкан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе