Гаилә

Бүгенге көндә күпме яш ь ләр үзләрен гаилә килешүе белән бәйлиләр. Бу тормышта иң мөһим юл, чөнки гаилә белән без җәмгыятьне

БӘЙЛЕ
2010 Авг 09

Бүгенге көндә күпме яшьләр үзләрен гаилә килешүе белән бәйлиләр. Бу тормышта иң мөһим юл, чөнки гаилә белән без җәмгыятьне төзибез, нәселебез хакында зур җаваплылык тотабыз. Бу егетләр һәм кызлар өчен. Гаилә корыр алдыннан берничә ай яки еллар алдан әзерләнгән кешеләргә кагыла бу сүз. Иң әүвәл олыларга мөрәҗәгать итәсем килә: безнең тормышта тәҗрибәбез бик зур. Аның белән беррәртән ислам шәригатен дә белсәк, бу нур өстенә нур була. Ата-аналарга мөрәҗәгать итәсем килә. Безнең өстебездә балаларыбыз хакы. Алар өчәү: хәерле исем кушу, балага ислам тәрбиясе бирү, балаларыбызны хәерле кешегә никаһлау. Соңгысын ничек аңларга соң? Булачак киленебез яки киявебез нинди булсы хакында кайгыртырга килеш, чөнки 19-20 яшьлек кешеләр булачак балалары хакында фикерли алмаска мөмкиннәр. Мәхәббәткә чумган яшьләр булачак балалар хакында бөтенләй фикерләмәскә мөмкиннәр. Шул вакытта без кызыксынып, балаларыбызның хакын үтәгән булырбыз. Үзебезгә ошаган бай кеше түгел, ә кызыбызга яки улыбызга тәңгәл килгән кеше булырга тиеш. Аларның гаиләләре төзек һәм дәвамлы, әхлаклы булу хакында ата-ана иң беренче уйларга тиеш. Ислам дине балалар хакында болай ди: балаларның гаиләләре дәвамлы булуы өчен,аларның 5 нәрсәгә тәңгәл килүе сорала. Дөрес, алар никаһ өчен шартлар түгел, ләкин бу шартлар үтәлсә, гаилә дәвамлырак булыр.

1.      Дин – ислам динендә булсыннар.

2.      Диянәт – исламның нинди рәвештә үтәлүе. Әйтик, безнең балабыз дини, ә теге бәндә намазларын үтәми, ураза тотмый икән. Мин мөселман дисә дә, кызыбызны мондый егеткә бирү куркыныч, чөнки кызыбыз да бу егет белән иманын югалтырга мөмкин. Әгәр дә ул төзәлмәсә, безнең үзебезнең кызыбызның да иманын югалтып, нәселебез имансыз юлдан китүе мөмкин.

3.      Нәсел – килен яки киявебезнең нинди нәселдән булуы. Ул нәселдә кемнәр булган: галимнәр булганмы, яки башка төрле кешеләр булганмы? Моны карау да шәригать тарафыннан ата-ана өстенә йөкләтелгән.

4.      Кәсеб – һөнәр. Нинди һөнәрдә безнең кызыбыз яки улыбыз. Шуңа карап, булачак киленебез белән киявебезнең дә кәсебен карарга кирәк. Әйтик, укытучы кызыбызгы укытучы яки врач ир кирәктер. Ни өчен дигәндә, беркөнне аралашу өчен сүз бетәргә мөмкин. Ул вакытта гаиләдәге учак суына башлый. Җылылык кими башлый. Монда да ата-аналар фикерләсеннәр иде.

5.      Мал – бай кешене сайлау түгел. Шәригатьне дөрес аңларга кирәк, чөнки аның максаты – гаиләләрнең төзек булуы. Төрле байлыкка ия булган гаиләләр бар. Әлбәттә, мәхәббәт мәхәббәт ул, ярлы егет бай кызны яратырга мөмкин, хәтта ата-аналары сүзенә дә карамаска мөмкин, ләкин мәхәббәт дигән нәрсә сүнәргә дә мөмкин. Мәхәббәт сүнгәннән соң, ярый, бер-береңә ихтирам калса, игътибар калса, кызганыч ки, кайбер гаиләләрдә ихтирам калмагач, ике көннән соң мәхәббәт сүнгәннән соң, гаилә таркала. Әлбәттә, аз керемле егет күп керемле кызга гашыйк булып, гаилә төзесә, көннәрдән бер көнне бу кыз әтисе белән яшәгәндәге кебек яши алмагач, бу егеткә тискәре караш белән карарга мөмкин. Бу вакыттан алып гаиләдә тавышлар, бәхәсләр чыгарга мөмкин. Моның сәбәбе – мал. Шуңа күрә, мал мәсьәләсенә дә игътибар ирәргә кирәк. Әгәр дә икесе дә бер дәрәҗәдә булса, яки егет байрак булса, бу вакытта гаилә корырга мөмкин. Шундый мәсьәләләрдә ярдәмче була белсәк иде. Сез кызыгызны көчләп бирүче түгел, ә нәсыйхәтче генә.

Әмма, кызганыч ки, бүгенге көндә ислами гаилә төзү яшь кешеләр кулында кала бирә.  Ата-аналар да бу мәсләктән ерак торалар. Әле әти-әниләре намаздан ерак. Мәсьәлә яшь кешеләр кулына күчә. Ничек кенә иманлы булса да, тәҗрибәсез булгач, алар да ялгышалар. Мөселман гаиләләре арасында да талак, аерылышу күбәеп китте. Төп сәбәбе – исламны дөрес аңламау һәм дөрес үтәмәү. Аллаһ тарафыннан җибәрелгән исламда кушылган хокукларыбызны белеп, шуларны үтәп яшәргә язсын иде. Ул вакытта гаиләләребез дә нык булыр. Ә инде яшьләребез үзегезгә хәләл сайлаган вакытта алар иң үәвәл, исламда булырга тиешләр.

Гомәрнең кыйссасын искәртеп китәсем килә. Ул хәләл җефет сайлауга кагыла. Гомәр хәлифә булганда, аның янына бер кеше килә, чөнки ул башка бер кеше белән сәүдә эшен башламакчы була. Ул болай дип сорый: “Әй, мөәминнәрнең әмире, бу кеше белән сәүдәмне башламакчы булам. Нишләргә?” Гомәр сорый: “Әсин бу кешене беләсеңме?” “Әйе”, - ди тегесе. Аннары Гомәр әйтә: “Ул синең күршеңме”. “Юк”, - ди теге кеше. “Аның белән сәфәрдә булганың бармы?” – дип сорый Гомәр. “Юк”, - ди әлеге бәндә. “Аңа бурычка акча биреп караганың бармы”, - дип сорагач та, ул: “Юк”, - дип җавап бирә. “Бәлки, син бу кешене мәчеттә намаз укыганын күргәнсеңдер”, - ди Гомәр. “Әйе”,- ди. “Ул кешене бөтенләй белмисең бит. Ул вакытта икенче кешене алып кил, кем аның хакында менә бу 3 сорауга җавап бирә ала”. Пәйгамбәребез вафат булганга 2-3 ел гына. Исламның алтын вакытлары. Шуңа карамастан, Гомәр, шушы 3 сорауга җавап бирә алмагач, намаз белән генә хисап кылмаган. Карагыз! Ә бүген шундый бозык заманда, тирә-якта иманны кечерәйтүче гамәлләр булганда, без кешене бер намаз белән генә бәяли алабызмы? Мәчет эчендә генә кешенең иманы сынала аламы? Анда җылы бит. Иман мәчеттән чыгып, бер адым атлагач, сынала башлый, байлар һәм ярлылар арасына кергәч, авырлык яки рәхәтлек килгәндә сынала. Ә без бит булачак хәләл җефетебез белән генә гел намазда гына булмабыз. Ул бит гел намаз гына укып тормый. Тәүлектә 24 сәгать булса, бер генә сәгатен намазга биреп, ә калган 23 сәгатьтә нәрсә кылырга мөмкин. Менә нәрсә әйткән Гомәр. Шуны онытмасак иде. Сәфәр ул мәшәкать, авырлык, анда кеше ачыла. Анда кеше үзенең эчке ягын күрсәтә. рәхәт вакытта синең дустың булырга мөмкин, ә авырлык килсә, кара: кеше ничек үзгәрә. Бөтен эче-тышы ачыла. Элекке мактау сүзләре булмый. Ә инде акча бирү, ул мал бирү дигән сүз. Акча белән кешенең, нинди генә тирән гыйлеме булмасын, аны күргәч, акылын җуйган кешеләрне күргәнем бар, Аллаһны, динне онытучылар да бар. Акча белән ахирәтне алыштыручыларны да күргәнебез бар. Шуңа күрә, монда тирәнрәк уйласак иде. Әмма яшьләребез болар хакында тирән уйлый алмый шул, аларның тизрәк гаиләне корасылары килә. Киләчәк хакында уйлый алмыйлар. Бу язмаларны тыңлаган ата-аналар, тирәнрәк уйлагыз әле, сез бүгенге көндә намаз укысагыз да, җәннәт әһеленнә була алырсызмы, әгәр дә сез балаларыгызны, оныкларыгызны шушы ншәсыйхәт нигезендә никаһ кылдырмаган булсагыз. Әгәр дә аларның бүгенге көндәге тормышлары хәерсез икән уйлагыз, килен белән кияүнең генә түгел гаебе, монда сезнең дә гаеп бар, чөнки сез шушы хакыгызны үтәмәдегез. Ләкин Аллаһ боларны бездән таләп итәр. Шулар хакында без уйлап кына түгел, фикерләп кенә түгел, ә бигрәк тә, шуларны үти алсак иде. Без бу вакытта хәерле гаилә кора алыр идек. Аллаһы Тәгалә Коръәндә бик күп урында гаилә хакында әйтә, ә бигрәк тә, ир белән хатын хакында, икесенең арасында булган хөрмәт , итагать, игътибарлык, шуның нигезендә гаиләне саклау дигән аятьләрне Аллаһ бик күп китерә. “Пәрдә” сүрәсенең 198 аятендә болай ди: “Мин сезне бер адәмнән яраттым, аннан сезгә хатын яраттым, сәбәбе – бу хатыннар янында җаныгызга тынычлык булсын өчен”. “Бакара” сүрәсенең 187 аятендә әйтә: “Хатыннарыгыз сезгә кием, сез хатыннарга кием”. Ни өчен Аллаһ ир белән хатынны бер-берләренә кием дип әйткән? Ни өчен мондый мисал китерә? Уйлап карыйк әле. Адәм белән Һәвага кием кайсы вакытта бирелде? Аларның гаурәт җирләре ачыла башлагач. Аллаһ аларга кием бирде. Җиргә төшкәннән соң, салкыннан, җыладан саклану өчен бик күп киемнәр бар. Беренчедән, ир кеше гаурәттән, бозык сүзләрдән, кешелрәнең күзеннән. Хатыны да ялганнардан саклый. Икенче яктан, алар бер-берсен зарарлардан сакларга тиешләр. Кешеләргә бер-берсе хакында сөйләү тиеш түгел. Ихтирам итмәсәк, без Аллаһның аятен үтәгән булырбызмы?

Шуңа күрә, Аллаһ күп аятьләрендә гаиләләрне саклау хакында әйтә. Рум сүрәсенең 21 аятендә әйтә: “Аллаһның аятьләреннән: сездән хатын-кыз яраттым. Аның сәбәбе: аның янында үзегезгә. Җаныгызга рәхәтлек, ләззәт алыр өчен”. Пәйгамбәребез беренче мәртәбә Җәбраил фәрештә белән очрашкач, кем янында тынычлык таба. Әлбәттә, хатыны Хәдичә янында рәсүлебез шикләнгән сорауларына хатыны җавап бирә. Аллаһ әйтә: “Сезнең араларга мәхәббәт һәм рәхмәт салдым”. Мәхәббәт Аллаһ тарафыннан бирелә икән. Ул безнең күңелебезгә сала. Ул булмаса, гаилә төзелә алмый, ул бер-береңә кирәк. Ләкин, алда әйтеп үткәнемчә, мәхәббәткә генә салынып, гаилә кору дөрес түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдисендә болай ди: “Никаһланырга мөмкин тышкы кыяфәтенә, байлыгына, холкына карап, әмма , иң хәерлесе, диненә карап”. Мәхәббәт мәхәббәт инде ул, әмма кешенең Аллаһка карата булган мәхәббәте нинди дәрәҗәдә икән? Менә иң мөһиме кайда! Чөнки бу дөньяда һәрнәрсәнең башы һәм азагы бар, мәхәббәтнең дә азагы бар. Аллаһ үзе хакында: “Мин мәңге”, - дип әйтте. Мәхәббәт тә Аллаһка карата мәңге. Үз-үзләренә карата булган мәхәббәт кенә түгел, ә Аллаһка карата булган мәхәббәт нигезендә төзелсә, гаилә нык булыр иде. “Бу аятьләрдә уйлый белән торган кешеләр өчен гыйбрәтләр бар”, - диде Аллаһ.

Инде хәзер ир белән хатын арасындагы хак-хокуклар хакында да сөйләп үтик. Башта хатын-кыз хакын сөйләп үтик.

1.      Хатынга булган хәерле мөгамәлә. Аллаһ “Нисә” сүрәсенең 19 аятендә әйтә: “Хатыннарыгыз белән мөгамәлә кылганда Аллаһ кушканча мөгамәлә кылыгыз”. Хатын-кызның хокукларын үтәр өчен дә Аллаһның әмерлрәен белергә кирәк. Аллаһның кушканнарын үтәргә кирәк. Менә нинди зур җаваплылык ул гаилә. Габдулла ибн Габбас әйтә: “Мин үземнең хәләл җефетем өчен генә зиннәтләнүне яратсам, хатыным да минем өчен генә зиннәтләнүне ярата”. Пәйгамбәребез әйтә: “Мөэминнәрнең шул вакытта гына иманнары камил булыр, кайчан холыклары яхшыра, һәм сезнең иң хәерлерәгегез хатыныгызга карата иң яхшы мөнәсәбәттә булганыгыз”. Әгәр дә без яхшы холыклы булмасак, күпме генә гыйбадәт кылсак та, ныклы иманлы була алырбызмы. Мөэминнең йөзе әнә шуннан күренә. Икенче бер хәдистә болай диелә: “Хатын-кыз кабыргадан яратылган. Ул бер дә тураймас. Аның белән куллансаң, кәкре килеш куллан. Аны турайтам дисәң, сындырырсың, сындыруың талак булыр”. Әлбәттә, кабырга хакында күп фикерлрә бар. Муса Ярулланың бу хакта язылган әсәре бар. Хатын-кызлар 60 % хистән торсалар, 40 % кына – факт. Ирләрнең 60 % факт булып, 40 % гына хистер. Шуңа күрә, хискә бирелү хатага илтә, хатын-кыз күбрәк хаталана. Әмма аларның холыклары шундый була. Әгәр алар да хискә бирелмәсәләр ирләр кебек, аларның чибәрлекләре югалыр иде. Шуның белән алар үзләренең гүзәл сыйфатларын саклап киләләр.  Ир кебек булдырырга теләү, әлбәттә, зур хата була. Моның өстендә артыграк тырышсак, сындыруыбыз мөмкин. Талак булырга мөмкин. Пәйгамбәребез: “Иң хәерлегез – үзенең гаиләсенә хәерле булган кеше, мин үз гаиләмә карата иң хәерле кеше булдым”, - диде.

2.      Тәгълим – диннән гыйлем бирү. Әгәр дә ир кеше шәкерт сыйфатында калса, әлбәттә, аның гаиләдә дәрәҗәсе бөек булырмы. Ул баш булудан мәхрүм ителә. Шуңа күрә, ир кеше гыйлем алырга тиеш. Үзе өйрәтә алмаса, хатынына башка җирдән гыйлем алырга рөхсәт итәргә тиеш. Әгәр рөхсәт итмәсә, хатын-кыз рөхсәтсез дә гыйлем алырга чыгарга мөмкин.

3.      Яхшылыкка чакыру, яманлыктан тыю. Аллаһ “Таһа” сүрәсенең 32 аятендә әйтә: “Үзеңнең гаиләңне өйрәт намазга һәм шуңа сабыр ит. Без синнән ризык сорамыйбыз, ә үзебез ризыкландырабыз”. Аллаһ әйтә: “Әй. Иман китергән ирләр, саклагыз үзегезне һәм гаиләгезне уттан саклагыз, чөнки аның яна торган нәрсәсе кешеләр һәм ташлар”. Гөнаһлардан сакларга кирәк. Үзе үрнәк булырга тиеш. Үзе аракы эчеп, хатыныңны изгегә өндәп кенә түгел, иң беренче, үзең тыел. Әгәр дә ат кеше бу вазыйфаны үтәми икән, гаиләнең таркалуын, хәлаксыз сукмактан китүен көт тә тор.

4.      Кирәк кадәр булган матди ягын тәэмин итү. Әгәр дә без хатыннарыбыз өстендә бу йөкне калдырсак, балаларына игътибарлары, тәрбияләре  азая.

5.      Ата кеше үзенең гаиләсен сакларга тиеш бөтен бозыклыклардан, кешеләрнең явызлыкларыннан, золымнарыннан, хәерсезлекләрдән.

Хәзер хатын-кызның өстендә булган ир хакына:

1.      Гаиләдә үзенең урынын белүе. Ире өчен яшәү. Патшаның акыллы вәзире дип китерәләр. Күп белсә дә, соңгы сүзне ире авызыннан әйтерсен. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдистә әйтә: “Әгәр хатынның ире үлгән вакытта хатыныннан риза булып үлсә, хатыны, һичшиксез, җәннәткә керер”.  Икенче хәдистә болай диелә: “Аллаһ кыямәт көнендә хатын-кызга карамас, әгәр дә ул ярдәм иткән иренә риза булмаса”.

2.      Иренә итагать итү һәм хәерле мөнәсәбәттә булу.А) хәерле, йомшак сүз, Аллаһ кушканча мөгамәлә кору. Б) Ире рөхсәт итмәсә, беркемне дә кертмәс. В) Ире рөхсәт итмәсә, беркая да чыкмас. Г) Иренең ризалыгы булмаса,малны сарыф итмәс. Д) Иренең рөхсәте булмаса, нәфел уразасын тотмас. Фарыз уразалар белән бутамагыз. Чөнки рамазан уразасын Аллаһ кушкан, анысын беркем дә тыя алмый. Е) Гомрәгә иренең рөхсәте белән генә барыр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Әгәр дә хатын-кыз 5 вакыт намазын үтәсә, зинадан сакланса, иренә итагать итсә, җәннәтнең кайсы ишегеннән керергә тели, шуннан керә ала”.

3.      Хатын-кызның киеме һәм бизәнүе ире өчен булуы шарт. Хатын-кыз үзенә кием, ислемай, бизәнү әйберлрәен алган вакытта, ирләренең боларны яратулары хакында уйлырлармы икән? Моның белән дә мәхәббәт учагын сүндерергә мөмкин. Хатын-кызның бизәнүе әһәмияткә лаек.  Хәтта исламны белмәсәләр дә, бөтен ирләр дә диярлек шәригать кушуы буенча киенәләр, аларның гаурәт урыннары капланган. Хатын-кызларыбыз киемнәре белән җәмгыятьтә тәртип саклыйбыз дип уйлыйлармы икән? Бигрәк тә,  яшь кызларын шундый җиңел кием белән ата-ана ничек курыкмый һәм җирәнми икән? Бу кызга карата урамдагы ирләрнең хайвани хисләре барлыкка килү турында әти-әни уйламыймы икән? Бу кызның киеме, әхлагы зиначы хатыннарныкына охшаганы хакында уйламыйлармы икән? Бүгенге көндә хатын-кызларның киемнәре утрауда яшәүче кыргый халыкларның киеменә охшап калды. Кыргыйларның  диннәре, иманнары юк. Бу безгә бер кисәтү түгелме? Иманыгыз булмаса, цивилизациядә яшәсәгез дә, кыргыйлар, хайваннар кебек яшәрсез. Шуңа күрә, кешелек дөньясына дин, иман бирелгән. Иманын югалткан кеше оятын югалткан, оятын югалткан кеше бар нәрсәсен югалткан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе