Гайбәт

  Гайбәт – гарәп сүзе, әл-гайб, ягъни өченче зат. Арада булмаган өченче зат хакында сүз булганга күрә, ул сүз аның хакында хәерсез сүз, аның бозык,

БӘЙЛЕ
2010 Июл 30

  Гайбәт – гарәп сүзе, әл-гайб, ягъни өченче зат. Арада булмаган өченче зат хакында сүз булганга күрә, ул сүз аның хакында хәерсез сүз, аның бозык, хәерсез якларын искә төшереп, бер-берең белән мөнәсәбәт кылу әлбәттә гайбәт дип аталыр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) гайбәтнең нәрсә икәнен аңлатыр өчен беркөнне сәхабәләреннән болай дип сорады: “Беләсезме сез, нәрсә ул гайбәт?” Тегеләр: “Аллаһ һәм аның рәсүле яхшырак белә”, - диделәр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай ди: “Үзенең мөселман кардәшенең яратмаган ягын искә төшерү”. “Әгәр дә мин булган ягын сөйләсәм?” – дип сорадылар Мөхәммәдтән(с.г.в.). Ул болай дип җавап бирде: “Әгәр дә мөселман кардәшеңнең бозык бер гамәле бар икән, булганын сөйлисең икән, бу гайбәт булыр, әгәр дә булмаганны булды дип сөйләсәң, бохтан дип аталыр. Икесе дә бер хөкемдә булырлар”.

Аллаһ Коръәндә гайбәтне вәхши гамәл дип сыйфатлап бирде. Хүҗүрат сүрәсенең 12 аятендә болай диде: “Гайбәтне Аллаһ үлгән туганыгызның итен ашау белән чагыштырды, гайбәт сөйләү үлгән абыегызның итен ашау белән бер”. Ни өчен Аллаһы Тәгалә шундый мисал китерде икән? Ни өчен мәетнең итен ашаган кебек гайбәтне сыйфатлады икән? Моның хикмәте шунда ки, мәет итен ашаганны сизмәс, мәет бу авыртуны сизми, чөнки җан тәнне инде күптән калдырган, җансыз тән бер авыртуны да сизми. Шулай ук, гайбәт сөйләнгән өченче зат та үзе хакында гайбәт сөйләнгәнне ишетми, аның йөрәге авыртмый. Җәмәгать, йөзенә әйтсә, күңеле авырта, йөрәге сыкрый, әмма гайбәт сөйләнгәндә бу кеше аны ишетми, сизми һәм авыртмый. Бу кеше аны сизмәсә дә, мәет итен ашаганны сизмәсә дә, аның итен ашау нинди хәрам һәм вәхши гамәл булган кебек, гайбәт сөйләү дә мәтенең итен ашаган кебек әшәке һәм гөнаһлы гамәл. Шуңа күрә, бу гамәл ислам динендә Коръән, пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәте, галимнәрнең сүзләре белән хәрам кылынды. Бернинди дә шик вә бәхәс юк гайбәтнең хәрам икәнлегендә. Әмма кайбер кешеләр болай дип әйтергә теләделәр: гайбәт олуг гөнаһ түгел, кечкенә гөнаһ, чөнки гайбәт бүгенге көндә шулкадәр киң таралган, әгәр ул хәрам һәм олуг гөнаһлардан булса, бу дөньяда беркем дә хәрам гамәлдән тыелып калмаган булыр иде дип үзләренчә фаразларга тырышалар. Ягъни бу кешеләрнең дәлилләре: әгәр дә гөнаһ күп таралган икән, халыклар арасында киң таралган икән, шуңа күрә ул хәрамлык йөзен югалта дип исбатламакчы булалар. Бу дәлил була аламы? Халыклар арасында киң таралгач кына, гөнаһның дәрәҗәсен төшерергә хакыбыз бармы? Юк. Карагыз бүгенге тирә-якка. Хәмер эчү, тәмәке тарту киң таралган, инде наркотиклар турында сүз дә юк. Зина киң таралган чорда, гәр дә без гөнаһның дәрәҗәсен төшерсәк, бездә кеше дәрәҗәсе калмый. Кеше адашканнан адаша барып, гөнаһ белән яшәргә мөмкин, шуңа күрә, гайбәт киң таралган, ләкин гөнаһлылыгы һич кимеми. Ни өчен гайбәт адәм баласында киң таралган соң? Ни өчен соң бу чир халыклар арасында, хәтта үзләрен мөселман дип санаган, көненә биш вакыт намаз укучылар арасында да киң таралган соң? Эш шунда ки, һәрбер адәм баласы үзен башка кешедән яхшырак, бөегрәк итеп күрәсе килә. Нинди генә ягы булса да, китап уку буенча, яки гыйлем буенча, яки акчасы, малы белән, инде бу яклары булмаса, тәртипсезлеге белән, батырлыгы, кешене кыйнавы белән, аның күңелендә кешедән яхшырак, бөегрәк, үзенчәлерәк булырга омтылышы бар. Бу хис һәрбер кешедә бар. Әгәр адәм баласы икенче бер кеше хакында аның бозык, хәерсез ягын ишетсә, күңелендә теге хис барлыкка килә, ягъни ул үзен теге гайбәт сөйләнгән кешедән хәерлерәк, бөегрәк, акыллырак, тәкъвалырак итеп хис итә башлый. Менә ни өчен бу мөселманнар арасында да киң таралган. Әгәр дә без көннәрдән-бер көнне безгә бер кунак килеп әйтсә: “Ишеттеңме син теге хәзрәт хакында. Беләсеңме син теге кешенең шундый ягын”, - дигән сүзне ишеткән вакытта , күңелләребезгә зур капка ачылып китеп, бал ашаган кебек ләззәт ала башлыйбыз. Авыру кабелләргә ләззәт бирә. Җәмәгать, әгәр дә гайбәт калебезгә ләззәт бирә икән, белегез, калебегез авыру. Гомумән, әгәр дә гөнаһ гамәл, уй, гөнаһ сүз күңелегезгә ләззәт бирә икән, иманыгызда шик бар, калебегезнең төзек булуында шик бар. Шуңа күрә, әле адәм баласы намазга бастым дип әле “Лә иләһә илләллаһ” дип әйткәч тә, калебе фетнәләнә, күңеле әле төзәлеп бетмәгән, аның өчен кеше һәркөнне эшләргә тиеш. Һәркөн үзенең иманын чистартырга тиеш. Әмма без иманга килдек, намаз укыйбыз дип зур ялгышлык кылабыз, үзебезнең иманыбызны үстерүдән туктыйбыз, калебебезне чистартудан туктыйбыз, әмма галәмдә шундый канун бар: туктау юк, туктасаң, аска китәсең. Һәтта бер дәрәҗәдә калыр өчен дә кеше көн-төн эшләргә тиеш. Бу кагыйдә тормышның барлык ягында да үтәлә. Әйтик, без галим булсак, инде мин 70 китап укып чыктым, мин галим дисәгез, миңа җитте инде дисәгез, 2-10 көннән соң сезнең гыйлемегез кими башлый. Кайбер кешеләр болай диләр: бу төбәктә, авылда гына мин галим, биредә 3 сүрә белгәч, мин академик дип йөреп, Коръән сүрәләрен ятлавын туктаталар да, шуның белән аска китәләр. Бу сәүдәдә дә шулай. Бер кеше: “Инди мин миллион сум акча эшләдем, инде туктасам да була”, - дип әйтсә, әгәр малае туңдырма яки башка әйбер сораса, монысы алып бирсә, иртәгә үк 999 мең генә булачак. Шундый ук кагыйдәгә безнең иман да керә, ләкин аның хакында фикерләүчеләр аз. Иманның да шундый сыйфаты бар: ул үсә дә, кими дә. Ул бер вакытта өстә булып, икенче мизгелдә аска төшәргә мөмкин. Изге гамәл белән ул күтәрелер, бозык гамәл белән ул төшәр. Намаз укыганда сәлам биргәнче иманыбыз күтәрелер, сәлам биреп, бер бозык сүз әйтсәк, ул кире төшәр, аннары тагын күтәрелер. Менә шулай иман һич тә тик тормый. Әгәр дә без ялгышып “Лә иләһә илләллаһ” дигәннән соң, иман кимеми дә, артмый да дип әйтсәк, бу дөрес булмас. Пәйгамбәрбез (с.г.в.): “Иман ул 70 катлы һәм аннан да бөегрәк. Шуның иң бөеге шушы “Лә иләһә илләллаһ”ны әйтү генә түгел, ә шушы шәһадәткә гомерең буе тугъры булып яшәү. Аның иң түбәне юлда булган әшәкене алып ташлау”. Мөхәммәт (с.г.в.): “Әгәр дә син бозык гамәл күрсәң, кулың белән туктат, әгәр кулың белән туктата алмасаң, телең белән туктат, әгәр телең белән дә туктата алмасаң, күңелең белән туктат, ләкин монысы иманның иң түбән баскычы”. Әгәр дә тирә-ягыбызда бер гөнаһ күрсәк, мөселман бәндәсе тыныч кына узып китә алырмы? Әгәр узып кына китсә, иманында шик бар. Көчле иманлы бәндә кулы белән туктатырга тырышыр, ягъни үзенең бөтен җиһатын, бөтен тырышлыгын шуңа куяр. Әгәр бу халәттә кул белән туктатырга мөмкин түгел икән, ул вакытта теле белән туктатыр, әйтер, язар, сөйләр. Әгәр дә теле белән дә туктата алмаса, калебе белән туктатсын ди, калебең белән ризалашма бу гөнаһка. Тормышыбызда. Җәмгыятебездә барган күп гөнаһлар, шуларны кулың белән туктата алмасаң, телең белән туктатып кара, телең белән туктата алмасаң. Калебең белән ризалашма. Күңелең белән риза булмау иманның иң түбән өлеше. Инде моннан бер нәтиҗә ясыйк. Әгәр дә калеб белән бер гөнаһка риза булсак, бер гөнаһны яратсак, гәрчә без аны кулыбыз, телебез белән үтәмәсәк тә, аның хакында сөйләмәсәк тә, күңелегезгә ул хуш килсә, иманыбыз калган булырмы бу калебтә. Әлбәттә, юк. Аллаһ һәм пәйгамбәре тыйган хәрам гамәлне үтәүче дип әйтмибез дә әле. Менә шуннан беләбез иманыбызның нинди халәттә булуын. Шуңа күрә, иман арта да, кими дә. Бу калебебездә булган шундый бер хәрәкәт, бер гамәл, күңелебездә барлыкка килгән гайбәт дигән чир, авыру безгә ләззәт бирә икән, шул вакытта иманыбызның булуында зур шик бар. Адәм баласында гайбәт таралуның сәбәбенә килгәндә, үзенең шушы холкына игътибар бирсен иде. Кешенең гаебен күргәнче, үзенең гаепләрен санасын иде, әүвәл үзенә хисап кылсын иде: нинди җитешсезлекләре, тиешсез гамәлләре бар – ул үзенә анализ ясаса иде. Үзенең калебен тикшерсә иде дә, аннары кешеләрне тикшерергә вакыты, нияте вә максаты калмас иде. Менә шуңа күрә безнең арада гайбәт киң таралды, калебләребез зәгыйфьләнде, мөэминнәребез зәгыйфьләнде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Көчле иманлы мөэмин зәгыйфь иманлы мөэмингә караганда хәерлерәк”. Шуңа күрә, безнең арабызда гайбәтнең таралуы аның һич тә дәрәҗәсен төшерми.

Гайбәтләр нинди төрле була соң?

Беренче төре хакында сүз башлыйбыз. Аллаһы Тәгалә кешегә тән, бәдән биргән. Һәрбер адәм баласын Үзенең тәкъдире белән яраткан. Беркемнең дә Аллаһ биргән тәнне мәсхәрәләргә хакы юк. Шуңа күрә, әгәр дә без бер кеше хакында аксак, чулак, сукыр, кылый икәнлеген сөйләсәк, аның тәнен, холкын без мәсхәрәләп сөйлибез икән, бу олы гайбәт була. Шулай ук, әгәр дә без адәм баласының нәселе хакында, чөнки нәселне адәм баласы үзе сайламый, Аллаһ безне төрле кабиләләр итеп яратты, һәм без теге яки бу нәселдән тудык, әгәр без бр кеше хакында караклар нәселеннән дип, ата-бабасы мондый дип кеше, бигрәк тә мөселман хакында хакында сөйләсәк, бу да зур гайбәтләрдән була. Әгәр кешенең холкы хакында сөйләшсәк, ул тәкәббер, саран, зәгыйфь калебле, һәм башка бер сыйфатларын әйткән бер дәвердә, гайбәт сөйләүчеләрдән булабыз. Кешенең диненә кагылышлы сүзләрне сөйләсәк, бу кеше мәчеткә бәлеш ашар өчен генә йөри, бу кеше намазны дөрес укымый, бу кеше дин өчен йөрми, Аллаһ ризалыгы өчен йөрми дисәк, бу да гайбәт була. Әгәр кешенең төс-кыяфәте, киеме хакында сөйләсәк, итәге кыска, җиңе озын, бу да гайбәтләрдән санала.

Әгәр дә үзенең гаебен үзе күрсәтеп йөрсә, шушы гаепне кешеләргә өйрәткә, аңа чакырса, аның хакында сөйләү гайбәт булмый. Мәсәлән, берсе аракы эчүен, тәмәке тартуын беркемнән дә яшерми, үзенең гөнаһын бөтен тирә-якка сөйли, бу кеше хакында сөйләнгән сүз гайбәт булмый. Шуңа күрә, бу хөкемнәрне һәрберебезгә дә дөрес аңларга кирәк.

Әмма гайбәт тел белән генә түгел, ә ишарә белән дә булырга мөмкин. Мәсәлән, ул кеше кебек йөреп күрсәтү, аның кебек сөйләп күрсәтсәк тә, аның хакында сүз барганда исемен атамасак та, кем хакында сүз барганын аңласак, бу да гайбәт була. Рия белән бәйләнгән куркыныч гайбәт бар. Берәү болай ди: “Арабыздагы сараннардан Аллаһ үзе сакласын”. Утырган кешеләр кем хакында сүз барганын аңлыйлар. Беренчедән бу гайбәт. Икенчедән, Аллаһ үзе сакласын дип шундый дога кылу үзен изге итеп күрсәтү дигән сүз. Бу рия, кеше мактасын өчен генә дин тоту. Үзе дә гөнаһ кылган вакытта кеше каршында үзен изге итеп күрсәтү рия, икейөзлелек, бу тагын да куркыныч. Гайбәтнең бу төре дә араларыбызда бик киң таралган. Үзебезне бөек, хәерлерәк итеп күрсәтү рия да. Гайбәт тә булырга мөмкин. Хөсетлек белән тәкәбберлек тә гайбәткә илтә бит. Менә бу чирләр, мәсәлән, хөсетлек хисе туса, ул хис калебтән телгә күчә. Телгә күчкәнче, авыру башта күңелдә барлыкка килә. Телгә күчмәсен өчен, калебебезне шушы чирләрдән дәвалыйк. Бер-берсенә бәйләнгән. Бу физиологик авыруларда да күзәтелә. Әгәр дә без бер әгъзабызны дәваламасак, бавырны яки бөерне, ул безнең икенче әгъзабызның авыруына сәбәпче булыр, аннары бөтен тәнгә күчәр, аннары адәм баласы бөтенләй авыруга салыша, аннары аны дәвалау бигрәк тә авырая. Калеб авырулары да шулай ук. Шуларның берсе пәйда булса, шул вакытта ук дәвалау кирәк, чөнки аны дәваламасак, ул телгә, фикергә күчә. Кеше шуның белән фикерли, сөйли башлый. Шуның белән һәлакәткә юлыга.

Гайбәт сөйләү хәрам дидек. Аны тыңлау да тыелган. Кайвакытта шундый мәҗлесләрдә булырга мөмкинбез. Әгәр сез бер мәҗлестә, утырышта гайбәт сүзгә юлыксагыз, арада берсе гайбәт сүз башласа, алда әйтеп үткән Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисенә таянып, иң башта ул гайбәтне туктатырга тиешсез. “Бу сүзегез гайбәт. Бу Аллаһ тыйган гамәл. Әйдәгез, бу сүздән китик, хәерле сүз тыңлыйк”,- дип әйтергә тиешбез. Гайбәтне әнә шулай туктату иманның иң куәтлесеннәндер. Шуңа кодрәтегез битсә, шатланыгыз: сезнең күңелегез сәламәт. Иманыгыз зур була, шушы дәрәҗәдә бөтен тормышыгызны алып барсагыз, сез фирдәвес җәннәтенә керерсез. Кайвакытта сез аны туктата алмыйсыз. Бу вакытта нишләргә дигәндә, күңелегез белән моңа риза булмагыз, ә бөтенләй икенче нәрсә хакында уйланыгыз. Күңелегездән зикер әйтсәгез, хәерле булыр. Ләкин әгәр дә сез гайбәтне сүз белән туктатып, күңелегез шушы гайбәтнең дәвамлы булуына риза булса, кешеләр каршында үзегезне иманлы, ихласлы итеп күрсәтсәгез, шушы сүзнең дәвамлы булуын күңелегез сөйсә, яратса, бу кеше икейөзле, монафыйк. Бу – куркыныч сыйфат. Шуңа күрә, гайбәтне туктатсагыз да, аны яратсагыз, олы гөнаһ кылучы буласыз. Гайбәтне туктатып булмаса, калеб белән анннан ерагаю кирәк. Әгәр дә калебнең көче дә җитмәсә, бу гайбәт сүз барыбыз сезнең колакларга керсә, бу вакытта иң яхшысы моннан китү, чөнки Аллаһ “Әнгам” сүрәсенең 68 аятендә болай ди: “Әгәр дә син безнең аятьләребезгә ышанмаган кешеләрнең сүзләрен күрсәң, алар яныннан кит, алар хәерле икенче сүзгә күчкәнчегә кадәр. Әгәр шайтан шуларны оныттырса, әгәр гайбәт сөйләнгән вакытта иблис бу мәҗлестән китү хөкемен оныттырса, искә төшерү белән шушы аятьне үтәгез”. Аллаһ, шулай ук, әйтә: “Әгәр мөэминнәр гайбәтне, ялган, буш сүзне ишетсәләр, бу сүздән борылырлар, киткән вакытта болай дип әйтерләр: “Безнең үз гамәлебез, сезнең үз гамәлегез. Безнең үз күрүебез, сезнең үз күрүегез. Безнең үз аңдавыбыз, сезнең үз аңлавыгыз. Безнең гөнаһларыбыз бар. Без гөнаһлардан куркабыз, аларны аңлыйбыз. Сезнең гөнаһларга карашыгыз икенче”, - дип. Ләкин киткән вакытта да кычкырып, сугышып китмәскә кирәк. “Әссәләмү галәйкүм” дип китәргә кирәк”. Аларга да туры юлны тапсыннар дип теләп китегез ди. Карагыз: Аллаһ нинди әдәпкә өйрәтә. Без, мөселманнар, Мөхәммәд пәйгамбәрне иң бөек үрнәк итеп куеп яшәр өчен килгәнбез бу дөньяга. Пәйгамбәребез галәмнәргә рәхмәт йөзеннән килгән, ләкин галәмнәргә ләгънәт булсын өчен түгел. Ул үз дәверендә икейөзлеләрне дә күргән, тирә-ягында үтерергә йөргән мөшрикләр белән дә мөнәсәбәт кылган. Әмма берсенә дә ләгънәт укымаган. Берсенә дә Аллаһтаг газап килсен дип сорамаган. Аллаһ безгә: “Аллаһның рәсүлендә сезгә иң хәерле үрнәк булды”, - дип, без бу үрнәкне үтәргә тырышырга тиешбез. Бу мәҗлестә дә әрләшү кирәкми. Матурлык, игелелек белән аңлатырга кирәк. Ни өчен моннан китәсез, чөнки Аллаһ тыйган аны. Ни өчен гайбәт мәгънәсез? Чөнки аның файдасы юк. Пәйгамбәребез болай ди: “Бер мөэмин икенче мөэминнең көзгесе”. Бу көзгене ничек аңларга? Кесәгездә бер көзге булып, шуны кесәгездән алып. Кыяфәтегезне карасагыз, ул акырмыйча гына сезнең җитешсезлекне күрсәтә. аннары үзегезнең җитешсезлегегезне төзәтеп куясыз. Мөэмин дә башка мөэминне әнә шулай кычкырмыйча гына төзәтергә тиеш. Әгәр бер мөселманның гөнаһын күрдек, бу вакытта күңелегездә шатлык барлыкка килмәсен инде. Менә хәзер кайтып, гайбәтен сөйлим әле дисәгез, ни файда болай да зәгыйфь калебегезне тагын да зәгыйфьләндереп нинди файда алдыгыз? Анда файда юк. Без, мөселманнар, бер өммәт, бер гаилә булып яшибез. Аллаһ безне туганнар диде. Әгәр дә без бер туганыбызга хәерлене телибез икән, аның гайбәтен сөйлибезме без? Аны төзәтергә, үзенә генә килеп әйтергә кирәк: “Сиңа гына әйтәм, башка беркемгә дә сөйләмим. Бу гөнаһыңны төзәт. Без, мөселманнар, бер гаилә булып яшибез, әгәр моны “. дәвам итсәң, бөтен өммәтне халыклар алдында мәсхәрә кыласың бит”. Исламны күтәрүчеләр гайбәтләр сөйлиләр икән, исламны күтәрүчеләр түгелләр, гәрчә күтәрәбез дип сөйләсәләр дә, исламны ишәләрдер.

Шуңа күрә, бер кешенең гаебен башка кешеләргә күрсәтергә тырышма. Фирдәвес җәннәтенә керергә теләсәк, гайбәттән тыелыйк.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе