Ислам нигезе

 Без бу дөньяга Аллаһның рәхмәте, теләге белән килгәнбез. Безгә Ул матур тормыш бишеген әзерләгән. Бу җирне Аллаһ бишек дип атады: “Яратмадыкмы Без җирне

БӘЙЛЕ
2010 Июл 30

 Без бу дөньяга Аллаһның рәхмәте, теләге белән килгәнбез. Безгә Ул матур тормыш бишеген әзерләгән. Бу җирне Аллаһ бишек дип атады: “Яратмадыкмы Без җирне бишек итеп”. Ни өчен соң ул бишек? Чөнки баланы бишеккә куябыз, анда ул йоклый. Бишек – баланың күп тормышын рәхәттә, тынычлыкта үткәрә торган урыны. Икенче яктан карасак, бала бишекне үзе эшләмәгән. Аның өчен барча мөмкинчелекләр тудырылган. Ул бишек оймшак, тирбәлә, бала кем шундый мөмкинчелекне тудырды икән дип уйлап та карамый. Аңа бу мөмкинчелекне ата-анасы тудырган. Җир йөзе дә адәм балалары өчен нәкъ бишек кебек түшәлгән. Саф һавасы да бар. Йолдызлар, Ай, Кояш, хайваннар, болыннар, кырлар, кошлар, урманнар... һәм менә бу гүзәл табигатьтә бөтен ягы да уйланып беткән шушы тормышта адәм баласы яратылган. Без, җәмәгать, уйлап карагыз, нинди зур нигъмәт, мөмкинчелек бар, хәерле һәм төзек, әдәпле һәм тыйнак тормыш алып барырга бөтен шартлар да тудырылган. Шушы хайваннардан, үсемлекләрдән өстен итеп акыл һәм ихтыяри көче белән адәм баласы яратылды. Коллык һәм ихтыярлык дигән ике сыйфат бергә килгән башка бүтән җан ияләре юк. Аллаһ адәм баласына ошбу канунны, дин кагыйдәсе акылына, тәненә шәфәгать, бәхет өчен тәкъдим итә. Әгәр без тормыш кагыйдәсе булган ислам диненә карасак, иң беренче исламның биш нигезе ятканын күрәбез. Иң әүвәлгесенә игътибар бирсәк, ул шәһадәт әйтү: “Лә иләһә илләллаһ, Мөхәммәдүр рәсүлуллаһ”. Күп вакытларда шул шәһадәткә игътибар бирмибез. Шуны әйттек тә, янәсе, мөселман булдык. Әйдәгез, икенче, өченче, дүртенче, бишенче нигезләренә игътибарны юнәлтәбез. Без әле беренчесен тиешле рәвештә үтәдекме? “Лә иләһә илләллаһ” коры бер әйтем сүз генә түгел, ул таныклык бирү. Әгәр без судны күз алдына китерсәк, казый каршында шаһитләр белән җавап тоталар. Әгәр дә шәһадәт бирүче шаһит кеше күрмәгән булса, ул нинди шаһитлек бирә ала. Ул ялган шаһитлек дип атала. Әгәр берәү аңа болай дип язып бирсә: “Казыйга болай дип әйт”, - дип, суд барышында шул язманы гына укыса, аны аңламыйча, сөйләсә, бу дөрес шәһадәт булырмы? Әгәр ислам диненә кергәндә, беренче баскычына менгән бер дәвердә, кәлимәне төшенмичә, белмичә, акылы һәм күңеле белән үткәрмичә әйтсә, икенче баскычына басуы дөрес булырмы? Шәһадәт, таныклык бирү дә гыйлемгә таяна. Белгән нәпрсә хакында гына таныклык бирә алабыз. Иң әүвәл, шул шәһадәтне аңларга тиешбез. Ислам дине белән таныш булмаган исламга өндәгәндә тирән күңел аша аңлатырга тиешбез. Шәһадәтне ике өлешкә бүләргә була: “Аллаһтан башка иләһ юк” – бу турыдан-туры тәрҗемәсе. Аллаһ – бөек зат. Нинди Зат дип сораганда, ниндидер бер акыл заты, көч бар дигән җавапларны ишетергә туры килә татарлардан. Аллаһны болай гына сыйфатлау дөресме? Аны бары тик акыл заты (высший разум) дип кенә тану дөресме? Аны сыйфатлар өчен, Коръәндә 99 күркәм исемнәре бар. Аны күбрәк аңлау өчен бирелгәннәр алар. Әгәр без Аны акыл иясе, высший разум дип кенә атасак, ул 99ның берсе генә: Әл-Галим (һәрнәрсәне белүче). Әгәр без Аны көч дип кнә атыйбыз икән, ул да бер генә сыйфат: Әл-Кадыйр (көчле). Аның бөтен сыйфатларын да кабул итмибез икән, безне Аллаһка инанган кешеләр дип атап буламы? Әлбәттә, юк. Әр-Рахмән (рәхимле), Әл-Басыйр (күрүче), Әс-Самиг (ишетүче), Әл-Әхәд (бер). Дәвам итәргә була бу исемнәрне. Шуларга инангач, Аллаһны таныган булабыз. Алар белән күчик шул шәһадәткә. Нәрсә ул иләһ? Иләһ – адәм баласы гыйбадәт кыла торган зат. Безне хайваннардан аера торган гыйбадәт кылу дигән сыйфатыбыз бар. Гыйбадәт дигән төшенчәгә килсәк. Күпләребезнең күз алдына тышкы гамәл генә килә: намаз, сәҗдә, дога, зикер, хаҗ, ураза һәм башкалар. Әлбәттә, шик юк, югарыда санап кителгәннәр дә гыйбадәттән санала, ләкин хакыйкый гыйбадәт адәм баласының күңелендә була. Тик тышкы йолалар адәм баласының эчке гыйбадәтен исбатлаучы хәрәкәтләр генә. Менә бу безнең гыйбадәтне күзаллавыбыз. Шуңа күрә, адәм баласы кайчан, нинди вакытларда гына булмасын, ризыксыз тора алмаган кебек, гыйбадәтсез тора алмый. Әмма гыйбадәт, кешенең рухы кемгәдер табынырга тиеш, нәрсәгәдер ышанырга тиеш. Ышанмыйча, таянмыйча бер адәм баласы да яшәми, әмма табыну хисе гыйбадәтне уята. Табынам дип танымаса да, барыбер табына. Менә шушы ышануы аны тышкы гамәлләргә китерә. Аягы, кулы белән хәрәкәт кыла. Хәзер гыйбадәтнең асылы аның калебендә икәнен белик. Бер кеше дә гыйбадәтсез яши алмаганын аңлагач, карыйк әле: нинди иләһләргә адәм баласы табынырга мөмкин икән? “Аллаһтан башка иләһ юк” – дип әйткән бер дәвердә адәм баласы кәлимәгә бик җиңел карый, ягъни бүгенге көндә бездә потлар юкэлекке мәҗүсиләр, сыерлар юк дибез дә, Аллаһка гыйбадәт кылабыз дип бу мәсьәләгә бик җиңел карыйбыз. Әмма иләһ мәсьәләсенә җиңел карарга ашыкмыйк әле. Табыну объекты төрле гасырларда һәм төрле илләрдә үзгәрергә мөмкин. Әгәр дә борынгы мәҗүсиләр ясалган потка табынсалар, хәзер иләһләр вә таш потлар икенче сурәттә. Карыйк әле: әгәр адәм баласы үзенең тормышын акча белән генә бәйли икән, иң зур нәрсә акча булса, аның өчен шатланса яки кайгырса, аның өчен дус яки дошман булса, аерылышса, бу вакытта акча колы була бәндә. Аллаһка ышанам дип сәҗдә кылса да, күңелендә акча өчен генә яшим идгән уе булса, кемгә абына ул бәндә. Берәү үзенең кәсебен, тормышын югарыда утырган туганы белән бәйләсә, туганын эштән азат итәрләр дип курыкса, мин ничек яшәрмен дисә, бу кеше егылып-егылып сәҗдә кылса да, калебе белән кемгә таяна? Әгәр дә берәү дөнья белән мәшгуль икән, бөтен уе дөнья нигъмәте, аның өчен тормыш мәгънәсе булса, ул кемгә таяна? Иң куркынычы: без әйтеп үткән акча, югары дәрәҗә, дөнья кайбер вакытларда, вакыйгаларда Аллаһ сүзеннән өстенрәк булса, без кем булабыз соң, әстәгфируллаһ? Акча гыйбадәтеннән, дөнья, дәрәҗә гыйбадәтеннән дәвалануы мөмкин, хәтта үзегез тырышмасагыз да. Акча бетсә, туганыгызны эшеннән азат итсәләр, кеше хакыйкатькә омтыла. Әмма иң куркыныч иләһ үзебезнең эчебездә бар. Ул безнең нәфсебез. Аллаһ Коръәндә әйтә: “Күрмәдеңме син, кем үзенә иләһ итеп нәфесен сайлады”, - дип. Әгәр дә Аллаһның сүзе белән нәфеснең омтулуын тыя алмыйбыз икән, безнең телебезне, кулыбызны күзебезне, җәсәдебезне нәфес җәлеп итә ала икән Аллаһ кушканына каршы булган гамәлгә, бу сәгать эчендә без кем булып саналабыз? Гәрә без 5 вакыт намазлы, уразалы булсак та.

Менә кайбер иләһләр. Йолдызнамә – зур иләһ. Йолдыз белән үзеңнең язмышыңны тәңгәл китереп, язмышым йолдызларның урнашуларыннан тора дисәк, без кемгә ышанабыз? Язмышыбызны кемгә тапшырган булабыз?

Уйлап карыйк әле: безнең арабызда гыйбадәт кылмый торган кеше бармы? Юк гыйбадәтсез кеше. Әмма Аллаһ әйтә: “Лә иләһә илләллаһ”. Аллаһка таян, аннан сора, чөнки 99 исеме бар: ярдәм дә итә, бәхет белән бәхетсезлекне дә бирә, Ул сезне күрә.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) Мәккәдә яшәгәндә Мәккә ммәҗүсиләре Аллаһка да гыйбадәт кылалар иде, мәсәлән, авырлык килгәндә, сәфәрдә авырлыкларга очрасалар, маллары югалса, Аллаһка мөрәҗәгать итәләр ихлас күңелдән. Әмма җиңеллек килгәч, потка табыналар. Әгәр дә без авыр вакытта гына ихлас күңелдән Аллаһка мөрәҗәгать ит еп, җиңеллек килгәч, акчабыз, дәрәҗә белән генә тормышыбызны төзесәк, Мәккә мәҗүсиләреннән нәрсә белән аерылабыз? Пәйгамбәребез иманга өндәде. Мәккә мәҗүсиләре аңа зыян салдылар, чөнки Мөхәммәт (с.г.в.) аларның рәхәт вакытта гыйбадәт кыла торган ләззәтләренә каршы килде. Авыр вакытта дәваханәдә дога кылгач, рәхәтлек килгәч, кайткач хәмер эчеп, зина кылсак, кем соң без? Менә иман таянычы гомеребез буе дәвам итсә, без шушы кәлимәгә гомеребез буе тугъры булып яши алсак, , шул вакытта хак мөселманлыкка ирешәбез, беренче баскычны үтәдем дип әйтә алабыз.

Тирәнлекне аңламыйча, шушы гыйлемне үтәмичә, икенче баскычка күчәргә мәгънә булырмы? Намаз, ураза эчке иманның дәвамы ул.

Хәзер шәһадәтнең икенче өлешенә күз салыйк: “Мүхәммәдүр рәсүлуллаһ. Мөхәммәт – Аллаһның илчесе.

Адәм баласы кемнәндер үрнәк алып, кемгәдер охшарга тырыша. Дөньяда үзелегеннән бернәрсә дә уйлап чыгара алмый. Борынгы эшләрдән камилләшеп килә: кием, фән, архитектура белән. Кеше нәрсәгәдер иярә. Теләмәсә дә, кемнедер үрнәк итә. Җирдә бик күп үрнәкләр бар. Әйтик, галимнәр, җырчылар бар. Рәсүлебездән кала, туганнан алып үлгәнгә кадәр гомерен күрсәтергә оялмаган кеше юк. Нинди генә олуг булмасыннар, башкаларда үрнәк юк. Нәфесебезгә иярмичә, тормышыбызны алып барырга үрнәк бармы? Бар ул кеше, тик хәзер арабызда юк, ләкин аны белмәгән кеше юк. Аның тормышы, сүзе безгә Аллаһтан соң икенче сүз булуына инану дигән сүз. Атабызның да, анабызның да сүзеннән өстен икән, Аның әмере һәм тыйганы, иманлы булдык дигән сүз. Беркөнне пәйгамбәребез янына Гомәр килә дә әйтә: “Мин сезне һәрнәрсәгә караганда да артыграк яратам, тик үземне артыграк күрәм”. Шуннан соң Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай ди: “Мине үзеңнән дә артык яратмасаң, иманың камил булмас”.

Шуңа күрә, пәйгамбәребезнең сүзен үзеңнең теләкләреңнән өстенрәк куярга кирәк икән. Карагыз: нинди зур төшенчә: “Лә иләһә илләллаһ, Мөхәммәдүр рәсүлуллаһ”. Аны аңлап җитү өчен, нинди зур гыйлем кирәк.

Рәсүлебез кем соң ул? Кайда туган, кайда үскән? Атасы-анасы кем булган? Пәйгамбәрлек ничек килгән? Рәсүлебез нәрсә кушкан, нәрсә тыйган? Нинди зур төшенчә! Нинди зур гыйлемне өйрәнергә кирәк!

Күпчелек вакытта нинди гамәл кылабыз соң? Кайвакытта безне никаһ укырга чакыралар. Динне аңламаган, исламны кабул итәбез дигәч, шушы кәлимәне кәгазьгә язып бирәбез дә, алар шуны укып чыгалар да, аннары без иманга китердем дип тынычланып никаһ укыйбыз. Аңламыйча, төшенмичә, шәһадәт әйтү шушымы? Пәйгамбәребез Мәккә халкын кәлимәне әйттерергә күпме тырышты? Аларга кәлимәне әйтү нотык ягыннан авыр түгел иде, чөнки алар бу сүзне әйткәннән соң, нинди зур җаваплылык килгәнен аңлыйлар иде. Бу сүзне әйткәч, аны үтәргә кирәк бит. Шушы кәлимәне әйттем икән. Бүгенге көннән башлап нәфеменә, җитәкче дәрәҗәгә, акчага табынмыйм дигән сүз. Хатынның сүзе пәйгамбәрнекеннән өстен түгел дигән сүз. Менә ул ислам. Ни өчен ул сүзне 13 ел буе Мәккә халкының әйтәсе килмәде? Без аның асылын белмичә әйтәбез. Бу кәлимәне уңга һәм слга әйтеп йөрибез. Тугърылыксыз яшибез, шуңа күрә, асылыбызны аңламыйбыз. Дөнья Аллаһ тарафыннан яратылды, аннары ул булмас. Без туу исемле капкадан кереп, үлем дигән капкадан чыгабыз. Үзебез теләп тумаган, кайчан үләчәгебезне дә белмибез. Җанны да күрмибез, татып караганыбыз да юк. Бу иләһләр фикерләргә вакыт бирми. Кая барачагыбыз турында бер дә уйламыйбыз. Раббым, мине кичер. Бу күзләремә күрсәтмә җәһәннәм утын. Дөнья вә ахирәттә хәерле тормыш бмир. Я Раббым, мине инде башка адаштырма.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе