Акылга зәгыйфь кешенең урыны җәннәттә

Тормышта еш кына акылга зәгыйфь кешеләр белән очрашырга туры килә. Карап торышка алар нәкъ башкалар кебек. Сөйләшә башлагач кына фикер сөрешләре, дөньяны күзаллаулары бераз икенче

БӘЙЛЕ
2011 Дек 09

Тормышта еш кына акылга зәгыйфь кешеләр белән очрашырга туры килә. Карап торышка алар нәкъ башкалар кебек. Сөйләшә башлагач кына фикер сөрешләре, дөньяны күзаллаулары бераз икенче икәнен аңлыйсың Ләкин бу затлар да укый-яза белә, эшли, гаилә кора.

-Рамил хәзрәт, Ходай Тәгалә ни өчен кайбер кешеләрне акылга зәгыйфь итеп ярата?

-Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм узып барганда каршына акылга зәгыйфь кеше килә икән. Шунда бер сәхабә: «Карагыз әле бу юләрне»,-дигән. Пәйгамбәребез аңа: «Бу юләр түгел, ә сынала торган кеше. Юләр ул акылы булып та Аллаһы Тәгаләгә сәҗдә кылмаган кеше»,-дип җавап кайтарган. Шуңа да акылга зәгыйфь кешегә юләр дип әйтелми.

-Диндә һәм кешелек дөньясында аларга нинди мөнәсәбәт булырга тиеш?

-Диндә акылы зәгыйфь кешеләргә башкаларның мөгамәләсенә кагылышлы кануннар аз. Без фәкать аларның Аллаһы Тәгалә тарафыннан сынала торган кеше икәнен һәм Аллаһы Тәгалә андый бәндәләрне безнең каршыга гыйбрәт өчен куйганын беләбез. Бу: «Сезне акылыгыз бар, ә ул кешенеке юк. Карагыз, акылыгыз булмаса нинди хәлгә каласыз. Акылыгыз бәрабәренә сез адәм рәтендә, югары дәрәҗәдә йөрисез, шуңа шөкер итегез»-дигән дәрес. Каршыгызга акылга зәгыйфь зат килеп чыкса: «Әлхәмдүлилләһили, Раббым, миңа акыл биргәнсең»,-диегез.

Икенчедән, акылга зәгыйфь кешеләр бернәрсә өчен дә җавап бирми һәм кыямәт Көнендә җәннәтле булалар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдис-шәрифендә: «Өч төрле кешедән каләм күтәрелде»,-ди. Ягъни, фәрештәләр бу бәндәләргә

берни язмыйлар. Алар — балигъ яшькә җиткәнче сабый бала, йоклаган кеше уянганчыга кадәр һәм акылы зәгыйфь кеше акылына килгәнче. Ә инде ул савыга торган түгел икән, мәсәлән, даун белән авырса, белегез, сезнең каршыда җәннәтнең түрендә утыручы кеше басып тора. Кыямәт көнендә акылы камил кеше зәгыйфь акыллы бәндәләргә кызыгыр: «Эх, минем дә акылым бер генә көн зәгыйфьләнеп торса, шул көн өчен җәннәтле булыр идем»,-дип әйтер. Чөнки без — акыл ияләре, акылыбыз хисабына һәр эш-гамәлебез, һәр сүзебез өчен җаваплы.

-Акылның зәгыйфьләнүе диндә ничек аңлатыла?

-Акылга зәгыйфь кешеләр дә Аллаһының рәхмәте белән яратылган. Ләкин моның сәбәбе әти-әнидә дә булырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә хәмер эчүдән тыйган. Бүген нәрсә күрәбез? Мәчетләрдә никах укыйбыз. Аннарь яшьләрнең әти-әнисе кыланып: «Хәзер инде үзебезче бәйрәм итәбез»,-дип өстәлге шешә чыгарып куя. Әле гене мәчеттән Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алып кайткан кияү белән кәләш авыз тутырып хәмер эчә. Булачак әти белән әнинең канында хәмер бар икән, балага акыл зәгыйфьләнеп туу куркынычы яный башлый. Туйда биш сәгать аракысыз утырырга түзә алмыйлар, ә аннары гомер буе җәфа чигәләр. Баласы йә эчкече, йә җинаятьче яки мәҗнүн була.

Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан акылга зәгыйфь балалар йортына еш барабыз. Шунысы аяныч: андагы сабыйларның күбесенең әти-әнисе исән-сау. Әмма алар үзләренең гаепләрен танымый. Баланың җитешсезлекләр белән тууында язмышны яки нарасыйны гаеплиләр. Җитәсә «балаларны дөрес карамыйлар» дип ятимнәр йортында эшләүчеләрдән зарланалар. Туенда аракы эчкәне, никахка кадәр зина кылуы, баланың никахсыз яралуы яки йөккә узгач, хатынның хәмер кулланып, тәмәке тартып йөрүе турында уйламыйлар, боларның аяныч нәтиҗәгә китергәнен аңламыйлар. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: «Сезгә нинди генә кайгы-хәсрәт төшмәсен, аның сәбәбе-кылган гамәлләрегез»,-ди. Бу мәсьәләгә төрле яклап килергә кирәк. Акылга зәгыйфь кешеләр белән бер рәткә ДЦП авырулы балаларны да куярга мөмкин. Бүген әлеге авыруга дучар булучы ла р н ы ң са ны артканнан-арта. Күпләр моның сәбәбен хатын-кыз бала тапканда табибларның дөрес эш итмәвенә аударып калдыра. Ләкин аларның гаебе 3 процент кына дияр идем. Калган ы -97 проценты йөккә узган көннән алып тугыз айга кадәр ананың кыланмышы, үз-үзен тотышы. Бу турыда Республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов белән сөйләшкәнебез бар Ул да шундый ук фикердә. Без андый балаларга кресло алып бирергә акча түгәбез, аларны сырхауханәләргә урнаштырабыз, хәйри акцияләре, марафоннар оештырабыз. Мин акчаны хатын-кыз тугыз ай эчендә вакытны ничек уздырырга тиеш, ягъни профилактика чараларына тотарга тәкъдим итәр идем. Алар хәмер кулланмаса, тәмәк тартмаса, ДЦП белән авыручы балалар кимиячәк. Дөрес табиблар да бала туганда кайвакыт дөрес итеп тартып алмый яки аны кулларыннан төшереп җибәрә. Ләкин мондый очрак сирәк була. Анализлап карасаң, әти-әнинең гаебе зуррак икәне күренә. Авыру, акылга зәгыйфь ба лалар туудан саклану өчен диннең асылына кайту, дин белән яшәү зарур.

-Акылга зәгыйфь кешене тәрбияләүчегә нинди савап языла?

-Һәр изге, авыр эш саваплы. Әти-әни авыру баласын тәрбияли икән, яшьлек юләрлеген, яшьлек хатасын гомер буе юа дигән сүз. Ә инде без ДЦПлы балага кресло, акылга зәгыйф кешегә кием алып бирәбез икән, шулай ук бик зур саваплы гамәл башкарабыз булып чыга. Бу эштә беренчелеккә омтылырга кирәк. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: «Бер-берегезгә изгелек кылуда ярышыгыз. Гөнаһ яки явызлык кылганда бер-берегез белән узышмагыз», — ди. Мескен балаларны карау — изгелек. Чөнки Аллаһы Тәгалә аларга җан биргән, җәмгыятькә чыгарган. Шуңа да без аларны этмәскә, читтә калдырмаска, ярдәм итеп яшәргә бурычлы.

- Кайвакыт акылга зәгыйфь кешеләрнең никах укытканнарын күрәбез. Мондый никах доресме?

- Алар Аллаһы Тәгалә каршында җаваплы түгел. Шуңа да аларга никах укытсалар да, укытмасалар да ярый. Әмма никах укыту хәерле. Алар шуны аңлыйлар икән димәк, өмет яши.

-Андый бәндәләрнең хаҗлары кабул буламы?

-Моны бер Аллаһы Тәгалә белә. Моннан 600 ел элек бер кеше хаҗ кылганда Мина тавында йоклап киткән. Төшендә ул Аллаһы Тәгалә белән сөйләшкән. «Быел ничә кеше хаҗ кыла?»-дип сораган, имеш. Аллаһы: «600 мең»,-дигән. «Ничә кешенең хаҗын кабул кылдың?»-дигәч, Аллаһы Тәгалә: «Алты кешенекен»,-дип җавап кайтарган. Бөтен өмет Аллаһы Тәгаләдә.

Энҗе БАСЫЙРОВА.

«АКЧАРЛАК» нәшрият йорты чыгарган китаптан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе