Хыянәтче иптәш

Газиз кардәшем! Дөньяда яшәгәндә без һәрвакыт нәрсәдер саныйбыз, хисаплыйбыз. Җыйган акчаларыбызны саныйбыз, кылган изге эшләребезне санап, үзара мактанышабыз. Санау, хисаплау

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

Газиз кардәшем! Дөньяда яшәгәндә без һәрвакыт нәрсәдер саныйбыз, хисаплыйбыз. Җыйган акчаларыбызны саныйбыз, кылган изге эшләребезне санап, үзара мактанышабыз. Санау, хисаплау өчен яңадан яңа алымнар кулланабыз, ачышлар ясыйбыз, җиһазлар уйлап табабыз. Оешмаларда көн, атна, ай, квартал, еллык отчетлар үткәрәбез. Тиешле нәтиҗәләр ясап, тиешле чаралар күрергә карар кылабыз. Кибет хуҗасы көнлек выручканы карап, үз эшчәнлегенә бәя бирә. Сәүдәсенә үзгәрешләр кертә, керемне арттырырга тырыша. Даими хисап алып барган оешма өчен ревизия дә куркыныч нәрсә түгел. Без, кешеләрнең күпме гомере шушы хисаплар, отчетлар белән үтә. Ләкин, шул ук вакытта кешелек өстендә торган янә бер отчетны онытып җибәрергә ярамый. Көннәрдән бер көнне, адәм баласы үзен юктан бар итүче Раббысы каршына басып, дөньялыкта кылган һәр эше, әйткән һәр сүзе, ашаган һәр ризыгы, кулланган һәр нигъмәте өчен җавап тотачак. Ул көннең хисабы, иң олуг хисап, ул имтихан, иң олуг имтихан булачак. Шиксез, ул хисап көненә гомере дәверендә хәзерләнгән кешегә генә, Аллаһ җиңеллек бирә. Никызганыч, шушы хисаптан кешеләрнең күбесе гафил.

Газиз кардәшем. Бүген, ялгызың калып, әйткән сүзләрең, кылган эшләрең хакында уйландыңмы? Бүген, изгелекләреңне санаган кебек, кимчелек хаталарыңны да танырга теләдеңме? Бүген, кылган изгелекләрең хакында да уйландыңмы? Баксаң, күбесендә рия, мактану, үз–үзеңне канәгатьләндерү кебек таплар табарсың. Бүген, кич кырын, үзеңә көнлек ревизия үткәреп кара, нинди нәтиҗәләргә килерсең микән? Йөргән юлларың кимчелекләр белән капланган, аткан сүзләрең яман, буш сүзләр белән каралган... Бу кадәр авыр йөкләрне күтәреп Раббың каршына ничек киләрсең? Аллаһ Тәгалә: «Һәркем үзенең иртәгәсе көнендә Раббысы белән очрашуга нәрсә хәзерләгәнен карасын», - диде. (Хәшер сүрәсе-18).

Гомәр ибн Хаттаб р.г. әйтте: «Хисап кылыгыз үзегезгә, хәттә сезгә хисап кылганчы. Үлчәгез үзегезне, хәттә сезне үлчәгәнче. Бүген үзегезгә булган хисаб, иртәгәсе буласы хисабны җиңеләйтә. Кыямәт көне өчен үлчәнегез. Ул көнне, сезне үлчәрләр, эчегездә булган бер серегез дә качып калмас».

Газиз кардәшем, безгә кадәр яшәгән хөрмәтле затлар шулай булдылар. Аллаһка изгелекләр белән якынайдылар. Үз-үзләрен хаталар өстеннән хисаб кылдылар.

Әбү Бәкер: күңеле нечкә иде, күп елады һәм: «Елагыз, еламасагыз, сезнең өчен еларлар»,-диде. Үсеп утырган үсемлеккә карап: «Шушы үсемлек булып, ашалып юкка чыксам иде», - дип, Олуг хисаптан курыкты.

Гомәр ибн Хаттаб: Тур сүрәсен укып, Аллаһның: «Тәхкыйк, Раббыңның газабы һичшиксез булачактыр», – дигән сүзләренә җиткәч, елап җибәрде. Ул шулкадәр елады, хәтта авырып китте. Көн-төн шул аятьне укып елады, хәтта елаудан йөзендә җыерчык-сызыклар барлыкка килде.

“Җәһәннәмдә бер генә кеше калыр, - дигән хәбәр килсә, вәллаһи, ул кеше мин дип уйлар идем”, - диде.

Госман ибн Гаффән р.г.: Кабер янына баскач, елады, хәтта күз яшьләре сакалын чылатты. «Җәннәт һәм ут арасында калып, кайсысына керергә әмер буласын белми торудан куркамын. Кайсысына китәсемне белгәнче, туфракка әйләнеп юк булсамчы», - диде.

Гали ибн Әби Талиб: Күп елады, үзенә хисаб кылды. Аеруча ике нәрсәдән курыкты: озын киләчәккә өметләр һәм нәфескә иярү. «Озын киләчәккә өметләр — ахыйрәтне оныттыра. Нәфескә иярү — хаклыктан тайпылдыра», - диде.

Бездән иманлырак, изге эшләрдә күпкә алданрак булган сәхабәләр, бездән никадәр артыграк куркуда булдылар. Безнең иманыбыз да загыйфь, изгелекләребез дә күпкә аз, гөнаһларыбыз да артык, әмма куркуыбыз бик түбән.

Аллаһның йөрәктәге вәгазьчесе.

Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: «Аллаһ туры юлга мисал итеп, ике ягыннан ике дивары булган бер юлны китерде. Диварларда ачык ишекләр, ишекләрдә — пәрдәләр. Юл өстендә бер эндәшүче: «Әй кешеләр, барыгыз да юлдан гына барыгыз, кырларга борылмагыз!» - дип кисәтеп тора. Әгәр берәрегез ул ишекләрне ачарга теләсә, эндәшүче шундук: «Хәсрәт сиңа, ишекне ачма! Ишекне ачсаң, кереп китәсең», -дия. Юл — ислам, пәрдәләр — Аллаһ куйган чикләр, ачык ишекләр — Аллаһның хәрамнары. Өстән эндәшеп торучы — һәр мөселманның да йөрәгендә булган Аллаһның вәгазьчесе». (Әхмәд, Хәким. Сахих хәдис).

Син, кардәшем, йөрәгең түрендә утырган Аллаһның вәгазьчесен ишетәсеңме? Син, кардәшем, Аллаһ куйган чикләрне саклап, хәрамнардан ерак торасыңмы? Әллә, Аллаһның дошманнары һәм үзеңнең дошманың өстеннән җиңү яуладым дип уйлыйсыңмы? Аллаһ Тәгалә әйтте: «Дөреслектә, шайтан, сезнең өчен дошман, аны дошман күрегез. Ул үзенә иярүчеләрне бары тик җәһәннәмнең ялкынлы утына гына чакыра». Фатыйр 6.

Халид ибн Мәгдән р.г. әйтте: «Һәрбер бәндәнең йөзендә ике күзе бар, ул алар белән дөнья эшләрен күрә. Калебендә ике күзе, алары белән ахыйрәт эшләрен күрә. Аллаһ бәндәсенә хәерлелек теләсә, бәндәнең калеб күзләрен ача. Ул күзләр белән бәндә Аллаһ вәгъдә иткән яшерен нәрсәләрне күрә.

Газиз кардәшләрем, дустыңның хыянәтче икәнен белсәң, күздән һич төшермисең. Нәфес тә хыянәтче иптәш кебек, һәрчак тикшереп тормасаң, малыңны алып кача. Имам әлҖәүзи әйтә: «Шунысы сәер, күп акча ияләре үзләренең малларына ялган (фальш) акча керүдән куркалар, ә ул акчаны ясаучы тыныч. Пәйгамбәребез Хүзәйфә исемле сәхабәсенә мөнафыйкларны әйткәч, Гомәр ибн Хаттаб аның янына килеп: «Мин алардан түгелме?»– дип сорады. Ибн Әби Мүлкийә әйтте: «Пәйгамбәрнең утыз сәхәбәсен белдем, барысы да үзләре өчен мөнафыйклыктан курыкты һәм берсе дә: «Иманым Җәбраиль һәм Микәильнеке кебек», —димәде”.

Әй мөселман кардәшем! Имам Ибн Каим әйтә: «Кем сәхәбәләрнең тормышлары белән кызыксына, аларны күп гамәл белән күп куркуда күрә. Без барыбыз да гел киметүдә, ягъни салкын караш һәм тынычлыкта». Ибн Каим үзе һәм яшәгән гасыры хакында шулай дигәч, безгә үзебез һәм гасырыбыз турында нәрсә әйтәсе кала?

Кардәшем, гамәлең алдыннан уйла, ул гамәлең Раббың өченме? Гамәлең артыннан уйла, Аллаһ өчен кылдыңмы?

Үзеңә хисап кылу ни рәвештә соң? Имам Ибн Каим нәфесне хисаб кылуны түбәндәгечә аңлата:

Беренчедән: Хисапны Аллаһының безгә әмер иткән фарызлардан башларга. Аларда берәр кимчелек кенә күренсә дә, тизрәк ул кимчелекне төзәтергә.

Икенчедән: Аллаһ тыйган хәрамнарда хисап. Әгәр кеше берәр хәрамга керә башлавын сизеп алса, шундук тәүбә-истигъфәр кылып, аны изге гамәлләр белән алыштырырга тиеш.

Өченчедән: Гафиллеккә каршы көрәш йөзеннән, нәфесне һәрвакыт Аллаһны зикер итүгә этәреп тору. Аллаһ булган калебтә шайтанга урын юк. Аллаһыны оныткан калебнең ишекләре шайтан өчен ачык.

Дүртенчедән: Тән хәрәкәтләрен, тел сөйләгән сүзләрне, аяк адымнарын, кул сузылуларын, күз карашларын, колак тыңлаган нәрсәләрне һәрдаим хисаб-контрольда тоту. “Син моның белән нәрсә теләдең? Моны кем өчен кылдың? Кем ризалыгын алырга омтылдың?”

Кадерле дустым! Үз–үзенә барча хәрәкәтләрдә, барча ял вакытларында, барча мизгел һәм адымнарда хисап кылу һәрбер зирәк акыллы мөэминнең бурычыдыр.

Гомер сулышларының һәркайсысы кыйммәтле бер таш кебек. Ул ташлар белән табышы килүдән һичтуктамас хәзинәләр сатып алырга мөмкин. Бу кыйммәтле ташларны файдаланмый калдыру, яки киресенчә, алар белән һәлакәтькә илтә торган нәрсәләр сатып алу зур хәсрәттер. Бу эшне иң ахмак кеше генә булдыра. Бу хәсрәтнең хакыйкатен Кыямәт көне, үкенеч көне күрсәтәчәк: Аллаһ Тәгалә әйтте: «Ул көнне, һәр кеше кылган изгелеген үз каршында табар. Бозыклык кылучы явыз эшләре белән үзенең арасын бик ерак булуны теләр». (Әл Гыймран 30)

Хөрмәтле дустым! Көннәрдән бер көнне, үз–үзләренә хисаб кылучыларның берсе үзенә хисап кыла, аңа ул көн 60 яшь була. Тормыш иткән көннәрен санап караса, 21500 көн килеп чыга. Бу санны күреп аның күзеннән яшьләр бәреп чыга. «Әй кайгы миңа, Раббым каршына 21 000 гөнаһ белән бараммы? Көненә меңләгән гөнаһлар булса нишләрмен?!”

Фүдайль бер кешедән: “Сиңа ничә яшь?”-дип сорады. Ул: “Алтмыш”,- диде. Фүдайль: “Алтмыш ел Раббыңа таба барасың, бәлки тиздән килеп тә җитәрсең”, - дип әйтте. Чыннан да, кардәшләрем, үткән һәр елыбыз, ай вә көнебез, һәр сулышыбыз Раббыбызга якынайта. Галәмнәрнең Раббысы белән очрашуга нәрсә хәзерләдек без? Әй, егерме көз уллары, күпме дусларыгыз инде ахирәткә юл тотты. Әй, утыз көз уллары, Әй кырык көз уллары, сабыйлык китте, ләкин сез һаман уен көлке кулында. Әй, илле көз уллары, гасырның яртысына җиттегез, ләкин һаман шәһвәт юлында. Әй, алтмыш көз уллары, чәчләрегез агарды, ләкин гафиллек китмәде.

Газиз, кардәшем, утыр, сана, хисаплап кара. Күпме намазыңны калдырдың?... Күпме җомгалардан сәбәп таптың? Күпме садакаларны комсызлыгың кесәңдә калдырды? Күпме хаҗлар синсез үтеп бара? Күпме изгелеккә ялкау булдың? Күпме яманлыктан битараф калдың? Телең күпме бозык сүзләр сөйләде? Газиз ата-анаңның күпме күз яшен агыздың? Күпме ятимнәрне рәнҗеттең? Күпме кешеләргә золымлык кылдың? Күпмеләрен сүктең, гайбәтләрен саттың? ...

Үткән көннәр белән күңелләрне юатабыз, үткән һәр көн әҗәлгә илткәнен онытабыз.

Ахырың килгәнче изгелек кыл, гафил булма, бәхет тә, хәсрәт тә гамәл эчендә -онытма.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе