Рия

“Ул көнне кешегә байлыгы да балалары да файда итмәс. Мәгәр Аллаһка сәләмәт йөрәк белән килүчегә генә файда булыр.” Шүгара-88-89 “Тәндә бер

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

“Ул көнне кешегә байлыгы да балалары да файда итмәс. Мәгәр Аллаһка сәләмәт йөрәк белән килүчегә генә файда булыр.” Шүгара-88-89

“Тәндә бер әгъза бар. Әгәр ул сәләмәт булса, бөтен тән сәләмәт була. Әгәр ул бозылса, бөтен тән бозыла. Ул әгъза – йөрәктер.” Хәдис-шәриф.

Кадерле кардәшем. Аллаһның дошманы Иблис һәрвакыт нинди генә юл белән булса да, сине Раббыңа гыйбәдәт кылудан, Раббыңны зикер итүдән, җәннәт юлы исламнан ерагайтырга тырыша. Ширк, көферлек һәм башка төр фәхешлекләргә чакырып, мәңгелек хәсрәтле итмәкче була. Әгәр шайтан сине изге гамәлләрдән ерагайта алмаса, ул синең изгелекләреңне рия белән бетерергә тырыша. Рия, ул бик тә куркыныч авыру, чөнки беренчеден, кеше аның белән авыруын сизмәскә дә мөмкин. Икенчедән, ул кешенең кылган гамәлләрен юкка чыгара.

Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: “Сезнең өчен дәҗҗәлдән дә ныграк нәрсәдән курыкканымны әйтимме?” Сәхәбәләр: “Әйт, Аллаһның илчесе,”- диделәр. Пәйгамбәребез с.г.в: “Яшерен ширк. Кеше намазга баса һәм аңа кешеләр карап торганын белеп, намазын бизәп укый,”- дип җавап бирә.

“Сезнең өчен иң курыкканым – кече ширк,”Сәхәбәләр: “Нәрсә соң ул кече ширк?” – дип сорадылар. Ул: “Рия,”- дип җавап бирде.

Хакыйкый мөселман һәрвакыт гамәлләрен Аллаһ ризалыгы өчен кыла һәм бер кайчан да кеше күрсен дип эшләми. Чөнки гамәлләрен рия белән кылучыга әҗер юк, аның эшләре тузан бөртегенә дә тормый. Кыямәт көнендә кешеләр хисап өчен җыелгач, ул үкенечле хурлыкта калачак.

Мөселманның максаты Аллаһның ризалыгына ирешү булса, риячының уенда ничек тә булса кешеләр каршында үзенең изгелекләре белән масаю.

Кемдер үзенең гыйлеме, кемдер көче, байлыгы, кемдер кылган изгелекләре белән масая. Ләкин боларның барысы да Аллаһның нигъмәтләре. Һәм ул нигъмәтләрне Аллаһ кемгә теләсә бирә, кемнән теләсә кире ала. Пәйгамбәребезнең с.г.в. сәхәбәләре кылган эшләре белән масаю түгел, без кимчелекләребезне яшергән кебек, үзләренең изгелекләрен яшергәннәр. Кешеләр изгелеген белеп савабы кимүдән курыкканнар.

Шуны да онытма, кешеләрнең мактауларына ашкынып, шелтә-ризасызлыкларыннан курку да рияга илтә. “Бу эшне эшләсәм кешеләр нәрсә әйтерләр, миннән разый булырлар микән?” – кебек уйлар йөрәкне борчый башлый. Бел, кардәшем: Аллаһка гөнаһ булган эштә бер кемгә дә итәгать юк.

Әгәр бездән Аллаһ риза булмаса, кешеләрнең мактаулары безгә бер файда да бирми. Әгәр бездән Аллаһ риза булса, кешеләрнең шелтәләре, ачулары бер зарар да китерә алмый.

Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: “Кем Аллаһның ризалыгына ашкынып, үз өстенә кешеләрнең ачуын алса, Аллаһ аны кешеләрнең зарарыннан саклар. Кем кешеләрнең ризалыгына ашкынып, үз өстенә Аллаһның ачуын алса, Аллаһ аны кешеләргә калдырыр.”

Рия сәбәпле, кешенең гамәлләре юкка чыга, чөнки ул Аллаһка тиңдәш кыла. Аллаһ фәкатьҮзенең ризалыгы өчен генә кылынган эшләрне кабул итә.

Пәйгамбәребез с.г.в әйтте: “Аллаһ тәгалә әйтте: Мин үземә тиңдәш кылуга мохтаҗ түгелмен. Әгәр кем дә булса гамәлен Минем өчен генә кылмаса, Мин аннан һәм Аның ширкеннән баш тартам.” Мүслим.

Риячыларның Кыямәттә булачак хурлыклары турында пәгамбәребез с.г.в. әйтте: “Кыямәт көнендә беренче хөкем ителүче дин өчен шәһид киткән бер кеше булыр. Аны алып килерләр Һәм Аллаһ аңа биргән нигъмәтләрен әйтер. Кеше аларны таныр һәм Аллаһ аннан: “Шөкер итеп нәрсә кылдың?”-дип сорар. Ул: “Мин шәһид киткәнче Синең юлыңда көрәштем,”-дип җавап бирер. Аллаһ аңа: “Син алдыйсың. Син кешеләр сине “батыр” дип әйтсеннәр өчен генә көрәштең,”- дип әйтер. Соңыннан аңа карата әмер бирелер һәм аны йөзе белән җирдән сүрәп утка алып китерләр.

Икенче булып Коръән укып, гыйлем алган һәм гыйлемен башкаларга тараткан бер кешене алып килерләр. Аллаһ аңа дөньялыкта биргән нигъмәтләрен исенә төшерер, ул аларны таныр һәм Аллаһ аннан: “Аларга шөкер итеп нәрсә кылдың?”- дип сорар. Кеше: “Гыйлем җыеп, аны башкаларга өйрәттем һәм синең ризалыгың өчен Коръән укыдым,”- дияр. Аллаһ аңа: “Син алдыйсың, син бит гыйлемне сиңа “галим” дип әйтсеннәр өчен җыйдың,”- дип әйтер. Соңыннан ул кешене йөзтүбән утка ташланырга әмер бирелер.

Өченче булып гомере буе байлыгыннан мохтаҗларга өлеш чыгарган бер бай кешене китерерләр. Аңа да Аллаһ Үзенең нигъмәтләрен танытыр. Ул таныр. Аллаһ аннан : “Шул нигъмәтләремә рәхмәт йөзеннән нәрсә эшләдең?” – дип сорар. Ул кеше: “Мин Синең ризалыгың өчен мөмкин булган бөтен урыннарга малымны сарыф иттем,”- дип җавап кайтарыр. Аллаһ аңа: “Син алдыйсың, син бит сине “юмарт” дип әйтсеннәр өчен тырыштың. Соңыннан бу кешене дә җәһәннәмгә йөзтүбән атырга кушылыр.”

Рия кылу, гамәлләрне кеше күрсен дип эшләү, ул мөнәфыйклар сыйфаты. Мөнәфыйклар Аллаһка гыйбәдәт кылалар ләкин йөрәкләрендә иман юк. Шул сәбәптән алар гамәлләрен рия белән, кеше күрсен өчен кылалар. Аллаһ алар турында нәрсә ди: “Дөреслектә, мөнәфыйклар Аллаһны алдамакчы булалар. Ләкин Аллаһ аларның үзләрен алдый. Ул мөнәфыйклар намазга ялкаулык белән, кешеләр күрсен өчен басалар. Аллаһны бик аз зикер итәләр.” Ниса 142.

Аллаһ гамәлләрен тыштан гына кылучы мөнәфыйкларга газапның иң катысын вәгъдә итте: “Дөреслектә мөнәфыйклар утның иң астында.”

Рия кешенең әҗерле эшләрен гөнаһка әйләндерә. Мисал белән , намаз укучыга Аллаһ дөньяда да ахыйрәттә дә бик зур дәрәҗәләр вәгъдә итә. Ләкин берәү намазын рия белән кылса, аңа Аллаһның газабы. Аллаһ Тәгалә Коръәндә: “ Намаз укучыларга хәсрәт,”- дип әйтә. Һәм нинди намаз укучыларга: “Кемнәр намазларына җиңел карыйлар.” Ягъни, намазларын өмет һәм курку белән укымыйлар. Вакытыннан кичектерәләр. “Кемнәр рия кылалар.” Ягъни, әгәр намазларын укысалар, кешеләр күрсен өчен укыйлар. Башка изгелекләрен дә кешеләр күрсен дип кылалар. Мондый рәвештә намаз укучыларны җәннәт чишмәләре түгел, бәлки җәһәннәмдәге үлек сулары көтә. Аллаһ сакласын.

Әгәр кеше ихлас икән, шайтан ул кешенең күңеленә шик салырга тырыша һәм:”Синдә рия! Син риячы! Синең гамәлләрең барыбер кабул булмый,”- дип аны изге эшләрдән ерагайтмакчы була. Калебенә шик-шөбһә сала. Шуңа күрә мөселман һәрвакыт сак, уяу һәм зирәк булырга тиеш.

Риячылар дөньяда яшәгәндә кешеләр каршында зур дәрәҗәләргә ашкынган булсалар да, кыямәттә алар хурлыкта калалар. Мәңгелек җәннәт бакчаларына керү урынына, алар мәңгелек утка керәләр.

Йә Раббым Аллаһ! Безләрнең йөрәкләребезне риядан һәм башка төр шайтан авыруларыннан сакласаң иде.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе