Рәхимлек

Аллаһы Тәгалә “Тин” сүрәсендә әйтте: “Дөреслектә, кешене иң күркәм сыйфатта бар кылдык”. Кеше иң күркәм сыйфатта яратылды. Ләкин кешенең

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

Аллаһы Тәгалә “Тин” сүрәсендә әйтте: “Дөреслектә, кешене иң күркәм сыйфатта бар кылдык”.

Кеше иң күркәм сыйфатта яратылды. Ләкин кешенең күркәмлеге нәрсәдә соң? Ни сәбәпле Аллаһы Тәгалә кеше исемен йөртүче затка иң күркәм сыйфат бирде? Шиксез, кешенең йөзе дә, тәне, төсе һәм кыяфәте дә күркәм. Аның бәлки кайсыдыр башка затларга карап чагыштырсаң тормыш рәвеше дә күркәмрәк кебектер. Адәм балсаын күп кенә затлардан өстен кылучы зиһен-акыл сыйфатын да әйтми ярамый. Ләкин, газиз кардәшләрем, кешенең Аллаһы Тәгалә булдырган күркәмлеге аның тошкы кыяфәтендә генә микән? Бу сорауга җавапны пәйгамбәребезнең хәдисеннән табабыз. Аллаһы Тәгаләнең илчесе: “Аллаһы Тәгалә сезнең төс-кыяфәтләрегезгә һәм мал-мөлкәтләрегезгә карамый, ләкин, Ул сезнең калеб-күңелләрегезгә һәм кылган эшләрегезгә карый”, - диде. Шушы хәдистән аңлашылганча, кардәшләрем, Аллаһы Тәгалә каршында кешенең күркәмлеге иң әүвәл кешенең тышкы күренешендә түгел, бәлки эчке халәтендә, калебендәдер.

Газиз кардәшләр, Аллаһы Тәгалә: “Мин кешене иң күркәм сыйфатта яраттым”, - дигәч, кешенең күркәмлеге Аллаһ каршында, иң беренче аның матур йөзендә түгел, ул аның күңелендә, күңелендә кешенең иң әүвәл күркәмлеге. Һәм кеше иң беренче күңеле белән матур һәм күркәм булырга тиеш. Әмма җәмәгать, без шундый затлар, үзебезнең тәнебезгә күпме игътибар бирәбез. Даими рәвештә ашатып торабыз. Әгәр тәнне ашатмасаң ул хәлсезләнә, һәм ахыр чиктә вафат була. Ашатканда да ризык сәләмәт, вакытында һәм тиешле күләмдә булырга тиеш. Алай булмаса, тән төрле авыруларга сабыша. Тешләребезне дә чистартып тормасак, алар сызлый, үз вазыйфаларын тиешенчә үтәми башлыйлар. Тәнебез авырый башласа табибка барабыз, даруханәгә ашыгабыз. Дарулар алып, тәнебезне дәвалыйбыз. Көне буена арган тәнебезне, төне буе ял иттерәбез. Шушы эшләр өчен вакытыбызны да, акчабызны да, көчебезне дә кызганмыйбыз. Уйлап, фикерләп карасак, тәнебезне кайгыртып, гомеребезнең шактый вакытын үткәрәбез. Ләкин, күпләребез даруханәдән кыйммәтле дару алганда, безләрне борчыган авыруларның тәнебез белән генә түгел, бәлки тәнебезне йөртүче калебебез белән дә бәйле икәнен уйламыйбыз. Тәнебезгә күпме вакыт бирәбез дә, җаныбызга күпме калдырабыз? Сонгы тапкыр җаныбызга кайчан азык бирдек, кайчан ял иттердек? Калеб-күңелләребез ризыксызлыктан ачыгып, зәгыйфьләнеп үлеп бара. Бар нәрсәне сизеп, танып, кайгырып һәм сөенеп торучы, изгелек белән явызлыкны аеручы калеб сукырая, ул күрми, ул ишетми, ул сизми, ул хаклыкны кабул итми...

«Күзләр сукыр түгел, күкрәктәге калебләр сукыр», — ди, Аллаһ Үзенең китабында.

Күңел күрмәгәнне күз күрми, күңел ишетмәгәнне, колак та ишетми. Күңел кабул итә алмаса, акыл-зиһен дә кабул итә алмый. Йөрәк үлә, күңел мәеткә әйләнә, өстенә күгәрек ята. Ташландык тимер дә күгәрә бит. Кеше җир өстенә камил, чиста һәм саф күңел белән килә. Кайсы сабыйны без күңеле кара дип әйтә алабыз, “гөнаһасыз сабыйлар” дип сөйләшәбез. Аллаһы Тәгалә тумыштан сеңдергән сыйфатлар югалгач, җир өстендә явызлык тарала, адәм балалары бер-берсенә золымлык кыла башлыйлар. Күңелләр карала һәм таштан да каты була. Җир өстендә хаклар үтәлми, ата-ана хакы үтәлми. Сау-сәламәт бала үз ата-анасын картлар йортына илтә. Ата-ананың баласына карата рәхим-шәфкате юкка чыга һәм үз балаларын бала тудыру йортларында калдыра. Бүгенге гает вәгаземдә дә кешеләр арасында рәхим һәм шәфкатьлек турында сүзләр әйтеп киләсем килә.

Татар халкы нинди генә изге эш эшләмәсен, һәр вакыт сүзен “бисмиллә” әйтеп башлаган. “Бисмилләһи ррахмәни ррахим” дип әниләр бәлешләрен салалар, коймакларын пешерәләр, балаларын йокларга яткыралар, ерак юлларга озаталар. Ә нәрсә соң ул “бисмиллә”? Аның мәгьнәсен беләбезме? Син үз эшеңне Рәхимле һәм Шәфкатьле Аллаһыга тапшырып, Аның исеме белән башлыйсың. Рәхим һәм Шәфкать Аллаһының олуг сыйфатлары. Аллаһы Тәгалә рәхимле булуны Үзе Үзенә фарыз итте.. Пәйгамбәребез с.г.в бер хәдисендә: “Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә Үзенең махлукларын бар кылганннан соң, Үзенең гарешенә: “Минем рәхмәт- шәфкатем, ачуымнан алда булды” дип язып куйды. Без Аллаһының рәхим шәфкатен шәригатендә күрәбез. Алыйк гамәлләрнең әҗер-савабларын гына. Бер кешенең 1000 сумлык эшен эшләсәң, ул сиңа 1000 сум бирә. Әлбәттә 1000 сумлык эш өчен 10000 сум бирми. Ләкин Аллаһ каршында, кем изге гамәл кыла, Аллаһы Тәгалә ул эше өчен әҗерен кимендә ун мәртәбә арттырып бирә. Ун мәртәбәдән башлап, кешенең ихласлыгы, тырышлыгы белән, шул гамәлне 700гә кадәр арттыра. Бер гамәл кыласың, 700 гамәл кылган әҗерен аласың, бу Аллаһының рәхмәте түгелме? Гөнаһ кылган кешегә, Аллаһ һич золымлык кылмый, бер гөнаһ бирә. Шуңа күрә хәдистә килгәнчә, бер мөселман икенче мөселманга: “Әссәләмү галәйкүм”, “Аллаһының сиңа сәламе булсын”, - дип чын күңелдән әйтсә, ул ун әҗер савап ала. Әгәр: “Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһ”, дип әйтсә, егерме изге эш савабын ала. “Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһ вә бәрәкәтүһ”,- дип әйтсә, утыз изге гамәл савабын ала. Бу, кардәшләрем, Аллаһының без бәндәләренә булган чиксез рәхимлеге. Аллаһы Тәгаләнең рәхимлегенә янә бер дәлил, ул Аның сабырлыгы. Әйе, Сабырлык – ул Аллаһының сыйфаты. Җир өстендә күпме гөнаһ кылына, күпме кешеләр: “Аллаһ юк, Аның дине дөрес түгел” – дип, Аллаһка каршы чыгалар. Кеше хаклары таптала, күпме золым, рәнҗетүләр... Ләкин, Аллаһ сабыр итә. Сабыр итә, кешегә төзәлергә мөмкинчелек бирә. Аллаһы Тәгалә без кылган гөнаһлар өчен, бүген тиешлесен генә бирә икән, артыгын түгел, тиешлесен генә, җир өстендә бер җан иясе дә исән калмас иде. Ләкин, Рәхим, Шәфкать иясе Аллаһ, сабыр итә. Кеше: “Аллаһ юк”, - ди, гөнаһ кыла, Аллаһ ул рәхмәтсезне ризыкландыра, саулык-сәламәтлек бирә. Аңа кояшын чыгара, яңгырын яудыра, игенен үстерә.

Җир өстендә бик күп кешеләр яшәде һәм яши, буыннар алышына. Сонгы вакытларда кеше гомеренең кыйммәте югала. Тегендә бер кешене үтергәннәр, монда бер кешене үтерәләр, йөзләгән, меңләгән кешеләр вафат була. Хәдистә әйтелгән: “Үтерүче ник үтергәнен, Үлүче ник үлгәнен белмәс”, - дигән заманнар килде. Кеше җаны һич нәрсә дә түгел кебек, ләкин Аллаһ каршында һәрбер бәндәсенең кыйммәте бар. Аллаһ каршында бәндәләрнең җаннары кадерле һәм Коръәндә күпме аятьләрдә Раббымыз кан коюны тыйды, шушы җинаятьне эшләүчеләргә Үзенең җәһәннәмен вәгъдә итте. Пәйгамәребез: “Кем дә кем, ярты сүз белән генә булса да бер мөселман кешесен үтерүдә катнаша, Кыямәт көнендә ул торыр һәм аның маңгаенда: “Бу кеше Аллаһының рәхмәтеннән махрүм”, - дигән язу булыр.

Кадерле кардәшләрем, һәркайсыбыз, Аллаһының рәхим-шәфкатен өмет итә. Аллаһының рәхмәтенә рәхмәтле бәндәләр генә ирешә. Пәйгамәребез: “Аллаһ Үз рәхмәтен, рәхимлек кылучыларга насыйб итәр”, - диде. Икенче бер хәдисендә: “Җир өстендә яшәгән затларга рәхимле булыгыз, шул вакытта күктә булган Зат сезгә рәхимле булыр”, - диде. “Рәхимлек кылыгыз, сезгә дә рәхимлек булыр; кешеләрне кичерегез, Аллаһ сезне кичерер”.

Пәйгамбәрләр кешеләрне рәхимлеккә чакырдылар һәм үзләре иң әүвәл шәфкатьле булдылар. Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребезне галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрде. Пәйгамбәребез шәфкатьле булды, аның турында Аллаһ Тәгалә: “Син аларга шәфкатьле, мөләем һәм мәрхәмәтле булдың, әгәр дә син каты бәгерле, каты күңелле һәм шәфкатьсез булсаң, сиңа беркем дә иярмәс һәм синнән качып бетәрләр иде”, - диде. Ләкин пәйгамбәребездән качмадылар, хәтта аны үтерергә корал күтәреп килгән кешеләр, аның йөзендә булган нурны күреп, аның рәхим-шәфкатен күреп ислам динен кабул иттеләр. Пәйгамбәребезнең без өммәтенә булган рәхимлеге ни дәрәҗәдә олуг. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: “Аллаһы Тәгалә һәр илчесенә бер кабул була торган дога бирде. Мин ул доганы өммәтемә шәфәгать буларак Кыямәт көненә калдырдым. Минем шәфәгатем, Аллаһ теләсә, Аллаһыга һичкемне тиңдәш кылмый вафат булган һәр мөселманга булыр”,- диде(Бухари риваяте). Әйе, кардәшләрем, Һәр пәйгамбәр исән вакытта шул догасын кылды, ләкин пәйгамбәребез ул доганы бу дөньяда кылмады, Кыямәт көненә калдырды. Үзенең газиз өммәтенә калдырды. Шул дәһшәтле көндә, кешеләр кемгә барып, кемнән яклау алыйк микән дип йөргәндә, пәйгамбәрләр: “Безнең үз кайгыбыз”, - дигәндә, сөекле пәйгамбәребез, Аллаһы Тәгаләнең гареше астында Аңа сәҗдә кылып:“Өммәтем, минем өммәтем”, - дип, Аллаһыдан безне сакларга, безне җәһәннәм газабыннан имин кылырга, ялварып сорыячак. Иң кадерле догасын кадерле өммәте өчен кылачак.

Бервакыт, пәйгамбәребез Аллаһының: “Әгәр аларны газапка тартсаң, алар бит Синең бәндәләрең; әгәр аларны кичерсәң, Син Хәким, Гыйззәтле”, - дигән аятен укыгач, елап җибәрде. Үзенең өммәте өчен елады. “Йә Раббым! Минем өммәтемне газаптан сакласаң иде”, - дип дога кылды.

Пәйгамбәребез сабыйларны яратты һәм аларга аеруча рәхимле булды. Өхед сугышыннан соң, юл кырында елап утырган сабыйны күрде, аның янына килеп: “Син ник елыйсың”, - диде. Сабый: “Минем әтием сугышта вафат булды”, - дип әйтте. “Минем хәзер әтием юк, шуңа күрә елыйм”, - дип бавап бирә. Шуннан соң пәйгамбәребез: “Әй бала, әгәр дә синең әтиең Аллаһының илчесе булса, син шатланырсыңмы”? - диде. Сабый: “Әйе, шатланырмын”, - диде. Шул вакытта пәйгамбәребез: “Димәк, мине синең әтиең дип сана”, - дип сабыйны юатты.

Пәйгамбәребез хайваннаргада карата шәфкатьле булды. Бер вакыт, ансарларның берсенә килеп кергәч, ул бер дөяне күрде, мескен дөя, ачыгып, ризыксызлыктан иңтегеп ыңгырашып, хәтта аның күзеннән яшьләр чыга иде. Шушы хәлне күреп пәйгамбәребез дөя янына килеп, кулы белән аның күзендәге яшьләрен сөртте һәм кешеләргә карап: “Кем моның хуҗасы?”, - диде. Сәхәбәләрнең берсе чыгып: “Аллаһының илчесе, бу минем дөям”, - диде. Пәйгамбәребез аңа: “Аллаһыдан курк”, - диде. “Ул сине шушы дөя өстеннән хуҗа иткән, ә син аны ачлык белән иңтектерәсең”, - диде.

Пәйгамбәребез үсемлекләргә дә карата рәхимле булды. Аның башта минбәре юк иде, шуңа күрә ул бер ачаг төбенә басып вәгазьләрен сөйләде. Соңыннан пәйгамбәребезгә минбәр ясагач, агач төбен калдырып, шул минбәрдә вәгазьләрен сөйли башлады. Һәм шунда Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы килде, шул агач төбе пәйгамбәребезне сагынып бала тавышы белән елый башлады. Пәйгамбәребез аның янына кайтып, шуның кырында утыра иде кайчак, агачны юатыр өчен.

Мөшрикләргә, исламнан ерак булган кешеләргә дә карата, пәйгамбәребез аларны ислам диненә өндәгәндә, аларга рәхимле булды. Таиф шәһәренә баргач, пәйгамбәребез халыкны исламга өндәде, аңа таш атттылар, аны кудылар. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребезгә бер тау фәрештәсен җибәрде. Ул тау фәрештәсе: “Син әмер бирсәң, мин бу ике тауны кушып, бу халыкны юк итәп”, - диде. Пәйгамбәребез: “Мин аның өчен килмәдем, мин халыкларны юк итер өчен килмәдем, мин рәхмәт булып килдем”, - диде. Алар аңа таш аттылар, ә пәйгамбәребез: “Йә Раббым! Аларны һидәяткә күндерсәң иде, алар бернидә белми”, - дип дога кылды. Менә шулай итеп безнең пәйгамбәребез рәхимле һәм шәфкатьле булды. Кешеләрне дә һәрвакытны мәрхәмәтлелеккә чакырды.

Безгә дә мәрхәмәтле булыр кирәк. Тәнебезне ашаткан саен, җаныбыз турында уйлыйк. Кайчан соңгы тапкар Аллаһының китабын укып җаннарыбыз ял итте, кайчан без соңгы тапкыр мәчеткә кереп, вәгазь-нәсихәт тыйлап, бөтен дөньябызны ташлап, Аллаһыга сәҗдә кылдык. Җаннарыбызга ял кирәк, шул турыда онытмыйк. Рәхимле булыйк кардәшләр, бер-беребезгә карата. Аллаһы Тәгалә һәм пәйгамбәребез безгә рәхимле булды, без дә рәхимле булыйк. Әти-әниләргә карат рәхимле булыйк, аларның исән вакытларында кадерләрен белик. Күршеләргә карата рәхимле булыйк. Без рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһының бәндәләре, башкаларга үрнәк булыйк; мөселманның рәхим һәм шәфкатен күреп, кешеләр безгә карап соклансыннар.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе