Никах – җан тынычлыгы һәм пакьлек.

Аллаһ Тәгалә, иң беренче кеше - атабыз Адәмне юктан бар итте һәм җәннәткә урнаштырды. Кешегә куаныч итеп ир-атның үзеннән хатын-кыз Хаваны бар итте. Аллаһ

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

Аллаһ Тәгалә, иң беренче кеше - атабыз Адәмне юктан бар итте һәм җәннәткә урнаштырды. Кешегә куаныч итеп ир-атның үзеннән хатын-кыз Хаваны бар итте. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Аллаһның аятләреннән, ул сезгә тынычлык табу өчен сезнең үзегездән хатыннар яратты һәм арагызда мәхәббәт вә мәрхәмәтлелек булдырды». Рум 21.

Икенче бер аятьтә Аллаһ: «Үзегездән ирсез хатыннарны һәм хатынсыз ирләрне никахлаштырыгыз.» - дип әйтә.

Җир йөзендә булган барча нәрсәләр дә парлы, Адәм балалары да парлы булырга тиешләр. Пәйгамбәребез с.г.в.: « Һәрнәрсә парлы, Аллаһ бер Үзе генә ялгыз,» - диде. Ислам динендә монахлык юк. Чөнки, ир-атның хатын-кыздан, хатын-кызның ир-аттан баш тартулары кешенең Алаһтан булган табигатенә каршы килә. Ислам кешенең табигатенә беркайчан да каршы килми һәм беркайчан да аны җимерми.

Аллаһ Тәгалә безләрнең табигатебезне парлы итеп яратты. Моңа Аллаһ Тәгаләнең: «Сезләрне парлы итеп яраттык», - дигән сүзләре ачык дәлилдер. (Нәбә 8.) Шуңа күрә дә, һәр йөрәк икенче яртысын эзләргә тиеш.

Барча кешелек дөньясына үрнәк булучы Аллаһның иң сөекле затлары пәйгамбәрләр дә никахлаштылар. Аллаһ алар турында Коръәндә әйтте: «Сиңа кадәр дә Без илчеләр җибәрдек һәм аларга хатыннар белән балалар бирдек.» Рагд 38.

Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: «Дүрт нәрсә пәйгамбәрләрдән калган гадәт булып тора; тыйнаклык, исле майлар куллану, теш чистарту һәм никахлашу.»

Никах - җан һәм тән тынычлыгы.

Аллаһ Тәгалә әйтте: ”Аллаһның аятләреннән, ул сезгә тынычлык табу өчен сезнең үзегездән хатыннар яратты һәм арагызда мәхәббәт вә мәрхәмәтлелек булдырды.” Рум 21.

Коръән буенча, гаилә ул бәхет һәм җан тынычлыгына ирешү юлы.

«Алар сезгә кием, сез аларга кием». Бәкара 187.

Парларның бер-берсенә булган ихтияҗлары, тәнне кием белән каплау ихтияҗы кебек. Кием безнең кимчелекләрне һәм гаүрәт урыннарын чит күзләрдән каплаган кебек, ир белән хатын да бер-берсенең дәрәҗәсен, иманын саклап, гаиләдә тынычлык һәм мәхәббәт булдыралар.

Әхлакны саклап калу.

Әгәр кеше үзен никахтан мәхрум итсә, аның тәне шәһвәтен тыелган ысулы, ягъни зина юлы белән канәгатьләндерергә омтыла. Зина исә, Аллаһ тарафыннан катгый рәвештә тыелган зур гөнаһ булып тора. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Зинага якын да бармагыз, ул бозыклык һәм кабәхәт юлдыр.» Никах, никахлы тормыш - зина, фахишәлек кебек кабәхәт эшләрдән бердщнбер көчле калкан булып тора. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: «Сезләрдән кем гаилә мәшәкатьләрен күтәрә ала, ул никахлашсын. Чөнки никах карашны төшерә һәм җенси әгъзаларны саклый».

Зина сәбәпле кешелек дөньясы рухый түбәнчелеккә төшә, гаиләләр җимерелә, ятим балаларның саны арта. Хәзер шәһәр бала тудыру йортларында бала тапкан аналардан: «Балаңны аласыңмы?»-дип сорыйлар. Юл кырлары, урманнар, чүп савытларыннан үле бала гәүдәләре табалар. Балалардан культуралы рәвештә котылу юлларын да булдырдылар. Табибка бара да, тегесе тиз генә баланы алып, җаны кергән булса үтереп, яшәргә барча хокуклары булган җан иясенең үле гәүдәсе чүп савытына оча. Ислам динендә кеше үтерү иң зур гөнаһларның берсе булып тора, бигрәк тә бер гаепсез сабыйлар җанына кул салу. Телевизор экраннарыннан: «Террористлар заложниклар алганнар, араларында балалар да бар икән,» - дисәләр, бөтен дөнья тетрәнеп куя. Уйнаштан балага узып, шул баланы акчалар түли-түли үтертүче «аналар» һәм ул балаларны үтерүчеләр кемнәр микән соң?! Алар Аллаһ каршында ничек җавап бирерләр? Аллаһ Тәгалә Коръәндә: «Балаларын үтерүчеләр хәсрәттә», — дип әйтте. (Әнгам 140.) Искәрмә: Ислам динендә аборт ясату, бары тик баланы тудырган очракта анага үлем янаса гына рөхсәт ителә. Туган кешенең гомере, тумаган кешенең гомереннән кадерлерәк.

Шул ук зина сәбәпле дөнья буйлап яңадан-яңа йогышлы авырулар тарала. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Берәр халыкта азгынлык артса, ул халыкта моңа кадәр билгеле булмаган, чума кебек йогышлы авырулар чыгачак», — дип, тиккә генә әйтмәгән. Спид авыруының да башлангычы никахлы чиста гаиләдән булмагандыр. Бу Аллаһның азгынлык өчен вәгъдә иткән дөнья газаплары, теге дөньядагы газаплар күпкә ачырак булачак. Аллаһның газабыннан җилем капчык белән генә дә котылып булмый.

Зина белән кеше гаиләләрен җимерүче, үзе дә ул хәсрәттән имин түгел. Бәлки шуңа да пәйгамбәребез с.г.в.: «Чиста булыгыз, хатыннарыгыз да пакъ булырлар, (зинадан)»-дип әйткәндер. Бервакыт пәйгамбәребез янына яшь егет килә һәм: «Йә Аллаһның илчесе, миңа зина кыларга рөхсәт итче,» - дип әйтә. Пәйгамбәребез аннан: «Син зинаны әниең өчен ул нәрсәдән риза булыр идеңме?» -дип сорый, егет:«Җанымны бирәм, юк!»-ди. Пәйгамбәребез с.г.в. янә: «Апаң өчен риза булыр идеңме?»-дип сорый. Егет янә: «Җанымны фида кылам, юк?»-ди. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Әниеңнең бертуган сеңлесе өчен?»- дип сорагач, егетнең җавабы шул ук була. Шунда пәйгамбәребез с.г.в.: «Син зина кыласы хатын, кемнеңдер газиз анасы, кемнеңдер кадерле апасы яки сеңлесе,»- дип әйтә. Яшь егет: «Аллаһ белән ант итәм, зинага якын да бармыйм,»-дип китеп бара. Безнең егетләребез дә бу нәрсәләр хакында бераз уйлансалар иде. Бу пычраклыкны үз анасына, үз сеңлесенә, үз кызына бер кем дә теләмидер бит.

Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: «Кем ике аяк һәм ике ирен арасындагы(тел) әгъзаларын гөнаһтан саклый, аңа җәннәт була.» Зина кылучы халык үзен Аллаһның газабына дучар итә. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Кайсы гына җирлектә зина белән риба ачык рәвештә кылынса, ул җирлеккә Аллаһның газабы хәләл булды,» -дип әйтте.

Лут пәйгамбәрнең халкы никахтан баш тартты, Аллаһның фәрештәсе ул җирләрне тамыры белән һавага күтәрде һәм астын-өскә әйләндереп җиргә каплап куйды. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Әмеребез килгәч, Без аның астын өс иттек, өсләренә каты таш яңгыры яудырдык.» Худ 82. Бүгенге көн археологлары ул шәһәрләрне Лут күле астыннан табалар. (Лут күлен көнбатышта «Мертвое озеро» дип атыйлар.)

Бүгенге көндә Америка кебек, кайчандыр үзен дөнья хуҗасына санап йөргән Рим империясе, Лут кавеме кебек җенси азгынлыкка чумган була. Везувий вулканы Помпея шәһәрендә яшәүчеләрне, бер мизгелдә таш итеп катыра. Тарихый документлардан күренгәнчә, ул җирлекләр чын азгынлык үзәге булган. Помпея үзенең күп санлы фахешханәләре белән аерылып торган. Бүгенге археологик табылмалар барча кешелек дөньясына азгынлыкның нәтиҗәсен күрсәтеп торалар.

Никах җир йөзен азгынлык, фахишәлек, йогышлы авырулар һәм рухый карангылыктан пакълап, әдәп-әхлакле, сау-сәләмәт, якты имин гаиләләр булдыра. Аллаһның рәхмәте, кайчандыр никах укытулар качып-посып кына үткәрелсә, хәзер теләгән һәркем өенә кунак җыепмы, Аллаһ йорты мәчеткә барыпмы никахлаша ала. Шунысын да әйтмичә булмый, яшьләребез өчен «никах» сүзе ата-ана, әби-бабай мәҗбүр иткән, бер формальность кына булып калмасын иде. Никызганыч, шактый очракларда ул шулай була да. Ислам дине буенча никахсыз яралган бала, ананыкы гына була. Аталар моны да исәпкә алсалар иде.

Яшь дусларыбыз, никахтан, никахлы гаиләдән курыкмагыз.

Хөрмәтле ата-аналар, балаларыгыз өчен Аллаһ каршында сез җаваплысыз. Кызларыгызны урлап юкка чыгаручы бүреләрдән саклагыз. Пәйгамбәребез с.г.в. барча ата-аналарга үзләренең кызларын кияүгә бирергә киңәш итә. «Әгәр сезгә кызыгызны сорарга килеп, аларның холыкларыннан һәм диннәреннән разый калсагыз, кызларыгызны аларга бирегез. Әгәр алай эшләмәсәгез, җир йөзендә фетнә һәм бозыклыклар таралыр. »

Заманалар шулай үзгәрде, күп вакытта егетләр ата-анадан кызларын көмәнле иткәч кенә килеп сорыйлар. Менә мондый никахлар бер төрле формальность кына булып кала инде.

Раббым Аллаһ, безләргә никахның әһәмиятен аңларга насыйб итсен. Безләргә бәхетле гаиләләр булып, сау-сәләмәт, имин тормыш бирсен. Җәмгыятебезне җимерүче, юк итүче зина афәтеннән ерагайтсын.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе