Мәетләрне хәзерләү.

Адәм баласының үлеме җиткәч, шайтан аны алдап, адаштыру өчен бөтен көчен, бөтен гаскәрен куллана. Чөнки бу мизгел – соңгы көрәш. Пәйгамбәребезнең

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

Адәм баласының үлеме җиткәч, шайтан аны алдап, адаштыру өчен бөтен көчен, бөтен гаскәрен куллана. Чөнки бу мизгел – соңгы көрәш.

Пәйгамбәребезнең абыйсы Әбү Талиб үлем түшәгендә ятканда, аның янына пәйгамбәребез килде һәм абыйсы кырында Әбү Җәһл ибн Һишәм белән Габдүллаһ ибн Әби Үмәйяне очратты. Пәйгамбәребез: «Әй абыем, әйт: Лә иләһә илләЛЛаһ, дип, ул сүз белән сиңа шәфәгать кылармын,» – диде. Әбү Җәһл белән Габдүллаһ ибн Әби Үмәйя аннан: «Әй Әбү Талиб, Габдүлмутталибның динен ташларсыңмени?» –дип сорыйлар. Пәйгамбәребез аңа күпме генә шәһәдәт әйттерергә тырышса да, тегеләр дә үзләренекен кабатлап тордылар, нәтиҗәдә, Әбү Талиб үзенең Габдүлмутталибның милләтендә калганын әйтеп вафат була. «Лә иләһә илләЛлаһ,» сүзләрен әйтүдән баш тартып, кәфер булып китә.

Риваятьләрдә килгәнчә, шайтан Адәм баласының үлеме вакытында янына иң күркәм, иң имин кыяфәтләрдә килә, мәсәлән: атасы, анасы яки башка берәр якынының сүрәтендә, һәм кешене исламнан башка дингә ияртергә тырыша.

Ибн Кәсир әйтә: «Гөнаһ һәм буйсынмаулар, кешене үлеме вакытында шайтанның мәкерлеге каршында көчсез калдыра. Шайтанның мәкерлеге иманның загыйфьлеге белән берләшүе, кешенең яман үлеменә сәбәп була. Аллаһ Тәгалә Фуркан сүрәсенең 29 аятендә: «Шайтан кешене алдан ташлап китәр булды» –диде.

Иблиснең максаты, кешене яман үлемгә ирештерү.

Бәндә тормыш дәверендә нәрсәне дус күрсә, яратса, үлеме вакытында шул нәрсәләрне исенә төшерә. Кемнең йөрәгендә күпчелек урынны изгелекләр ала, үлеме вакытында да шул изгелекләрне зикер итә. Кем калебен гөнаһларга бирде, әҗәле вакытында да шул гөнаһлар белән була.

Тәкъвәлек һәм гыйбәдәттә булу әҗәл вакытына кадәр дәвам иткәндә генә, яхшы үлемгә ирешергә мөмкин. Кайбер кешеләр гомерләре дәверендә изге гамәлдә булып, үлемнәре алдыннан бозык, гөнаһлы эшләргә күчәләр, бу аларның яман үлемнәренә сәбәп була. Пәйгамбәребез әйтте: «Кайвакыт кеше җәннәт әһелләренең гамәлләрен кыла, хәттә аның җәннәт белән бер терсәк арасы гына кала. Соңыннан ул ут әһелләренең гамәлләрен кыла башлый һәм утка керә.» (Бухари, Мүслим)

Исән кешеләргә дә үлем түшәгендә яткан кардәшләренең хәлләрен ничек тә булса җиңеләйтергә тырышырга кирәк. Без, Адәм баласының шул куркыныч һәм әһәмиятле вакытларында аңа ничек ярдәм итә алабыз. Шуларга тукталып китик.

1. Пәйгамбәребез г.с. үлем түшәгендә яткан кешеләргә тыныч кына Лә иләһә илләЛлаһ сүзен кабатлап торырга киңәш итте. Әгәр бәндәнең соңгы сүзләре “Лә иләһә илләЛлаһ” булса, ул җәннәткә керә диде пәйгамбәребез г.с.

2. Үләсе кешене уң ягына, йөзе белән кыйблага карату сөннәт эш булып тора. Пәйгамбәребезнең кызы Фатыйма р.г. вафат булганда аны кыйблаг караттылар, мөселман кешесенә йокларга ятканда да, шушы хәләттә, ягни уң якка, йөз белән кыйблага карап яту киңәш ителә.

3. Кеше вафат булганнан соң аның күзләрен йомдыру. Әбү Сәләмә вафат булгач, пәйгамбәребез г.с. аның янына керде һәм күзләрен йомдырып: “Җан тәннән киткәч, аны күз эзли,”-диде.

4. Кеше үлгәч аны каплап куярга киңәш ителә. Бу аны башкаларның карашыннан саклый. Чөнки, үлем кешенең йөзен үзгәртә, аны бераз ямьсезләргә дә мөмкин. Шуңа күрә дә мәетне якын туганнары гына күрү хәерлерәк. Пәйгамбәребез вафат булгач, аны чапаны белән капладылар.

5. Кешенең үлеме раслангач та, аны соңгы юлга озату хәстәрлеген күрергә кирәк. Озака сузмый юып, кәфенләп, җиназасын укып күмәргә. Аллаһның илчесе Гали р.г.га: “Гали, өч нәрсәне кичектермә,”- диде, “Намазны, әгәр вакыты керсә, җиназаны, әгәр хәзер булса, буйдак ирне, әгәр гаилә тотарга көченнән килсә.”

6. Кеше әҗәтле килеш үлсә, туганнарына аның калган байлыгыннан әҗәтен түләргә кирәк. Пәйгамбәребез: “Әҗәте түләнгәнчегә кадәр, мөэминнең җаны ул әҗәте белән бәйле,” – диде. Мәетнең әҗәтен түләрлек тә малы калмаса, туганнары яки зәкәт бирүче мөселманнар түли.

Бергә күпме гомер кичергән туганыңны, дустыңны югалту, бик тә авыр, зур сынаудыр. Андый кайгылы көннәрне иман ияләре ничек кабул итә, ничек җиңә соң? Аллаһ Тәгалә хакыйкый мөминнәр турында әйтә: “Сезне куркынычлардан бер куркыныч биреп, ачлык белән, малларыгызны киметеп, көтмәгәндә якыннарыгызны үтереп, иген-җимешләрегезне киметеп, сабырларны Аллаһның җәннәте белән сөендер. Аларга бер кайгы килсә: “Һичшиксез, без Аллаһ бәндәләре һәм Аллаһка кайтучыларбыз,” – диләр. Ул кешеләргә Раббыларыннан салават һәм рәхмәт, алар туры юлда булучылар.”

Пәйгамбәребез дә якыннарны югалту сынауларын шактый кичерде. Ул һәркемнең дә йөрәгенә аеруча якын булган бала, онык югалту кайгалары аша үтте. Бала кайгысы кичерүчеләрне аз гына булса да юатып әйтте: “Бәндәнең баласы үлгәч, Аллаһ фәрештәләренә: “Бәндәмнең баласын алдыгызмы?”- ди, алар: “Әйе,” – диләр. Аллаһ: “Йөрәк җимешен алдыгызмы?”- ди, алар янә: “Әйе,” – дип җавап бирәләр. Аллаһ: “Бәндәм нәрсә әйтте соң?” – дип сорый. Фәрештәләр: “Сиңа хамед әйтте һәм сабыр булды,” – диделәр. Аллаһ: “Бәндәмә җәннәттә йорт салыгыз һәм ул йортны хәмед йорты дип атагыз,” – ди. (Тирмизи риваяте)

Пәйгамбәребез хатын-кызларга вәгазь сөйләгәндә: “Кайсы гына мөслимә хатынның балигъ булмаган өч баласы үлә, Аллаһ ул балаларга рәхмәт йөзеннән ананы җәннәткә кертә,”-диде. Арадан берәү: “Икәү булсадамы?”- дип сорады, пәйгамбәребез: “Икәү булса да,” – диде. (Бухари)

Кайгылы вакытлар, кадерле кешеңнән аерылган мизгелләр, үзең теләмәстән күзләрдән яшь чыга. Пәйгамбәребезнең улы Ибраһим вафат булгач, ул елады һәм: “ Күз яшьләнә, йөрәк кайгыра, ләкин Раббыбыз разый булмаган нәрсә әйтмибез. Без синең белән аерылуыбызга кайгырабыз,” – диде.

Кызы Зәйнәбнең кызы үлгәч тә пәйгамбәребез елады. Бер сәхәбә аннан: “Син елыйсыңмени, Әй Аллаһның илчесе,” – дип сорады. Ул: “Бу - Аллаһ бәндәләренең йөрәкләренә биргән рахмәт. Аллаһ бәндәләреннән рәхимлеләргә рәхимлек кыла,” – диде.

Ләкин, динебездә мәет өстендә кычкырып елау тыела. Пәгамбәребез: “Аллаһ күзнең елавы өчен дә, йөрәкнең кайгыруы өчендә газапламый, ләкин менә моның өчен газаплый,” – диде һәм теленә күрсәтте.

Шунысын да онытмыйк, туганнар кычкырып елаганнан мәет интегә. Пәйгамбәребез: “Кем өчен кычкырып еласалар, мәет аның өчен газаплана,” – диде. (Бухари, Мүслим)

Әлбәттә, башкалар елаганнан мәеткә кабер газабы булмый. Хәдиснең мәгънәсе шул, мәет туганнарын ишетеп тора һәм аларның елауларыннан интегә. Әгәр ул аны озатучы туганнарында хаерлелек күрсә, шатлана, киресен күрсә: “Йә Аллаһ, безне һидәятьле иткән кебек, аларны да һидәятькә күндерми җаннарын алма,” – ди. (Тирмизи, Әхмәд)

Мәетнең туганнарын юату.

Пәйгамбәребез: “Кайсы гына мөэмин үзенең кардәшен авыр вакытында юата, Аллаһ, кыямәт көнендә, аңа хөрмәт киемнәре кигертә,” – диде. Мәетнең бар туганнарын да юатырга кирәк. Юатканда кешенең күңеленә җиңеллек китерә торган һәр хәерле сүзне дә кулланырга була. Пәйгамбәребезнең оныгы вафат булгач, ул кызын шушы сүзләр белән юата: “Аллаһ нәрсәне алды, ул Аныкы. Ул нәрсәне бирде, ул аныкы. Анда һәрнәрсә билгеле вакытка кадәр. Сабыр бул, Аллаһның әҗеренә омтыл.”

Сәхәбәләр вакытында бер гаиләдә сабыйлары вафат була. Бернәрсә дә белмәгән ата өйгә кайткач, хатыны аңа ничек тә булса җиңелрәк итеп әйтергә тырыша һәм: “Бер кеше икенче берәүгә вакытлыча берәр нәрсә биреп, вакыты җиткәч ул нәрсәне кире алса. Ул кеше моңа кайгырырга тиешме?” – дип сорый. Ире: “Әлбәттә, юк. Ул бит үз әйберсен кире үзенә алган,” – ди. Шунда ана: “Аллаһ безгә биреп торган нигъмәтен кире үзенә кайтарды,” – дип, иренә балаларының үлеме хакында хабәр итә. Менә шулай, сәхәбәләр бер-берсен юатып, кайгыртып яшәгәннәр.

Әгәр бер мөселманның мөселман туганы вафат булса, аны: “Аллаһ сиңа сабырлык бирсен, әҗереңне арттырсын һәм үлгән туганыңны гафу итсен,” – дип юатырга була.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе