Авыруларның хәлен белик.

Аллаһ Тәгалә әйтте: «Сезләрне сыныйбыз куркынычлардан бер куркыныч биреп, ачлык белән, мал-мөлкәтләрегезне һәм сәламәтлекләрегезне, иген,

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

Аллаһ Тәгалә әйтте: «Сезләрне сыныйбыз куркынычлардан бер куркыныч биреп, ачлык белән, мал-мөлкәтләрегезне һәм сәламәтлекләрегезне, иген, бакча-җимешләрегезне киметеп, якыннарыгызны юк итеп. Сабыр итеп, чыдам булучы мөэминнәрне сөендер». (Бәкара сүрәсе -155).

Дөнья тормышы – зур имтихан, сынаудыр. Дөньядагы сынауларны үтеп, мөэмин үзенең ахыйрәт йортын хәзерли. Пәйгамбәребез : «Дөнья – ахыйрәтнең чәчүлеге», –диде.

Сынау бәндәнең иманына карап бирелә. Шуңа күрә Гаишә пәйгамбәребездән: «Иң зур сынаулар кемнәргә килә?»– дип сорагач, ул: «Пәйгамбәрләргә», – диде.

Раббымыз Аллаһның сынаулары төрле. Кемдер факыйрьлек белән сынала, кемдер байлык белән. Кемдер яшьлек, кемдер картлык белән. Кем өчендер сәламәтлек сынау, икенче берәү авыру белән сынала. Шул иң авыр сынауларның берсен күтәрүче авыру кардәшләребезгә тукталып китик.

Пәйгамбәребез авыргач Ибн Мәсгуд р.г. аның хәлен белергә килә һәм интегүләрен күреп: «Йә Аллаһның илчесе, син бик каты авыру белән авырыйсың, »–ди. Пәйгамбәребез аңа: «Мин сезнең арагыздан ике кеше авырган кебек авырыйм,»– дип әйтә. Сәхәбәсе: «Сиңа әҗере дә икеләтә була инде,»–дигәч, ул: «Әйе, нәкъ шулай. Кайсы гына мөселман бер энә төрткән кадәр, яки артыграк авырту кичерә, агач яфракларын койган кебек, Аллаһ ул кешенең гонаһларын юа.» (Бухари)

Аллаһ бәндәсенә сынау бирсә, ул сынауга сабыр итүчегә тиешле дәрәҗәдә әҗерен дә бирә. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Сабыр итүчеләр чиксез әҗер-савапларга ирешәләр.» Зүмәра 10.

Мөэминнең авыруна сабыр итүе, кыямәт көнендә аның өчен зур хәерлелек булып кайта. Бервакыт, пәйгамбәребез кардәшләре белән мәчеттә утырганда көлеп җибәрә һәм дусларына: «Сине нәрсә көлдерде дип ник сорамыйсыз?»– ди. Сәхәбәләре шунда ук: «Син ни сәбәпле көлдең,»–дип сорыйлар. Пәйгамбәребез әйтә: «Мөэмин кешенең халәте гаҗәп, андый халәт бүтән берәүдә дә юк. Мөэмин кешегә сөенеч килсә, ул шөкер итә, бу аның өчен хәерлелек. Әгәр сынау килсә, сабыр итә. Ул да аның өчен хәерлелек була. Сабырлыкның хәерлелеге исә, Аллаһ вәгъдә иткән чиксез әҗерләрдер.» Мүслим.

Аллаһ Тәгалә авыруларга рәхимлек йөзеннән гыйбәдәләрдә дә җиңеллекләр бирә. Авыру сәбәпле Рамазан рузәсен тота алмаган кеше савыкканнан соң тота ала. Намазын басып укый алмаган, утырып, утырып укый алмаган, ятып укый. Берәү авыру сәбәпле ниятләгән җәмәгать намазына бара алмаса да, барган савапны ала... Пәйгамбәребез әйтте: «Әгәр мөэмин авырып китсә яки сәфәргә чыкса, аңа мокыйм, сәламәт кешегә язылган кебек языла.»

Аллаһ Тәгалә авыруларга тагын бер куаныч итеп, сәламәт кешеләргә авыруларның хакларын үтәргә кушты. Пәйгамбәребез : «Ачыккан кешене ашатыгыз, колны азат итегез, авыруның барып хәлен белегез,»–диде. (Бухари.)

Кыямәт көнендә Аллаһ бәндәсенә: «Йә Адәм баласы, авырдым, хәлемне белмәдең,»–дип әйтә. Ул: «Йә Раббым, ничек хәлеңне белим, Син бит галәмнәрнең Раббысы,»– дип сорый. Аллаһ аңа: «Белмәдеңме син, фәлән бәндәм авырды. Син аның хәлен дә белмәдең. Белмәдеңме син, кардәшеңнең хәлен белгән булсаң, Мине шунда табар идең. Йә Адәм баласы, синнән ашарга сорадым, ашатмадың,»-ди. Бәндә: « Йә Аллаһ, ничек Сине ашатыйм, Син бит галәмнәрнең раббысы?»–дип әйтә. Аллаһ: «Белмәдеңме син, фәлән бәндәм синнән ашарга сорады, син аны ашатмадың. Ашаткан булсаң, ул нәрсәне Минем хозурымда табар идең. Әй Адәм баласы, синнән эчәргә су сорадым, эчертмәдең.» Кеше: «Йә Раббым, ничек Сине эчертим, Син бит галәмнәрнең Раббысы?» Аллаһ: «Фәлән бәндәм синнән эчәргә сорады, эчертмәдең, Белмәдеңме син, аны эчерткән булсаң, әҗерен Миндә табар идең,»–дип җавап бирә.

Авыруның хәлен белгәннән, авыруга да зур куаныч, хәл белүчегә дә күпме әҗер-савап. Мөселманнар арасында кардәшлек хисләре арта. Пәйгамбәребез әйтте: «Мөселман авыру кардәшенең хәлен белгәндә, кайтып кергәнче җәннәт җимешләре арасында була».

Әбү Һүрайра р.г. пәйгамбәребезнең шундый сүзләрен ишеткән: «Кем авыруның хәлен белде, һавадан бер тавыш аңа әйтә: Син яхшылык кылдың һәм үзеңә җәннәттә урын хәзерләдең.»

Икенче бер хәдистә пәйгамбәребез әйтте: «Бер мөселман төш вакытында авыру кардәшенең хәлен белсә, аның өчен кичкә кадәр җитмеш мең фәрештә дога кыла. Кичен хәлен белсә, җитмеш мең фәрештә иртәнгә кадәр дога кыла. Ул кешегә җәннәттә җитлеккән җимешләр хәзерләнер.».

Авыруның хәлен белергә баргач, аның өчен Аллаһтан шифа сорап дога кыларга, аңа сабырлык теләп нәсыйхәтләр әйтергә киңәш ителә. Авыруның күңелен күтәреп, рухын җанландыра торган сүзләрегезне кызганмагыз. Пәйгамбәребез : «Авыру кеше янына керсәгез, аны юатыгыз, бу аның хәлен яхшырта,»– дип әйтте. Пәйгамбәребез үзе, авыру кешегә: «Хәсрәт юк, Аллаһның рәхмәте белән гөнаһларыңнан чистарынасың», - дип әйтә торган булган.

Ибн Габбәс р.г.ның әйтүенә караганда, пәйгамбәребез авыруның баш очына утырып, җиде тапкыр: «Бөек тәхетнең хуҗасы булган, бөек Аллаһтан сине шифага ирештерүен сорыйм,»–дигән.

Авыру кеше үзе сорамаса, янында озак тоткарланып, аңа мәшәкать китерергә кирәкми.

Авырудан сезнең өчен яхшы догалар кылуын сорагыз, аның догасында бәрәкәттер. Пәйгамбәребез : «Авыру янына кергәч, аннан үзегезгә дога сорагыз, дөреслектә авыруның догасы фәрештәләрнең догасына тиң,» -диде. Ибн Мәҗә.

Пәйгамбәребез берәр кешенең авыруы турында ишетсә, тизрәк барып аны шатландырырга тырышкан. Мөселман булмаган авыруларны да игътибарыннан читтә калдырмаган. Бервакыт аңа ярдәм итеп йөрүче яһүд егете авырып киткәч, пәйгамбәребез аның өенә бара, баш очына утыра һәм ягымлы гына исламны кабул ит, дип әйтә. Егет янәшәдә басып торган әтисенең күзенә карый, әтисе улына: «Итәгать ит,» –дип әйтә, егет исламны кабул итә. Пәйгамбәребез аларның өйләреннән чыккач: «Аны уттан азат иткән Аллаһка мактау булсын,»–дип әйтә.

Авыру кардәшләребезгә карап, сәламәтлек нигъмәтенең кадерен белик, сәламәтлегебезне җимерә торган эшләрдән сакланыйк. Аллаһтан сынау сорамыйк.

Әй күзләре сәламәт кеше, оял харамга карарга, кемдер якты кояш нурларын, җылы җәйнең ямьләрен, газиз якыннарын да күрә алмый.

Әй кул-аяклары төз булучылар, оялмыйсызмы сез Аллаһтан, харам эшләп, харам юлларда йөрергә. Янәшәбездә үз кулы белән эшләп, үз аяклары белән Аллаһ йортлары мәчетләргә дә килә алмаучылар бар.

Әй, Аллаһ биргән тел белән кеше рәнҗетеп, кеше гаебен сөйләп йөрүчеләр! Оялыгыз Бөек Хуҗагыздан. Кемдер, газиз туганнарына ягымлы сүз белән дә эндәшә алмый. Аллаһның күркәм сүзләре булган, Коръән сүрәләрен дә укый алмый.

Аллаһ Кыямәт көнендә барча нигъмәтләре өчен бәндәләреннән җавап алачак.

«Колак, күз, йөрәк-гакыл - һәрберсе өчен сорау алыныр.» Исра-36.

Әй Адәм баласы, Аллаһ биргән нигъмәтләрне бары тик изгелектә генә куллан. Кыямәт көнендә телебез сөйләмәс, ул нигъмәтләр безгә каршы сөйләрләр.

«Ул Көнне, аларның телләренә мөһер басабыз, кылган эшләре хакында аяк-кулларын шаһит итеп сөйләтәбез.» Йәсин-65.

Аллаһ Тәгалә авыру кардәшләребезгә шифа, киң сабырлыклар бирсен. Сәламәтләребезгә авыруларның хакларын үтәп, күңелләрен күреп, аларның яхшы догаларына ирешергә насыйб итсен. Әмин.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе