Сәламләшеп яшик, кардәшем!

Пәйгамбәребез с.г.в.: “Бер мөэминнең икенче мөэмин каршында алты хакы бар.-диде, - Әгәр кардәшеңне очратсаң, аңа сәләм бир. Әгәр кунакка чакырса, җавап бир.

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

Пәйгамбәребез с.г.в.: “Бер мөэминнең икенче мөэмин каршында алты хакы бар.-диде, - Әгәр кардәшеңне очратсаң, аңа сәләм бир. Әгәр кунакка чакырса, җавап бир. Нәсыйхәт сораса нәсыйхәт бир. Төчкереп Аллаһны мактаса, аңа рәхимлек телә. Авырса барып хәлен бел. Вафат булса, соңгы юлга озат”.

Аллаһ Тәгалә әйтте:

“Әй сез, иман китерүчеләр, үзләрегезнең өйләрегездән башка өйләргә рөхсөт сорап, йорт хуҗаларына сәләм бирмичә кермәгез”.

Габдүллаһ ибн Гомәр пәйгамбәребездән с.г.в.: “Исламда иң хәерле эш кайсы”, – дип сорагач, ул с.г.в.: “Кешеләрне ризык белән сыйлау, танышыңа да, таныш түгелеңә дә сәләм бирү”,- дип җавап бирде.

Пәйгамбәребез с.г.в. “Дөнья бетер алдыннан кешеләр танышлары белән генә күрешерләр диде”.

Чыннан да бүген сәләм таныш, кайсы вакытларда үзеңә кирәк булган кешеләргә генә бирелә.

Халык кайсы гына милләттән булмасын, кайсы гына телдә сөйләшмәсен, Ислам сәләме бар җирләрдә дә бер – әССәләмү галәйкүм. Бу сәләм кешелек дөньясының атасы Адәм г.с.нән килә. Аллаһ аны юктан бар кылганнан соң, аңа: “Бар һәм фәрештәләргә сәләм бир, аларның сиңа булачак җавапларын тыңла, бу синең һәм нәселеңнең сәләме булыр,”-диде. Атабыз Адәм янәшәдә утырган фәрештәләргә: “Әссәләмүгаләйкүм,”-дип әйтте, фәрештәләр: “Әссәләмүгаләйкә вә рахмәтүллаһ,”-дип кайтардылар.

Әгәр дә сәләм тулысынча әйтелсә, тагын да хәерлерәк. Хәдистә килгәнчә: әССәләмүгаләйкүм дисәң 10, вә рахмәтүллаһи дип өстәсәң 20, әСсәләмүгаләйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәтүһү дип әйтсәң 30 савап аласың. Бу: “Сиңа Аллаһның сәламе, рахмәте һәм бәрәкәте булсын,” – дигән сүз.

Аллаһ Тәгалә сәлам бирүчегә сәламне тагы да арттырып кайтарырга боерды: “Әгәр сезне сәламләсәләр, аларга шуның мисалында яки тагын да арттырып кайтарыгыз.”

Пәйгамбәребез с.г.в. үзенең өммәтенә җиде васыять калдырды һәм ул васыятьләрне үтәргә боерды: Авыруның хәлен белергә, җиназага иярү, төчкерүчегә рәхимлек теләү, загыйфь кешегә ярдәм итү, кысырыкланган кешене яклау, ант бирүчене антын үтәүгә этәрү һәм сәлам тарату.

Бер-береңә сәлам бирү, кешеләрнең үзара мәхәббәт-дуслыкларын ныгыта, күңелләрен күтәрә.

Пәйгамбәребез с.г.в.: “Иман китермичә җәннәткә кермәссез, бер-берегезне яратмыйча иман китермәссез.”-диде - Сезгә бер нәрсәне өйрәтимме, әгәр ул эшне кылсагыз, бер-берегезне яратырсыз. Арагызда сәлам таратыгыз.”

Кешеләргә беренче булып сәлам бирүчеләрне пәйгамбәребез с.г.в. Аллаһның рәхмәтенә иң якыннары диде. Бер сәхәбә: “Йә Аллаһның илчесе, очрашкан ике кешенең кайсысы беренче булып сәлам бирә.”- дип сорагач та, ул: “Аллаһка якынрагы,”-диде. Габдүллаһ ибн Гомәр исемле сәхәбәне еш кына базарда йөргәнен күрүче дуслары аннан: “Син сәүдә дә итмисең, әйбер дә карамыйсың, монда нишләп кенә йөрисең?”-дип сорагач, ул аларга: “Без базарга барча очраган кешеләргә сәлам бирү өчен барабыз,”-дип җавап биргән.

Исламда сәламнең аерым рәвеше булган кебек, аерым тәртипләре дә каралган. Бераз гына шуларга тукталып китик.

Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: “Нәрсәдәдер утырып баручы – җәяүлене, җәяүле – утыручыны, аз җәмәгать – зур җәмәгатьне, кечкенә – өлкән кешене беренче сәламли.”

Хаклык һәм хикмәт иясе булган пәйгамбәребезнең бу сүзләренә колак салучы өлкәннәрнең да хакларын үти, тәкәбберлектән дә имин кала. Кайвакытта кеше берәр затлы машинага утыра да, элек дус булган җәяүле кардәшен танып та күрмәгәнгә салышып, сәлам дә бирми китә. Әлхәмдүлилләһ, исламда атта, машинада баручы беренче булып сәлам бирә һәм шуның белән үзен тәкәбберлектән саклый.

Сабыйларны да сәлам белән хөрмәтләргә кирәк. Сәлам, аларны тәрбияли һәм күңелләрен күтәрә,”-дигән. Сабыйлар яныннан үтеп барганда пәйгамбәребез аларга матур итеп сәлам биргән. Бервакыт, Әнәс ибн Мәлик тә урамда җыелып торган балаларга сәлам бирә һәм: “Аллаһның илчесе шулай эшли иде,”-дип әйтә.

Мөселман кешегә үз өенә кергәндә дә сәлам бирергә киңәш ителә. Аллаһ Коръәндә әйтте: Пәйгамбәребез с.г.в. Әнәс исемле сәхәбәсенә: “Әй, егет, гаиләңә кайтсаң сәлам бир. Үзеңә дә, йорт әһелләреңә дә бәрәкәт булыр.”- дип әйтә.

Безнең халыкта көненә бер мәртәбәдән дә артык күрешмәү гадәткә кергән. Бүген бер тапкыр күрештек инде – диләр. Пәйгамбәребез с.г.в.: “Берегез кардәшен очратса, аңа сәлам бирсен,”-диде, “Әгәр дә таш, агач, яки стена сәбәпле аерылышып, соңыннан тагын очрашсалар, тагын сәлам бирешсеннәр.” Димәк, ислам дине безгә күрешкән саен, бер-беребезгә Аллаһның сәламен, иминлек теләргә киңәш итә.

“Сәлам бирергә саранланган кеше иң саран кеше,”-диде пәйгамбәребез с.г.в.

Мөселман кешеләргә очрашканда ничек сәлам бирсә, аерылышканда да сәлам бирә. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: “Берәрегез кешеләр җыелып торган җиргә килсә, сәлам бирсен. Китәргә теләсә, сәламләсен. Икенче сәламнең беренчесеннән бер кимчелеге дә юк.”

Тел белән әйтелгән сәламне кул белән тулыландырырга була. Мәсәлән, ерактарак булган кешегә кул селкеп, янәшәңдәге кешенең кулын кысарга. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: “Ике мөселман күрешеп бер-берсенең кулларын кысканда, хушлашканчы аларның гонаһлары кичерелә.” Пәйгамбәребез үзе кардәшләре белән күрешкәндә, аның йөзендә шатлык, кулы исә ефәктән дә йомшак булган.

Әгәр дустыңны бик сагынсаң, аны кочаклап та алырга була. Ләкин, динебездә бер-береңә баш ию рөхсәт ителми. Чит ирләр белән чит хатын-кызларгада кул бирешеп күрешергә ярамый. Пәйгамбәребез с.г.в. : “Мин чит хатыннар белән кул бирешеп күрешмим,”-диде.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез, сәлам – ул иминлек, тынычлык һәм сәламәтлек. Шушы кечкенә генә сүз белән без бер-беребезнең күңелләребезне күтәрәбез, үзара дуслыгыбызны ныгытабыз, дөнья тормышының мәшәкатьле көннәрен аз гына булса да җиңеләйтәбез, яктыртабыз.

Кыямәт көнендә, иман әһелләрен җәннәт капкаларының сакчылары оҗмах бакчаларына юл ачып сәлам белән каршы алачаклар. Аллаһ Тәгалә әйтте: “Раббыларына тәкъвалык кылган мәэминнәрне төркем-төркем җәннәткә озатырлар, алар анда ирешкәнче җәннәт капкалары ачылыр һәм сакчылары әйтерләр: Сәлам сезгә, сез изгелек кылдыгыз, җәннәткә мәңгелеккә керегез.”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе