Диннән башка яшәп булмый.

Кешелек дөньясының яшәү дәверендә дөньяга кемнәр генә килми. Кемнәрдер җир өстендә вакытлыча икәннәрен аңлап, гомерләрен заяга

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

Кешелек дөньясының яшәү дәверендә дөньяга кемнәр генә килми. Кемнәрдер җир өстендә вакытлыча икәннәрен аңлап, гомерләрен заяга үткәрмәскә, авыр булса да гадел тормыш итәргә тырыша. Икенче берәүләр дөньяда мәңге калырбыз дип, бөтен дөньяга хуҗа булмакчылар. Үзләренең максатларына ирешү өчен бер нәрсәләрен дә кызганмыйлар. Кайсыбер кешеләр шул “хуҗа” ларны үзләренә иләһ итеп, шуларга кол булып яшиләр. Әйе, кешеләр төрле. Ләкин аларны юктан бар кылучы – бер, Ул – Аллаһ. Һәм Аллаһ һәр кешене дә дөньяга иман белән китерде. Кеше ничек кенә динсез булмасын, аның йөрәге аны Аллаһка тарта. Үзен “Бөек Раббы” дип йөргән Фиргавеннең дә ачы диңгез сулары үпкәсенә керә башлагач, ул: “Мин иман китердем, Аллаһтан башка иләһ юк, һәм мөселман булдым”, - дигән. Милләттәшләребез арасында да гомерләре буе диннән көлеп, башкаларны диннән тайпылдырып йөргән кешеләр шактый. Ләкин аларның да берәр туганы бик нык авырып китсә, яки юл фаҗигасенә эләксә, Аллаһыдан юаныч эзли. Төнлә белән машинасында кайтып барганда, каршысына берәр КамАЗ машинасы килеп чыкса, шундук үзе дә сизмәстән: “Йә Аллаһ, йә Аллаһ!”- дип, Раббысын исенә төшерә. Кызганыч, күпләр, әҗәл вакытлары җитеп, үлем фәрештәсе куркыныч кыяфәттә килеп, җанын суырып алыйм дигәндә генә акылларына киләләр. “Йә Раббым, йә Раббым! Үлемемне бераз гына кичектерсәң иде. Көн-төн изгелекләр кылып, гел Сиңа гыйбадәттә булыр идем,”- дип, күпме генә үкенсә дә файдасын күрмәс. Аллаһ кешегә ничә еллар бирде, шуның өстенә Аллаһны тану өчен бөтен шартларны тудырды. Барча тирә-юнь, табигать күренешләре, галәмнең ясалышы, бар җирдәге төгәллек һәм камиллек, Аллаһның чиксез кодрәтен дәлилли. Аллаһ кешеләргә шушы дәлилләрне булдырган һәм аларны күрү өчен күзләр, ишетү өчен колаклар, фикерләү өчен гакыл биргән. Көннән-көн кешелек дөньясына яңадан-яңа дәлилләр күрсәтә.

Аллаһ тәгалә әйтте: “Үзебезнең дәлилләребезне офык - кырларда һәм аларның үзләрендә күрсәтербез, хәтта аның хаклыгын аларга аңлатканчыга кадәр”. (Фүссыйләт 53)

Аллаһ Тәгалә әйтте: “Җир өстендә ныклап ышанучылар өчен дәлилләр бар”. (Зәрият-20)

Аллаһ Тәгалә әйтте: “Бу - Аллаһның бар иткәне, Аннан башкалар нәрсәне бар иткәннәр? Күрсәтегез әле Үземә!” (Локман 11)

“Бу эшләр, Аллаһның хак булганлыгыннан. Дөреслектә, Ул кыямәт көнне үлекләрне торгызыр һәм Анын көче бөтен нәрсәгә дә җитәдер”. (Хаҗ 6)

Шулай да кешеләрнең күбесе Аллаһның барлыгын инкяр итми. Пәйгамбәрләрнең кавемнәрен алсак та, алар Аллаһны ачыктан-ачык инкяр итмәгәннәр. Пәйгамбәребезгә каршы көрәшкән мөшрикләр кавеме дә Аллаһка ышанган. Әгәр алардан: “Җир һәм күкләрне кем бар кылган? Безләрне кем ризыкландыра?”- дип сорасаң, алар һәрвакыт : “Аллаһ”, - дигәннәр.

Йә Аллаһ, безнең халыкка нинди сынаулар килде? Без бит элекке мәҗүсиләр кавемен дә арттырдык. Кечкенә генә тамчыдан ясалган кеше, Аллаһны “ЮК!” диде. Җир һәм күкләрне үзләреннән-үзләре бар булган дип аңлатты. Саф акыл иясе кешене акылсыз хайван булган маймылдан чыгарды. Дөньяның иң күренекле галимнәре дә Дарвин теориясен инкяр итүгә карамастан, бүгенге көндә дә мәктәпләрдә балаларның башларын шул ялган белән тутыралар. Никтер балалар гына Адәм белән Һавадан килүне ныграк ошаталар. Шулай инде, кемнең маймылдан чыгасы килсен? Атеизм чорларыннан Аллаһсызлык авыруы белән агуланган апалар-абыйлар, яшь буынга да шушы куркыныч авыруны йоктырмасыннар иде.

Олы буыннардан еш кына: “Хәзерге яшьләр бигрәк тәрбиясез, бигрәк ерткыч”,- дигән сүзләр ишетелә. Чыннан да, бик күп яшьләр чикләрне белмиләр. Ата-анага хөрмәт юк, олыларны саннамыйлар, кечеләрне кыерсыталар... Кайсыбер егетләр һәм кызлар хәтта кешелек сыйфатларын югалтып, кайбер хайваннардан да түбән төшәләр. Үзен тугыз ай буе карынында газап өстенә газап кичереп йөрткән, тудырган, имезгән, көнен-төнен йокламыйча, үзе ашамаганны баласына ашаткан, үзе кимәгәнне баласына кигертеп, үлгәнче: “Балам, балам!”- дип йөргән анасына, кеше пычак тотып ташлана. Чучканың ашаган җиренә хәҗәтен үтәмәгәне барыбызга да билгеле. Исерек кеше исә хәҗәтен үтәп, шул хәҗәтенә ятып аунарга да булдыра. Акылы булмаган дөяләр, кешеләр карап торганда кавышмыйлар. Хөрмәтле “кеше” исемен йөртүче затлар зәңгәр экраннар аша бөтен дөнья күз алдында зина кылып яталар. Икенчеләре шул күренешләрне акчалар түләп карыйлар. Менә сиңа дөя һәм кеше. Ә бит Аллаһ: «Кешене иң күркәм сыйфатта бар кылдык.»-дип әйтә.(әтТин-4) Иң күркәм сыйфатта! Ни өчен соң иң күркәм сыйфатка ия булган зат шушы кадәр түбән төшә? Безгә нәрсә җитми? Ашарга бар, өс бөтен. Әллә иркен тормышка түзеп булмыймы? Тәнебез тук, бәлкем җаныбыз ач микән? Әллә Аллаһсызлар кешене хайваннан чыгара торгач, чыннан да хайванга әйләнә башладыкмы? Бу хәл җитмеш ел буе барган Аллаһсызлык сәясәтенең җимешләре түгел микән? Аллаһ Тәгалә Үзенә каршы чыкканнарның хайваннан да түбән дәрәҗәләргә төшәчәген Коръәндә кисәтте бит: «Алар хайван кебек, бәлки тагын да тирән адашуда». (Әгъраф-179.)

Бушаган күңелләрне ничек тутырырга? Халкыбызның кешелек сыйфатларын ничек саклап калырга? Күренекле язучыбыз Гаяз Исхакый әйткән: «Әввәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән ул халык үзе бетә». Безнең халык та бетүгә таба бармыймы соң? Бүген Татарстанда йөз меңнән артык наркоман яши һәм аларның саны көннән-көн үсә. Бу йөз мең наркоман дөньяда күпме яшәр һәм кыска гына гомерләрендә җәмгыятькә күпме зарар китерер? Наркотиклар күп акча сорау сәбәпле, авыру кеше акча эзләп башка төр начарлыкларга бара. Кеше талаучыларның, бурларның , юлбасарларның күбесе шул наркоманнар.

Эчкечелектән халык әзрәк курыкса да, аның бәласы ким түгел. Хәзерге көндә илдә 20 млн.нан артык эчкече бар диләр. 4/1 өлеше хатын-кызлар (кемнәрнеңдер газиз аналары), миллионнан артыгы – яшүсмерләр. Елына дистәләрчә мең кешеләр шул агудан һәлак була. Бу “яшел” елан белән агуланучылар гына, исерек хәлдә кеше үтерүләр, үз-үзләренә кул салулар, хәмер сәбәпле инфаркт һәм инсультлар... Аларның санын беребез дә әйтә алмыйбыз. Сукбай балаларның саны да илдә бер миллион гына түгел, күбесенең ата-аналары исән-саулар, ләкин хәмер, наркотик колларында “ана”, “бала” дигән төшенчәләр юк.

Үлүчеләрнең дә күпчелеге яшьләр булуы бик борчый. Берсен кыйнап үтергәннәр, икенчесе эчеп үлгән, өченчесе передозировкадан, дүртенчесе бауга менгән яки кан тамырларын кискән… Яшисен яшәп, картлыгын кичереп үлүчеләр көннән-көн кимеп бара. Наркомания, спид, эчкечелек, угърылык, кеше үтерү… Болар барысы да шайтан авырулары һәм алардан динсез беркайчан да котылып булмыячак. Рок йолдызларының хәйрия концертлары, тусовкалар, тематик дискотекалар безне наркоманиядан азат итмәячәк. Киресенчә, ул урыннар наркотиклар сату өчен иң уңай урыннар булып тора. Зәңгәр экраннардан: “Я выбираю безопасный секс,”- дип әйтүче чибәркәйләр дә безне бәладән коткармаслар. Зинаның имин төре юк һәм булмаячак. Теге гасырда яшәгән әби-бабаларыбыз спид авыруы турында ишетмәгәннәр дә, бүген ул - зур проблема. Пәйгамбәребез бу авырудан 1400 ел элек кисәткән: “Әгәр берәр халыкта азгынлык артса, ул кавемдә моңа кадәр билгеле булмаган чума кебек йогышлы авырулар чыгачак.” Җиденче гасырда яшәгән пәйгамбәр моны кайдан белгән соң? Әлбәттә, Аллаһ аңа кешелек дөньясына бирәчәк җәзасын әйткән. Ә Аллаһның җәзасыннан җилем капчык киеп кенә котылып булмый.

Халкыбызны кайгырту, аны караңгылыктан яктылык юлына әйдәү һәрберебезнең дә изге бурычы.

Аллаһ Тәгалә халкыбызга иман юлына кайтып, сәламәт, әхлаклы кавем булып яшәргә насыйб итсен. Әмин.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе