«Кем мине йокымнан уятты?»

Әй Раббым, әрни минем калебем, Сызлана, кысыла күкрәгем. Әрни дөньякуар битараф яшьләргә, Читтә калып, тыныч йоклаган апай-абыйларга. Әрни милләтемнең упкын астына баруына. Хак

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

Әй Раббым, әрни минем калебем,

Сызлана, кысыла күкрәгем.

Әрни дөньякуар битараф яшьләргә,

Читтә калып, тыныч йоклаган апай-абыйларга.

Әрни милләтемнең упкын астына баруына.

Хак сүз өчен каләмемнең карасын сызам ак битләргә,

Шуның белән җиңеллек бир, Раббым, калебемә

Бар терәгем, бар юанычым — ялгыз Үзең генә.

Җомга көн, иртә белән көн бик матур, яз кояшы якты нурлары белән күзләрне чагылдыра. Район имам-хатиблары белән 5 җиңел машинага төялеп, район үзәгеннән 20-25 чакрым ераклыкта урнашкан, кечкенә генә бер авылга, мәчет ачарга юнәлдек. Авылга җитәрәк, олы юлдан мәчет манарасы, кояш нурларында җемелдәп, җитеп килүче төннең чулпан йолдызы кебек елык-елык килеп тора. Күпме гүзәллек, күпме сагыш, күпме хәтирәләр шушы манарада. Авыл халкы: «ниһәят мәчетле булдык» дип куаныша, кемнәредер, ыңгырашып ауган манара тавышларын исенә төшереп, күзләреннән мөлдрәп яшь ага.

Мәчет ачылышына кеше бик күп җыелган иде. Олысы да, кечесе дә, авылдан шәһәр җирләренә күчеп китүчеләр дә кайтканнар. Олы-олы абзыйлар, түрәләр дә авылга хөрмәт йөзеннән вакытларын табып, тантанага килгәннәр. Бүләкләре дә шактый, мәчет төзелешендә дә читтә калмаганнар. Тырыша торгач, шушындый матур бина, Аллаһ йорты калкып чыккан. Бергәләшеп мәчет бусагасыннан үттек, Аллаһ йортына сәләм йөзеннән ике ракәгать мәчет намазы укыдык. Шатланышып дога кылдык. Мәчеттә беренче тапкыр азан әйтелде. Җомга хотбәсе сөйләнеп, намаз укылды.

Мәчеттән чыкканда, намазга килүчеләргә күзем төште, Әй Аллаһ, 5 машинага төялеп килүчеләрдән һәм мәчет имамыннан башка беркем дә юк бит монда. Изге теләк теләүче аксакаллар да, ак яулыклы абыстайлар да, ерак җирләрдән кайтучы абзыйлар да... Ишеккә йозак элеп кайтып киттек...

Күз алдыбызда мәчет ачылганда барысы да сәдака бирергә ашыкты. Ләкин, берәр елдан шушы мәчетнең хәзрәте дә газга түли алмый, акча эзли башлый. Кая китте икән ул көнге кунаклар, сәдакалар, бүләкләр. Намазда имам үзе генә иде шул, ахырда да ялгызы калды.

Беркөнне, мәчеткә дәресләргә йөрүче бер ханым, тәэсирләнеп бер сорау бирә. Шундый матур, сөйкемле яшь егетләр, апакайга бушка китап бүләк иткәннәр. Китабы саф татар телендә, Коръән аятьләре дә китерелгән. Тышлыгы бик матур, әле «хак дин» дип тә язылган. Кемнәр алар, матур кызлар һәм егетләр? Насаралар дисәң, тәреләре юк, мөселманга да охшамаганар. Бер елны бер авыл мәктәбенә чакырганнар иде үземне. Башларына кайгы төшкән, татар балалары дәресләрдән сорап, библия укырга китә башлаганнар. Кайгылары да шунда, дәрес күп калдыралар икән. Җыелышта ата-аналардан бик күп тәкъдимнәр булды. Берсе милициягә хәбәр итик, ди. Икенчесе судка бирик ди. Балаларының диннәрен шулай нык кайгыртуларын күреп, мин дә бер сорау бирдем: «Хөрмәтле аталар һәм аналар, сезнең авылда берәр хәзрәт бармы соң? Үзебезнең динебезне өйрәтүче бармы?» Баксаң, авылда мәчет тә, хәзрәт тә юк икән. Бар мәет юучы, йәсин укып, гүргә куючы. Исем кушып, никах укучы. Анысын да күрше авылдан алып киләләр. Менә шушында кирәк безгә китап таратучы матур егетләр. Көләч йөзләр, ягымлы сүзләр. Сабый йөрәгенә күпме игътибар кирәк, юк күп кирәкми. Ләкин сабый күңеленнән безнең мәетләр, йәсин укулар, сәдака өләшеп, сәдака җыюларыбыз бик ерак. Ә ата-аналарга, өлкәннәргә шушылырдан башка бер нәрсә кирәкми. Авылда мәет юучы булсын, никах укып, исем кушылсын. Башкасы мөһим түгел. Әй газиз милләттәшләрем, мондый юл белән, халкыбызның алга барасы юк. Бу рәвештә асыл дингә беркайчан да кайтмыйбыз. Әнә шул матур егетләр һәм кызлар, бөтен яшьләребезне үзләренең батыл диннәренә аударып бетеречәкләр. Ә без, йокыбыздан уятып, борчуга салучыларны орышабыз: «Алар нишләп йөриләр, безгә тынычлап йокларга ирек бирмиләр,» - дибез. Мәчет салып мактанышабыз, рәхмәтләр укып, догалар кылышып, мәчет ишегенә йозак элеп, үз хәҗәтләребезгә таралышабыз. Авылларыбызга укыган яшь имамнар кайтып, мәктәпләргә үтеп, балаларның калебләренә сукмак салмыйча, динебезнең үсәсе, халкыбызның бозыклык афәтеннән котыласы юк. Карагыз ул батыл динне таратучыларга - яшь егетләр һәм кызлар. Берсеннән берсе ягымлылар, гыйлемлеләр. Кеше белән сөйләшә беләләр. Ә безнең дин әһелләре кемнәр? Күбесе җитмештән өстен картлар. Берсе чукрак, икенчесе сукыр, өченчесе аксак, дүртенчесе инде сөйләшә алмый башлаган, бишенчесе хәтерен тәмам җуйган. Кыскасы ярты-йорты кешеләр. Араларында дөрес итеп намаз укый белмәүчеләр дә шактый. Бу сүзләрем белән хөрмәтле аксакалларыбызны рәнҗетәсем килми, мине гафу итә күрегез. Ләкин, кайда микән яшьләребез, аек акыл, сәләмәт тән, хирыс җаннарыбыз? Хөкүмәтебез дә бит 55-60 яшьтән пенсиягә чыгара. «Булды эшлисен эшләдең, чиратың узды, инде ял ит,» - дия. Мәктәпләр, заводлар, хәкимиятләребез тулы 70 яшьлекләр булса, эш барыр иде микән? Без, 70 яшьлекләр белән 70 ел җимерелгән динне күтәреп, исерек халыкны айнытмакчы, яшь буынны бозыклыктан саклап калмакчы булабыз.

Кайда безнең яшь бөркетләребез? Нә сәбәпле без шушы хәлдә? Бераз уйланыйк, фикер йөртик. Сәбәпләрен ачыклап, кимчелекләрне төзәтеп карыйк.

Ни өчен мәдрәсә бетергән яшь белгечләребез авылларга дин таратырга ашкынып тормыйлар. Кайсысы базарда, икенчесе кибеттә, өченчесе гел урамда. «Яшәргә акча кирәк бит,» - диләр. Шиксез, кирәк. Авылларда безне колач җәеп, чәк-чәк күтәреп, базарда эшләгән акчаны тотып берәү дә көтми. Ләкин, ул җирләргә дә, ул халыкларга да дин ирешергә тиеш. Кем аларны укыта, кем аларга хак белән батылны аңлата? Кемнәрдер, үзләрен корбан итеп, шул караңгы авылларга кайтып, бар авырлыкларны җиңеп, исламны өйрәтмичә динебезнең күтәреләсе юк. Сәхәбәләр бу авырлыклардан курыктылармы, Аллаһның илчесе аларны таныш булмаган җирлекләргә дәгъвәт белән җибәргәндә, миңа анда кем өй, кем зарплата бирә диделәрме? Әбү Бәкер халиф булгач, аның янына бер сәхәбә килде һәм: «Әй Әбү Бәкер,» - диде: «Әй Әбү Бәкер, мин синең угың булыйм, кайда теләсәң шунда ат мине.» Кайбер сәхәбәләр чит ил патшалары янына киткәндә, исән-сау гаиләләренә кайтасыларын да белмәделәр, ләкин алар исламны ирештерү юлында бернәрсәдән дә куркып калмадылар. Менә шушы авырлыклар белән галәм буйлап хак дин таралды. Йә Раббым, яратам мин ул сәхәбәләрне, миңа ахыйрәттә шуларны очратырга насыйб итсәң иде. Кайда соң бүген, ул уклар. Караңгы татар авылларын ислам гыйлеме белән яктыртучы, бозыклыкның йөрәгенә килеп кадалучы ислам уклары? Кайларда йөрисез сез? Бүген сез базарларда, кибетләр һәм урамнарда түгел, әнә шул караңгы авылларда кирәк. Эш күрсәтми, тырышлык кылмый сезгә берәү дә ризык, байлык алып килмәс. Әллә сез Аллаһның аятен күрмисезме? «Эшләгез, тырышыгыз, күрер сезнең эшегезне Аллаһ, илчесе һәм мөэминнәр.» Әлхәмдүлилләһ, күрә Аллаһ һәм күрсәтә мөэминнәргә, алар да килә ярдәмгә. «Кем Аллаһка тәкъвә булды, Аллаһ аңа һәр авырлыктан чыгу юлын бирә һәм аны һич көтмәгән җирдән ризыкландыра.» Менә шушы ике аятьне беркайчан да онытмыйк. Шул вакытт,а безгә үтә алмаган баскычларны үтү, күпкә җиңелрәк булыр.

Мәдрәсәләр көч хәл белән яшәп килә. Моны барыбыз да беләбез. Аларга төрле яктан һөҗүм итәләр, кысалар, сыталар. Шуңа карамастан мәдрәсәләр эшли, тырыша-тырмашалар. 3-4-5 ел мәдрәсәләрдә укып, бушлай гыйлем алдыгыз, бушлай ашадыгыз. Түләгез әҗәтләрегезне, кайтарыгыз ул акчаларны. Кыямәт көнендә барысы өчен җавап тотачакбыз.

Кайбер авылларга яшьләр кайтып та, олы буыннар эшләргә ирек бирми. Әллә тәкәбберлек, әллә ашлар кимер дип куркалармы? Диния нәзаратының Болгар җирлегендә үткән күчмә пленум утырышында Ульян өлкәсе мөфтиенең сүзләре гел хәтеремнән чыкмый: «Аналитик тикшерүләр үткәргәннән соң, Русия җирлегендә соңгы дистә елда ислам диненең үсешенә иң зур зыян салучылар - яшьләргә юл куймаучы карт имам- муллалар икәнлеге ачыкланды.»

Кечкенә генә авылларда берсеннән берсе арттырып зур, кыйммәтле мәчетләр салабыз. Кыйммәтле ишеккә кыйммәтле йозак элеп таралышабыз. Авыл җирендә 60-70 меңгә уртача хәлле йорт алырга була. Яшь имамга аена 1500-2000 сум эш хакы куйсаң да, елына бу 20-25 мең сум була. Тырыш, гыйлемле дәгъвәтче бер ел эчендә күпме эш эшли ала. Безнең халык динсезлектән, катылык һәм куркытудан тәмам туйган бит. Бүген мәктәптәге сабыйларыбызга ягымлы, белемле яшьләр кирәк. Ул яшьләргә халык иярә. Шул мәчет ачылышларында җыелган абзыйлар, хуҗалык җитәкчеләре, җыйнаулышып, бер өй дә алып, авылга бер яшь хәзрәт кайтартып, аңа бераз гына эш хакы куя алмыйлар мени? Була җәмәгать, бу эш мөмкин. Ләкин кирәк дип санамыйлар. Мәчет булды, манара күтәрелде, халыкка дин кайтты дип уйлыйлар. Манара буе тигәнәк үскән мәчеткә яшьләрнең борылып та карыйсы түгелләрен белмиләр.

Матур киенгән, матур сөйләшә, бушлай матур китаплар тарата торган егетләрнең мөселман да, нәсара да түгеллекләре билгеле. Аларның кемнәр тарафыннан, ни өчен җибәрелгәнлекләре дә мәгълүм. Бәлки, аларга яхшы гына түлиләрдер? Безнең татар-мөселман сәүдәгәрләренең күбесендә дин кайгысы юк шул. «Мин әбиләр җыеп Коръән укытам, авылыбызга кайткач, мәчеткә сәдака салам,» - диләр алар. Биш әби җыеп, аларга хәер өләшкәннән динебез куәтләнми шул. Һәр ике-өч сәүдәгәр һәм җитәкче үз өстенә бер авылның яшь хәзрәтен алса, аңа яшәрлек акча түләп торсалар, менә бу дингә ярдәм булыр иде. Бәлки, Аллаһ малларына бәрәкәт тә бирер иде. Дөньякуар өч сәүдәгәр өчен бер имамга аена 1500 сум акча түләп тору берни дә түгел. Алар аны бер кичтә дә бәйрәм итеп, унысы белән чыгаралар. Шулай инде, дин һәм якты киләчәк өчен бирелгән 500 сум никадәр күп тоелса, дуслар белән туган көндә, яңа елда җыелешып бер утырып эчү өчен 5000 сум да аз күренә.

Кайда микән безнең элеккеге татар сәүдәгәрләребез, эшкуарларыбыз? Алар атка атланып, сәүдәләрен алып барганнар. Агач заманында үз акчаларына таштан мәчет салдырганнар, мәдрәсәләр тотканнар, шәкертләр укытканнар.

Әй газиз кардәшләрем, апалар-абыйлар, егетләр һәм кызлар. Уйлыйк әле утырып динебез турысында, мәчетләр хакында. Батыл дин әһелләре килеп, бөтен татар яшьләребезне алып киткәнче, уйлап, берәр төрле гамәл кылыйк. Битараф булып, читтә калмыйк. Югалган буыннар, җимерелгән тормышлар, упкынга төшкән авыллар безгә җитмиме?!

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе