Кайгырма.

Кайгырма. Һәр төшенкелеккә бирелүчегә... Һәр кайгы кичерүчегә... Һәр фәкыйрьгә.... Һәр авыруга... Һәр сыналучыга... Кадерле туганым. Чын

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

Кайгырма.

Һәр төшенкелеккә бирелүчегә...

Һәр кайгы кичерүчегә...

Һәр фәкыйрьгә....

Һәр авыруга...

Һәр сыналучыга...

Кадерле туганым. Чын йөрәктән сиңа күркәм сүзләремне юллыйм. Бәлки Аллаһ синең кайгыңны җиңеләйтер, борчулы хисләреңне таратыр. Авырлыктан соң җиңеллек, җан азаларыннан соң юаныч, куркудан соң иминлек бирер. Ул Ишетүче һәм догаларга Җавап бирүче.

Кайгырма: тәкъдир үзгәрми, язылган булмый калмый, каләмнәрнең карасы кипкән, битләр ябылган, синең кайгыруың бернәрсәне ашыктырмый һәм кичектерми.

Кайгырма: кайгыру югалтканны кайтармый, җанны чыкканны терелтми, язылганны үзгәртми, сиңа зур файда китерми.

Кайгырма: гөнаһ кылсаң тәүбә ит, каршы килсәң гафу үтен, хаталансаң төзәл. Рәхмәт киң, ишек ачык, тәүбә кабул булыр.

Кайгырма: күбрәк гафу сора, Раббың гафу итүче: «Мин аларга: «Раббыгыздан гафу итүен сорагыз, Ул бит Гафу итүче »,— дидем. Ул сезгә күктән мул яңгырлар җибәрер, сезләргә мал бирер һәм балалар биреп куәтләр. Сезгә бакчалар һәм елгалар нигъмәт кылыр». Аять.

Кайгырма: бер изгелек ун изгелеккә тора, хәттә җиде йөз мәртәбәгә арта, ә кимчелек бер кимчелек булып кала.

Кайгырма: авыру бетә, авырлык китә, гөнаһ гафу ителә, әҗәт түләнә, тоткын азат ителә, югалып йөрүче кайта, каршы чыгучы тәүбә итә, фәкыйрь байлыгын таба.

Кайгырма: сине урап насыйб булмый үткән нәрсәләргә, синдә булганнары да җитә, Аллаһның нигъмәтләре хакында фикерлә, алар өчен шөкер ит. «Аллаһның нигъмәтләрен санарга уйласагыз, санап бетерә алмассыз». Аять.

Кайгырма: синдә Коръән, зикр, дога, намаз, сәдака һәм башка изге эшләр.

Гомеремнең иң читен, җайсыз, уңайсыз бер минутында,

Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,

Укыйм тиз-тиз күңелдән гаҗаиб сүрә Коръәннән, —

Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.

Оча дилдән бөтен шик-шөбһәләр, һәм мин җылый башлыйм:

Яңакларны мөкаддәс күз яшемлә энҗели башлыйм.

Габдулла Тукай.

Кайгырма: әгәр фәкыйрь булсаң, кемдер тәмам әҗәттә утыра. Бер урыннан икенче урынга күчү өчен мөлкәтең җитмәсә, кемдер ике аягының берсеннән дә мәхрум. Сызланудан зарлансаң, кайберәүләрнең гомерләре ак ятак өстендә үтә. Газиз балаңны югалтсаң, кемнәрдер бер көндә бар балаларын югалталар.

Кайгырма: кешеләргә изгелек кылудан туктама, чөнки кешеләргә изгелек кылу бәхеткә бер юлдыр.

Кайгырма: кайгы дошманны сөендерә, дусның күңелен төшерә, синнән көнләшүчеләргә шатлык өсти һәм хак булган нәрсәләрне сиңа үзгәртеп күрсәтә.

Кайгырма: Чөнки төшенкелек-кайгыга калеб иярә, йөз чөерелә, өмет юкка чыга.

Кайгырма: кайгыда да, шатлыкта да; байлыкта да, фәкыйрьлектә дә; авырлыкта да, рәхәттә дә син хәерлектәсең.

«Мөэминнең хәле гаҗәеп. Аның һәр хәләте хәерле. Бу хәл мөэминнән башка һич кемдә юк. Аңа шатлык килсә, шөкер итә, бу аңа хәерле була. Кайгы килсә сабыр итә, бу да аңа хәерле була». Хәдис.

Кайгырма: авырлыкны җиңеләйтә торган нәрсәләр бар:

• Аллаһның әҗеренә өметлән: «Сабыр итүчеләр хисапсыз әҗерләргә ирешәләр». Аять.

• Ул авырлыклар синең динеңдә, иманыңда түгел, дөнья эшләрендә булганга сөен.

• Сиңа нәрсә начар, нәрсә яхшы аны Аллаһ белә. «Бәлки сез нәрсәнедер сөймисездер , ә ул сезгә хәерле». Аять.

Кайгырма: кара болытлар таралып, арасыннан нурлы кояш чыкканын күргәнең бармы? Караңгы төн ничек ачыла? Каты давыл ничек тына? Корабларны кыяларга бәрүче дулкыннар ничек тигезләнә? Димәк, синең авырлыкларың—җиңеллеккә, борчулы мизгелләрең — тынычлыкка, киләчәгең бәхеткә бара. Иншә Аллаһ.

Кайгырма: ләкин, әгәр синнән көчләрең китсә, синең өчен юллар тарайса, ак өмет нурларын кара болыт капласа, тотыныр арканнарың өзелеп китсә, әйт: «Йә Аллаһ»— дип.

..... Әгәр сиңа үзенең киңлеге белән җир тар булып китсә, күтәргән йөкләре белән җаның кысылса, чакыр, әйт: «Йә, Аллаһ!»—дип.

..... Әгәр күкрәгең кысылса, хәлең авырайганнан авырая барса, эндәш, әйт: «Йә, Аллаһ!» —дип.

..... Әгәр каршыңда ишекләр ябылса, менгән үрләрең яулый алмаслык текәләнсә, эндәш, әйт: «Йә, Аллаһ!» — дип.

Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,

Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә...

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,

Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш...

Шул вакытта мин кулыма Китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам;

Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,

Шунда гына дәртләремә дәрман табам...

Габдулла Тукай.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе