Бер тустаган сөт

Иртә белән бик салкын иде. Укуына түләү өчен, хуҗалык кирәк-яраклары сатучы малай арды һәм ачыкты.

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01. Фото: mirnov.ru/

Иртә белән бик салкын иде. Укуына түләү өчен, хуҗалык кирәк-яраклары сатучы малай арды һәм ачыкты. Ул янәшә-тирәдәге бер өйдән тамак ялгарлык берәр нәрсә сорарга уйлады. Ләкин, ишек шакыганнан соң, ишекне ачкан яшь кенә хатын-кызны күргәч, читенсенеп бер савыт су гына сорады.

Хуҗабикә малайның ачыкканын аңлап, зур бер тустаган тутырып сөт алып чыкты. Малай әкрен генә сөтне эчеп бетерде һәм: «Мин сезгә күпме тиеш,» -диде. «Бер нәрсә дә тиеш түгелсең, әниебез безне яхшылык өчен хак алмаска өйрәтте »-дип җавап бирде хатын-кыз. Адәм Зәкр: «Алайсам мин сезнең өчен дога кылачакмын »-дип, шатланып үз эшләре белән китеп барды.

Еллар үтте, авылда шактый үзгәрешләр булды. Яшь хатын-кыз картайды һәм сирәк чир белән авырый башлады. Авыл табиблары ханымга берничек тә ярдәм итә алмагач, авыруны дәвалау өчен шәһәргә, төп хастаханәгә җибәрделәр. Консультация өчен доктор Адәм Зәкр үзе чакырылды. Авыру җибәрелгән авылның исемен ишеткәч, аның күзләре нурланып китте. Бер мизгел дә көтми, доктор авыруны карарга китте.

Табибка тиешенчә киенгән, Адәм Зәкр бүлмәгә керде һәм шунда ук кайчандыр аңа яхшылык кылган хатын-кызны таныды.

Табиб үз бүлмәсенә кайтты һәм авыруның шифага ирешүе өчен бар көчләрен куярга уйлады. Шул көннән ул сирәк авыруны өйрәнеп, бөтен игътибарын шул авыруга юнәлтте. Күп тырышлыклардан соң, авыру җиңелде. Доктор Зәкр авыруга җибәреләсе исәп-хисап кәгазен иң элек үзенә, имзага кертергә боерды. Кәгазьне алып, бәяне күргәч, аска нәрсәдер язды, имзасын куйды һәм шуннан соң гына ханымга тапшырырга рөхсәт итте.

Конверт эченә салынган кәгазь килгәч, берникадәр вакыт ханым аны ачап карарга куркып та торды. Бәянең күплеге аны шикләндермәде. Аллаһка дога кылып конверттан кәгазьне алды һәм эчтәлеген өйрәнә башлады, шунда ук ханымның күзенә кәгазьнең астына каләм белән кулдан язылган сүзләр ташланды: «Бер тустаган сөт белән тулысынча түләнелгән.» Ул сүзләрдән соң доктор Адәм Зәкрның шахси имзасы куелган.

Бер мизгелгә телсез калган ханым теге яшь егетне һәм бер тустаган сөтне исенә төшерде. Сизмәстән, аның күзләреннән яшьләр бәреп чыкты. Ул: «Йә Раббым, Син Рәхимле һәм Бөек. Син Үзеңнең чиксез рәхмәтеңне бәндәләреңнең йөрәкләре һәм аңнары аша таратасың,»-дип куанды.

Пәйгамбәребез с.г.в.: «Кем эшләп тапкан малыннан, бер хөрмә күләмендә генә булса да, сәдака бирә, Аллаһ ул изгелекне кабул итә, соңыннан аңа әҗерен арттыра. Нәтиҗәдә, хөрмә зур тау кебек була.» Бухари-Мүслим

Йосыф Дәүләтшин.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе