Әбү Бәкер.

Аллаһ Тәгалә бар галәмнәргә рәхмәт итеп ахыр пәйгамбәрен җибәрде. Илчесе олуг вазыйфаны күтәргәндә аңа таянычлы терәк, кешелекне карангылыктан

БӘЙЛЕ
2010 Июн 28

Аллаһ Тәгалә бар галәмнәргә рәхмәт итеп ахыр пәйгамбәрен җибәрде. Илчесе олуг вазыйфаны күтәргәндә аңа таянычлы терәк, кешелекне карангылыктан нурга чакыру юлында тугры сахабәләрне юлдаш кылды. Алар Аллаһы һәм Аның илчесенә хезмәт юлында үзләренең малларын да, җаннарын да кызганмадылар. Әйе, газиз кардәшләрем, алар ни дәрәҗәдә олуг шахесләр булдылар. Һичшиксез, ул мөселман һәм мөслимәләрне сөю, аларга рәхмә тле булу, аларны үз тормышыбызда өлге, үрнәк итеп алу һәркайсыбыз өстендә олуг бурыч, фарыздыр. Аллаһ Тәгалә илчесенә юлдаш буларак иң лаеклы бәндәләрен сайлады. Пйгамбәребез дә аларны яратты, тугры кардәшләренең кадерләрен белде, алар өчен иң яхшы догаларын кылды. Без өммәтен дә аларның хакларын белергә васыять кылды. Бер сүз белән, берсен генә булса да рәнҗетүдән бик каты тыйды һәм үзенең бер хәдисендә: «Сахабәләремне сүкмәгез, сахабәләремне сүкмәгез. Әгәр берегез Өхед тавы кадәр алтын садака итсә дә, аларның берсе, хәтта яртысы кадәр дә дәрәҗәгә ирешмәс», — диде. (Бухари риваяте).

Әлбәттә яраткан затыңны өйрәнгән саен ныграк сөясең, шуңа күрә без ул сахабәләрне күбрәк өйрәнергә, аларда булган күркәм сыйфатларны белеп, үзебез дә шуларга охшарга тырышырга тиешбез. Галимнәребез, Аллаһының рәхмәтендә булсыннар, үзләренең хезмәтләрендә тарихта эзе калган һәр сахабаны, аның тормышын, аның өстенлекләрен зекер иттеләр. Имам намазлардан соң мөселманнарга, ата үз балаларына, остаз шәкертләренә укысын өчен сахабалар хакында дистәләрчә, йөзләрчә китаплар яздылар.

Һәр халык, һәр өммәт үзендә булган олуг шәхесләр белән горурлана. Ислам өммәтенең горурлыгы исә пәйгамбәребезнең тугры сахабәләре. Һичшиксез, ислам өммәтендә булган хаерлелек, иман, гыйбадәт, бәхет-сәгадәт шул ирләр вә хатыннар кылган тырышлыклар бәрәкәтендә. Аллаһының динендә нык булдылар, Аллаһ юлында көн-төн тырышлык куйдылар. Аллаһ Тәгалә алардан, алар Аллаһыдан разый булдылар. «Аллаһ алардан разый булды, алар Аннан разый булдылар. Ул аларга асларыннан челтерәп аккан елгалар белән җәннәт бакчалары хәзерләде, алар анда мәнге калырлар». (Тәүбә сүрәсе 100).

Ул затлар хакында укыганда калебләр терелә, күңелләр күтәрелә... Ибн ӘлҖәүзи: «Безгә кадәр яшәгән мөселманнар балаларына Коръән сүрәләрен өйрәткән кебек, Әбү Бәкер белән Гомәрне яратырга өйрәттеләр», — диде.

Сахабәләрнең иң мәртәбәлесе, иң иманлысы, изге гамәл кылуда иң тырышы Габдуллаһ ибн Госман ибн Гамир булды. Ул безнең телләргә Әбү Бәкер Сыйддикъ булып кергән. Әбү Бәкер Фил елыннан соң ике елдан дөньяга килде. Аның атасы — Госман ибн Гамир, әнисе — Сәлмә бинт Сахр ибн Гамир, ягъни Госман белән Сахр икесе дә бер туган Гамирның балалары булдылар.

Әбү Бәкер Корәеш кабиләсендә иң абруйлы затларның берсе иде. Ул тормыш тәҗрибәсе туплаган, халыкның яшәешеннән хабәрдар булды. Аны зирәк акылы, тирән гыйлеме һәм күп изгелекләре өчен хөрмәт иттеләр. Пәйгамбәрлек килгәнчегә кадәр ул пәйгамбәребез белән бик дус иде, пәйгамбәрлек килгәч тә ир затларыннан беренче булып исламны кабул итте һәм үзенең калган бар гомерен ислам динен куәтләүгә, Аллаһының илчесен хак дип танытырга тырышты. Шуңа күрә дә пәйгамбәребез: «Мин: Әй кешеләр, мин сезгә Аллаһыдан җибәрелгән илчемен, — дигәч, сез: алдыйсың, -дидегез, Әбү Бәкер: Дөрес әйттең,- диде», — дип әйтте(Бухари риваяте).

Әбү Бәкер. Иң беренче исламны кабул иткән ир, иң беренче халифәтне алучы, исән вакытта җәннәт белән сөендерелүче ун кешенең иң беренчесе. Йомшак сүзле, сабыр холыклы, оялчан булды. Ул һичвакыт хамерне авызына алмады, һичбер потка табынганы булмады, аннан һичвакыт һичкем ялган сүзне ишетмәде. Аллаһ юлында иң беренче дәгъвәт кылучы булды. Исән вакытта җәннәт белән сөендерелгән ун кешенең бише исламга аның аша килде: Госман, Талхә, Сәгъд, Зөбәер, Габдеррахман ибн Гаүф.

Әбү Бәкер дәгъвәт башланып иң авыр чорда да пәйгамбәребезнең яклаучысы булды. Гурвә ибн Зөбәер сөйләвенчә, бервакыт Аллаһының илчесе намаз укып торганда аның янына Гукбә исемле мөшрик килеп, чапаны белән пәйгамбәребезне буа башлый, шулвакыт Әбү Бәкер килеп аны туктата һәм: «Раббыгыз тарафыннан хаклык белән килеп, «Раббым — Аллаһ» — дип әйткәне өчен кешене үтерәсез мени?» — дип әйтә (Бухари риваяте).

Исламга килгәндә Корәеш кабиләсендә иң бай кешеләрнең берсе ул иде, вафат булганда үзеннән соң һичбер байлык калдырмады. Бар мөлкәтен Аллаһ юлында садака кылды. Кызы Гаишә: «Вафат булганда ул бер динар да, бер дирһәм дә калдырмады», -диде. Мөшрик хуҗалары тарафыннан газапка тартылган җиде мөселман колны сатып алып, азат итте. Аның кадәр мал белән ислам диненә ярдәм итүче булмады. Пәйгамбәребез: «Әбү Бәкернең малы кадәр һичкемнең дә малы миңа файда китермәде», — диде(). Бервакыт, пәйгамбәребез сахабәләреннән Аллаһ юлына мал бирүләрен сорагач, Гомәр ибн Хаттаб бар байлыгының яртысын алып килә. Пәйгамбәребез аннан: «Гаиләңә нәрсә калдырдың?» — дип сорый, ул: «Яртысын калдырдым», -дип җавап бирә. Шулвакыт Әбү Бәкер үзендә булган бар байлыгын алып килә, пәйгамбәребез аннан да: «Ә гаилә әһелләреңә нәрсә калдырдың соң?» — дип сорый, Әбү Бәкер: «Мин аларга Аллаһыны һәм Аның илчесен калдырдым», — ди. Шунда Һәрвакыт Әбү Бәкерне изгелектә узарга теләгән Гомәр: «Мин Әбү Бәкерне бер нәрсәдә дә уза алмыйм икән», — дип әйтә(Әбү Даут риваяте).

Әбү Бәкер һичбер заман кешеләрдән мал да, ярдәм дә сорамады. Ничек кенә авыр вакытлар булмасын, кешеләрдән һичнәрсә сорамады һәм: «Сөекле дустым миңа кешеләрдән һичнәрсә сорамаска боерды», — диде(Әхмәд риваяте). Аның калебендә булган иман белән бер кешенең дә иманы чагыша алмады. Әгәр үлчәүнең бер ягына бөтен өммәтнең иманы куелып, икенче ягына Әбү Бәкернең иманы куелса, Әбү Бәкернеке авыррак килер иде. Әбү Бәкер өммәттән иң гыйлемле, калебе иң зирәк зат булды. Аллаһының илчесе каршында ул кешеләрнең сорауларына җавап биргән, хөкем кылган, фәтвәләр биргән, пәйгамбәр каршында башка бер сахабә дә алай эшли алмаган. Әбү Бәкернең сөйләме бик матур, хөтбәләре кайнар булды. Әбү Сәгыйть әлХудри: «Әбү Бәкер арабыздан иң гыйлемле иде», — дип заяга гына әйтмәгән. Ул халифә булып торганда да, өммәттә нинди генә четерекле мәсьәләләр чыкмасын, Әбү Бәкер аларны хикмәт белән чишә торган булган. Хәтта мөселманнарга иң зур сынау, пәйгамбәребезнең үлеме килгәч тә Әбү Бәкер кешеләрне тынычландыра алды. Чыннан да мөселманнар пәйгамбәребезнең вафатын бик авыр кабул иттеләр. Әнәс ибн Мәлик әйтә: «Аллаһының илчесе Мәдинә шәһәренә килеп кергәч, барча тирә-юнь нурланды, әмма ул вафат булган көнне бөтен шәһәр карангылыкка чумды». Мөселманнар колаклары ишеткәнне, күзләре күргәнне инкяр кылдылар. Хәтта Гомәр ибн Хаттаб та сөекле пәйгамбәре киткәнне кабул итә алмады: «Вәллаһи, Аллаһының илчесе исән дип инанам, Аллаһының илчесе үлде диюче мөнафыйкларның кулларын һәм телләрен кисәм», -диде. Әйе, ата һәм анадан, газиз балаң һәм үз җаныңнан да кадерлерәк булган затның вафатына ышанасылары килмәде аларның. Шулвакыт Әбү Бәкер килә, пәйгамбәребезнең йөзен ачып үбә, елап җибәрә һәм: «Әниемне һәм әтиемне синең өчен фида кылам, Аллаһ сиңа ике тапкыр үлем кичерергә бирмәс. Тәкъдиреңдә язылган үлемне син кичердең инде», — дип әйтә. Әбү Бәкер кешеләр янына чыга, кайберләре бу хәбәргә ышанган, кайберләре һаман кире кага. Пәйгамбәребезнең китүен кабул итә алмаган Гомәргә утырырга куша, Гомәр баш тарта. Шулвакыт Әбү Бәкер кешеләргә йөзе белән юнәлеп: «Кем Мөхәммәткә табынган булса, белсен: Мөхәммәд үлде. Кем Аллаһка гыйббадәт кылса, Аллаһ тере һәм үлми», — диде. Соңыннан Аллаһының аятен укыды: «Мөхәммәд илчедән башка һичкем булмады, аңа кадәр дә илчеләр килде. Әгәр ул вафат булса, яки үтерелсә, динегезне ташлап качарсызмы. Качса да Аллаһыга һич зыян сала алмас. Аллаһ исә шөкер итүчеләрне тиешенчә бүләкләр». (әлГыймран — 144 аять). Кешеләрнең күңелләре тынычланды, бу аятьне элек тә күп тапкырлар ишеткән, укыган булсалар да, Әбү Бәкернең авызыннан беренче тапкыр ишеткән кебек булдылар. Гомәр ибн Хаттаб авыр хәбәрне кабул итеп, аяклары гәүдәсен тота алмый җиргә утырды.

Чыннан да Аллаһының рәхмәте белән Әбү Бәкер кирәк вакытта кешеләрне тынычландырып, кирәк вакытта җанландыра алды. Әнәс ибн Мәлик: «Әбү Бәкернең вәгазьләренә төлкеләр кебек керсәк, арысланнар кебек чына идек» , -диде.

Пәйгамбәребез үзенең сахабәләре киңәшләшсә, иң әүвәл Әбү Бәкер үз сүзен әйтте. Хәтта башкалар икенче карашта булсалар да, пәйгамбәребез аның фикерен алды. Әбү Бәкернең бөтен гаиләсе, әтисе, әнисе, балалары, оныклары барысы да иманга килде. Ибн Тәймия бу хакта: «Алар иман йорты әһелләре булдылар. Араларында бер мөнафыйк та юк иде. Әбү Бәкернең йортыннан башка мондый йорт һич беленмәде», — дип әйтте.

Иманга нигезләнеп корылган бу йортта Әбү Бәкернең кызы Гаишә тәрбияләнде. Анабыз Гаишә пәйгамбәребезнең җәфете булып, өммәткә кыйммәтле мирас олуг гыйлемнәр тапшырды.

Пәйгамбәребез белән Әбү Бәкер арасында олуг кардәшлек, мәхәббәт ятты. Бервакыт Гамр ибн Гас пәйгамбәребездән: «Әй Аллаһының илчесе, кешеләрнең кайсысын ныграк сөясең?» — дип сорады, ул: «Гаишәне», — диде, Гамр: «Ирләрдән кемне?» — дип сорады, пәйгамбәребез: «Әтисен», -диде. «Аннан кемне?» — диде, ул: «Гомәрне», — дип җавап бирде(Бухари риваяте). Пәйгамбәребез яраткан дустына көненә ике мәртәбә, иртән һәм кичен бара торган булды. Гаишә: «Безгә Аллаһының илчесе килми калган бер көн булмады. Пәйгамбәребез әтиемә гыйлем бирде, дин, мөселманнарга кагылышлы мәсьәләләр хакында сөйләште», — дип әйтә.

Әй газиз кардәшләрем, Аллаһының илчесе яраткан затны безгә дә ярату тиеш түгелме? Әйе, Әбү Бәкер үзен, гаиләсен, мал-мөлкәтен Аллаһының диненә тапшырды, Аллаһ Тәгалә дә Үзенең бәндәсенә әҗерләрне арттырып хәзерләп куя. Пәйгамбәребез: «Әбү Бәкер, минем өммәтемнән син җәннәткә беренче булып керерсең», — диде.(Әбү Даут риваяте). Сахабәләр дә аны яраттылар һәм хөрмәт иттеләр. Исламда булган гомере дәверендә изгелек кылуда Әбү Бәкерне узарга тырышкан Гомәр ибн Хаттаб: «Аллаһ белән ант итәм, Әбү Бәкернең бер төне һәм бер көне, Гомәр һәм аның гаиләсеннән хәерлерәк», — дигән. Гомәрнең улы Габдуллаһ та: «Без пәйгамбәребез заманында бер сахабәне дә Әбү Бәкергә тигез күрмәдек», — дип әйткән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе