Балалар тәрбиясе

Хәзерге вакытта демократия, хөррият дип, балаларыбызга бик зур ирек бирдек. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм: "Балаларыгызга җиде яшьләрендә намаз

БӘЙЛЕ
2010 Июл 06

Хәзерге вакытта демократия, хөррият дип, балаларыбызга бик зур ирек бирдек. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм: "Балаларыгызга җиде яшьләрендә намаз өйрәтегез, ягъни бозыклыктан тыелуны өйрәтегез, — диде. — Әгәр дә балагыз 7 яшьтә намаз укымаса, Ю яшьтә дә укымаса, тәрбия камчысы өстен булсын". Кыйнагыз дигән мәгънәдә түгел, әмма балалар әти-әниләреннән бераз куркып, шүрләп һәм хөрмәт итеп яшәргә тиешләр. Шулай булганда, балалар тәртипле булып үсә. Ә киресенчә булса, ата-аналары 18-20 яшьлек балаларыннан куркып яши башлый. Ни өчен? Чөнки тыю юк, бу хәрам, бу хәләл дип әйтү юк, бу ярый, бу ярамый дип аңлату юк — бөтен нәрсә дә ярый. Әмма балаларыбызнын акыллары камил түгел бит. Шушы камил дәрәҗәгә үсеп җитмәгән акыллары белән алар төрле җиңеллекне, төрле кабахәтлекне, хәрамны сайлыйлар, аны җиңелрәк күрәләр. Шуның өчен балаларыбызны катгый рәвештә тыю да кирәк, мәҗбүри аңлату, үрнәкләр күрсәтү дә кирәк. Тыңламаган балаларга бераз катылык күрсәтү дә зарар итмәс. Кызганыч ки, хәзер кайбер гаиләләрдә бөтенләй балаларын карамыйлар. Кайберләре ярлы, ләкин бит бай, Дәрәҗәле күренгән гаиләләрдә дә балаларын еш кына игътибарсыз калдыралар. Мондый балалар, Аллаһ сакласын, наркоманиягә дә кереп китәләр. Ләкин аннары сон инде, зур акчалар биреп тә коткара алмыйлар. Мондый афәтләрдән ерак торыр өчен ата-аналар балаларына күбрәк игътибар бирергә тиешләр. Балагызның кайда булганын, нәрсә эшләгәнен, кем белән аралашканын, нәрсә эчкәнен, ашаганын тикшереп торырга кирәк.

Шуңа игътибар итик, мөселман кешесе наз күрсәткәндә яки акчасын туздырганда, кызлары һәм уллары арасында аерма күрергә тиеш түгел. Кайбер кешеләр ир балаларны кыз балалардан артыграк күрәләр, Аллаһ аларга ир балалар гына бүләк итүен телиләр. Ләкин алар кыз балаларын тиешле тәртиптә тәрбияләгән һәм аларга карата назлы мөнәсәбәт күрсәткән ата-анага булган бүләк турында белмиләр. Ә әгәр дә игелекле, кайгыртучан, рәхимле ата кешене нинди бүләк көткәнен белсәләр, алар, һичшиксез, көнләшерләр иде, үзләренә шуны теләрләр иде.

Аллаһның Рәсүле галәйһиссәләм: «Өч кыз баласы булып, аларга рәхимлек күрсәтеп, ашатып, эчертеп, үз кесәсеннән киендереп торган кешене кыямәт көнендә Аллаһ уттан саклар", — дигән. (Әхмәд).

Бу хәдиснең икенче риваятендә Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең мондый сүзләр әйткәне хәбәр ителә: «Өч кыз баласы булган кеше, аларны үзендә торгызып, тәрбияләп, кызганган булса, һичшиксез, җәннәткә керәчәк». Шунда булган кешеләрнең берсе: «Ә кызлары икәү генә булса?» — дип сораган. «Икәү булса да!» — дип җавап биргән Пәйгамбәребез. Шулай булгач, нинди ата кеше Аллаһы Тәгалә аңа әзерләгән рәхмәтләр һәм бүләкләр хакында ишетеп, кыз балалар тәрбияләүне ошатмас, шат күрмәс һәм аларга акча сарыф итмәс?

Ислам, тормышчан дин буларак, кешеләрнең реаль хәлләрен һәм аларның тормыш ихтыяҗларын төрле урыннарда һәм төрле очракларда кайгырта. Ислам кызның иреннән аерылышып, атасы йортына кайту мөмкинлеген дә истән чыгармый, атаның исә, акча җитмәү яки балаларның күп булуы сәбәпле, кыен хәлдә булуы ихтимал. Ләкин мондый очракларда Ислам аның яраларына дәвалау бальзамы агыза һәм җәфаланудан коткара, чөнки үз гаиләсен тәэмин иткән атаның аның кайтарылган кызына чыккан чыгымнары сәдаканың ин әйбәт төрләреннән һәм Аллаһы Тәгаләгә якынаю чараларының яхшысыннан санала.

Бервакыт Пәйгамбәребезнең Сурака бин Лжушуму разыяллаһү ганһүгә болай дип әйткәне хәбәр ителә: «Иң яхшы сәдаканы кемгә бирергә кирәклеген әйтимме?» — «Әлбәттә, йә, Рәсүләллаһ!» — дип җавап бирде сәхабә. «Ул кеше — сиңа кире кайтарылган кызың, чөнки аны синнән башка тәэмин итүче юктыр», — диде Пәйгамбәребез. (Бохари).

һәр фикерле кеше үз тормышының мәгънәсе турында уйланырга тиеш. Без бу дөньяда бары тик берничә дистә ел гомер итәбез. Картайганны көтәргә ярамый. Күпләргә үзләре көчле, гайрәтле чагында мәңге шулай дәвам итәр кебек тоелса да, үз вакыты белән хәле беткәч, һәркем үзеннән өстен көчне таный башлый. Шунлыктан алданып, ялгышып яшәмик.

Хәрам тормышның нәтиҗәсе күз алдыбызда: куркыныч сугышлар, бозык чирләр, яшьләргә хас тискәре сыйфатлар (җитди булмау; тормышның мәгънәсен аңларга теләмәү; ата-аналарга, өлкәннәргә тиешле хөрмәтнең булмавы; хәләл белән хәрам арасында аерма күрмәү; игелек кылуга омтылмау Һ.6.).

Шул ук вакытта Исламның бары тик изгелеккә генә өндәвен беркем дә инкарь итми. Әмма, алда әйтелгәнчә, никадәр генә гаҗәп булмасын, адәм баласы үзе өчен файдалы булган өйрәтмәдән баш тарта. Югыйсә, Ислам һәр кешегә җиңеллек, тынычлык китерә — әгәр дә тормышыбыз шәригатьчә булса, ир — хатын, ата-ана — бала, халык — җитәкчеләр арасындагы игелекле мөнәсәбәт җәмгыятебездә тынычлык, иминлек урнаштырырга мөмкинлек бирер иде.

Шунысын истә тотсак иде — гөнаһ гамәлләрнең иң куркыныч нәтиҗәсе ахирәт тормышында булачак. Чөнки кеше үз гомерендә кылган ялгышларына тәүбә итеп, туры юлга баса ала. Ләкин ахирәттә адәм баласына мондый мөмкинлек бирелми.

Ислам дөньясында балаларга күрсәтелгән җылы һәм назлы мөгамәләне мөселман булмаган дәүләтләрдәге матди тормышның балаларга карата корылыгы белән чагыштырып буламы соң!? Анда әле яңа унсигез яшьләре тулган яшь егетләргә һәм кызларга җылы ата-ана оясын калдырып, матди мөнәсәбәтләрнең кырыс дөньясына чумарга туры килә. Алар әле ныгырга да өлгермәгән килеш, үзләрен үзләре ничек тәэмин итү турында баш ваталар. Ә бит алар өчен мөһим булган теләктәшлекне, кызгануны гаиләдә генә алып була.

Чынлап та, кеше бәхете өчен бирелгән Аллаһ каннуннары һәм кешеләр үзләре чыгарган һәм аларга бары тик кайгы китерүче хаксыз кагыйдәләр, кануннар арасында аерма бар! һәм материалистик законнар сәбәпле мөселман булмаган дәүләтләрдә адашкан егетләр һәм фәхишәлек юлына баскан кызлар, кияүгә чыкмаган аналар сафлары күбәйгәннән-күбәя бара.

Ислам динен тотучы акыллы ата-ана исә балалары белән булган һәрнәрсәне күреп тора. Ул аларның нәрсә укыганнарын, язганнарын, нәрсә белән кызыксынганнарын белә, аларны үзенә җәлеп иткән һәм үзләре дә сизмәстән тәэсир итүче һәрнәрсәдән хәбәрдар була. Ул, шулай ук, балалары озак вакытларын үткәргән дуслары белән таныш, буш вакытларында була торган урыннарын да белә. Ләкин балалар ата-ананын күзәтүләрен сизми дә калалар. Ата-ана баланың нәрсә укыганына, нәрсә белән кызыксынганына кагылышлы чиктән артуларны, тайпылуларны яки начар кешеләр белән аралашуларын, шикле урыннарга баруларын, тәмәке тарту, вакытны һәм көчне әрәм итүче, яшь кешене файдасыз вакыт уздыруга һәм буш күңел ачуларга өйрәтүче кирәкмәгән яки тыелган уеннар белән мавыгып китүләрен һәм башка шуларга охшаган нәрсәләрне сизсә, ул акыллы, йомшак итеп, җайлап кына, ләкин шул ук вакытта катгый рәвештә бу файдасыз шөгыльләреннән тыеп, туры юлга кайтарырга, ипле итеп һәм әйткәннәрендә нык торып дөрес якка авыштыра алырга тиешләр.

Хәлбүки, һәрбер кеше дөньяга табигый иман белән килә, ә аннан сон гына ата-анасы баладан яһүди, христиан яки утка табынучы мәҗүси ясыйлар. Бу турыда Бохари риваять итеп калдырган көддүси-хәдистә хәбәр ителә. Боларны искә алганда, әгәр дә балага тәэсир ясаучы югарыда әйтелгән факторларга игътибар итсәк, ата-ананын бала акылының үсешенә һәм формалашуына, аның тәрбиясенә һәм шәхес булып оешуына нинди җаваплылык алулары ачык күренә.

Моннан аңлашыла ки, балалар укый торган китаплар аларның акыл сәләтләрен һәм баштан ук аларга хас уңай сыйфатларын бозмыйча, җаннарындагы изгелек утын сүндермичә, акылларын үстерергә, югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләргә һәм аларга охшау теләген уятучы яхшы үрнәкләр күрсәтергә тиешләр. Балаларның шөгыльләре аларнын җаннарында яхшылык уятырга, йөрәкләрендә ялган түгел, ә гаделлек тудырырга, аларга яман зәвык түгел, ә рух һәм тән сәламәтлеге китерергә тиеш.

Дусты баланы үзе белән җәһәннәмгә түгел, ә җәннәткә тартырлык, ялганга түгел, ә хаклыкка өндәрлек, ялгышларга, түбәнлекләргә, уңышсызлыкларга,

буйсынмаучанлыкка түгел, ә югарылыкка, уңышларга, тәкъвалыкка алып барырлык булсын. Ләкин, кызганыч, гөнаһка, кырыслыкка, яманлыкка тартучы кешеләр бик күп, чөнки еш кына ата-аналар балаларын игътибарсыз калдыралар. Шагыйрь Әди бин Зәйдә әл-Ибади шигырендә дуслар хакында ни дәрәҗәдә дәрес, хак сүзләр әйткән: "Әгәр дә кешеләр белән эш йөртсәң, аларнын яхшылары белән дуслаш, бетүгә йөз тотканы белән бәйләнмә, үзең дә аның белән бергә һәлак булырсың. Кеше турында сорама, аның дусты турында сора, чөнки һәрбер кеше үзе аралашкан кешегә охшарга тырыша".

Шул сәбәпле үз баласының тәрбиясе белән мәшгуль, зиһене булган мөселман кешесе, аның җанына, фикерләренә, шәхес буларак формалашуына йогынты ясарлык һәрнәрсәне: китап-журналлары, дуслары, шөгыльләре булсын, мәктәбе, укытучылары, клубы, массакүләм матбугат чаралары яки башка факторлар булсын — күз алдыннан чыгармый. Кирәк булса, ул катнаша, нәрсәнедер тыя, икенчесен рөхсәт итә һәм нәтиҗәдә, киләчәктә тәрбия бирү процессында авырлыклардан, төрле чамасызлыклардан, авырулардан, ялгыш-хаталардан азат була.

Алда әйтелгәннәрне тикшерсәк, кайбер гаиләләрнен бала тәрбияләү эшендә уңышка ирешүләре, башкаларның бу мәсьәләдә уңышсызлыкка дучар булулары аңлашыла. Беренче очракта ата-аналар балалары өчен җаваплылык сизеп, аларга игътибарлы булалар, нәтиҗәдә, балалары үзләренә, башка кешеләргә һәм җәмгыятькә яхшылык кына китерәләр. Икенчеләренә карасак исә, бу җаваплылыкны сизмиләр, балаларын бар дип тә белмиләр, санга сукмыйлар, игътибарсыз калдыралар, андый балалар аларның үзләре өчен, кешеләр, җәмгыять өчен чиксез бәлагә әйләнәләр.

Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә әйткән: "Әгәр дә сез мөртәт булып китсәгез, диннән бизсәгез, сезне юк итеп, сездән дә хәерлерәк кавемне китерермен". Аллаһы Тәгаләнең кодрәте зур. Ул Аңа буйсынмаучы Фиргавен кавемен дә, Лут кавемен дә башка кавемнәрне дә юк итте. Шуның өчен без бар икәнбез, киләчәк буыныбызны әдәпле, әхлаклы, иманлы, пакиза итеп тәрбияләргә тиешбез.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе