Уйлануларның ахыры булырмы?

Бөтендөнья Татар Конгрессы Татарстан Республикасы Президентының дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе белән берлектә VI Бөтендөнья татар дин әһелләре форумын үткәрде. Ул милли тормышка һәм дин мәсьәләләренә багышланган иде.

БӘЙЛЕ
2015 Июн 15

Бөтендөнья Татар Конгрессы Татарстан Республикасы Президентының дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе белән берлектә VI Бөтендөнья татар дин әһелләре форумын үткәрде. Ул милли тормышка һәм дин мәсьәләләренә багышланган иде.

Әлеге чара 2015 елның 12-14 июнь көннәрендә булып узды. Форумның пленар утырышы “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында иртәнге сәгать 9 да башланды. Аңа кадәр, ягъни 12 июньдә исемнәребезне билгеләгәннән соң, “Кол Шәриф” мәчетенә барып, барыбыз бергә җомга намазын укыдык. Аннары форум делегатлары акцияләр эшендә катнашты. Аларның барысында да динебез, гореф-гадәтләребез, яшәешебез хакында сүз барды. Мин үзем “Ислам һәм милли тәңгәллек” дигән 4 нче секция эшендә катнаштым. Ул Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясендә узды. Җыелыш башланганчы керү залы алдында дини багланышлар хакында күргәзмә карап хозурландык.

Түбән Новгородтан килгән Гаяз хәзрәт Закиров үзләрендәге элекке һәм хәзерге мәгърифәтчеләр вә күренекле шәхесләрне искә төшерде. Буыннар бәйләнешен ныгытырга чакырды. Алтынчы мәртәбә имамнарның очрашуын оештырган өчен Президентыбызга, анда өлеше кергән һәркемгә олуг рәхмәтләрен белдерде. Самара өлкәсеннән килгән вәкилнең сүзләре дә халкыбызның телен саклап калуда иде. Уфа каласының “Ихлас” мәчете имам-хатибы мәхәллә хакында бик җитди итеп, тәфсилләп аңлатып күрсәтте.

Мәхәллә дәүләт эчендәге дәүләт буларак таныла. Әгәр ул ихластан төзелгән мәхәллә булса.

Мөхәммәт хәзрәт Галләмов кешеләрнең үз ана телен белмәүләрен ачынып сөйләде. Милләт өчен теле дә, тарихы да аеруча мөһим. Ул тарихтан гыйбрәт алырга чакырды. “Гүзәл әхлак телим барыгызга да”,-диде.

Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Зиннур улы Закировның чыгышы да хәзрәтләрнең үгет-нәсыйхәте үтемле булуга чакыру бар иде. Җөмһүриятебез баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның чыгышы да үтә мөһим мәсьәләгә – балалар тәрбиясенә юнәлдерелгән иде. “Камил кеше тәрбияләргә кирәклекне һәркем аңларга тиеш”,-диде ул үз чыгышында. Ислам кыйммәтләрен аңлату мөһимлеген дә әйтеп, Балтач районында бик гүзәл Сабан туе үткәрелә. Бу – бик мөһим һәм үрнәк гамәл.

Сарытау өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов безнең көннәрдә барган глобальләшүдән сакланып калу юллары турында сөйләде. Ул битарафлык сыйфатының күбәюен ачынып бәян кылды. Самара мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин үзләрендәге вәгазьләрне татар телендә алып баруларын белдерде. Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Нәфигулла хәзрәт Аширов: “Җәмәгать, үзебезне тәрбиялик, татарны күтәрик”,-диде.

Бик күп мәчетләрдән килгән дин әһелләре рухи мирасыбызны саклау хакында да фикерләрен җиткерделәр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны залдагы халык аягүрә торып каршылады. Ул бердәмлек, бер-береңне тыңлау, уртак фикергә килә алу хакында әйбәтләп әйтте. “Бер-беребезнең фикерен тыңлый белик, без фундамент булырга тиеш”,-диде. Бу – барыбызга да мөһим вәгазь-нәсыйхәт иде. Бу җыен бер күтәрелеш дулкыны булды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгышында Бөтенроссия Голәмәләр Шурасын төзү дә, Болгар Ислам Академиясен булдыру мөһимлеге дә ассызыкланды. Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Россия Мөфтиләре Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдиннең чыгышлары да бергәлекне, бердәмлекне саклау, югалтмау турында иде.

Яшь галимнәр Рөстәм хәзрәт Батров, Габдулла хәзрәт Әдһәмов та тарихи ядкарьләрне өйрәнү һәм саклау турындагы фикерләрен ирештерделәр. Аларга изге ниятләрендә уңышлар юлдаш булса иде!

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, “Ярдәм” мәчете


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе