Татарстанда ни өчен чиркәүләрне яндыралар?

Татарстанда яшәүчеләрнең – мөселманнарның, православие һәм башка конфессия вәкилләренең күңелендә соңгы вакытларда тыңгысызлык хөкем сөрә.

БӘЙЛЕ
2013 Дек 03
Татарстанда яшәүчеләрнең – мөселманнарның, православие һәм башка конфессия вәкилләренең күңелендә соңгы вакытларда тыңгысызлык хөкем сөрә. Кем яңалыкларны карый – шулар белә: республикада чиркәүләрне яндырдылар. Бу хәбәрләр – күңелсез хәлләр, дип әйтү берни дә әйтү түгел. Чиркәүләрне яндыру – ул коткы тарату. Ул безнең җәмгыятьнең нигезен какшата, Татарстан, Идел буе, хәтта Россиянең уңышлы көн күрешенә куркыныч тудыра.

Православие динендәгеләргә яклау сүзләре әйтәсе килә. Ник дигәндә, кемдер аларга мөһим һәм кыйммәтле әйберләрне юкка чыгарырга маташсын әле. Без, мөселманнар, бу затсыз хәлне аңлыйбыз һәм уртаклашабыз. Кемнең йөрәге, акылы һәм гаделлек хисләре бар, бу авыртуны шулар аңларга һәм сизәргә тиеш.

Хәзер мөселманнарга, православие динендәгеләргә һәм Татарстанның барлык халкына коткы таратучылар үз максатларына ирешмәсен өчен берләшергә кирәк. Чиркәүләрне яндыру кебек күңелсез хәбәрләр Татарстандагы конфессияара һәм милләтара тынычлыкны юкка чыгаруга юнәлдерелгән. Соңгы елларда дошманнар безнең республикада милләтара һәм конфессияара өлкәдә күпләгән коткы таратуны үзенең максаты итеп куя. Хәзерге заманда бу - иң чирле өлкә. Аның аркасында низаглар һәм сугышлар килеп чыга тора. Шуңа күрә илнең эчке сәясәтендә нәкъ шушы өлкә өстенлекле санала, андагы тынычлык барлык җәмгыятебезнең тотрыклылыгын билгели.

Кем Татарстандагы чиркәүләрне яндырган, аларның намусы да, рухи тормышы да һәм югары әхлак турында күзаллавы да юк. Алар – илебезне эчтән таркатырга теләгән бандитлар, алар – безнең этник мәдәниятнең һәм дини үзара хәрәкәтнең дошманнары, алар – Россиядә Евразия цивилизациясе моделе дошманнары.

Мондый кешеләр безнең җирдә иминлекне күрергә теләми, алар өчен безнең ил - низаглар һәм тотрыксызлык биләмәсе. Татарстанда милләтара һәм конфессияара тынычлыкны юкка чыгару: ул - Россияне эчтән таркату өчен юнәлдерелгән коткы тарату.

Шуңа күрә кабатлап әйтергә телим: бүген безгә Татарстан чиркәүләрен яндыручыларны хөкем итеп кенә калмыйча, бөтенебезгә бергә бу коткы таратучылар үз максатларына ирешә алмасын өчен чаралар күрү тиешле. Экстремизм, радикализм, рухисызлык, коткы таратуны китереп чыгаручыларга каршы без үз җәмгыятебездә ныклап көрәшергә тиешбез.

Илдар БАЯЗИТОВ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе