Әлеге күргәзмәне тамаша кылырга дип, ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, рәссамнар, сәнгать әһелләре килгән иде. Төркия ягын Генераль консул Сабри Тунч Ангылы тәкъдим итте.
Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, Казан беренче мәртәбә генә мәдәни мәйданчык ролен үтәми. "ТЮРКСОЙ оешмасы тарафыннан Казан 2014 елда төрки дөнья башкаласы дип игълан ителде. Әлеге күргәзмә киләсе елның бик кызыклы мәдәни вакыйгасына нигез сала. Без Төркия Республикасы вәкилләренә рәхмәтлебез”, - диде Ю.Камалтынов.
Сабри Тунч Ангылы үз чиратында, күргәзмәгә килүчеләрне сәламләп, әлеге залда Татарстан вәкилләренең дә, Төркия сәнгатькәрләренең дә күргәзмәләре узуын белдерде. Ә бүгенге кебек күргәзмә әле беренче тапкыр оештырыла. "Моның мәгънәсе тирәндәрәк: безнең халыклар арасында мәдәни элемтәләр күптәннән салынган. Әлеге диалогның киләсе буыннарга тапшырыласына ышанасы килә”, - диде консул, республика Хөкүмәтенә, күргәзмәне оештыруда катнашкан рәссамнарга, Юныс Әмре исемендәге Төркияне өйрәнү үзәгенә рәхмәтен белдереп.
Чуваш рәссамы Праски Витти, бүгенге сәнгать бәйрәме белән котлап, үзенең татар һәм төрек рәссамнары белән дистә еллар дәвамында яхшы мөнәсәбәтләрдә булуын билгеләп үтте. Ул ТЮРКСОЙ оешмасы чакыруы буенча проектларда катнашуын, Төркиянең зур шәһәрләрен сурәтләвен әйтеп үтте. Татарстанның сынлы сәнгате үзе өчен кызыклы булуын белдерде.
Хәмзә Зарипов фикеренчә, төрки дөнья мәдәниятен бөтен дөньяга таратырга кирәк. Төрки халыкларының сәнгатьтәге тамырлары тирәнлеге зур потенциал булып тора. Аны Татарстан да, Төркия дә тулы көченә файдаланмый, әгәр мәдәни үзәкләр сынлы сәнгатьне пропагандалауга да игътибарны көчәйтсә, бу бик уңай булачак, дип саный рәссам.
Төрек рәссамы Мостафа Башбуг хәзерге вакытта Кыргызстан Республикасы һәм Төркия Республикасының уртак Манас университетында эшли. Алдарак аның рәсемнәрендә кыргызлар тормышына хас булган эпизодлар урын алуын әйтеп үткән идек инде. Бу күргәзмә аны да рухландыра һәм шатландыра.
Үз вакытында рәссам Чаллыда лицейда укыткан. Ул чорда татарларның мәдәниятен, милли бәйрәме Сабан туен, Нәүрүз кебек көнчыгыш халыклар бәйрәмнәрен сурәтләгән рәсемнәре күргәзмәләргә куелган. Яр Чаллыдагы картиналар галереясендә шәхси күргәзмәсе эшләгән, Төркиядәге күргәзмәләрдә дә алар белән танышырга мөмкин булган. Бүгенге көндә аның иҗат җимешләре Төркиянең Министрлар Кабинеты, төрле министрлыклар тупланмаларында саклана.
Күргәзмә ачылышында ЮНЕСКО дөнья мәдәнияте институты ректоры Энгель Таһиров рәссамнарга ЮНЕСКОның Россия комиссиясенең "Толерантлык” диломнарын тапшырды. Төркия Республикасының Казанда консуллыгы оешу белән Төркия белән Татарстан арасындагы диалогның көчәеп китүен, яңа мөмкинлекләр тудыруын билгеләп үтте. Консуллыкта ачылган күргәзмәне "мәдәниятләр дуслыгы күпере”, дип атады.
Чыганак: "Татар-информ"